Посетители |
Онлайн всего: 4 Гостей: 3 Пользователей: 1 |
|
Главная » Рассказы / Хикәяләр
Мин үзем сугыш елларында туган бала, ул дәһшәтле еллардан соң, Зур Җиңү белән кайткан каһарманнар белән аралашып үстем. Алар миңа гомерем буена чын батырлар булып тоелды.
Шушы форсаттан файдаланып, мәрхүм авылдашым Миргарифан ага Гәрәевнең фаҗигале язмышы турында сөйләп китәсем килә. Бу кешенең күргәннәре турында калын бер роман язарлык.
|
Соңгы 10-15 ел эчендә Русиядә патриот сүзе сирәк кулланыла. Әйтик, безнең мәктәпнең югары сыйныфларында үткәрелгән анкета нәтиҗәләре буенча 42 баланың бары тик 5 се генә бу төшенчәгә аңлатма бирә алды: “...ул үз иле өчен янып-көеп торучы кеше, үзенең илен яратучы”. Сораштырылганнар арасыннан 18 малайның 6 сы гына армиядә хезмәт итү мәсьәләсенә уңай җавап бирде, калганнарының бер дә хезмәт итәсе килми. РФ Конституциясендә “Ватанны саклау һәр гражданинның изге бурычы” диелгән. Аны тормышка ашыру гына елдан-ел авырая бара. Бу юнәлештә мәктәпләрдә һәм уку йортларында башлангыч хәрби әзерлек фәнен яңадан кертү кирәк. 50 нче еллар уртасында җидееллык мәктәпләрдә дә хәрби җитәкчеләр – “военруклар” бар иде. Мәктәбебезнең военругы Габдрахман абый хәзер дә күз алдыннан китми. Ул һәрвакыт, иске булса да, хәрби формадан йөрде, аның пөхтәлегенә, күн итекләренең чисталыгына карап соклана идек. Акыллы һәм юаш кеше булса да, аның күз карашыннан курка идек. Аның сүзе безгә закон иде, боерыгын-сүзен үтәмәгән укучыны хәтерләмим. Хәтерлим, бервакыт Зөфәр исемле җиденче сыйныф укучысы кече калибрлы мылтык патронын яшереп калдыра.
|
Атасыз бала да ятим, әмма анасыз бала өч мәртәбә ятим. Моннан бик күп еллар элек каты авырудан әниебез үлеп китте. Без ятим калдык: миңа 12 яшь, икенче сеңлемә җиде тулар-тулмас, ә кечкенәсенә бер яшь иде.
Еллар үтеп, үзем гаилә коргач, әти мәрхүмнең еш әйтә торган сүзе һаман да искә төшә, ул: “Улым, дөньяда иң зур бәхетсезлек ир-атның балалары белән тол калуы, башыңа килмәсен”, – дия иде. Әйе, бу, чыннан да, шулай икәнен без яшьләй аңлап-күреп үстек.
|
Акылы камил һәр кеше үз парын табу, гаилә кору, балалар үстерү турында хыяллана. Үзләренең “яртыларын” тапкан парлар гөрләтеп туй үткәргәндә дөньяда алардан да бәхетле затлар булмый. Ләкин туй үтә, тәэсирләр сүрелә, борчулы-шатлыклы, тавышлы-гаугалы, йокылы-уяулы көннәр башлана. Гаилә тормышының беренче сынаулары, беренче сынатулар, тәүге күз яшьләре...
|
Сәхифәбезнең бүгенге чыгарылышы килен һәм каенаналарга багышлана. Малай белән ана, ир белән хатын, килен белән каенана... Алар әвәрә килеп яши торган дөнья маҗаралары турында күпме генә язылса да, язылып бетәсе түгел...
Каенана белән ботка пешмәде
Моны миңа бер дустымның кызы сөйләде. Ул ничек сөйләгән – чәчми-түкми шулай җиткерәм.
|
Элек берәр фаҗига булса, кешеләр бәет чыгарганнар. Бәетләр башта аны иҗат итүченең якыннары арасында, аннары киңрәк даирәгә таралып, күпмедер вакыт үткәч халык бәетенә әверелгән. Аның кем тарафыннан, кайчан иҗат ителгәне дә онытылган.
Бүгенге фаҗигаләргә бәетләр чыгарып бетерә торган түгел: көн тудымы – кайгылы хәбәрләр килеп ирешә. Кемдер асылынган, кемдер шартлаган, кемнедер атып үтергәннәр һ.б. Олы юл читләрендә кечкенә чардуганнар тезелеп киткән. Әйтерсең лә, зиратлар юл читләренә күчкән. Әлбәттә, монда кешеләрнең үзләре күмелмәгән. Ә аларның каны тамган, җаны чыккан урын кабергә әверелгән.
|
Хаббанова (Әбделвәлиева) Эльвира Наил кызының хикәясе.
|
Хаббанова (Әбделвәлиева) Эльвира Наил кызының хикәясе.
|
Кешелек наркотик матдәләр турында хәбәрдәр тугел, аларга бу афәт үз гаиләсен уратып узар кебек тоела, ләкин бу алай тугел. Хаббанова (Әбделвәлиева) Эльвираның хикәясе шуның турында.
|
Хаббанова Элвира Наил кызының беренче укытучысы Закуанова Фәния Вәкил кызы турындагы истәлеге.
|
Авзалова Гөльнар Мөҗәһит кызының прозасы.
|
Авзалова Гөльнар Мөҗәһит кызының прозасы.
|
Авзалова Гөльнар Мөҗәһит кызының прозасы.
|
Авзалова Гөльнар прозасы.
|
Авзалова Гөльнар Мөҗәһит кызының хикәясе.
|
Авзалова Гөльнар прозасы.
|
|
|
|
|