Посетители |
Онлайн всего: 8 Гостей: 8 Пользователей: 0 |
|
Главная » 2024 » Декабрь » 9 » ШАЙТАНГА НИЧӘ ЯШЬ? (Латыш халык әкияте)
ШАЙТАНГА НИЧӘ ЯШЬ? (Латыш халык әкияте) | 10:01:30 |
Кышкы матур бер көндә авыл агае урманга утынга барган. Кинәт моның каршысына Шайтан килеп чыккан.
— Миңа ничә яшь икәнне беләсеңме? — дип сүз каткан аңа Шайтан.— Дөресен әйтсәң, өч капчык акча бирәм.
Өч капчык акча турында ишеткәч, агай бераз уйлап торган да болай дигән:
— Әле хәзер башым әйләнеп тора. Иртәгә шушы урында очрашыйк, мин сиңа төгәл ничә яшь икәнен әйтермен...
Шайтанның, билгеле инде, ашыгасы юк. Ул риза булган, һәм алар иртәгә нәкъ шушы урында очрашырга килешкәннәр.
Иртәгесен агай алданрак килгән дә куаклар арасына кереп поскан. Шайтан күренүгә, ул, кулларын авызына куеп, күке булып кычкырырга тотынган. Ә Шайтан башын күтәреп караган һәм гаҗәпләнеп кычкырып җибәргән:
— Бу дөньяда туксан тугыз ел яшәп, кышын күке кычкырганны ишеткәнем юк иде!
Моны ишеткән агай, куаклар арасыннан чыгып, сиздерми генә Шайтан каршына килеп баскан.
— Бер тәүлек узды. Инде миңа ничә яшь икәнне белә алдыңмы? — дигән аңа Шайтан.
Агай як-ягына каранып алган да:
— Ялгышмасам, сиңа төп-төгәл туксан тугыз яшь булырга тиеш! — дип әйтеп салган.
Шайтан, моңа исе китеп, беразга телсез калган. Әмма сүзендә торган: аңына килгәч, агайга өч капчык акча китереп биргән.
Шул көннән башлап авыл агае бер кайгы-хәсрәтсез мул тормышта яши башлаган, ди. |
Категория: Дөнья халыклары якиятляре |
Просмотров: 2 |
Добавил: ilbyak-school
| Рейтинг: 0.0/0 |
|
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи. [ Регистрация | Вход ]
|
|
|