Четверг, 19.06.2025, 08:59:42   Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Разделы дневника
Русские народные сказки [323]
Сказки русских писателей [205]
Татар халык әкиятләре [54]
Татарские народные сказки о животных [39]
Татарские народные волшебные сказки [40]
Татарские народные бытовые сказки [148]
Сказки народов мира [1070]
Литературные сказки зарубежных писателей [343]
Дөнья халыклары әкиятляре [241]
Разное [3]
Юмор [14]
Шигырьләр [21]
Стихи [8]
Хикәяләр [64]
Рассказы [12]
Книга о воспитании [11]
Каюм Насыри
Татар халык легендалары [37]
Татар халык мифлары [28]
Мәкальләр һәм әйтемнәр [193]
Татар халык иҗаты
Риваятьләр [258]
Татар халык иҗаты
Татар халык табышмаклары [29]
Татарские народные загадки [36]
Халык афоризмнары [33]
Татар халык мәзәкләре [19]
Татар халык дастаннары [32]
Татар халкының бәетләре һәм мөнәҗәтләре [7]
Тамашалы уеннар [40]
Җырлы-биюле уеннар [44]
Зиһен сынаш уеннары [36]
Хәрәкәтле уеннар [75]
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 6531
Посетители
Онлайн всего: 3
Гостей: 3
Пользователей: 0
 Дневник
Главная » 2024 » Декабрь » 03 » СЫРНЫ НИЧЕК БҮЛГӘННӘР? (Африка негрлары әкияте)
СЫРНЫ НИЧЕК БҮЛГӘННӘР? (Африка негрлары әкияте)
20:25:45
Ике мәче сыр урлаганнар. Берсе аны бүлмәкче булган, ләкин икенчесе аңа ышанмаган.

— Юк, судья итеп Маймылны чакырыйк, ул бүлсен,— дигән ул.

Маймыл риза булган. Ул үлчәү белән пычак китерткән һәм сырны, бер кисәген зуррак итеп, икегә бүлгән. Аларны үлчәп карагач, тигез бүленмәгән икән дип, зур кисәктән бер кабым тешләп алган.

— Нишлисең син?! — дип кымырҗыганнар мәчеләр.

— Икегезгә дә тигез булсын өчен, зуррагыннан бераз өзеп каптым әле,— дигән Маймыл.

Хәзер инде икенче кисәк зуррак булып калган. Маймыл анысыннан да өзеп капкан. Мәчеләр, ниһаять, Маймылның аларны сырсыз калдырырга маташуын аңлаганнар.

— Судья әфәнде, калган сырны булса да безгә кире бирегез, үзебез бүләрбез,— дип ялварганнар.

— Юк, юк! — дип кычкырган Маймыл.— Сыр бүлгәндә бәхәсләшеп, сугышып китүегез бар. Аның өчен җәнлекләр патшасы алдында мин җавап бирәсе ич!

Маймыл, әле бер кисәкне, әле икенчесен тешләп каба-каба, сырны бик тәмләп ашап куйган. Соңгы валчыгын кабып йоткач, мәчеләргә акыл биргән:

— Ярый, барыгыз. Хәерле юлда йөрегез. Аңыгызны беркайчан да комсызлык томаламасын,— дигән.

Ай юрганы : Дөнья халыклары әкиятләре / [тәрҗ. һәм төз. Разил Вәлиев ; рәссамы Диләрә Нәүрузова].- Казан: Татар, кит. нәшр., 2011.- 302 б.
ISBN 978-5-298-02107-4
Китапта дөнья халыклары әкиятләре туплап бирелә.
Категория: Дөнья халыклары әкиятляре | Просмотров: 28 | Добавил: ilbyak-school | Рейтинг: 0.0/0 |
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Наверх
Календарь
«  Декабрь 2024  »
Пн Вт Ср Чт Пт Сб Вс
      1
2345678
9101112131415
16171819202122
23242526272829
3031
Форма входа
Поиск
Ссылки
Статистика
Copyright © 2006—2025 МСОШ с. Ильбяково.
При полном или частичном использовании материалов сайта ссылка на ilbyak-school.ucoz.ru обязательна.
Сайт управляется системой uCoz