Борын-борын заманда Алтайда бер бай хан яшәгән. Мал-туары тайгадагы җиләктән дә күбрәк икән моның. Явыз ханнан кешеләр генә түгел, хәтта җәнлек-җанварлар да, кош-кортлар да дер калтырап торган.
Көннәрдән бер көнне хан үзенең мал-туарын яңа көтүлеккә күчер- мәкче булган.
— Өч көн үтеп, күктәге ай барабан кебек түгәрәк хәлгә килүгә, бөтен кош-корт бирегә җыелсын, көтү куарга булышсын! Тау җиленнән дә җитезрәк очыгыз! — дип, ике карчыгага әмер биргән ул.
Карчыгалар, шундук күккә күтәрелеп, күздән юк булганнар.
Ике соры бүрегә хан болай дип җикергән:
— Бөтен ерткыч җәнлек-җанвар минем янга килсен, малларны ерак көтүлеккә куарга ярдәм итсеннәр! Барыгыз, тау елгаларыннан да җитезрәк җилдерегез!
Әмерне тыңлап бетерүгә, бүреләр чабып та киткәннәр.
Өч көн үтмәгән, барлык кош-кортлар, җәнлек-җанварлар хан янына җыелганнар.
Бары тик Тартар гына килмәгән. Хан карчыгалары сөрән салып йөргәндә, ул биек үләннәр арасында йоклап калган. Төш вакытында уянып китсә, тирә-юньдә беркем дә юк икән.
— Нишлим инде, хан башымны бетерә бит,— дип кайгырган ул һәм хан янына киткән. Ләкин көтүлек буп-буш икән.
— Башым бетә бит,— дип тагын уфтанган ул. Аннары ханның көтүе артыннан очкан. Ярсу елгалар, зур күлләр аша очып үткән. Ләкин бары тик ике көтүчене генә куып җитә алган.
— Койрыгыннан тарт! Ялыннан тарт! Тарт! Тарт! — дип кычкыра икән алар.
Көтүдән калып, сазлыкка баткан тайны сөйрәп маташучы көтүчеләрне күргән Тартар ярдәмгә ашыккан. Үзе тай тирәли йөгерә, үзе кычкыра икән:
— Та-арт, та-арт! Койрыгыннан тарт! Ялыннан тарт!
Кинәт җир тетрәп киткән дә, соры атка атланган хан килеп чыккан:
— Әрәмтамаклар, тайны да чыгара алмыйсыз! Башыгызны өзәм!
Хан камчысы белән бер селтәнгән икән, нәни Тартарның коты чыккан. Үзе һаман түмгәктән түмгәккә сикереп йөри һәм кычкыра икән:
— Ялыннан тарт! Та-арт! Койрыгыннан тарт! Та-арт!
Көтүчеләр тайны тартып чыгарганнар да ары киткәннәр. Ә Тартар сазлыкта калган. Түмгәктән түмгәккә сикерә-сикерә кычкыруын дәвам иткән:
— Та-арт, та-арт! Та-арт, та-арт!
Ул әле һаман да әлеге тайны чыгарырга булышам дип уйлый икән.
Шул заманнан бирле Тартар һәр яз саен сазлыкка очып кайта, ди.
Ул куе камышлар арасына керә дә:
— Та-арт, та-арт! Та-арт, та-арт! — дип кычкыра башлый икән.
Кешеләр, моны ишетеп:
— Тарт, юләр, көчең җиткәнче тарт,— дип көлешәләр, ди.
Ай юрганы : Дөнья халыклары әкиятләре / [тәрҗ. һәм төз. Разил Вәлиев ; рәссамы Диләрә Нәүрузова].- Казан : Татар, кит. нәшр., 2011.- 302 б. ISBN 978-5-298-02107-4
Китапта дөнья халыклары әкиятләре туплап бирелә. |