Четверг, 12.12.2024, 18:48:33   Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Разделы дневника
Сказки народов мира [38]
Разное [4]
Юмор [13]
Стихи / Шигырьләр [18]
Рассказы / Хикәяләр [46]
Книга о воспитании [11]
Каюм Насыри
Татарские народные сказки о животных [39]
Татарские народные волшебные сказки [37]
Татар халык әкиятләре [54]
Татар халык легендалары [37]
Татар халык мифлары [28]
Мәкальләр һәм әйтемнәр [193]
Татар халык иҗаты
Риваятьләр [258]
Татар халык иҗаты
Татар халык табышмаклары [29]
Тамашалы уеннар [40]
Җырлы-биюле уеннар [44]
Зиһен сынаш уеннары [36]
Хәрәкәтле уеннар [75]
Халык афоризмнары [33]
Дөнья халыклары якиятляре [241]
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 6527
Посетители
Онлайн всего: 9
Гостей: 9
Пользователей: 0
 Дневник
Главная » 2024 » Декабрь » 9 » ТЫЛСЫМЛЫ ЯУЛЫК (Кытай халык әкияте)
ТЫЛСЫМЛЫ ЯУЛЫК (Кытай халык әкияте)
09:41:54
Борын-борын заманда яшәгән, ди, бер бай кеше. Бик тә комсыз һәм явыз булган ул. Хатыны да үзе төсле икән. Шулай беркөнне хезмәтче ялларга уйлаганнар болар. Саранлыктандыр инде, хезмәтченең иң очсызын, иң ямьсезен сайлаганнар һәм аңа «Маймыл» кушаматы кушканнар.

Хуҗалар өйдә юк көнне боларның ишеген бер хәерче шакыган.

— Ачтан үләм бит, зинһар, ярдәм итегез! — дип ялварган ул.

Хезмәтче кыз кечкенә төенчек белән аңа дөге чыгарып биргән.

— Әгәр хуҗаларым белсә, икебезгә дә көн юк,— дигән ул хәерчегә.

Хәерче, саубуллашканда, аңа ал төстәге яулык биргән һәм:

— Һәр иртәне шушы яулык белән битеңне сөртерсең,— дигән.

Хезмәтче кыз, таңнан торып, өч көн рәттән шул яулык белән битен сөрткән. Дүртенче көнне көзгедә гаҗәеп чибәр кызны күргән.

Хуҗа белән хатыны хезмәтчеләренең нинди гүзәл кызга әверелүен күреп гаҗәпләнгәннәр.

— Сереңне ачсаң, алтын-көмешкә күмәрбез,— дигәннәр алар.

Хезмәтче кыз, сөенеп, аңа әлеге ал яулыкны биргән. Хуҗа белән хатыны хезмәтчене, качмасын дип, бүлмәгә бикләгәннәр, хәтта этләрен дә бәйдән ычкындырганнар. Битләрен яулык белән алмаш-тилмәш сөрткәннән соң йокларга ятканнар. Иртән котлары очудан кычкырып җибәргәннәр. Көзгедән аларга битләрен йон баскан ике иләмсез маймыл карап тора икән.
— Теге маймыл кызы безне алдады! — дип җикергән шулчак бай.

Хуҗа белән хатыны, ишегалдына йөгереп чыкканнар. Бәйдән ычкынган этләр, ике шөкәтсез маймылны күргәч, өрә-өрә, аларның өсләренә ташланганнар. Ә маймыллар, сикерә-сикерә, урманга кереп качканнар.

Шулай итеп, бай һәм аның хатыны маймыл тормышы белән яши башлаганнар. Ә хезмәтче кыз бәхетле тормыш корып җибәргән, ди.
Категория: Дөнья халыклары якиятляре | Просмотров: 2 | Добавил: ilbyak-school | Рейтинг: 0.0/0 |
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Наверх
Календарь
«  Декабрь 2024  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
      1
2345678
9101112131415
16171819202122
23242526272829
3031
Форма входа
Поиск
Ссылки
Статистика
Copyright © 2006—2024 МСОШ с. Ильбяково.
При полном или частичном использовании материалов сайта ссылка на ilbyak-school.ucoz.ru обязательна.
Сайт управляется системой uCoz