Пятница, 03.05.2024, 12:20:53   Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Разделы дневника
Конкурсы [2]
Разное [2]
Юмор [11]
Шигырьләр [18]
Хикәяләр [45]
Книга о воспитании [11]
Каюм Насыри
Татарские народные сказки о животных [39]
Татарские народные волшебные сказки [37]
Татар халык әкиятләре [54]
Татар халык легендалары [37]
Татар халык мифлары [28]
Мәкальләр һәм әйтемнәр [193]
Татар халык иҗаты
Риваятьләр [258]
Татар халык иҗаты
Татар халык табышмаклары [29]
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 6524
Посетители
Онлайн всего: 2
Гостей: 2
Пользователей: 0
 Дневник
Главная » Риваятьләр
« 1 2 ... 9 10 11 12 13 »
РУС ДӘҮЛӘТЕНӘ КЕРГӘННӘН СОҢГЫ ЧОРГА КАРАГАН РИВАЯТЬЛӘР.

Әүвәл пуплар авылга килеп, көчләп чукындырып йөргәннәр. Шуннан пуплар бабабыз Даудка килгәннәр. Дауд бабай риза булмаган, балта алып кергән дә: «Менә балта, башымны чапсагыз чабыгыз, ләкин чукынмыйм»,— дигән.
Категория: Риваятьләр | Просмотров: 718 | Добавил: ilbyak-school | Дата: 01.08.2011 | Рейтинг: 5.0/1 | Комментарии (0)

РУС ДӘҮЛӘТЕНӘ КЕРГӘННӘН СОҢГЫ ЧОРГА КАРАГАН РИВАЯТЬЛӘР.

Яңа бистә халкы күчүдән элек Пукруфкада* икән. 1773 елда Пугачау елы икән*. Казанда Каратун Ычтапан углы князь Мещерский наместник булып: «Бу халык монда тормасын!»— дип әмер иләгән.
Категория: Риваятьләр | Просмотров: 1332 | Добавил: ilbyak-school | Дата: 01.08.2011 | Рейтинг: 5.0/1 | Комментарии (0)

РУС ДӘҮЛӘТЕНӘ КЕРГӘННӘН СОҢГЫ ЧОРГА КАРАГАН РИВАЯТЬЛӘР.

Аксак Каратун дигән әрхәрәй булган. Аның исеме тәварихларда Лука Канашевич языладыр. 1738 нче елда Казанга әрхәрәй булып килгәндер. Бу Аксак Каратун дигән әрхәрәй булгач, казан мөселманнарын чукындырмак ният кылып бу эшкә багыйс әүвәл бу булыпдыр: башта бер сәүдәгәр (фәләннәрнең бабасы дип әйтер иде) Идел буе калмыкларыннан берничә яшь угланнар сатып алып килгән икән. Шуларны ул заманда бер мөәзин (аның һәм исеме хәтеремнән чыкты; әткәй фәләннәрнең бабасы, дип исеме белән сөйләр иде) иман тәлкыйн кылып, мөселман итептер.
Категория: Риваятьләр | Просмотров: 2497 | Добавил: ilbyak-school | Дата: 01.08.2011 | Рейтинг: 5.0/1 | Комментарии (0)

РУС ДӘҮЛӘТЕНӘ КЕРГӘННӘН СОҢГЫ ЧОРГА КАРАГАН РИВАЯТЬЛӘР.

Ишбулат мулла үзенен бер углы Габдерәзакны уналты яки унҗиде яшендә хәзерләп чирүгә җибәргәндә, атын иярләгәч, үртен ияренең каешын кискән. Габдерәзак атлангач, ияр кыелып, ат өстеннән егылып төшкән. Аннан соң Габдерәзак тиз үк кесәсеннән каешын, безен алып теккән дә, дәррәү атка атланган.
Категория: Риваятьләр | Просмотров: 874 | Добавил: ilbyak-school | Дата: 01.08.2011 | Рейтинг: 5.0/1 | Комментарии (0)

РУС ДӘҮЛӘТЕНӘ КЕРГӘННӘН СОҢГЫ ЧОРГА КАРАГАН РИВАЯТЬЛӘР.

Алла разый булсын Аитов Мөхәммәтҗан хәзрәтләренә, бу көнгә чаклы онытыла язган риваятьләрне үзенең ата-бабаларында ишетелмеш рәвешчә саклап һәм бәгъзесен үзенең мәҗмугасенә язып куймыш икән. Бу хосуста аның берничә статьясы белән файдаланамыз. Бәли, халык арасында күп риваятьләр бар; ләкин халык авызыннан җыю бик читен.
Категория: Риваятьләр | Просмотров: 3992 | Добавил: ilbyak-school | Дата: 01.08.2011 | Рейтинг: 5.0/1 | Комментарии (0)

РУС ДӘҮЛӘТЕНӘ КЕРГӘННӘН СОҢГЫ ЧОРГА КАРАГАН РИВАЯТЬЛӘР.

Халык арасында Кашәм шәех диерләр, бер мәшһүр нәселдер. Асылы Касыйм шәех булып, Кашәм шәех аннан мөхәррәфдер. Мәрхүм Сөләйман Аитовның бабаларыннан риваять кылып сөйләшүенә бинаән, бу Касыйм шәех дигән адәм Иван Васильич Казанны алган заманда сәламәт иде вә һәм Кабан күле урынында бары сазлык-камышлык йир иде, бу кадәр зур күл юк иде.
Категория: Риваятьләр | Просмотров: 1684 | Добавил: ilbyak-school | Дата: 30.07.2011 | Рейтинг: 5.0/2 | Комментарии (0)

РУС ДӘҮЛӘТЕНӘ КЕРГӘННӘН СОҢГЫ ЧОРГА КАРАГАН РИВАЯТЬЛӘР.

Ядгәр, Шинбикә өчен Болакның кояш батыр ягында күлгә каршы әлхәрәй күмелгән йирдән күп ары бер зур бакча кылдырып, эченә бик гали әнваг зиннәт илә мөзәйен булган өйләр вә гыймарәтләр ясаткан икән.
Категория: Риваятьләр | Просмотров: 2016 | Добавил: ilbyak-school | Дата: 30.07.2011 | Рейтинг: 5.0/1 | Комментарии (0)

РУС ДӘҮЛӘТЕНӘ КЕРГӘННӘН СОҢГЫ ЧОРГА КАРАГАН РИВАЯТЬЛӘР.

Кадимге гыймарәтләр вә һәм Казан алынгач гыймарәт кылынган гыймарәтләр: асыл крепостьның тавы, күп мөәррихләрнең гөманы буенча, адәм ясаган тау дип сөйләшәләр. Аның өчен: крепость тавының ташлары такта ташлардан өеп ясаган тауга охшыйдырлар. Ләкин һәрбер хосусән урыс тәварихларында язылган нәрсәләр белән татбикъ кылып азапланырга безгә лазем түгел, бәлки безнең максудымыз урыс историясендә булмаган эшләрне, халык авызындагы риваятьләрне мәйданга чыгармакдыр.
Категория: Риваятьләр | Просмотров: 1360 | Добавил: ilbyak-school | Дата: 30.07.2011 | Рейтинг: 5.0/1 | Комментарии (0)

РУС ДӘҮЛӘТЕНӘ КЕРГӘННӘН СОҢГЫ ЧОРГА КАРАГАН РИВАЯТЬЛӘР.

Мәгълүм уладыр: әби падишаһдан элек булган падишаһлар әһле исламга дошман булганнар. Мәсҗедләр салырга ихтыяр булмаган, хәтта Аксак Каратун* вакытында аслан мәсҗед булмаган. Әһле ислам анда-монда кабыктан вә тактадан ясап кына җыелып укыган.
Категория: Риваятьләр | Просмотров: 1390 | Добавил: ilbyak-school | Дата: 30.07.2011 | Рейтинг: 5.0/1 | Комментарии (0)

РУС ДӘҮЛӘТЕНӘ КЕРГӘННӘН СОҢГЫ ЧОРГА КАРАГАН РИВАЯТЬЛӘР.

Иван Грозный чит илләрне басып алып, аларның барысын да христиан итәргә хыяллана һәм сугышка хәзерләнә икән. Анасы аны бу уеннан кире кайтырга үгетли икән. Ә Иван анасын тыңламаган, һаман үз ниятендә калган.
Категория: Риваятьләр | Просмотров: 843 | Добавил: ilbyak-school | Дата: 29.07.2011 | Рейтинг: 5.0/1 | Комментарии (0)

РУС ДӘҮЛӘТЕНӘ КЕРГӘННӘН СОҢГЫ ЧОРГА КАРАГАН РИВАЯТЬЛӘР.

Казанны алуга Иван Грозный гаскәрләренә ярдәм иткән бер хыянәтчене, бүләкләү өчен, Иван Грозный каршына китергәннәр.
Категория: Риваятьләр | Просмотров: 1638 | Добавил: ilbyak-school | Дата: 29.07.2011 | Рейтинг: 5.0/1 | Комментарии (0)

КАЗАН ХАНЛЫГЫ ЧОРЫНА КАРАГАН РИВАЯТЬЛӘР.

Ошбу хикәяте гаҗибә ки, шәһри Казанның ни рәвешчә вәйран улдыгыннан хәбәр бирер, вә Кәчим * хан ки, Меңгә барып үзенә бер шәһәр бина кылып, бәгъдә вәйран булмышын белдерер, вә һәм Русия мәмләкәтенең ни рәвешчә ошбу даринга галиб иҗрайе әхкам итүен белдерер.
Категория: Риваятьләр | Просмотров: 2068 | Добавил: ilbyak-school | Дата: 29.07.2011 | Рейтинг: 5.0/1 | Комментарии (0)

КАЗАН ХАНЛЫГЫ ЧОРЫНА КАРАГАН РИВАЯТЬЛӘР.

Иван Грозный Казанны алган вакытта, җиде кыз, шәһәр кырыена килеп, һөҗүм итүчеләрне каргап торганнар. Шәһәрне ала алмый торуларына ачулары чыккан сугышчылар аларны куа башлаганнар. Кызлар хәзерге татар зираты кырындагы Өч Тирәк дигән җиргә җиткәч, җир ачылып, аларны үзенә алган. Шуңа күрә бу урын халык арасында изге дип санала.
Категория: Риваятьләр | Просмотров: 1777 | Добавил: ilbyak-school | Дата: 29.07.2011 | Рейтинг: 5.0/1 | Комментарии (0)

КАЗАН ХАНЛЫГЫ ЧОРЫНА КАРАГАН РИВАЯТЬЛӘР.

Иске заманда Норлат авылында бер изге кеше бар иде, Үлмәс абыз диерләр иде, аның ике углы бар иде. Берсе — Габделкасыйм, икенчесе Габделхаликъ исемле иделәр, Әбелгаликъ дип мәгъруфдер. Бәгъзеләр риваять кыла: Үлмәснең атасы Дусмәт исемле иде, дип.
Категория: Риваятьләр | Просмотров: 850 | Добавил: ilbyak-school | Дата: 29.07.2011 | Рейтинг: 5.0/1 | Комментарии (0)

КАЗАН ХАНЛЫГЫ ЧОРЫНА КАРАГАН РИВАЯТЬЛӘР.

Русия таифәсе тугыз йөз алтмыш беренче елда татарларны җиңеп, Казан каласын тирә-ягы белән басып алганда, кала эчендә сигез манаралы бер җамигъ мәчете һәм Таҗик ермагы дип танылган мәхәлләдә янә бер мәчет вә мәдрәсә бар иде. Галимнәр, шул исәптән габбаси изгеләр вә галәви сәедләр күп иде.
Категория: Риваятьләр | Просмотров: 910 | Добавил: ilbyak-school | Дата: 29.07.2011 | Рейтинг: 5.0/1 | Комментарии (0)

КАЗАН ХАНЛЫГЫ ЧОРЫНА КАРАГАН РИВАЯТЬЛӘР.

Бервакыт Мәскәү патшасы Сөембикәнең рәсемен күрә дә, аңа гашыйк була. Илчеләрен җибәрә инде бу хәзер Казанга, Сөембикә янына, үзенә кияүгә чыгарга сорап. Сөембикә моңар риза булмый.
Категория: Риваятьләр | Просмотров: 2749 | Добавил: ilbyak-school | Дата: 29.07.2011 | Рейтинг: 5.0/2 | Комментарии (0)

КАЗАН ХАНЛЫГЫ ЧОРЫНА КАРАГАН РИВАЯТЬЛӘР.

Халыкның риваяте буенча, Зөя өязендәге бәгъзе авыллар хакында берничә сүз сөйләмәстән элгәре, ләкин Зөянең үзенең кайсы вакытта салынганын бәян кылырга хаҗәт төште. Иң әүвәл башта Зөя каласын салган Иван Василич Грозный дигән патша, Казанны алмастан элгәре, 1551 нче елда.
Категория: Риваятьләр | Просмотров: 2092 | Добавил: ilbyak-school | Дата: 29.07.2011 | Рейтинг: 5.0/1 | Комментарии (0)

КАЗАН ХАНЛЫГЫ ЧОРЫНА КАРАГАН РИВАЯТЬЛӘР.

Иван Грозный, Казан өчен Сөембикә белән сугышып, бик күп көчен бетерә, ләкин ала алмый. Шуннан соң ул хәйләгә керешә: «Миңа үгез тиресе хәтле генә җир бирегез, мин башка сугышмас идем»,— ди. Сөембикә уйлап-уйлап тора да: «Нәрсә ул үгез тиресе хәтле җир, алыгыз, сугышмагыз гына»,— ди.
Категория: Риваятьләр | Просмотров: 684 | Добавил: ilbyak-school | Дата: 29.07.2011 | Рейтинг: 5.0/1 | Комментарии (0)

КАЗАН ХАНЛЫГЫ ЧОРЫНА КАРАГАН РИВАЯТЬЛӘР.

Казан патшалыгы һәр эштә Мәскәү князенә комачаулык итеп килә икән. Иван Грозный, ничек итеп кенә бу Казанны җимереп ташларга инде, нинди сәбәп табарга, дип баш вата икән.
Категория: Риваятьләр | Просмотров: 1535 | Добавил: ilbyak-school | Дата: 29.07.2011 | Рейтинг: 5.0/1 | Комментарии (0)

КАЗАН ХАНЛЫГЫ ЧОРЫНА КАРАГАН РИВАЯТЬЛӘР.

Жиде йөз елда иде: Аксак Тимер Шәһри Болгарны алды Габдулла ханнан. Габдулла ханның ике углы бар иде. Бере Алтын бик, бере Галим бик. Ул белеклектән соң килеп, Казан елгасы өстендә кала ясадылар, шәһәр иттеләр. Ул халык йөз дә дүрт ел анда тордылар. Ахыр, ул урынны яратмыйча, ул урыннан күчтеләр, Казан суының тамагында шәһәр төзеделәр. Йөз дә илле сигез ел анда булдылар. Мөселман ханының нәселе анда киселде.
Категория: Риваятьләр | Просмотров: 2634 | Добавил: ilbyak-school | Дата: 28.07.2011 | Рейтинг: 4.0/2 | Комментарии (0)

Календарь
«  Май 2024  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
  12345
6789101112
13141516171819
20212223242526
2728293031
Форма входа
Поиск
Ссылки
Статистика
Рейтинг@Mail.ru
Rambler's Top100
Copyright © 2006—2024 МСОШ с. Ильбяково.
При полном или частичном использовании материалов сайта ссылка на ilbyak-school.ucoz.ru обязательна.
Сайт управляется системой uCoz