Воскресенье, 05.05.2024, 04:19:22   Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Разделы дневника
Конкурсы [2]
Разное [2]
Юмор [11]
Шигырьләр [18]
Хикәяләр [45]
Книга о воспитании [11]
Каюм Насыри
Татарские народные сказки о животных [39]
Татарские народные волшебные сказки [37]
Татар халык әкиятләре [54]
Татар халык легендалары [37]
Татар халык мифлары [28]
Мәкальләр һәм әйтемнәр [193]
Татар халык иҗаты
Риваятьләр [258]
Татар халык иҗаты
Татар халык табышмаклары [29]
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 6524
Посетители
Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0
 Дневник
Главная » Риваятьләр
« 1 2 ... 8 9 10 11 12 13 »
СОЦИАЛЬ ҺӘМ МИЛЛИ ИЗҮГӘ КАРШЫ РИВАЯТЬЛӘР.

1774 ел яз башларында: «Пугачев Казанга килә» дигән хәбәрләр чыкты. Бу вакытта мин 10—11 яшьләрдә идем. Шуннан соң губернатор халыкларны Мәкәриягә барудан мәныг итте. Бу вакытта халыклар Мәкәриягә бавырсак, сохари кеби ашлар хәзерләп алып баралар, бал вә сыра куялар иде. Шушы заманда бистә мөселманнарының картлары Кара Сәйфулла атасы Ибраһим иде.
Категория: Риваятьләр | Просмотров: 1243 | Добавил: ilbyak-school | Дата: 02.08.2011 | Рейтинг: 5.0/1 | Комментарии (0)

СОЦИАЛЬ ҺӘМ МИЛЛИ ИЗҮГӘ КАРШЫ РИВАЯТЬЛӘР.

Бер заман Җаекта «Пугачев Казан шәһәрене алырга барадыр» дип хәбәр таралгач, Аит бабай: «Казанны Иван Васильевич та җиде ел камап ятканнан соң гына алды, Казанны бонлар тиз генә ала алмаслар»,— дип сөйләгән икән.
Категория: Риваятьләр | Просмотров: 658 | Добавил: ilbyak-school | Дата: 02.08.2011 | Рейтинг: 5.0/1 | Комментарии (0)

СОЦИАЛЬ ҺӘМ МИЛЛИ ИЗҮГӘ КАРШЫ РИВАЯТЬЛӘР.

Шушы вакытларда безнең Аит бабай Җаек шәһәрендә сәүдә кыйлып торыр икән. Аның хәбәренә күрә, Пугачев Җаек шәһәреннән Оренбург шәһәренә барып мохасәрә кыйлган. Шул сәбәпле Оренбургта зур ачлык булган. Анда (Оренбургта) Аит бабайның энесе Сәгыйд бар икән. Ул үзенең бер генә пот оныны качырып саклаган вә, жылы суга изеп, шуның илә ач үлми калган.
Категория: Риваятьләр | Просмотров: 645 | Добавил: ilbyak-school | Дата: 02.08.2011 | Рейтинг: 5.0/1 | Комментарии (0)

СОЦИАЛЬ ҺӘМ МИЛЛИ ИЗҮГӘ КАРШЫ РИВАЯТЬЛӘР.

Пугачев вакыйгасын әткәй (Сөләйман Аитов) буйлә сөйлидер иде: Пугачев, сурәте вә кыяфәте гүзәл Дон казагы булып, ул хәлендә гаскәрлектә хезмәт иткән. Сонра гаскәрлектән качкан... Анда-монда качып-посып йөреп, ахырында Җаек буенда фарфузга барып, берәүгә хезмәткә ялланган.
Категория: Риваятьләр | Просмотров: 967 | Добавил: ilbyak-school | Дата: 02.08.2011 | Рейтинг: 5.0/1 | Комментарии (0)

СОЦИАЛЬ ҺӘМ МИЛЛИ ИЗҮГӘ КАРШЫ РИВАЯТЬЛӘР.

Безнең авыл янында бер карт карагай үсә. Аны халык «Юлай карагае» дип атый. Бу карагайның кызыклы гына тарихы да бар.
Категория: Риваятьләр | Просмотров: 1347 | Добавил: ilbyak-school | Дата: 02.08.2011 | Рейтинг: 5.0/1 | Комментарии (0)

СОЦИАЛЬ ҺӘМ МИЛЛИ ИЗҮГӘ КАРШЫ РИВАЯТЬЛӘР.

Тора авылының башланып китүе шуннан гыйбарәт: Салават Юлаев сугышып яткан вакытта, Тора авылыннан ике километр ераклыкта штаб булган. Шул штабта торган вакытта бер бала табалар. Бу баланы Тора авылы янында бик зур урманда, зур агач эченә яшереп саклыйлар.
Категория: Риваятьләр | Просмотров: 1477 | Добавил: ilbyak-school | Дата: 01.08.2011 | Рейтинг: 5.0/1 | Комментарии (0)

СОЦИАЛЬ ҺӘМ МИЛЛИ ИЗҮГӘ КАРШЫ РИВАЯТЬЛӘР.

Мөхәммәтшәриф дигән шәкерт Пугачевка кушыла. Аннан кайткач, мәдрәсә оештырып, үзенә бер төрле тәгълимат тарата. Ул: «Байлар — алланың дошманы, җир — алланыкы»,— дигән.
Категория: Риваятьләр | Просмотров: 718 | Добавил: ilbyak-school | Дата: 01.08.2011 | Рейтинг: 5.0/1 | Комментарии (0)

СОЦИАЛЬ ҺӘМ МИЛЛИ ИЗҮГӘ КАРШЫ РИВАЯТЬЛӘР.

Безнең авылда бик баһадир Рахманкол исемле кеше булган. Аның каян килгәнлеге билгесез. Ул үзе тырыш һәм эшчән булган, ялкауларны бер дә яратмаган, эшләми торган кешеләрне камчы белән кыйнаган. Аеруча алпавытларны җене сөймәгән.
Категория: Риваятьләр | Просмотров: 3966 | Добавил: ilbyak-school | Дата: 01.08.2011 | Рейтинг: 5.0/1 | Комментарии (0)

СОЦИАЛЬ ҺӘМ МИЛЛИ ИЗҮГӘ КАРШЫ РИВАЯТЬЛӘР.

Буй елгасының каршы яктагы текә ярында Чишмә авылы урнашкан. Авыл янындагы юл буйлап кайчандыр Пугачев гаскәрләре узган. Якын-тирәдәге Крепостная һәм Яучапкан авылларының исемнәре шул турыда сөйли.
Категория: Риваятьләр | Просмотров: 1234 | Добавил: ilbyak-school | Дата: 01.08.2011 | Рейтинг: 5.0/1 | Комментарии (0)

СОЦИАЛЬ ҺӘМ МИЛЛИ ИЗҮГӘ КАРШЫ РИВАЯТЬЛӘР.

Ул болай. Элек бит уку-фәлән булмаган, күп нәрсәләрне буыннан-буынга сөйләп калдырганнар. Бәхтияр Канкаев турында вакыйгалар да шулай килеп җиткән безгә кадәр. Элек аларны һәр кеше баласына сөйләп калдырырга тиеш булган. Минем картәти Фәхретдин миңа сөйләп калдырды инде. Фәхретдиннең агасы — Габдулла, ә Габдулланың атасы Газим аңа сөйләп калдырган була. Газимнең атасы — Илчегол. Илчеголның атасы — Габдулла тагын да. Габдулла Газим картка сөйләп калдырган бу тарихны. Бәхтияр Канкаевның тарихы хакындагы сүзләр шул Габдулла карттан килә инде. Шул сөйләп калдырган.
Категория: Риваятьләр | Просмотров: 1214 | Добавил: ilbyak-school | Дата: 01.08.2011 | Рейтинг: 5.0/1 | Комментарии (0)

СОЦИАЛЬ ҺӘМ МИЛЛИ ИЗҮГӘ КАРШЫ РИВАЯТЬЛӘР.

Василий поп, бу якларда чукындырырга йөргәндә, хәзерге көндә Акай күле дип йөртелгән җиргә туктала.

Акай* дигән батыр: «Мин дә чукынам»,— дип, Василий янына килә һәм аны шыпырт кына күлгә батырып үтерә. Аннан соң попның отрядын да кырып бетерәләр. Шунлыктан элек, «Акай күле» дип әйтсәң, штраф сала торган булганнар бу якта.
Категория: Риваятьләр | Просмотров: 1544 | Добавил: ilbyak-school | Дата: 01.08.2011 | Рейтинг: 5.0/1 | Комментарии (0)

РУС ДӘҮЛӘТЕНӘ КЕРГӘННӘН СОҢГЫ ЧОРГА КАРАГАН РИВАЯТЬЛӘР.

Бервакыт, Оренбург шәһәренә барганда, Оренбургтан Иж заводына килә торган Котлымбәт Тәвкилевне очратып, Яушев аңа башыннан узганнарын сөйләп биргән. Тәвкилев исә:

— Син берничә авыл халкын үз крестьяннарың итеп тота алмаячаксың. Менә мин Оренбург шәһәрендә командалык итәм, шулай ук хөкүмәтнең зур кешеләре белән эш күрәм. Мин аларны кулымдагы куәтем белән баш идереп, үз крестьяннарым итә алырмын,— дигән. Шушы сөйләшүдән соң, килешеп, Иж елгасы буендагы авылларның язмышын Тәвкилев тәкъдиме буенча хәл иткәннәр.
Категория: Риваятьләр | Просмотров: 1301 | Добавил: ilbyak-school | Дата: 01.08.2011 | Рейтинг: 5.0/1 | Комментарии (0)

РУС ДӘҮЛӘТЕНӘ КЕРГӘННӘН СОҢГЫ ЧОРГА КАРАГАН РИВАЯТЬЛӘР.

Яуш морза, Казаннан килеп, Иж елгасы буенда төрле савыт-сабалар белән сату иткән. Иж елгасы буендагы күп авыллар Яушев apкылы Казанга ясакларын җибәреп торган. Әмма Яушев ясакларны Казанга илтеп тапшырган вакытта: «Бу авыллар җирләренең ясакларын түли алмыйлар, минем крестьяннарым булырга риза булалар, ясакларын мин түлим»,— дип түләгән.
Категория: Риваятьләр | Просмотров: 5110 | Добавил: ilbyak-school | Дата: 01.08.2011 | Рейтинг: 3.0/2 | Комментарии (0)

РУС ДӘҮЛӘТЕНӘ КЕРГӘННӘН СОҢГЫ ЧОРГА КАРАГАН РИВАЯТЬЛӘР.

Безнең Нухратта болыннар яман зур. Чипча буе болыннары дарственный була безгә. Казанга каршы сугышкан өчен Иван Грозный Мирсәет бабама әйткән: «Солдат буласыңмы, падайт түләсең килмиме?»— дигән. Мирсәет бабам: «Безнең болыннар юк, болын бир»,— дигән.
Категория: Риваятьләр | Просмотров: 710 | Добавил: ilbyak-school | Дата: 01.08.2011 | Рейтинг: 5.0/1 | Комментарии (0)

РУС ДӘҮЛӘТЕНӘ КЕРГӘННӘН СОҢГЫ ЧОРГА КАРАГАН РИВАЯТЬЛӘР.

Патша Иван Грозныйның Казан ханлыгына ясаган походы вакытында руслар ягына татар кешесе — Нигъмәтҗан чыга. Разведчик буларак, ул күп мәртәбәләр татар гаскәрләре урнашкан җирләргә үтеп керә, андагы кеше, корал, саны турында мәгълүматларны рус командованиесенә җиткерә.
Категория: Риваятьләр | Просмотров: 654 | Добавил: ilbyak-school | Дата: 01.08.2011 | Рейтинг: 5.0/1 | Комментарии (0)

РУС ДӘҮЛӘТЕНӘ КЕРГӘННӘН СОҢГЫ ЧОРГА КАРАГАН РИВАЯТЬЛӘР.

Әүвәл заманнарда бу җирләрне Болгардан чыккан Ишембай баба биләп торган. Аның биләмәләре Идел буйларыннан алып Урал тауларына чаклы булган.
Категория: Риваятьләр | Просмотров: 1447 | Добавил: ilbyak-school | Дата: 01.08.2011 | Рейтинг: 5.0/1 | Комментарии (0)

РУС ДӘҮЛӘТЕНӘ КЕРГӘННӘН СОҢГЫ ЧОРГА КАРАГАН РИВАЯТЬЛӘР.

Моннан байтак еллар элек миссионер Богослов, үзенең әтрәде белән, Әҗе тирәсендәге мишәр авылларын христианлыкка кертеп йөргән. Ул кайсы авылларда көчләп, үлем белән куркытып, кайсы авылларда хәзинәдән җир-су бирергә вәгъдә кылып максадына ирешә икән.
Категория: Риваятьләр | Просмотров: 1704 | Добавил: ilbyak-school | Дата: 01.08.2011 | Рейтинг: 5.0/1 | Комментарии (0)

РУС ДӘҮЛӘТЕНӘ КЕРГӘННӘН СОҢГЫ ЧОРГА КАРАГАН РИВАЯТЬЛӘР.

Нарат-Елганың Мөслим ягындагы кыр капкасыннан алып Мөслим сыртына кадәр җирләр сукаланмаган булган. Халык аны печән чабып файдаланган. Менә бервакыт, җиләкләр пешеп өлгерә башлаган чакта, унике яшьлек бер кыз бала хәзерге таш утыртылган зират турысында җиләк җыеп йөри икән.
Категория: Риваятьләр | Просмотров: 1817 | Добавил: ilbyak-school | Дата: 01.08.2011 | Рейтинг: 5.0/1 | Комментарии (0)

РУС ДӘҮЛӘТЕНӘ КЕРГӘННӘН СОҢГЫ ЧОРГА КАРАГАН РИВАЯТЬЛӘР.

Хәерби авылына, чукындыру өчен, өч түрә килгән, имеш. Алар старостага килгәч, арадан бер авыл кешесе: «Сез боларны тоткарлап торыгыз, мин кайтып хәнҗәремне алып килим әле»,— дип, чыгып киткән. Тегеләрнең арасында берсе татарча белгән. Шуннан соң түрәләр чыгып качканнар, имеш.
Категория: Риваятьләр | Просмотров: 10890 | Добавил: ilbyak-school | Дата: 01.08.2011 | Рейтинг: 5.0/1 | Комментарии (0)

РУС ДӘҮЛӘТЕНӘ КЕРГӘННӘН СОҢГЫ ЧОРГА КАРАГАН РИВАЯТЬЛӘР.

Татарларны чукындыру вакытында Теләче ягындагы бер авылга исправник килеп, куркыту өчен, авыл тирәли ут яктырган. Бер Ибрай атлы карт бик каты торган, бик каты кычкырышкан. Исправник Ибраһимны баганага бәйләп куйган.
Категория: Риваятьләр | Просмотров: 2927 | Добавил: ilbyak-school | Дата: 01.08.2011 | Рейтинг: 5.0/1 | Комментарии (0)

Календарь
«  Май 2024  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
  12345
6789101112
13141516171819
20212223242526
2728293031
Форма входа
Поиск
Ссылки
Статистика
Рейтинг@Mail.ru
Rambler's Top100
Copyright © 2006—2024 МСОШ с. Ильбяково.
При полном или частичном использовании материалов сайта ссылка на ilbyak-school.ucoz.ru обязательна.
Сайт управляется системой uCoz