Посетители |
Онлайн всего: 1 Гостей: 1 Пользователей: 0 |
|
Главная » Риваятьләр
« 1 2 ... 6 7 8 9 10 ... 12 13 »
ТАТАР МӘГЪРИФӘТЧЕЛӘРЕ ТУРЫНДАГЫ РИВАЯТЬЛӘР.
Күп илләр күреп, дөнья гизеп йөргәннән соң, бервакыт Габдерәхим яңадан үзенең туган авылы Яңа Кадигә кайтып төшкән. Туган-тумачалары, дус-иптәшләре белән күрешеп сөйләшкән һәм авылда төпләнеп калырга булган.
|
ТАТАР МӘГЪРИФӘТЧЕЛӘРЕ ТУРЫНДАГЫ РИВАЯТЬЛӘР.
Бохарада вакытта Габдерәхим Могак мәчетендә мәзиннең азан әйтүен тыңлап торган да азанның җиде урыныннан хата тапкан. Бу хәбәрне әмиргә җиткергәннәр. Әмир Габдерәхимгә җәмәгать суды ясарга булган.
|
ТАТАР МӘГЪРИФӘТЧЕЛӘРЕ ТУРЫНДАГЫ РИВАЯТЬЛӘР.
Бервакыт Бохарада мәчеткә баргач, Габдерәхим* намазны мәчетнең тышында, ишек алдында укыган. «Нигә намазны анда укыйсың?»— дип сорагач, Габдерәхим: «Анда кереп муллаларның наданлыгын күрәсем килми, алар минем намазымны гына боздыралар»,— дип җавап биргән.
|
ТАТАР МӘГЪРИФӘТЧЕЛӘРЕ ТУРЫНДАГЫ РИВАЯТЬЛӘР.
Бервакыт Аксәет авылыннан бер карт белән карчык, дөнья куйган кардәшләрен җирләү өчен, Чургылды авылына барырга чыкканнар. Иске Чокыр авылына җиткәч, Гали хәзрәткә чәй эчәргә кергәннәр.
|
ТАТАР МӘГЪРИФӘТЧЕЛӘРЕ ТУРЫНДАГЫ РИВАЯТЬЛӘР.
Имеш, Ирәкте авылы тегермәнен Гали Чокрый будырткан булган.
Шулай тегермән буасын буып ятканда хаҗ кылырга бару өчен Гали янына берничә юлдашы килеп җитә дә моны юлга чыгарга ашыктыра башлыйлар.
|
ТАТАР МӘГЪРИФӘТЧЕЛӘРЕ ТУРЫНДАГЫ РИВАЯТЬЛӘР.
Бервакыт мәҗлескә җыелган авыл картлары Гали Чокрыйдан сораганнар:
— Синең һөнәрең бар диләр, әйдә күрсәт әле,— дип.
|
ТАТАР МӘГЪРИФӘТЧЕЛӘРЕ ТУРЫНДАГЫ РИВАЯТЬЛӘР.
Көннәрдән бер көнне Гали Чокрый кич белән мәдрәсәгә шәкертләргә дәрес укытырга бара. Шунда моны сынап карарга теләүче шәкертләр, сизәрме-юкмы икән бу диеп, ул утырасы бүкән астына юка гына кәгазь кисәге куялар.
|
ТАТАР МӘГЪРИФӘТЧЕЛӘРЕ ТУРЫНДАГЫ РИВАЯТЬЛӘР.
Парау авылында, кисәк кенә авырып, мулла үлеп китә. Авыл халкы, ашыгыч рәвештә, яңа мулла чакырттыра. Парауга Габделҗәббар атлы Кандалы кешесе килә. Ярлы гына бу мулла бер бай кешегә фатирга керә. Бай аңа начар гына аш бүлмәсен биреп, үзе олы якта тора. Бер җомга көнне ашап утырганда, Габделҗәббар хәзрәт, намаз вакыты җитүен сизеп, сикереп тора да тәһарәт алырга су эзли башлый.
|
ТАТАР МӘГЪРИФӘТЧЕЛӘРЕ ТУРЫНДАГЫ РИВАЯТЬЛӘР.
Урга яшьләрдә булган чорда шагыйрь Габделҗәббар Кандалый Сембер (хәзерге Ульяновск) шәһәрендә атаклы татар байларының берсендә мәҗлестә була. Мәҗлес ахырында табынга чикләвек чыгарыла. Чикләвекне тәлинкәләргә салып чыгаралар.
|
ТАТАР МӘГЪРИФӘТЧЕЛӘРЕ ТУРЫНДАГЫ РИВАЯТЬЛӘР.
Шәкертләр кичләрен мәдрәсәдә җыелышып аш пешерә торган булганнар. Кайвакытларда казанга тычканнар да төшкәли икән. Ә бер көнне казанга мич башыннан хәтта киез итек тә төшкән. Шакирҗан исемле бер шәкерт, моны күреп, тиз генә казаннан итекне алган да аягына кигән, ашны ашамаган, ләкин ашаучылардан мыскыллап көлгән.
|
ТАТАР МӘГЪРИФӘТЧЕЛӘРЕ ТУРЫНДАГЫ РИВАЯТЬЛӘР.
Бер мәҗлестә муллалар, байлар яшь Габделҗәббарны, санга алмыйча, ишек катына утыртканнар. Сүз ара сүз чыгып, муллалар бер дини мәсьәлә турында бәхәсләшергә керешкәннәр. Берсе дә мәсьәләгә тулы һәм ачык җавап бирә алмаган.
|
ТАТАР МӘГЪРИФӘТЧЕЛӘРЕ ТУРЫНДАГЫ РИВАЯТЬЛӘР.
Акмулла Троицк шәһәреннән 100 чакрым ераклыкта Кара Су дигән җирдә Исәнгилде һәм Батуч исемле казакъ түрәләрендә балалар укытучысы булып торган. Көннәрнең берендә шул авылда үлгән бер карчыкны озату өчен җыелган халык арасында Акмулла да булган.
|
СОЦИАЛЬ ҺӘМ МИЛЛИ ИЗҮГӘ КАРШЫ РИВАЯТЬЛӘР.
Хисаминын солдатта егерме биш ел хезмәт итәсе килмәгән, шуңа күрә ул солдаттан качкан. Безнең Энәле урманында егерме биш ел гомер үткәргән. Үзе йөргән әфисәр киеме белән. Кылычы да булган. Әйбәт иярле аты да бар иде, ди. Атын Танайка дигән урыс авылыннан тай чагында урлап китеп үстергән. Атының һөнәре шул икән: кеше-фәлән килә башласа, аягы белән төртеп уята икән.
|
СОЦИАЛЬ ҺӘМ МИЛЛИ ИЗҮГӘ КАРШЫ РИВАЯТЬЛӘР.
1802 елда Бәрәзә бик көчле ут казасы белән казаланган. Ул болай булган. Бервакыт Ишморат мулла, урманда йөргәндә, Әлкәй чишмәсе янында качкын булып ятучы кешеләрнең ашъяулыклары янындагы чәйнекләрен алып кайткан.
|
СОЦИАЛЬ ҺӘМ МИЛЛИ ИЗҮГӘ КАРШЫ РИВАЯТЬЛӘР.
Ямурза — ясаклы татарлар авылы. Шуңа алты-җиде кешеле семья килә. Читтән килгәннәргә җир бирмиләр. Алар арендага алып чәчәләр. Тегермән дә кирәк була. Бервакыт боларның тегермәненә он тартырга килгән бер кеше югала.
|
СОЦИАЛЬ ҺӘМ МИЛЛИ ИЗҮГӘ КАРШЫ РИВАЯТЬЛӘР.
Безнең авылда Бәкер исемле атаклы юлбасар булган. Шул Бәкернең галәмәтләре халык телендә сөйләнелә.
|
СОЦИАЛЬ ҺӘМ МИЛЛИ ИЗҮГӘ КАРШЫ РИВАЯТЬЛӘР.
Себергә баргач, Кәмәйнең улы Сөнгатулла бер бай кызын ярата башлый. Бу бай кызын Сөнгатуллага бирергә риза булмый. Кыз үзе ата-ана рөхсәтеннән башка гына Сөнгатуллага чыга. Кызның абзасы юлбасар була, сеңлесенә: «Иреңне үтерәм мин»,— дип йөри.
|
СОЦИАЛЬ ҺӘМ МИЛЛИ ИЗҮГӘ КАРШЫ РИВАЯТЬЛӘР.
Минем әти сөйли торган иде, элек Буа өязендә бай хәерчеләре йөри торган иде, дип. Буа өязе байлары, дүрт кешегә бер ат биреп, хәер сорашырга чыгара торган булганнар. Бай үзе хәер сорашып йөрүчеләргә аена өч сум эш хакы биргән.
|
СОЦИАЛЬ ҺӘМ МИЛЛИ ИЗҮГӘ КАРШЫ РИВАЯТЬЛӘР.
Бервакытны Хәмидулла чиркәүгә керә дә, менеп, колоколны кага башлый. Староста колокол тавышын ишетеп килсә, чиркәү бикле, колокол кагалар.
|
СОЦИАЛЬ ҺӘМ МИЛЛИ ИЗҮГӘ КАРШЫ РИВАЯТЬЛӘР.
Бервакытны бер помещикның хезмәтчеләре төнне ниндидер бәһале әйбер алып кайталар. Помещик әйтә: «Пока келәткә бушатыгыз, берегез саклап шунда кунсын»,— ди. Ә Кәмәй боларның кайтканын сизеп килә, сакчының саклап калганын белә.
|
|
|
|
Календарь |
« Май 2024 » | Пн | Вт | Ср | Чт | Пт | Сб | Вс | | | 1 | 2 | 3 | 4 | 5 | 6 | 7 | 8 | 9 | 10 | 11 | 12 | 13 | 14 | 15 | 16 | 17 | 18 | 19 | 20 | 21 | 22 | 23 | 24 | 25 | 26 | 27 | 28 | 29 | 30 | 31 |
|
|