Суббота, 18.05.2024, 20:34:39   Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Разделы дневника
Конкурсы [2]
Разное [2]
Юмор [11]
Шигырьләр [18]
Хикәяләр [45]
Книга о воспитании [11]
Каюм Насыри
Татарские народные сказки о животных [39]
Татарские народные волшебные сказки [37]
Татар халык әкиятләре [54]
Татар халык легендалары [37]
Татар халык мифлары [28]
Мәкальләр һәм әйтемнәр [193]
Татар халык иҗаты
Риваятьләр [258]
Татар халык иҗаты
Татар халык табышмаклары [29]
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 6524
Посетители
Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0
 Дневник
Главная » Риваятьләр
« 1 2 ... 5 6 7 8 9 ... 12 13 »
СЕБЕР ТАТАРЛАРЫ ТАРИХЫНА КАРАГАН РИВАЯТЬЛӘР.

Илче Бага дигән мәргән Курты авылыныкы булган. Ул бик данлыклы мәргәннәрдән саналган. Ул иптәшләре белән урманга ауга китә дә айлар буена кайтмый икән. Шуннан файдаланып, авылдагы бичәләрне калмыклар урлый икән. Бер көнне Илче Бага иптәшләреннән калган, ауга бармаган. Ул санай угы белән калмыкларны куалап җибәргән, бичәләрне алардан саклап калган.
Категория: Риваятьләр | Просмотров: 1171 | Добавил: ilbyak-school | Дата: 08.08.2011 | Рейтинг: 5.0/1 | Комментарии (0)

СЕБЕР ТАТАРЛАРЫ ТАРИХЫНА КАРАГАН РИВАЯТЬЛӘР.

Урыслар белән калмыклар арасында Бараба өчен иң каты сугыш Тайчин баһадир заманында булган. Бу баһадир урысларга Көнчыгыш Барабаны да, Көнбатыш Барабаны да үзенеке дип игълан иткән. Шуннан соң ул, һәр йорттан ясак җыярга кушып, үзенең баскакларын Барабага тараткан. Барабаны ныграк буйсындыру өчен, үз халкының бер өлешен монда күчергән. Барабалыларга бу ошамаган.
Категория: Риваятьләр | Просмотров: 1235 | Добавил: ilbyak-school | Дата: 05.08.2011 | Рейтинг: 5.0/1 | Комментарии (0)

СЕБЕР ТАТАРЛАРЫ ТАРИХЫНА КАРАГАН РИВАЯТЬЛӘР.

Борын-борын заманда, аталары хан үлгәннән соң, олы агасы белән Тайшы үзләре көн күреп кала. Айлар, еллар үтә, болар үсеп җитә. Бараба агай-энеләр хан итеп берәүне дә башкадан билгелиселәре килми: Тайшының агасын хан итеп күрәләр.
Категория: Риваятьләр | Просмотров: 1002 | Добавил: ilbyak-school | Дата: 05.08.2011 | Рейтинг: 5.0/1 | Комментарии (0)

СЕБЕР ТАТАРЛАРЫ ТАРИХЫНА КАРАГАН РИВАЯТЬЛӘР.

Бараба районындагы барабалар Күчем ханнан калганнар. Күчем хан Әртиш әйресе буена урнашкан. Күчем ханның малы күп булган. Ул Ярмакны мал багарга яллаган.
Категория: Риваятьләр | Просмотров: 3305 | Добавил: ilbyak-school | Дата: 04.08.2011 | Рейтинг: 5.0/1 | Комментарии (0)

СЕБЕР ТАТАРЛАРЫ ТАРИХЫНА КАРАГАН РИВАЯТЬЛӘР.

Миңа элекке бер карт сөйләгән иде моны, Иван Грозный вакытында була бу. Ермак атаклы кеше булган инде заманында. Иван Грозныйдан права алып чыга ул: барысын да христиан итәргә, чукындырып чыгарга.
Категория: Риваятьләр | Просмотров: 924 | Добавил: ilbyak-school | Дата: 04.08.2011 | Рейтинг: 5.0/1 | Комментарии (0)

СЕБЕР ТАТАРЛАРЫ ТАРИХЫНА КАРАГАН РИВАЯТЬЛӘР.

Саускан авылында бер мәргән яшәгән. Ул, иштәк төсле, утка табына икән. Шул мәргән Ермакка үчле булган. Үче хан өчен икән. Шул Ермакның артыннан күзәтеп йөргән.
Категория: Риваятьләр | Просмотров: 1614 | Добавил: ilbyak-school | Дата: 04.08.2011 | Рейтинг: 5.0/1 | Комментарии (0)

СЕБЕР ТАТАРЛАРЫ ТАРИХЫНА КАРАГАН РИВАЯТЬЛӘР.

Ермакның отряды мылтыклар белән коралланган булган. Мылтыклы кешеләргә коралсыз, сугышка әзерләнмәгән халыкны буйсындыруы җиңел. Башта бер авылны, аннан икенчесен буйсындыралар.
Категория: Риваятьләр | Просмотров: 644 | Добавил: ilbyak-school | Дата: 04.08.2011 | Рейтинг: 5.0/1 | Комментарии (0)

СЕБЕР ТАТАРЛАРЫ ТАРИХЫНА КАРАГАН РИВАЯТЬЛӘР.

Әүвәл Ярмак Тубылга килеп торган. Ул анда сүрик тоткан, өлкән балыклар алса, ханны сыйлаган. Карача бинең ике углы бар икән, икәве дә мәргән икән. Алар, сәелдән кайтканда, Ярмакның ар якта кармак җимләп утырганын күрәләр икән, аны мәзәк кылып атарлар икән: башына тидермичә, башыннан картузын атып төшерәләр; кайвакыт кулына тидермичә, җиләнен аталар икән. Кайвакытта кармагының җебен өзә аталар икән.
Категория: Риваятьләр | Просмотров: 1022 | Добавил: ilbyak-school | Дата: 03.08.2011 | Рейтинг: 5.0/1 | Комментарии (0)

СЕБЕР ТАТАРЛАРЫ ТАРИХЫНА КАРАГАН РИВАЯТЬЛӘР.

Ермактан җиңелгәч, Күчем Тара елгасына качкан. Бу елганың тамагы янында яшәгән татарлар ханнары каршына җыелганнар. Күчем аларга үз хәлен аңлаткан, ярдәм copaган, әгәр инде ярдәм итә алмасалар, сүзен тыңлап, Бохара кулы астына күчәргә әйдәгән. «Тизрәк күчеп китәргә кирәк, бүген-иртәгә урыс Тара тамагына басып керәчәк, шәһәр корып, бетен татарларны буйсындырачак»,— дигән.
Категория: Риваятьләр | Просмотров: 1739 | Добавил: ilbyak-school | Дата: 03.08.2011 | Рейтинг: 5.0/1 | Комментарии (0)

СЕБЕР ТАТАРЛАРЫ ТАРИХЫНА КАРАГАН РИВАЯТЬЛӘР.

Безнең ханыбыз, Күчем хан, шәһәрдән гаскәре белән килеп, Умбыда торган, аннан соң Тубылда торган. Күчемгә ияреп йөреп хезмәт кыла торган бер урыс булган, аты Ярмак икән.
Категория: Риваятьләр | Просмотров: 1692 | Добавил: ilbyak-school | Дата: 03.08.2011 | Рейтинг: 5.0/1 | Комментарии (0)

СЕБЕР ТАТАРЛАРЫ ТАРИХЫНА КАРАГАН РИВАЯТЬЛӘР.

Борынгы заманда Томда Әхмәтгәрәй хан булган. Ул үзенең хатынын сатып алган колына биргән. Гәрәй ханның кайнатасы, моны ишеткәч, бик ачуланган. Киявен исертеп, ат койрыгына салган. Гәрәй хан өч көн ат койрыгында йөргән, исән калган.
Категория: Риваятьләр | Просмотров: 5274 | Добавил: ilbyak-school | Дата: 03.08.2011 | Рейтинг: 5.0/1 | Комментарии (0)

СЕБЕР ТАТАРЛАРЫ ТАРИХЫНА КАРАГАН РИВАЯТЬЛӘР.

Әүвәл заманда бу якларга Бохара тарафыннан өч йөз алтмыш шәех килгән. Башта алар, барысы бергә йөреп, биредәге халыкны дингә өндәгәннәр. Ләкин ислам кабул итүчеләр бик аз булган.
Категория: Риваятьләр | Просмотров: 669 | Добавил: ilbyak-school | Дата: 03.08.2011 | Рейтинг: 5.0/1 | Комментарии (0)

СЕБЕР ТАТАРЛАРЫ ТАРИХЫНА КАРАГАН РИВАЯТЬЛӘР.

Күп еллар әүвәл, Иртешкә коя торган Ишем елгасы буенда чыгышы белән нугайдан булган Он исемле бер татар ханымы, бигеме яшәгән. Ул Иртеш, Тубыл, Тура татарларын гына түгел, тирә-яктагы вогул һәм иштәкләрне дә кул астында тоткан.
Категория: Риваятьләр | Просмотров: 995 | Добавил: ilbyak-school | Дата: 03.08.2011 | Рейтинг: 5.0/1 | Комментарии (0)

СЕБЕР ТАТАРЛАРЫ ТАРИХЫНА КАРАГАН РИВАЯТЬЛӘР.

Әүвәл бу якларда гаҗәп халыклар яшәгән, ди. Аларның бер төрлесе җир өйләрдә торган. Чит халыклар килә башласа, шул җир өйләрен җимереп, үзләрен үзләре тереләй җиргә күмәләр икән.
Биредә элек агачлар да үсмәгән, ди. Агач үсә башлагач, халык кача имеш. Җирдән үзеннән-үзе агач килеп чыкканын күреп качып китәләр икән.
Категория: Риваятьләр | Просмотров: 876 | Добавил: ilbyak-school | Дата: 03.08.2011 | Рейтинг: 5.0/1 | Комментарии (0)

СЕБЕР ТАТАРЛАРЫ ТАРИХЫНА КАРАГАН РИВАЯТЬЛӘР.

Борынгы заманнарда көн ягы илендә Барам исемле карт яшәгән. Беркөн аның төшенә тәңреләрнең берсе иңгән дә болай дигән: «Бар, Барам, төн ягына. Син анда җәнлеге, кошы, балыгы мул бай ил табарсың».
Категория: Риваятьләр | Просмотров: 2468 | Добавил: ilbyak-school | Дата: 03.08.2011 | Рейтинг: 5.0/1 | Комментарии (0)

ТАТАР МӘГЪРИФӘТЧЕЛӘРЕ ТУРЫНДАГЫ РИВАЯТЬЛӘР.

Кызылсу авылы куштаннары бер мәҗлестә ишанга Габделҗәббар Кандалыйдан зарланганнар:

— Мулла була торып, биш вакыт намазны үтәми. Урыс-улак белән аралаша, урыс Урайкино ягына барып, аларда кунак була, еш кына сәрхушләнеп кайта. Нишләргә дә белмибез инде,— дигәннәр.
Категория: Риваятьләр | Просмотров: 1811 | Добавил: ilbyak-school | Дата: 02.08.2011 | Рейтинг: 5.0/1 | Комментарии (0)

ТАТАР МӘГЪРИФӘТЧЕЛӘРЕ ТУРЫНДАГЫ РИВАЯТЬЛӘР.

Бервакыт Габдерәхим Казанга барган. Бер байга фатирга төшкән. Ул байны икенче бер бай мәҗлескә чакырган. Әлеге бай мәҗлескә үзенең кунагы Габдерәхимне дә алып барган. Мәҗлескә Казанның барлык утыз алты мулласы да җыелган, ди.
Категория: Риваятьләр | Просмотров: 924 | Добавил: ilbyak-school | Дата: 02.08.2011 | Рейтинг: 5.0/1 | Комментарии (0)

ТАТАР МӘГЪРИФӘТЧЕЛӘРЕ ТУРЫНДАГЫ РИВАЯТЬЛӘР.

Бервакыт Габдерәхим кырдан кайтып килә икән, юлда аны ат белән баручы бер кеше куып җиткән. Габдерәхим аның арбасына утырган. Икесе дә бик гади киенгән, аякларында чабата икән.
Категория: Риваятьләр | Просмотров: 1305 | Добавил: ilbyak-school | Дата: 02.08.2011 | Рейтинг: 5.0/1 | Комментарии (0)

ТАТАР МӘГЪРИФӘТЧЕЛӘРЕ ТУРЫНДАГЫ РИВАЯТЬЛӘР.

Бервакыт Габдерәхимгә дошманрак кешеләр аны халык алдында оялтырга, аптырауга калдырырга сүз куешалар. Кешеләр алдында аңа барып әйтәләр: «Бер минут эчендә бер шигырь әйт, ул татарча, урысча, гарәпчә сүзләрдән торсын»,— диләр.
Категория: Риваятьләр | Просмотров: 1755 | Добавил: ilbyak-school | Дата: 02.08.2011 | Рейтинг: 5.0/1 | Комментарии (0)

ТАТАР МӘГЪРИФӘТЧЕЛӘРЕ ТУРЫНДАГЫ РИВАЯТЬЛӘР.

Үз гомерендә Габдерәхим туган авылы Яңа Кадигә берничә тапкыр кайтып киткән. Яңа Кади табигатьнең бик матур урынында урнашкан. Аның тирә-ягын ул вакытта калын-калын урманнар уратып алган булганнар.
Категория: Риваятьләр | Просмотров: 833 | Добавил: ilbyak-school | Дата: 02.08.2011 | Рейтинг: 5.0/1 | Комментарии (0)

Календарь
«  Май 2024  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
  12345
6789101112
13141516171819
20212223242526
2728293031
Форма входа
Поиск
Ссылки
Статистика
Рейтинг@Mail.ru
Rambler's Top100
Copyright © 2006—2024 МСОШ с. Ильбяково.
При полном или частичном использовании материалов сайта ссылка на ilbyak-school.ucoz.ru обязательна.
Сайт управляется системой uCoz