Посетители |
Онлайн всего: 2 Гостей: 2 Пользователей: 0 |
|
Главная » Риваятьләр
« 1 2 ... 4 5 6 7 8 ... 12 13 »
АВЫЛ ТАРИХЛАРЫНА КАРАГАН РИВАЯТЬЛӘР.
Кошман дигән — бер елганың исемедер. Бөрле суының җәнүб тарафында. Кошман авылының мөселман авылы булганына бик күптән түгелдер. Кошман авылы элгәре урыс авылы булгандыр.
|
АВЫЛ ТАРИХЛАРЫНА КАРАГАН РИВАЯТЬЛӘР.
Бу Бәчек авылы дәхи күптәнге авылдыр. Иң әүвәл бу Бәчек авылына Болгар яки Биләр шәһәре тарафыннан өч кеше килеп утырганнар. Алар Бәчек баба, Әнчек баба, Янчек баба — агай-эне булганнар. Олугсы Бәчек баба диерләр икән. Авыл аның исеме белән аталгандыр.
|
АВЫЛ ТАРИХЛАРЫНА КАРАГАН РИВАЯТЬЛӘР.
Борындык Исмәгыйль мулла риваять кыладыр Хәмид карттан. Элегрәк Борындыкта Хәмид дигән карт бар икән, йөз яшьләргә җитеп вафат булгандыр. Ул Хәмид карт үзенең бабаларыннан ишетеп сөйлидер икән: Болгар харап булган вакытларда Арыслан дигән бер адәм бар икән; үзе Болгарда вафат булгандыр. Аның ике углы, Болгардан күчеп, Зөя янына күчеп килгәннәр.
|
АВЫЛ ТАРИХЛАРЫНА КАРАГАН РИВАЯТЬЛӘР.
Бу Мулла Иленең асылы бик күптәндер. Монда бер Муллагыл дигән кеше Болгардан килеп утыргандыр. Алар, әүвәл килгәндә, берничә кеше булып килгәннәр. Бәгъзесенең исемнәре мәгълүм түгел. Аларның берсе Муллагыл дигән кеше. Янә алар белән берәү бар икән, Шәехби дигән адәм. Ул үзенең бер углы белән килгән.
|
АВЫЛ ТАРИХЛАРЫНА КАРАГАН РИВАЯТЬЛӘР.
Шырдан булмастан элгәре иске заманда Бишбатман мөселман авылы булгандыр. Ул заманда Болгардан берничә кешеләр Бишбатманга килеп-китеп йөриләр икән. Зөя янында бер күл бар; хәзердә Шырдан күле дип атала. Болгардан биш-алты кеше чыгып, җәй көнендә һаман ул күл янында хайваннар ашатып, симертеп, кыш булса, Болгарга кайтып китәләр икән.
|
АВЫЛ ТАРИХЛАРЫНА КАРАГАН РИВАЯТЬЛӘР.
Моннан башка янә шул тирәдә өч-дүрт авыл бар; бер кешенең балаларыннан таркалгандыр. Ягъни биш авыл бер исем белән аталадыр. Берсе — хәзердә Мамадыш дигәннәре — Мамадыш Әкил дип йөртәләр. Янә Танай авылын Тәүгилде Мамадыш диләр. Янә Салтыган авылы бардыр; аны Мамадыш Салтыган дип атаганнар; хәзердә Ышналы башы дигәннәре шул авылдыр. Янә анда Багай дигән урыс авылы бардыр; Багаево-Мамадыш диләр икән. Янә Арысланово дигән урыс авылы бар; хәзердә аны Мамадыш-Арысланово дип әйтәләр. Янә Гордеево дигән урыс авылын Мамадыш-Гордеево дип йөртәләр.
|
АВЫЛ ТАРИХЛАРЫНА КАРАГАН РИВАЯТЬЛӘР.
Хәзердә Әҗәл һәм икедер: берсе татар Әҗәлесе, янә берсе урыс Әҗәлесе. Ул Әҗәл мулласының углы атасыннан риваять кыладыр, ул риваять кыладыр икән шул Әҗәлнең Ишем мулладан: бу авыл Әҗәл яки Әҗәле дип аталуның сәбәбе шулдыр — бу авылга иң әүвәл килеп урнашкан кешенең исеме Хаҗ Гали дигән кеше икән, Хаҗ Гали дигән кешене кыскартыбрак Аҗәли йөрткәннәр, шуннан Әҗәле булып калгандыр. Ул Хаҗ Гали исемле адәм, алты кеше белән Болгардан килеп, авыл булып утырганнар.
|
АВЫЛ ТАРИХЛАРЫНА КАРАГАН РИВАЯТЬЛӘР.
Хәзердә Зөя янында Борнаш дигән урыс авылы бар. Иске заманда мөселман авылы булгандыр. Болгардан килгән ике агай-эне ике кеше бар икән. Берсе Борнаш баба, берсе Сәед дигән кешеләр.
|
АВЫЛ ТАРИХЛАРЫНА КАРАГАН РИВАЯТЬЛӘР.
Кайчандыр бик күптән, моннан йөзләрчә еллар элек, Болгар дәүләте туфрагыннан хәзерге Татарстан республикасының Зөя елгасы буена, Кайбыч урманнары итәгенә дә төрле кабилә, төрле ыруг кешеләре күчеп килгән. Бу күченүчеләр арасында Багыш, Бигеш, Тәүгилде, Тутай, Шәмәк, Балтай, Дәвеш, Караборнаш, Бураш, Кормаш, Үтәмеш, Сатмыш, Барыш, Даныш, Каратай, Ишем, Бортас, Әҗем исемле бабалар да булган.
|
СЕБЕР ТАТАРЛАРЫ ТАРИХЫНА КАРАГАН РИВАЯТЬЛӘР.
Шагыр авыл аты бер Шагыр дигән бабайдан чыккан. Аның җиде улы, җиде кызы булган. Угылларының аты: Байганак, Янашкау, Нияз, Юлдаш, Көкәй...
|
СЕБЕР ТАТАРЛАРЫ ТАРИХЫНА КАРАГАН РИВАЯТЬЛӘР.
Тарада Алемшак атлы кеше булган. Ул үзе инородец икән. Алемшак, яхшы пар ат җигеп, бер мишәрне алып, Мәскәүгә киткән. Юлда кунган төштә алтын калдырып китә икән: «Мондый кеше узганны әйтмәгез»,— дип. Барган Мәскәүгә повозка белән.
|
СЕБЕР ТАТАРЛАРЫ ТАРИХЫНА КАРАГАН РИВАЯТЬЛӘР.
Элек Шагыр барабалары, мөселман була торып, курчак уйнатканнар. Чүпрәктән курчак ясаганнар, агач арасына алып барып уйнатканнар, ит суеп алып барганнар. Сыер, бога, куй суеп, курчакка алып барып ташлаганнар. Алай эшләмәсәң, җеннәр инчү бирмәс дип уйлаганнар.
|
СЕБЕР ТАТАРЛАРЫ ТАРИХЫНА КАРАГАН РИВАЯТЬЛӘР.
Күчем хан җирләре Курганга кадәр җәелгән була. Халкының күбесе күчеп йөргәнгә, ул аларның барысын да ияртеп китә алмаган. Күчемнән калган кешеләр Өклегә батыр белән бергә «барабыз» дип вәгъдә иткәннәр.
|
СЕБЕР ТАТАРЛАРЫ ТАРИХЫНА КАРАГАН РИВАЯТЬЛӘР.
Бервакыт казакълардан Кучкар дигән бай, көч җыйнап, биш йөз ат белән барабаларга каршы килә. Моны ишеткәч, картлар Тамдауга җыелып, киңәшә башлыйлар.
|
СЕБЕР ТАТАРЛАРЫ ТАРИХЫНА КАРАГАН РИВАЯТЬЛӘР.
Ишем Тамакка барган унике кеше, ул кешеләр безнең халкыбызныкы булган. Аларның арасында Тәк Пүрүш атлы кеше Сәфәр улы унике яшәр бала бар, аннан соң минем бабам — унбиш яшәр Исмаил атлы егет [бар] икән. Ишем Тамакка кондыз атарга барганнар икән. Ята торган турлавында казакъ явы баскан.
|
СЕБЕР ТАТАРЛАРЫ ТАРИХЫНА КАРАГАН РИВАЯТЬЛӘР.
Ул вакытта Уыш елгасына тар гына агач басма салынган була. Шуннан калмыклар чыгалар икән дә кызларны алып китәләр икән. Ә халык карап тора икән.
Бервакытны егерме биш ел хезмәт иткән бер солдат армиядән кайтып бара икән. Ул вакытны шундый закон булган. Егерме биш ел хезмәт иткән солдат үзенең мылтык-коралларын алып кайта ала икән. Олы Уыш халкы моны күрә дә үзара сөйләшә: «Менә бу солдатны ялласак, ул безне калмык халкыннан коткармас микән»,— дип.
|
СЕБЕР ТАТАРЛАРЫ ТАРИХЫНА КАРАГАН РИВАЯТЬЛӘР.
Бараба күптәннән яшәгән. Казакълар белән сугышканнар. Ялан далада кош-корт тотканнар. Күлгә төшеп балык көткәннәр . Елкылары кышы-җәе яланда туенган, сыерларына гына кыш өчен печән хәзерләгәннәр. Тулаеннан д а күбрәк эт тота торган булганнар. Аларның иң күп халыклы йорт урыннары Карсак булырга тиеш.
|
СЕБЕР ТАТАРЛАРЫ ТАРИХЫНА КАРАГАН РИВАЯТЬЛӘР.
Ата-бабаларыбыздан ишетеп калганыбыз: үткән заманда Тубылда, Искәр йортында, Әхмәтгәрәй дигән хан үткән икән. Аның заманында Искәр йортының шәйхелисламы вафат булып, Әхмәтгәрәй хан Бохара шәһәренең ханына кеше җибәреп сораган: «Безләргә бер өлкән шәйхелислам җибәрегез»,— дип.
|
СЕБЕР ТАТАРЛАРЫ ТАРИХЫНА КАРАГАН РИВАЯТЬЛӘР.
Борынгы заманда Иге Сәет Мәргән Олы Торада [яшәгән]. Казакъның ханы Ишем хан үз халкы белән килде, монда торган йорт эчендә яхшы егет, яхшы кыз булса, «токым булсын» дип алып китте. Ул вакытта Иге Сәет Мәргән яшь егет, унсигез яшендә икән.
|
СЕБЕР ТАТАРЛАРЫ ТАРИХЫНА КАРАГАН РИВАЯТЬЛӘР.
Безнең Карагай йортында борын Теләү Бирде дигән пәһлеван торган, бик көчле булган, аның буеның юанлыгы бисти корсактай имеш. Аңа казакъ солтанының бер батыры килгән.
|
|
|
|
Календарь |
« Май 2024 » | Пн | Вт | Ср | Чт | Пт | Сб | Вс | | | 1 | 2 | 3 | 4 | 5 | 6 | 7 | 8 | 9 | 10 | 11 | 12 | 13 | 14 | 15 | 16 | 17 | 18 | 19 | 20 | 21 | 22 | 23 | 24 | 25 | 26 | 27 | 28 | 29 | 30 | 31 |
|
|