Среда, 08.05.2024, 14:39:54   Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Разделы дневника
Конкурсы [2]
Разное [2]
Юмор [11]
Шигырьләр [18]
Хикәяләр [45]
Книга о воспитании [11]
Каюм Насыри
Татарские народные сказки о животных [39]
Татарские народные волшебные сказки [37]
Татар халык әкиятләре [54]
Татар халык легендалары [37]
Татар халык мифлары [28]
Мәкальләр һәм әйтемнәр [193]
Татар халык иҗаты
Риваятьләр [258]
Татар халык иҗаты
Татар халык табышмаклары [29]
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 6524
Посетители
Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0
 Дневник
Главная » Риваятьләр
« 1 2 3 4 ... 12 13 »
КӨНКҮРЕШ РИВАЯТЬЛӘРЕ.

Хәзерге Маян буенда элек башкортлар яшәгән. Бай булганнар, маллары күп булган. Ә бер байның бик чибәр кызы булган. Маян исемле. Күчмә казакълар якын яшәгән. Кыз биләүдә чакта ук, әтисе кызын бер казакъ баеның улына ярәштереп куйган.
Категория: Риваятьләр | Просмотров: 1859 | Добавил: ilbyak-school | Дата: 19.09.2011 | Рейтинг: 5.0/1 | Комментарии (0)

КӨНКҮРЕШ РИВАЯТЬЛӘРЕ.

Әле Мамай ханга хәтле үк, бу якларда ярлы, әмма киң күңелле бер кеше яшәгән. Ходай тәгалә аңа улларына куанырга насыйп итмәгән: алар барысы да балигъ булганчы ук үлгәннәр, ди. Тик аның Гайшә исемле бер кызы гына калган.
Категория: Риваятьләр | Просмотров: 1323 | Добавил: ilbyak-school | Дата: 16.09.2011 | Рейтинг: 5.0/1 | Комментарии (0)

КӨНКҮРЕШ РИВАЯТЬЛӘРЕ.

Хәзерге Варна авылы тирәсендә Тамерлан хан белән икенче бер хан арасында зур сугышлар була. Бәрелешләрнең берсендә Тамерланның гаскәрләре җиңүгә ирешә. Бик күп кешеләрне әсирлеккә алалар. Алар арасында шул җиңелгән ханның улы да була. Ул бик тә батыр һәм матур егет булган, дип сөйлиләр. Тамерлан хан, егетне җир асты зинданына ябып, янына сакчылар куйдыра.
Категория: Риваятьләр | Просмотров: 1897 | Добавил: ilbyak-school | Дата: 16.09.2011 | Рейтинг: 5.0/1 | Комментарии (0)

КӨНКҮРЕШ РИВАЯТЬЛӘРЕ.

Борынгы заманнарда Турай авылы тирәсендә зур сугыш булган. Шул вакытта, яу белән килгән ханзадәнең гаскәре җиңелеп, хан улы икенче ханга тоткынлыкка төшә.
Категория: Риваятьләр | Просмотров: 2063 | Добавил: ilbyak-school | Дата: 16.09.2011 | Рейтинг: 5.0/1 | Комментарии (0)

ЙӨГӘМӘШ ТАВЫ. КАРАТАУ. МАМАЙ. КАЛАТАУ ҺӘМ КАЛМЫК КҮЛЕ. ГАМБӘР САЗЛЫГЫ. МИҢГЕРӘ ТАВЫ. КАРАВЫЛ ТАВЫ. ДАУЛЫ ЕЛГА. ЯУЛЫКОМ (ЯУЛЫ КОМ). КАРАБИКӘ БАСУЫ. САЛДЫБАШ. МӘЛИКӘ ЧОКЫРЫ. КАЗАН ЮЛЫ. БУТАЙ ЕЛГАСЫ. ГЫЙЛЬМИЯН ТОБАСЫ. СӘРБИ КҮЛЕ. БАТЫРША ҮЗӘНЕ. ӘДӘМИ ТАУ. ГАЛИ ТУГАЕ. АЮ ТЫКРЫГЫ. БАЛЛЫ ЕЛГА. ПОГАНЫЙ КҮЛЕ. ЯНӘЛДЕ. КӨРӘК УРАМЫ. ЧИРМУРДА. ЧУРАШ.
Категория: Риваятьләр | Просмотров: 3626 | Добавил: ilbyak-school | Дата: 15.09.2011 | Рейтинг: 5.0/1 | Комментарии (0)

АВЫЛ ТАРИХЛАРЫНА КАРАГАН РИВАЯТЬЛӘР.

Савыргач авылында бер картның бик матур кызы булган. Көннәрдән бер көнне шул кызны иштәк урлап киткән. Иштәк белән яшәгәннәр болар. Шул иштәктән бер бала туган, ир бала.

Бала үскән. Иптәшләре белән уйнап ачуланышкан чакларда «нәселсез», «бабасыз» кебек сүзләр ишетә икән.
Категория: Риваятьләр | Просмотров: 1428 | Добавил: ilbyak-school | Дата: 14.09.2011 | Рейтинг: 5.0/1 | Комментарии (0)

АВЫЛ ТАРИХЛАРЫНА КАРАГАН РИВАЯТЬЛӘР.

Олы Уыш авылы урнында борын заманда агачлык, болынлык, сазлык булган, бер генә адәм дә яшәмәгән. Авылдан ерак түгел, Кышлау дигән кыр бар. Менә шунда Габдулла дигән карт яшәгән. Ул монда балык тотып, ау корып гомер үткәргән. Бу картның бик матур кызы булган.
Категория: Риваятьләр | Просмотров: 1290 | Добавил: ilbyak-school | Дата: 14.09.2011 | Рейтинг: 5.0/1 | Комментарии (0)

АВЫЛ ТАРИХЛАРЫНА КАРАГАН РИВАЯТЬЛӘР.

Моннан бик күп еллар элек, Күчүм хан хөкем иткән заманда, хан режимыннан риза булмаган кешеләр күп булган. Шундый кешеләрнең берсе — хан режимыннан кыерсынып йөргән Усман дигән кеше — менә бу җирләргә килеп чыккан.
Категория: Риваятьләр | Просмотров: 2358 | Добавил: ilbyak-school | Дата: 14.09.2011 | Рейтинг: 5.0/1 | Комментарии (0)

АВЫЛ ТАРИХЛАРЫНА КАРАГАН РИВАЯТЬЛӘР.

Бу авыл егерме биш ел служить иткән кешеләрдән төзелгән. Сугыш срогын үткәч, болар җир сорый патшадан. Патша:

— Аласыгыз килсә, менә китегез Идел буйлап,— ди.
Категория: Риваятьләр | Просмотров: 2464 | Добавил: ilbyak-school | Дата: 14.09.2011 | Рейтинг: 5.0/1 | Комментарии (0)

АВЫЛ ТАРИХЛАРЫНА КАРАГАН РИВАЯТЬЛӘР.

Мин бу авылда 1904 елдан 1910 елга кадәр мөгаллимлек иттем. Шул заманда Бәхтиярдә Мөнәвәр Мөхәрдим угылы исемендә күптөрле вакыйгада роль уйнап гомер иткән туксан яшьлек бер карт бар иде. Унике яшендә чагында аталары илә берлектә Пенза губернасыннан Бәхтияргә күчеп килгән.
Категория: Риваятьләр | Просмотров: 1609 | Добавил: ilbyak-school | Дата: 13.09.2011 | Рейтинг: 5.0/1 | Комментарии (0)

АВЫЛ ТАРИХЛАРЫНА КАРАГАН РИВАЯТЬЛӘР.

Яңа Мансур авылының килүенә йөз җитмеш-йөз сиксән еллар булыр. Безнең авыл җире бер воякка бүләк итеп бирелгән булган. Алар өч брат килеп утырганнар. Олы братлары Төркия сугышында катнашкан. Шул хезмәтенә бүләк итеп, шушы авылны биргәннәр.
Категория: Риваятьләр | Просмотров: 1243 | Добавил: ilbyak-school | Дата: 13.09.2011 | Рейтинг: 5.0/1 | Комментарии (0)

АВЫЛ ТАРИХЛАРЫНА КАРАГАН РИВАЯТЬЛӘР.

Кайчандыр бер карт шушы авыл урынына килеп туктый һәм тормыш корып җибәрмәкче була. Озак та үтми, каракалпаклар белән сугыш башлана. Бу карт үзенең туктаган җиренә бер тимер кадый да сугышка китә. Еллар үткәч, бу әйләнеп кайта, үзенең туктаган җирен эзләп таба.
Категория: Риваятьләр | Просмотров: 1659 | Добавил: ilbyak-school | Дата: 13.09.2011 | Рейтинг: 5.0/1 | Комментарии (0)

АВЫЛ ТАРИХЛАРЫНА КАРАГАН РИВАЯТЬЛӘР.

Башта безнең бабайларның берсе Мамалай хан булган, аның улы Галимҗан, аның улы Мәмәтәли, аның улы Нөркә булган. Менә шушы Нөркә карт Зельнойга килеп утырган.
Категория: Риваятьләр | Просмотров: 1727 | Добавил: ilbyak-school | Дата: 13.09.2011 | Рейтинг: 5.0/1 | Комментарии (0)

АВЫЛ ТАРИХЛАРЫНА КАРАГАН РИВАЯТЬЛӘР.

Чүмбәли авылыныкы, Мижгар кешесе була Абдулла бабай. Бу авылга якынча ике йөз еллар чамасы. Алар өч ага-брат булганнар. Берсе Әсәнгә, икенчесе Иртуганга килгән. Менә безнең монда җир булмаган, бөтен җир гел урман булган. Аны әбиләр-бабайлар сүләп калдырдылар без малайларга.
Категория: Риваятьләр | Просмотров: 2084 | Добавил: ilbyak-school | Дата: 13.09.2011 | Рейтинг: 5.0/1 | Комментарии (0)

АВЫЛ ТАРИХЛАРЫНА КАРАГАН РИВАЯТЬЛӘР.

Кайчандыр бу урынга өч нәсел килеп урнашкан. Алар Иван Грозный Казанны алгач, Нижгардан килгәннәр. Өч братның берсе Токай исемле булган. Токай белән бер бабай, җир сорап, Казанга баралар. Әби патша аларга дүрт йөз кырык дүрт дисәтинә җир бирә. Соңрак авыл зураеп китә. 1902 елда авылда мәчет салына.
Категория: Риваятьләр | Просмотров: 873 | Добавил: ilbyak-school | Дата: 13.09.2011 | Рейтинг: 5.0/1 | Комментарии (0)

АВЫЛ ТАРИХЛАРЫНА КАРАГАН РИВАЯТЬЛӘР.

Бу авыл 1712 елда килеп утырган. Каян килеп утыруы ачык билгеле түгел, ләкин бабайлар болай сөйли иде: Безнең Мазарлы авылының Хантимер мирза исемле кеше исеменә Петр Беренчедән указ булган.
Категория: Риваятьләр | Просмотров: 1360 | Добавил: ilbyak-school | Дата: 13.09.2011 | Рейтинг: 5.0/1 | Комментарии (0)

АВЫЛ ТАРИХЛАРЫНА КАРАГАН РИВАЯТЬЛӘР.

Бу тирәлеккә күчкәннәр моннан дүрт йөз еллар элек. Тирә-яктагы җирләрне элекке рус патшаларыннан берсе Арслан Палкаевка (ул полковник булган диләр) бирә. Ул патшага яхшы службада була.
Категория: Риваятьләр | Просмотров: 1643 | Добавил: ilbyak-school | Дата: 12.09.2011 | Рейтинг: 5.0/1 | Комментарии (0)

АВЫЛ ТАРИХЛАРЫНА КАРАГАН РИВАЯТЬЛӘР.

Бу авыл Монголиядән чыккан, диләр, дүрт йөз утыз сигез ел элек. Өлкәне Котлымәт була, сигез баба килә бер урынга. Шул сигез баба өстенә чувашлар килә. Каберләре әле дә бар. Аннан Казан ягыннан чукындырудан качып килгән татарлар да бар.
Категория: Риваятьләр | Просмотров: 2057 | Добавил: ilbyak-school | Дата: 12.09.2011 | Рейтинг: 5.0/1 | Комментарии (0)

АВЫЛ ТАРИХЛАРЫНА КАРАГАН РИВАЯТЬЛӘР.

Мин бабаларымыздан ишетүемә бинаән , Бостан халкы Әстерханнан, Әҗе халкы Үргәнчтән күчеп килгәннәр. Касыймда бервакытлар хан кытлыгы булгач, Кырым ханы, Миңлегәрәй хан булырга кирәк, углы Дәүләтхан яки Дәүләтгәрәй ханны Касыймга хан итеп күндерсә дә, ул зат килүе белән ни сәбәптәндер Касыймны хуш күрми, хаҗ кылу бәһанәсе берлә Мәккә Мөкәрәмәгә сәфәр иткән.
Категория: Риваятьләр | Просмотров: 1030 | Добавил: ilbyak-school | Дата: 12.09.2011 | Рейтинг: 5.0/1 | Комментарии (0)

АВЫЛ ТАРИХЛАРЫНА КАРАГАН РИВАЯТЬЛӘР.

Менә бу Әҗе авылының төзелүенә сәбәп булучы кеше Бурнашев фамилияле, читтән килгән бер татар мирзасы икәнлеге мәгълүмдер. Мәзкүр Бурнашевның каян килүе хакында ике төрле риваять бар. Аның берсе Бурнашевны, Алтын Урда дәүләтенең бетүе алдыннан, үз әтрәде белән Азиядән килеп чыккан итеп күрсәтә.
Категория: Риваятьләр | Просмотров: 2486 | Добавил: ilbyak-school | Дата: 09.09.2011 | Рейтинг: 5.0/1 | Комментарии (0)

Календарь
«  Май 2024  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
  12345
6789101112
13141516171819
20212223242526
2728293031
Форма входа
Поиск
Ссылки
Статистика
Рейтинг@Mail.ru
Rambler's Top100
Copyright © 2006—2024 МСОШ с. Ильбяково.
При полном или частичном использовании материалов сайта ссылка на ilbyak-school.ucoz.ru обязательна.
Сайт управляется системой uCoz