— Бир бишне! — Мә! — Ун булсын! — Тиеннәрдән сум булсын! — Эшләребез уң булсын!
Саттар сата, без алабыз, Бик күңелле уйныйбыз. Үз әйберен мактамаса, Акчабызны куймыйбыз. «Чит илләрдән килгән түгел, Үзебезнең малыбыз. Нәрсә кирәк — барсы да бар, Сайлагыз да алыгыз! Сабит, сиңа ни кирәген Күреп торам — сабын ал, Бер югач та чистармасаң, Миндә күп ул, тагын ал! Хәйдәр, син бигрәк хәйләкәр, Сиңа килешә төлке. Башка вакыттагы кебек, Акчасыз килмә түлке. Миндә атның иң җитезе — Сабантуйда чапканы! «Шифалы су»ның татлысы — Чишмәләрдән акканы! Кесәләре бик сай иде, Саттар ничек бай булды? Африкаларга барып, Алып кайтты Маймылны. Песнәк синең баш очыңда Торыр әкият сөйләп: Казансудан Крокодилны Чак-чак чыгардым сөйрәп. Башка кибеттә тапмагач, Беләм, миңа киләсең. Көпә-көндез шәм кабызып Таптым урман гөмбәсен. Үзем кебек дәү гөмбә! Бирәм — бары бер меңгә! Мә сиңа, Кави, каеш. Күрмисеңмени — кара! Билеңне буып куймагач, Ыштаның төшеп бара. Гел-гел чикләвек кимерә Озын койрык — бер Тиен. Кыйммәт түгел — бик тиген, Өч Тиенем — биш тиен! Бу пистолет — борчак салып Күзгә атмый торганы. Саесканның яңа сорты: Гайбәт сатмый торганы! Бүреләрнең эреләре Кем алыр дип көтәләр, «Бас, кызым Әпипә!» диеп, Куянны биетәләр. Кошлар да бии агачта, Кул чаба бер-берсенә. Аю мескенкәй үкерә — Баскан дус Керпесенә. Сиңа булса — үкермәс, Сатып алган — үкенмәс. Алдыгызга Каз куям, Бәясен дә аз куям. Бәбкәләрен көтәрсең, Үзеңнеке итәрсең. Очып барган чакта Казны Эләктердем ботыннан. Ә Күбәләк бу сыерның Койрыгына утырган. Тукран җәйге ялга чыккан, Гармунын уйнап ята, «Керергә мөмкинме?» диеп, Наратны тукылдата. Гөлчәчәкне үстердем мин Үзебезнең бакчада. Гөлчәчәккә бүләк итәм, Кирәк түгел акча да. Менә Кәҗә, әнә Сарык, Тагын биш тәңкә өстә. Бүре башы юк капчыкта, — Унике баш кәбестә. Карбызымның кызарганын Көн-төн саклап утырдым. Яңгыр көнне кулчатырдан Үзем су сибеп тордым. Болары — минем бакчамда Үскән чая чияләр: «Авызыгыз бик бәләкәй, Сыярбызмы?» дияләр. Бу уенчык: Куян кылый — Чәлдергәндә тотылды, Кишереннән колак кагып, Чак-чак ташлап котылды. Кемгә кирәк Глобус? Бирәм шушы Җир шарын, Җир әйләнеп йөрерсең, Бик арзан: даром-шаром! Сәяхәткә чыгам дисәң, Пароход бар, кораб бар. Үзеңнең акчаң булмаса, Алганнарны карап кал! «Минем корабым юк» димә, Җирдә дә «йөзеп» була. Велосипедка утырып, Дөньяны гизеп була. Анысын да алалмасаң, Җил уйнаса кесәңдә, Тагын да тизрәк үсәрсең, Тәпи-тәпи йөрсәң дә. Кәнфитем дә бар иде бит: Әллә инде җуйганмын, Тешлим генә дигән идем, Ялгыш йотып куйганмын. «Мине сат!» та «мине сат!» дип, Барсы миңа бәйләнде. Шулай итеп, бу мактаулар Рекламага әйләнде. Әйбәт әйбернең бәясен Арттырмыйм, киметмим дә. Затлы, сыйфатлы әйберләр Тик Саттар кибетендә! Алучыны да алдамыйм, Үземне дә алдатмыйм! Унга кадәр саный беләм, Шуннан кыйммәткә сатмыйм! Кибет уены уйнадык. Кем отылды? Кем отты? Уенның иң ахырында Уеннан уймак чыкты.
— Бир бишне! — Мә! — Ун булсын! — Тиеннәрдән сум булсын! — Эшләребез уң булсын! |