Четверг, 13.11.2025, 08:00:33   Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Разделы дневника
Русские народные сказки [490]
Сказки русских писателей [205]
Татар халык әкиятләре [54]
Татарские народные сказки о животных [39]
Татарские народные волшебные сказки [40]
Татарские народные бытовые сказки [148]
Сказки народов мира [1182]
Литературные сказки зарубежных писателей [343]
Дөнья халыклары әкиятляре [260]
Разное [3]
Юмор [14]
Шигырьләр [32]
Стихи [16]
Хикәяләр [79]
Рассказы [31]
Книга о воспитании [11]
Каюм Насыри
Татар халык легендалары [37]
Татар халык мифлары [28]
Мәкальләр һәм әйтемнәр [193]
Татар халык иҗаты
Риваятьләр [258]
Татар халык иҗаты
Татар халык табышмаклары [29]
Татарские народные загадки [36]
Халык афоризмнары [33]
Татар халык мәзәкләре [19]
Татар халык дастаннары [32]
Татар халкының бәетләре һәм мөнәҗәтләре [25]
Тамашалы уеннар [40]
Җырлы-биюле уеннар [44]
Зиһен сынаш уеннары [36]
Хәрәкәтле уеннар [75]
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 6532
Посетители
Онлайн всего: 2
Гостей: 2
Пользователей: 0
 Дневник
Главная » 2025 » Июль » 24 » Бүреләр оясында (Илдар Юзеев)
Бүреләр оясында (Илдар Юзеев)
10:50:54
          Әкият

Без яшәгән заманнарда Карт белән Карчык булган.
Байлыклары — пенсия һәм тишек бер капчык булган.
Үз авызларыннан өзеп, терлекне ашатканнар.
Кәҗә белән Сарыкны гел рәхәттә яшәткәннәр.
Бердәнбер төн кәҗәләргә һөҗүм иткән ач Бүре.
Аучы, мылтыкка тотынгач, Карчык әйткән: «Кач, Бүре!»
Бүре үлемнән котылгач, мактанган Кәҗә, Сарык:
«Җибәрдек Бүре явызны сөзеп, корсагын ярып!»
Карт белән Карчык ябыккан, ә болар симергәннәр,
Хуҗалар исә бер кисәк ипигә тилмергәннәр.
Хәл калмагач Кәҗә белән Сарыкны ашатырлык,
Көчләре беткәч аларны рәхәттә яшәтерлек,
Сарык әйткән: «Нишләтәбез бу Карт белән Карчыкны?»
Кәҗә әйткән: «Ычкынсыннар алсыннар да капчыкны!»
Кемгә барып баш орсыннар, картларның эше харап...
Базарга да кагылганнар, йөргәннәр ризык карап.
Кая барырга белмичә, бик озак торгач уйлап,
Киткән болар карурманга илтүче бер юл буйлап.
«Хәерле юлга чыкмадык, муены аска килгере!»
Урман буенда каршылый ачыккан өч-дүрт бүре.
Мәхлукларның баш очында шомлы болыт куера.
Ата Бүре сөенечтән: «Казан ас!» — дип боера.
Берсе әйтә: «Пешермичә шул килеш кенә йотыйк!»
Икенчесе: «Ашаганчы, заложник итеп тотыйк!»
Карт ялвара: «Коткарыгыз һич югы карчыгымны,
Минем иң зур байлыгымны — алыгыз капчыгымны!»
Юк, ерткычлар беркемне дә ишетер хәлдә түгел,
Ач күзләргә ике фәкыйрь кызганыч, жәл дә түгел.
Әйтә Ак бүре: «Наданнар, тыелыгыз шашудан!
Бу ике карт йолып калды Әнкәгезне аучыдан!
Изге гамәлләре өчен аларга рәхмәт әйтик,
Читкә тибелгән җаннарга кадер-хөрмәт күрсәтик!»
Яшь бүреләр чигенәләр, Әнкәсенә баш орып,
Белә алар: аш биргәнгә һич ярамый таш орып.
Бирәләр бу мескеннәргә урманда куыш корып,
Башка ерткычлардан саклап, каравыллап, яшереп.
Хурлык-түбәнлеккә төшеп адәмнәр дөньясында,
Рәхәт гомер кичерәләр бүреләр оясында.
Ихтирам һәм хөрмәт күреп бүре дигән халыктан,
Сөйли картлар куылганын Кәҗә белән Сарыктан.
Ак бүре үз балаларын җырлап-көйләп йоклата,
Бәхетле картлар куышта сүзләрен тыңлап ята:
«Адәмнәр күптән онытты кемнән, ничек туганын,
Ак бүренең берзаманны ыру башы булганын.
Ия булгач адәмнәргә рәхимсезлек, катылык,
Бетте безнең арабызда туганлык һәм татулык.
Кешеләрнең һөҗүменнән сакланырга мәҗбүрбез,
Үзебез дә ерткычларга әверелдек хәзер без».
Берзаман төн уртасында, колак ялгыш ишетәме?
Кәҗә һәм Сарык тавышы: өндәме бу, төштәме?
Бу нинди хәл: Карт һәм Карчык гаҗәпкә калып тора,
Муенына бау салынган Кәҗә һәм Сарык тора.
«Зинһар, безне коткарыгыз... Ялвара ике «мескен»,—
Урыннары түрдә булыр, хуҗалар гафу итсен!
Без түгелбез көчсезләрне кимсеткән ишеләрдән,
Ошбу яман гадәтләрне алдык без кешеләрдән...
Заманасы шундый хәзер: ни көтәсең яшьләрдән...»
«Тимәгез!» диеп, Ак бүре туктата бу мәхшәрдән.
Яшь бүреләр йомшый төшә, сүзләргә колак салып,
Тегеләрнең муенына тагылган бауны алып.
Әйтә Ак бүре: «Хайваннар болардан гыйбрәт алсын:
Сарык дигәне — койрыксыз, Кәҗә — сакалсыз калсын!
Хуҗаларга рәхмәт укып, «Яшә!» дип кычкырыгыз,
Сакал, койрык — бездә калсын, үзегез — ычкыныгыз!
Әгәр шушы мәхлукларга бармак белән чиртсәгез,
Тиз генә килеп җитәрбез,— ул чак шәфкать көтмәгез!»
Кем бу? Ни бу? Түгел инде Кәҗә диеп атарлык:
Рәхмәт укый, әмма ләкин селкетергә сакал юк!
Исән калу шатлыгыннан бер атласын өч атлап,
Кәҗә белән Сарык китә хуҗаларын кочаклап.
Ашарсыз дип ит урнына иң авыр мөшкел көндә,
Ак бүре салган капчыкка бүре башыдай гөмбә.
Базарга җиттек дигәндә, ул гөмбә калган төшеп,
Ничек төшеп калмасын ди, капчыгы булган тишек...

          * * *

Бу тормышта Ак бүрене күрмәдеме берегез?
Кайларда торып калдың син, шәфкатьле Ак бүребез?

 
Категория: Шигырьләр | Просмотров: 13 | Добавил: ilbyak-school | Рейтинг: 5.0/1 |
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Наверх
Календарь
«  Июль 2025  »
Пн Вт Ср Чт Пт Сб Вс
 123456
78910111213
14151617181920
21222324252627
28293031
Форма входа
Поиск
Ссылки
Copyright © 2006—2025 МСОШ с. Ильбяково.
При полном или частичном использовании материалов сайта ссылка на ilbyak-school.ucoz.ru обязательна.
Сайт управляется системой uCoz