Четверг, 13.11.2025, 08:00:30   Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Разделы дневника
Русские народные сказки [490]
Сказки русских писателей [205]
Татар халык әкиятләре [54]
Татарские народные сказки о животных [39]
Татарские народные волшебные сказки [40]
Татарские народные бытовые сказки [148]
Сказки народов мира [1182]
Литературные сказки зарубежных писателей [343]
Дөнья халыклары әкиятляре [260]
Разное [3]
Юмор [14]
Шигырьләр [32]
Стихи [16]
Хикәяләр [79]
Рассказы [31]
Книга о воспитании [11]
Каюм Насыри
Татар халык легендалары [37]
Татар халык мифлары [28]
Мәкальләр һәм әйтемнәр [193]
Татар халык иҗаты
Риваятьләр [258]
Татар халык иҗаты
Татар халык табышмаклары [29]
Татарские народные загадки [36]
Халык афоризмнары [33]
Татар халык мәзәкләре [19]
Татар халык дастаннары [32]
Татар халкының бәетләре һәм мөнәҗәтләре [25]
Тамашалы уеннар [40]
Җырлы-биюле уеннар [44]
Зиһен сынаш уеннары [36]
Хәрәкәтле уеннар [75]
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 6532
Посетители
Онлайн всего: 2
Гостей: 2
Пользователей: 0
 Дневник
Главная » 2025 » Июль » 24 » Балалар өчен шигырьләр (Илдар Юзеев)
Балалар өчен шигырьләр (Илдар Юзеев)
11:23:10
     Балалык

«Хуш, балачак, бездән калдың...» — диеп,
Шигырьләр дә язып карадык.
Юк,
Арттан калмый чаба балалык.
Синең белән исәп-хисапларны
Өздек бугай инде. Карар нык!
Юк...
Арттан калмый гына түгел,
Алдан чабып бара балалык.
Саф хыяллар сүнмәгәннәр икән.
Синең белән, димәк, ара нык.
Синең арттан мин дә чабам, тукта,
Мине дә ал, зинһар, балалык!

     Малай белән бабай

Малайны бабай тоткан,
Бабайны малай тоткан.
Ул бабай бик карт инде,
Малай чагын оныткан.
Бабай малай булырмы?
Мин әйтәм: «Алай булмас,
Малай ул бабай булыр,
Ә бабай малай булмас».

     Сакаллы маэмай

Кәҗә түгел, маэмай ул,
Эре генә атлай ул...
Эре атламас иде дә,
Дәрәҗәсен саклай ул.
Хуҗага кагылсалар,
Өреп кенә ятмай ул,
Куркып качмай, яклай ул,
Дәрәҗәсен генә түгел,
Хуҗасын да саклай ул.
Сакаллы да, акыллы да,
Менә шундый маэмай ул.

     Гөлшат гөмбәгә барган

Гөлшат гөмбәгә барган.
Дәү әнисен дә алган.
Ята гөмбәгә охшап:
«Дәү әни, бу мин — Гөлшат!
Тырыска сала күрмә,
Көлкегә кала күрмә!
Гөмбә дә качып ятсын,
Үзе эзләсен, тапсын!»

     Каз бәбкәсе

Каз — әнкәсе.
Аз бәбкәсе.
Саклана күр,
Каз бәбкәсе!

     Мөгезе булса да...

Юкка гына Газиз, куркып,
Табанын ялтырата.
Үгез түгел ич, сыер ул,
Сиңа сөт алып кайта!

     Мияубикә нигә боек?

Мияубикә ник уйнамый?
Күзләре боек аның...
Тәрәзәдән карап тора:
Үз әнисе юк аның.
Дәү әнием, дәү әтием
Аны да үз итәдер.
Мин генә аңлыйм: сагынып,
Ул әнисен көтәдер...

     Кар өстендә дөяләр

Шыгыр-шыгыр баса алар
Салкын кар өсләренә.
Эссе чүлләр, кайнар комнар
Керәдер төшләренә.
Казан урамыннан уза
Башын иеп дөяләр.
«Сезнең туган җирегез бар,
Сез бәхетле...» ди алар.

     Бәби ай

Әнә күктә — әни Ай.
Әнә йолдыз — бәби Ай.
Әни Ай бәби Айны
Бәү-бәү итә, йоклата.
Тик бәби Ай йокламый,
Әкият тыңлап ята.
Әни Ай туктап кала
Иң кызыклы төшендә:
«Әкиятнең дәвамын
Күрерсең син төшеңдә...»

     Самат киреләнә

Киреләнә башласа,
Аңлап булмый Саматны.
Үзе «мәм-мәм» сорады,
Биргәч, тотты да атты.
Күгәрченнәр килделәр,
Ак күмәчне күрделәр,
Бик тәмләп ашый-ашый,
«Гөр-гөр» гөрләп йөрделәр.
Самат шул якка чапты,
Әнисен аптыратты:
«Ник ашый алар, әннәм?
Ул минем... минем мәм-мәм!»

     Әбием әкиятенең дәвамы

Энәсенә күз иярми,
Әбием кызып киткән,
Әкиятләр сөйли миңа,
Иллә дә кызык икән:
«Ул киткән,
Ай киткән, ел киткән,
Энә буе җир киткән...»
Сизмәдем дә, кай арада
Йомгак сүтелеп беткән.

...Кеше сәфәргә киткән,
Оек бәйләп бетергәнче,
Айга ук барып җиткән.

     Самат хат яза

Исәнме, Капчык бабай?
Сиңа хат яза Самат исемле малай.
Хәзер ул көйсезләнә, акыра.
Әти: «Алып китсен!» — дип, сине чакыра.
Капчык бабай,
Мин инде елап туйдым бит,
Синең капчыгыңа сыймыйм бит.
Мин хәзер чиста да, тәти дә,
Шулай ди әни дә, әти дә.
Мин озак түзәлмәм,
Тагын елармын, акырырмын,
«Алып кит!» дип, сине үзем чакырырмын.
Хуш, Капчык бабай!
Язды Самат —
Әлегә тәти малай.

     Самат белән җил

— Дәү әни, кайткан әттә,
Ишекне дөбердәтә.
— Тыңлап кара, кил, Самат,
Әттәң түгел, җил, Самат.
—Ул безнең өйгә керсен,
Керсен дә уйнап йөрсен.
— Керәлми, тәпие юк.
— Ә нигә тәпие юк?
— Әние, әтие юк...
Урап йөри дөньяны,
Беркем җылытмый аны.
Үпкәләсә — көйләми,
Әкиятләр сөйләми.
Ул усал да, суык та,
Керсә — өйне суыта,
Ачуланса — борыннан
Чыгарала куык та.
— Мин курыкмыйм, мин чыдам,
Хәзер, җил, үзем чыгам.
Кочаклап йоклатырмын,
Еласаң — юатырмын,
Өшесәң — җылытырмын,
Иркәләп уятырмын.
Үз чанама утырып,
Төшәрбез таудан шуып,
Йөгереп уйный-уйный,
Китәрбез бергә куып,
Шуннан үзе җылыныр
Сине өшеткән суык...

     Тук-тук бабай

— Кем ул анда тук-тук итә?
Тукранмы?
Тук-тук итеп тукылдатып
Утырамы?
— Тук-тук бабай кадак кага
Тук та тук...
Эшли һаман, булмый аны
Туктатып.
— Син аңа әйт, Тук-тук бабай
Туктасын...
Әкиятләр сөйлә аңа,
Йокласын.
— Яшәгән, ди, матур өйдә
Торган, ди,
Бар һөнәре тук-тук итү Булган, ди.
Кулларында балта белән
Чүкече,
Бик күпләрне сөендергән
Бу кеше.
Тук-тук итеп, бик күп өйләр
Корган, ди,
Ул үзе дә шушы йортта
Торган, ди.
Берзаманны Тук-тук бабай
Арган, ди,
Чүкеч тотып, бәү-бәү итеп
Алган, ди,
Төшендә дә һаман тук-тук
Итә, ди,
Саматны да үз янына
Көтә, ди.

     Уяныгыз!

Көне буе уйный-уйный,
Мин бик арган икәнмен.
Уенчыклар арасында
Үзем йоклап киткәнмен.
Уянсам — мин нәрсә күрәм:
Беркем эшкә чыкмаган:
Әтәчләр дә йоклаган ич,
Сәгатьләр дә йоклаган.
Сәгатьләр, тиз кузгалыгыз,
Йокламагыз күп-күп-күп...
Әтәчләр, ник уянмыйсыз?
Кәк-күк, кәк-күк! Кикрикүк!
Эшкә соңга калдыгыз, дип,
Әрләрмен, оялтырмын,
Болай бик ялкау булсагыз,
Мин үзем уятырмын:
Кәк-күк! Кәк-күк! Кикрикүк!

     Гөл нигә шиңгән?

Бик эссе көннәрдә
Барсы су сорыйлар.
Сипмәсәң, шиңәләр,
Кибәләр, корыйлар.
Бакчада гөлләргә
Самат та сибә шул.
Сипсә дә, гөлләре
Шиңәләр нигә соң?
Самат бик әлсерәп,
Шул суны эчкән, ди,
Беркөнне, авырып,
Тамагы шешкән, ди.
Аңлаган Самат та,
Терелеп көч кергәч.
Үсми гөл, беркем дә —
Салкын су эчергәч...

     Конфет нигә качкан?

Самат конфет яраткан.
Конфет әйткән Саматка:
«Зыяны булыр үзеңә,
Алай бик нык яратма».
Малай аны тыңламаган,
Ашаган да ашаган.
Конфет белеп әйткән икән:
Теше сызлый башлаган.
«Әйдә, Самат, синең белән
Икебез бергә уйлыйк,
Башта мин качам, аннан — син,
Икәү качышлы уйныйк!»
Самат үзе яшеренгән,
Конфет аны эзләгән.
«Менә ич мин! Менә ич!» — дип,
Самат чыккан, түзмәгән.
«Хәзер мин сине ашыйм,
Кәгазьне ачам!» — дигән.
Конфет әйткән: «Без уйныйбыз,
Хәзер мин качам!» — дигән.
Әй эзләгән Самат мескен,
Эзләп тә табалмаган,
Качкан урыныннан табып,
Авызга кабалмаган.
Төштә, өнендә дә эзли:
Әллә саташты микән,
Самат белән дус иде ич,
Конфет ник качты икән?
Конфет ашамыйча Самат
Күпмегә чыдар икән?
«Менә ич мин! Менә ич!» — дип,
Конфет бер чыгар микән?

     Карбыз малай

Казанда нәни генә
Бер малай яшәгән, ди,
Ул бик карбыз яраткан,
Гел карбыз ашаган, ди.
Әтисе-әнисеннән
Гел-гел карбыз таптырган:
Алар гел ташып торган,
Малай гел ашап торган.
Әнә шулай ашый-ашый,
Әнә шулай яши-яши,
Корсак тулып киткән, ди.
Баш та юк, аяк та юк,
Карбыз булып киткән, ди.
Килә, ди, урам буйлап,
Кычкыра бала-чага:
«Карагыз, Карбыз малай
Тәгәри безгә таба!»
Бик тә түгәрәк булгач,
Туп итеп типкәннәр, ди,
«Гол! Гол!» — диеп кычкырып,
Капкага керткәннәр, ди.
Дөп тә дөп тибә торгач,
Икегә ярылган, ди.
«Ашамагыз, мин малай»,— дип
Елаган, ялынган, ди.
Мескен малайны барсы да
Карбызга санаган, ди,
Доктор Айболитка илткәч,
Теккән, ди, ямаган, ди.
Чак-чак кына терелткән,
Чарасын белеп кенә.
Хәзер малай ашый, ди,
Чамасын белеп кенә.
«Карбыз малай» исеме
Ябышкан да калган, ди.
Казандагы бер малай
Шундый сабак алган, ди.

     Балык малай каптыра

Мин балык. Яр буенда
Малайларны каптырам:
Тфү! Тфү! Малай, кап!
Аптырап карап торам.
Тфү! Тфү! Малай, кап!
Берсе дә эләкмиләр.
Юри генә каптырам!
Берсе дә кирәкмиләр!
Ятьмә тотып, аларны
Бик тә сөзәсе килә,
Ярга атып, һәммәсен
Җепкә тезәсе килә!
Мин балык. Яр буенда
Малайларны каптырам.
Юк, каптырмыйм, аларга
Кызыгып карап торам.
Үзегезнең кармакка
Ялгыш килеп капмагыз,
Ябышыгыз колгага, —
Су бик тирән, батмагыз!
Тфү! Тфү! Капмагыз!

     Их, малайлар!*

Калкавычка карый-карый,
Ике күзем ялыкты.
Тотмый калмам,
Их, малайлар,
Менә мондый балыкны!

Тизрәк балык кап!
Кармагымны кабып тарт!
Малайларны көнләштереп,
Яр башында ялтырап ят!

Калкавычым су төбенә
Бер батты, бер калыкты,
Ычкындырдым,
Их, малайлар,
Менә мондый балыкны!

Тизрәк балык кап!
Кармагымны кабып тарт!
Малайларны көнләштереп,
Яр башында ялтырап ят!

Колганы тартып чыгардым —
Шаккатырдым халыкны.
Ычкындырдым
Их, малайлар,
Үземнән зур балыкны!

Тизрәк балык кап!
Кармагымны кабып тарт!
Малайларны көнләштереп,
Яр башында ялтырап ят!

* Т. Вәлиев музыкасы.

     Туп йоткан бегемот

Еракта түгел, якында,
Нәкъ Кабанның артында,
Бер бегемот яшәгән, ди,
Казан зоопаркында.
Балаларга бу бичара
Тамаша, кызык кына,
«Сәлам, бегемот!» — дигәннәр,
Кулларын сузып кына.
Барсы да аның алдында
Көлгәннәр, уйнаганнар,
Бегемот та читлегендә
Уйнар дип уйлаганнар.
Борылып та карамаган
Шаяннарга бегемот,
Көннәр яткан, айлар яткан
Ямансулап, боегып.
Беркөнне Шукбай да килгән,
Уйнарга дип туп тоткан.
Шул тубын ул читлек аша
Бегемотка ыргыткан.
Ә бегемот нишләгән соң?
Тупны капкан да йоткан.
Шукбай өйгә кайтып киткән,
Бегемотны оныткан.
Сөйли олысы, кечесе:
«Бегемот үлгән... диләр,
Бер малайның туп атуын
Барсы да күргән, диләр».
Нинди хәл бу? Кем гаепле?
Кичә исән, бүген — юк.
«Тупны алма диеп йоткан, —
Ач булган, ди, бегемот».
...Шукбай буш читлек алдында.
Башы түбән иелгән.
«Уеннан уймак чыгар, дип,
Кем уйлаган, кем белгән?
Юкка гына читлегеңдә
Ятмагансың боегып.
Үзең юксың. Соң булса да,
Кичер мине, бегемот...»
Гаепне, бу югалтуны
Тагын кемнәрдер тойган:
Берәү, килеп, буш читлеккә
Шигырь беркетеп куйган:
«Бала чакта шаяр һәм көл,
Авыр уйлар уйлама.
Әмма шуны син яхшы бел:
Уйламыйча уйнама...»

     Самат белән саескан

Ап-ак нәни Саескан
Пычракка кереп яткан.
«Бигрәк кызык булды!» —дип,
Өенә йөгереп кайткан.
Әни әйткән: «Танымыйм,
Малаймы син, кызмы син?
Аунагансың пычракта,
Әллә соң дуңгызмы син?
Аппагым дип әйтмәмен,
Инде сине яратмам.
Сабын белән юына,
Өйрән әнә Саматтан!»
Саескан болай иткән:
Саматны эзләп киткән.
Ул тәти сабын белән
Юынып тора икән.
Кулын да юа үзе,
Битен дә юа үзе,
Күзенә сабын кергәч,
Елап та куя үзе.
Самат ап-ак чактагы
Нәни Саескан кебек,
«Аппагым, тәтием!» — дип,
Әнисе кочкан кебек.
Саескан бик кызыккан,
Берни уйлап тормаган,—
Самат күрми дә калган,—
Ул сабынны... урлаган.
Сөенеп өйгә кайткан:
«Әни, әти, күр әле!
Менә Самат сабыны!
Ул берни дә күрмәде!
Әни, әйдә, ю мине
Самат кебек булганчы,
Күзгә сабын кергәнче,
Күп юынып туйганчы!»
Әнисе сөенмәгән,
Әнисе бик хурланган.
«Юмыйм бу сабын белән.
Ул бит... ул бит... урланган!»
...Самат гаҗәпкә калган:
Сабын кайда югалган?
Кулны юарга кирәк —
Сабынымны кем алган?
Юмаган күзләрен дә,
Юмаган борынын да.
Икенче көнне торса, —
Сабын үз урынында...
...Саесканның әнисе
Нәрсәдер эзләп киткән,
Кычыткан өзеп алып,
Мунчада чап-чап иткән.
«Әллә-лә-лә, әллә-лә!»
Әнисен елап кочкан.
Кеше әйберенә бүтән
Тимәс инде Саескан.
Юган аны әнисе
Самат кебек булганчы,
Күзгә сабын кергәнче,
Күп юынып туйганчы!..

     Бәбкә үлән

Сукмактан атлап киләм.
Исәнме, яшел чирәм?
Чыктыңмы, терелдеңме?
Кояшка үрелдеңме?
Үләннәр тере кебек,
Йөгереп йөри кебек.
Атлап киләм сак кына,
Басмый калдым чак кына...
Ул бит каз бәбкәләре...
Әнә ич әнкәләре.
Сыйпыйсы килгән иде дә...
Бик усал әткәләре.

     Язны озатучы акчарлак

Җырлый-җырлый агып барам,
Там-трарам-трарам.
Соңгы бозына утырып,
Язны озата барам.
Бара-бара, бара-бара
Нәни боз эреп бетәр,
Елга суына кушылып,
Ул җәйгә кереп китәр.
Карасагыз, боз өстендә
Кар йомгагы бар кебек.
Ялгышасыз, мин — акчарлак,
Тик эремәм кар кебек.
Өстән җылы нурлар тама,
Там-трарам-трарам.
Матур җәйне без уйныйсы
Күкләр көтеп торалар,
Күпләр көтеп торалар!

     Иң кызыгы...

Дәү әнием, ялкауланма,
Әйдә, сикереп тор да,
Икәү футбол тубы тибеп,
Уйныйбыз коридорда!
Син алай итенгән бул,
Син болай итенгән бул...
Тупны тота алмадың ич!
Гол! Исәп: икегә ноль!
«Җитәр инде, ардым» димә,
Бик тә кирәк хәрәкәт,
Үзең әйтмешли, дәү әни,
«Хәрәкәттә — бәрәкәт».
Мин уйнап алам гармунда,
Биеп алсаң да ярый,
Китер кызыл яулыгыңны:
Мин — үгез, син — тореодор!
Үзең әйтмешли, дәү әни,
Бераз кирәк тырышлык,
Әйдә, сугышлы уйныйбыз,
Мә, кулыңа кылыч тот!
«Каты сукма!» дигән булып,
Күзләреңне кыскан бул,
Юри генә егылган бул,
Мин атам, син — дошман бул!
Нишлисең син, дәү әнием,
Үпкәләп китмә алай!
Үзең әйтмешли, тыңламый —
Үзәккә үтмә алай!
Дәү әни, нигә елыйсың?
Әллә авыртты кулың?
Ял итик, мин кәнфит ашыйм!
Син суыр валидолың.
Безнең өйдә һәркөн шулай
Күңелле ыгы-зыгы.
Мультфильм да кирәк түгел,
Дәү әни — иң кызыгы!

     Агылый белән Тагылый

Агылый белән Тагылый
Гел-гел бергә йөриләр.
Чананы бергә сөйриләр,
Карны бергә көриләр.
Беркемнән дә курыкмаган
Болар икәү булганда,
Агылый белән Тагылый
Киткәннәр, ди, урманга.
Карурманның эчләрендә
Җиләкләр эре-эре.
Чиләкләр тулды дигәндә...
Килеп чыккан... зур Бүре!
Агылый, агачка менеп,
Үз дустын ташлап киткән.
Бүре Тагылый мескенне
Тоткан да ашап киткән.
Болытка болыт тагылган.
Агылган да агылган.
Ялгызы калган Агылый
Тагылыйны сагынган.
Гомере буе тынгылык
Бирмәгән бер үкенеч:
Бүре аның куркаклыгын
Көтеп йөргән икән ич!
Бүре аның кыюлыгын
Ашап киткән икән ич...

     Кем җүләр?

Ишәй белән Кушай берчак
Уйнарга уйлаганнар,
Төн буе икәү кәрт сугып,
«Дурак »лы уйнаганнар.
Кем акыллы? Кем җүләр?
Кемнең акылы артыр?
Маңгайларына чирткәннәр
Йөз дә алтмыш биш тапкыр.
Ишәй әйткән: «Син — дурак!»
Кушай әйткән: «Син — дурак!»
Бүлмәдәге бер тутый кош
Булган акыллы, тапкыр,
«Йкегез дә дурак!» диеп,
Кычкырган ике тапкыр.

     Кем карт?

Көне буе футбол уйнап
Урамда йөргән Мокыт.
Юри генә аксый-аксый,
Трамвайга кергән Мокыт.
Олы башын кече итеп,
Бер бабай урын биргән.
Мокыт, бик канәгать булып:
«Молодец, яшьтәш!» — дигән...

     Мокыт барган кунакка

Корсакка өя-өя
Тутырган гөбәдия,
Ярты тавык, ярты каз...
Мокыт әйткән: «Бу бик аз!»
Төягән ул мең борчак,
Сиксән ике бавырсак,
Кырык фасоль, йөз ногыт
Капкан да йоткан Мокыт.
«Ой, бигрәк тәмле дә соң!»
Ялаган тәлинкәсен.
Ашаган ул шул чаклы —
Кибән иткән корсакны!
Рәхмәт әйтәсе урынга
«Тагын бир!» дип кычкырган.
Төчкергәндә, пошкырганда,
Нәрсәседер ычкынган.
Нәммәсе дә Мокыт өчен
Кызарып утырганнар.
Күтәргеч кран чакыртып,
Чак кына котылганнар.
Утыртсаң — яткырып булмый,
Тора алмый — яткырсак,
Безнеке ул — вак корсак,
Мокытныкы — вот корсак!
Үз исеме онытылды,
Мокыт хәзер «Капкорсак!»

     Шукбайның Йабкуш белән очрашуы

Әйткәннәр: «Бардыр ич синең
Үз туганнарың...
Без дә белергә телибез,
Әйт булганнарын?»
«Берсен дә белмим,— ди Шукбай,—
Исем китми дә...
Их, туганың булса иде
Ерак чит илдә!
Бардыр, мөгаен, ул миңа
Килергә тиеш,
Мине эзләп табарга һәм
Күрергә тиеш!»
Башкалар да аның белән
Бергә көтәләр.
Чыннан да, килеп Шукбайга
Хәбәр итәләр:
«Сорый берәү: Шукбай туган
Сездә яшиме?
Теле — безнең нәкъ киресе,
Йабкуш — исеме».
Шукбай атлап кына бармый,
Бара гел чабып.
Малайлар каршы алалар
Аны кул чабып.
«Күрсәтегез, кайда Йабкуш —
Якын туганым?
Чакырсын, минем ул илдә
Юк бит булганым...»
Сөенечле минутларны
Тора ул көтеп.
«Менә ул!»
Берсе Шукбайны
Күрсәтә төртеп:
«Тагын бер Шукбай барлыгын
Күрдең ич инде,
Үзең белән очрашырга
Килдең ич инде!
Үзеңне һәм нәселеңне,
Бәлки, белерсең...
«Йабкуш» сүзен ипләп кенә
Укы киресен:
Шукбай!»

     Оныкка сөйләгән әкият

Борын-борын заманда,
Син әле тумаганда,
Әниең булмаганда,
Бабаң әбиеңне белмәгәндә,
Аны төштә дә күрмәгәндә,
Булмаган, ди, чаңгы да, чана да,
Бабаң шуган, ди, табада:
Теләгән әбиеңне табарга!
Әбиең тиз йөгергән, тоттырмаган,
Ул бит табага утырмаган.
И чапкан әбиең, и чапкан,
Ычкынмак булып кочактан.
Бабаң атланган бер атка,
Чапкан ике-өч көн, бер атна.
Беркөнне куып җиткән сөйгәнен,
Көткән «мин дә сөям!» дигәнен.
И чапканнар болар, и чапканнар,
Бәхетләрен бергә тапканнар.
Әтиеңне эзләп киткәннәр,
Әниеңне эзләп киткәннәр.
Тракторга утырып,
Самолетка утырып,
Сине эзләп киткәннәр һәм, табып,
Дөньяга сине бүләк иткәннәр.
Синеке — бу замана,
Утырма чанага.
Эзләп торма таба.
Ракетага утыр да
Оч киләчәккә таба.
«Эзләгәнне таптым» диярсең.
Оныгыңны сөярсең...
«Борын-борын заманда» дип,
Әкиятләр сөйләрсең...

     Куянны кем аткан?

Куян урманда яткан.
Кипкән бер яфрак тапкан.
Әз-мәз генә йомшарткан да
Авызына капкан, —
Тәмәке итеп тарткан.
Көн-төн тарткан, еш тарткан,
Болай да кыска гомерен
Тарткан саен кыскарткан.
Тарткан-тарткан, тарткан да
Урман буйлап кайтканда,
Сазлыкка кереп баткан,
Чыгалмый озак яткан.
Яткан-яткан, яткан да,
Саф һавага баккан да
Яшәүдән колак каккан.
Кем аткан икән куянны?
Әллә бер аучы аткан?
Юк, аучы түгел,
Тәмәке аткан.
Ун ел буе үпкәсеннән
Төтене чыгып яткан...

     Карга күмелгән аю

Киселгән агач төбеннән
Бер шешә тапкан Аю.
Адәмнән калган хәмерне
Кызыгып капкан Аю.
Салкын көз көне булса да,
Сизмәгән кар-суыкны.
Имәнгә бәйләнә икән:
«Яратасыңмы, юкмы?»
«Нишләп юлымда торасың?!»
Бүрене болгап аткан.
«Сине уважаю!» диеп,
Керпене кочып яткан.
Тиенне тотып ашыйм дип,
Нараттан егылып төшкән,
Тиеннәр көлгән тәгәрәп,
Ә Аю... башын тишкән.
Айнырга да өлгермәгән,
Кыш килеп җиткән, диләр.
Беркем уята алмаган,
Кар күмеп киткән, диләр...

     Тутый кош

Ул басып тора
Такта янында,
Ә колаклары
Парта ягында.
Нәрсә әйтсәң дә,
Ишетеп ала,
Ялгыш аңлый да
Көлкегә кала.
Тутый кош диеп,
Таралды даны,
Читтән дә килеп
Сорыйлар аны.
Моны ишетеп,
Бер абый килде:
«Шул тутый кошны
Бирегез!» — диде.
Ә без Маратны
Уратып алдык.
«Ул Марат бит!» дип,
Чак алып калдык.
Нишлик, һаман да
Төзәлми Марат.
Әйтүне көтә
Гел безгә карап.
Ахры, Мараттан
Бик нык туярбыз.
Чынлап та аны
Зоопаркка
Илтеп куярбыз...

     Жираф

Жирафны укырга биргәннәр.
Уйнап бик күп йөрдең,
Инде укып кеше бул дигәннәр.
Жираф килеп керә класска:
Озын буйлы, кыска муенлы.
Боргалана башлый, һич кенә дә
Оныта алмый икән уенны.
Иптәшеннән күчерергә уйлап,
Муенын сузып алга үрелә.
Их, муеның озын булса иде,
Озын булса, бар да күренә.
Алга таба үрелеп карый-карый,
Муены аның бик нык сузылган.
Нишләргә дә
Белми йөргән Жираф соңыннан.
Башкаларның муены да кыска,
Дәресне дә яхшы беләләр.
Ә Жирафтан
Озын муен, диеп көләләр.
Әй үкенгән Жираф, әй үкенгән,
Нишләргә соң хәзер, нишләргә?
Оялудан ул урманга качкан,
Күренмичә йөргән кешеләргә.
Дәрестә дә тыныч булыр иде,
Онытыр иде бөтен уенны,
Соң шул инде,
Кыскармас шул аның муены...

     Макай белән Акбай

Макай — чанада яткан.
Акбай — чананы тарткан.
Макай — мәктәптән качкан — Акбай — букчасын капкан.
Макай — төнен йоклаган.
Акбай — аны саклаган.
Макай — батмый чак калган.
Акбай — аны коткарган.
Акбай — чирли башлаган.
Макай — аны ташлаган.
Акбай — салкында туңа.
Макай — җылыда куна. Кочакладым Акбайны:
«Оныт! — дидем,— Макайны!»

Карбыз белән Фарваз

Фарваз карбыз ашаган.
Карбыз бик тә ошаган.
Берне, өчне ашаган,
Берчак арта башлаган.
Кайсы карбыз, кайсы Фарваз?
Ни әйтсәң дә ышанам.
Карбыз кемгә охшаган?
Ул Фарвазга охшаган.
Әйт, кемне кем ашаган?

     Тукта, ник качасың?

Әллә төштә, әллә өндә,
Әллә кичен, әллә төнлә —
Бара Сәгыйть урам буйлап,
Бик куркыныч уйлар уйлап:
«Килеп чыкса бер юлбасар
Йә хулиган — кая качар?»
Ишетә ул ят бер тавыш:
«Сәгыйть, кая китеп барыш?»
Аяклары тими җиргә,
Тотына ул йөгерергә.
Шүрләмәгән икән юкка:
Арттан тавыш: «Сәгыйть, тукта!»
Ә монысы — тимәс кебек,
Салмак тавыш — киңәш кебек:
«Бездән куркып калгансыңдыр,
Хәл җый туктап, аргансыңдыр».
Наман чаба, чаба Сәгыйть,
Хәлдән таеп ава Сәгыйть.
Куучылар ала урап,
Сәгыйть мескен ята елап:
«Ник кудыгыз? Ник тоттыгыз?
Сез кемнәр? Ник куркыттыгыз?»
—Сорау биргәч, ник дәшмәдең?
— Хәл җый дигәч, сөйләшмәдең.
— Туктамадың «Тукта!» дигәч.
— Егылдың — мин — Нокта килгәч.
— Безне артык дип уйлыйсың
Язган чакта ник куймыйсың
Сорау, Өндәү, Нокта, Өтер?
Яле дәфтәреңне китер!
Сәгыйть торып утырган, ди,
Сүз биреп чак котылган, ди: «Онытмамын һәр җөмләдә,
Көндезен дә һәм төнлә дә.
Яшәү рәхәт хата юкта.
Ялгышларга куям Нокта».

     Экрандагы Әкрам

Америка киноларын
Бик ярата Әкрам да.
Үзен бик күрәсе килә
Әнә шундый экранда.
Безнең мәктәп — «телевизор»,
Тамашачы булыгыз!
Килегез дә тәнәфестә
Читтән карап торыгыз.
Зур залга да сыялмыйча,
Килеп чыгар «экран»нан.
Алдында торсаң, һәммәсе
Куркып кача Әкрамнан.
Кем соң ул Әкрам дисезме?
Сезгә әллә кем түгел...
Америка фильмындагы
Ковбойлардан ким түгел.
Карагыз әнә: ул нишли?
Уртага ялгыз чыга,
Уйламый да, уйнамый да, —
Бишәүне сугып ега!
Әнә ничек басып тора:
«0 кей!» дип тор син аңа.
Кесәсеннән ут чыгара,
Авызында — сигара.
Күрдек инде, тия алмый
Үзеннән көчлеләргә,
Әкрам супербатыр икән
Үзеннән кечеләргә.
Сиздермичә, камерага
Төшереп алдым мин аны.
Күрсәтербез үзенә дә
Үзебезнең киноны!

     Ике хыял

Карагыз әле Ләйсәнгә:
Ул кем булырга тели?
Кулына таяк тоткан да
Дәү әни кебек йөри.
«Дәү әни булыр идем дә
Эшләми арыр идем,
«Пенсиямне бирегез!» дип,
Кассага барыр идем,
Кассага барыр идем дә
Күп акча алыр идем,
Кырык бер чупа-чупсны
Кесәгә салыр идем,
Калган акчама Ләйсәнгә
Торт сатып алыр идем,
Иртән торгач та, мәктәпкә
Бармыйча калыр идем,
Өчпочмак, бәлеш ашарга
Кунакка барыр идем...»
Алай шаярма ла, Ләйсән,
Таягыңны куй әле.
Инде үзең тыңлап кара
Дәү әниең хыялын:
«Их, балалар, могҗизалы
Дару табасы иде,
Балачакка кайтасы да
Торып чабасы иде!
Ләйсән яшенә кайтсаммы?
Ардым, дип ятмас идем,
«Әби буласы иде!» дип,
Хыялга батмас идем,
Ләйсән кебек кенә булсам,
Мин анда кайтмас идем».

     Шайтан котырта...

Шайтан котырта Камилне:
— Алдыңда ич кампитр.
Дәресеңне әзерләмә,
Көн буе өйдә утыр!
Шайтан котырта Шамилне:
— Алдыңда — телевизор.
Кулга китап алмасаң да,
Рәхәттә гомер узар.
Әйт син, Камил дә, Шамил дә:
— Шайтан, безне котыртма!
Көн буе өйдә яткырып,
Төп башына утыртма!

     Шомбай белән шоколад

Карыйлар тиргәп тә,
Мактап та...
«Юк, бармыйм,— ди,—
Мәктәпкә.
Барам,— ди,— шоколад
Бирсәгез,
Мин ансыз торалмыйм,
Белсәгез...»
Шомбайның күңелен
Күрәләр:
Таякка шоколад
Эләләр.
Бармыйлар тарткалап,
Суккалап,
Алдарак бара бит
Шоколад.
Шомбайдан ул качып
Котылган,
Дәрескә кергән дә
Утырган.
Укыган саен зур
Үскән ул,
Класстан класска
Күчкән ул.
Акылы бик алга
Киткән, ди,
Кәнфитләр патшасы
Икән, ди.
Ә Шомбай нишләгән?
Кем булган?
Шоколад патшага
Кол булган.

     Мактанчыклар

Шомбай әйткән: «Минем әти —
Иң көчлесе дөньяда!
Йөз кило күтәрә ала,
Тиң булырлык юк аңа!»
Шукбай әйткән: «Минем әти...
Ничек торасың чыдап?
Мең килоны «эһ!» тә итми
Күтәреп тора озак».
Шомбай әйткән: «Минем әти,
Тукта, сөйләмичә тор...
Иң озын кеше дөньяда:
Буе — нәкъ ике метр!»
Шукбай әйткән: «Минем әти...
Акылың-исең китәр,
Илле метрлы, карасаң —
Бүрегең төшеп китәр».
Шомбай әйткән: «Ис тә китми,
Бер дә бүрегем төшми.
Мин мактанмыйм, минем әти
Тренер булып эшли!»
Шукбай әйткән: «Әтиемнең
Эш урыны — урамда.
Мин дә мактанмыйм, әтием —
Төзелештә — кранда...»

     Кунакка йөрүче мәчеләр

Ерак-ерак җирдән,
Мыр-мырстан дигән илдән
Мияустанга
Мыр-мыр әфәнде
Кунакка килгән.
«Сәлам сезгә мыр-мырлар иленнән,
Тутый кошлар, былбыллар иленнән,
Сездән килгән кошлардан,
Бабагыз Арысланнан!»
Сөт, каймак белән сыйлагач,
Мияулар: «Мыр-мыр,— дигәннәр,—
Син безгә җырла
Үзегезчә бер җыр»,— дигәннәр.
Мыр-мыр ялындырып тормаган,
Менә шулай җырлаган:
«Сорадыгыз миннән сез бер көй,
Җырлыйм сезгә бик тә моңлы көй:
Мурмурки назек, мурмурки,
Мурмурки назек, мурмурки...»
Мыр-мырга мияулар да кушылган,
Кунакның күңеле хуш булган.
Мияустанда шундый ошаган,
Туйганчы җырлаган, ашаган.
Мыр-мыр чакырган кунакка
Үзе яшәгән якка.
Мияулар да чакыруны көткәннәр,
Кочаклашып җырлый-җырлый,
Мыр-мырстанга киткәннәр;
«Безнең дә бар мәчебез,
Сезнең дә бар мәчегез,
Безнең мәче сезгә килсә,
Зинһар, ишек ачыгыз!
Бездә дә бар шундый моңлы көй:
Мурмурки назек, мурмурки!»

     Плюс белән Минус

Плюс белән Минус берчак
Дәресне ташлаганнар,
Коридорга чыкканнар да
Талаша башлаганнар.
Минус әйткән: «Син — бик комсыз,
Хәйләгә бик остасың,
Миңа тиеш булганны да
Гел үзеңә кушасың».
Плюс әйткән: «Ә син миннән —
Кушканны да аласың,
Ала-ала, ала-ала
Өстен булып каласың».
Минус әйткән: «Җитте! — дигән.—
Плюс буласым килә,
Гел үземә куша-куша,
Тормыш корасым килә!»
Шулай дигән дә бар көчкә
Плюскә сылаган, ди,
Ике чаты сынган Плюс
Үкереп елаган, ди.
Дәрестә калган балалар
Кушканнар да алганнар.
Ә тегеләр икесе дә
Минус булып калганнар.

     Көмеш балык тоттым

Көмеш күлгә кармак салдым:
Эләкте көмеш балык.
«Мондый хәл күргән юк!» — диеп,
Шаккатты бөтен халык.
Чыннан да, гап-гади балык
Эләгү тиеш иде.
Эләкмәде... Кармак — алтын,
Таяк та — көмеш иде.
Балык та юк, күле дә юк —
Сөйләдем сезгә ялган.
Бу тик хыял... мондый күлнең
Исеме генә калган.

     Шомбай Сөмбелгә хат яза

Кайда туры килә — шунда
Язып куя гел-гел,
Өстәлдә дә, диварда да:
«Шомбай + Сөмбел»,
«Шомбай + Сөмбел».
Сөмбел дә язган кәгазьгә:
«Алгебраңны син бел.
Минем җавабым бик кыска:
«Шомбай минус Сөмбел»,
«Шомбай минус Сөмбел».

     Шомбай эшләп арган

Иртән торгач әнисе
Йомыш кушкан Шомбайга.
Шомбай әйткән: — Юк, булмый,
Мин бик ардым болай да...
— Әле генә уяндың,
Шомбай, син ничек ардың?
— Һай, бик ардым, бик ардым:
Иртүк кибеткә бардым,
Утын кистем дә ярдым,
Боз тишеп кармак салдым,
Зур чуртан тартып алдым...
Һай, бик ардым, бик ардым...
— Алдыйсың ич, боларны,
Мөгаен, төштә күрдең?
— Әйе шул, төштә күрдем.
Мин бит гел эштә йөрдем...

     Шомбай шәп шигырь язган!

Шомбай шәп шигырь язган!
Озак уйлап тормаган.
«Үзем уйлап чыгардым!» дип,
«Сабантуй»га юллаган.
«Шагыйрь булдым!» дип, борынын
Чөйгән ул югарыга:
«Минем кебек талантлылар
Дөньяда юк әлегә!
Менә күрерсез, бер капчык
Акча да килеп төшәр,
«Сникерс» белән тулыр,
Сай булмас минем кесәм.
«Бөек шагыйрь Шомбай» диеп,
Һәйкәлемә уярсыз.
«Монда Шомбай укыды!» дип,
Такта элеп куярсыз.
Калтырана-калтырана,
Имтиханга керерсез.
«Шомбай фәлән елда туган»
Диеп җавап бирерсез».
Бик шәп шигырь язган Шомбай.
Белмәсләр дип уйлаган.
Үз исемен генә язган,
Чын авторын куймаган.
Шукбай язган җавап хатны
Яшергән ераккарак:
«Шагыйрьдән күчереп язган,
Авторы моның — карак!»

     Аждаһа килгән циркка

Әкият илендә
Яшәгән идем мин.
Каф тавы артыннан
Күченеп килдем мин.
Анда юк тынычлык,
Тауларым — ишелде.
Күпме кан коелды,
Гомерләр киселде.
Сез куркып калмагыз —
Аждаһа дигәч тә...
Циркка алдылар,
Казанга килгәч тә.
Циркта дус булып
Яшиләр гел бергә:
Мәче дә, эте дә,
Куян да, бүре дә...
Кайчакта боега
Арыслан, филләрем:
Сагына алар да
Үз туган илләрен.
Сездә дә бар икән
Елмаймый торганнар:
Ятимнәр, тормышын
Бик авыр корганнар.
Мин дә үз ждремдә
Күп күрдем кыенны,
Оныткан идем бит
Шаяру-уенны.
Циркка килсәгез,
Кызыклар күрерсез,
Сез минем белән дә
Дус булып йөрерсез.
Гел бергә булыйк без
Шушы ел үткәнче.
Каф тавы артына
Мин кайтып киткәнче...

     Түбәтәй

Кызлар, малайлар бер читтә
Юкка көлешеп тора,
Башымдагы түбәтәем
Бигрәк килешеп тора.
Түбәтәй, түбәтәй,
Бигрәк килешеп тора.
Нәни генә кояш кебек
Башыңны нурлый бит ул,
Астында акыл да булса,
Түбәтәй җырлый бит ул.
Түбәтәй, түбәтәй,
Башыңны нурлый бит ул.
Бик тиз үсәм, минем башым
Күкләргә тиеп китә,
Сөенечтән түбәтәем
Шушылай биеп китә.
Түбәтәем, түбәтәем,
Шушылай биеп китә.
Түбәтәй кигән малайны
Кызлар күрми узармы?
Хәзер күзлим үземә тиң
Калфак кигән кызларны.
Түбәтәй, түбәтәй,
Кызлар күрми узармы?

     Кәбестә белән Кишер

Кышын күңелле инде ул —
Урамда җылы булса,
Кәбестәнеке шикелле
Җиде кат туның булса.
Бүген бигрәк тә суык шул:
Утыз ике градус.
Тәрәзәдән бик кызыгып
Карап тора ике дус:
Озын аяклы Кишер һәм
Олы башлы Кәбестә.
Малайлар ничек туңмыйлар,
Туннары да юк өстә.
Һич кенә дә тик тормыйлар:
Берсе күрсәтә фокус,
Ике малай уйный бокс,
Өченчесендә — кукиш!
Берсе куллана каратэ,
Берсе йөри кар атып,
Берсе карны өеп китә,
Икенчесе — таратып.
Кишер әйткән: «Өйдә ятып
Туйдым, чыгабыз!» — дигән.
Кәбестә: «Анда, салкында
Ничек чыдарбыз?» — дигән.
«Хәрәкәттә — бәрәкәт!» — дип,
Бабайлар белеп әйткән!»
Кишер олы башлы дустын
Урамга тәгәрәткән.
Кишер тышка чыгу белән
Йөгерергә тотынган.
Ә Кәбестә: «Туңам!» — диеп
Утырган да утырган.
«Җылы өйгә кертегез!» — дип,
Яткан да яткан икән,
Кузгата да алмаганнар,
Боз булып каткан икән.
Килгән Кишер: тәне алсу,
Битләре дә алланган.
Кәбестәне тәгәрәтеп
Өйгә кертә алмаган.
Кайткач тиргәгәннәр аны:
«Бераз уйларга иде,
Ник ташладың, дустың белән
Бергә уйнарга иде...»

     Сәгыйть бара мактанып...

Безнең-сезнең заманда
Булган, ди, велосипед.
Аңа менеп утырып,
Муенын борып-борып,
«Карагыз!» дип кычкырып,
Бара, ди, бала-Сәгыйть.
Сәгыйть килә мактанып:
«Әй, калмагыз тапталып!»
Кыйный велосипедны,
Тыңламый, ди, Сәгыйтьне.
Бара муенын сузып,
«КамАЗ»ны китә узып.
Җигүле ат та кала,
«Жигули» артта кала.
Күрми алда ни барын, —
Ычкындыра кулларын.
Бара торгач мактанып,
Килеп төшкән капланып.
Эзлиләр, ди,сәпидне,
Тапмыйлар, ди, Сәгыйтьне.
Сәпид сул якта ята,
Сәгыйть уң якта ята.
Һаман мактанып ята,
Үзе чак-чак кыймылдый:
«Беркемдә юк минекедәй
Кәкерәйгән муен!» — ди.

     Актүбә уенчыгы

Актүбә балалары АКШ президенты Билл
Клинтонга уенчык ясап җибәргәннәр.

Билл әфәнде, без әйтәбез
Кушып уенын-чынын.
Самолетта җибәрәбез
Актүбә уенчыгын.
Бу — безнең татар бабае
(Сугыш күргән берничә),
Яраткан карчыгы белән
Чөкердәшеп чәй эчә.
Ишетәбез, Сезнең хакта
Сөйлиләр әллә ниләр:
Ерак илгә, бомба төяп,
Очкыч җибәрә, диләр.
Яшәсен иде балалар
Уенчык кына ясап.
Сез бомбалар очырганда,
Куркып куябыз кайчак.
Бабай белән әбиебез
Чикне тыныч үтәрме?
Актүбәбездән Ак йортка
Исән барып җитәрме?
Түбәләр ак, аяз булса,
Башлар күккә тияләр,
Очрашсыннар Ак йорт белән
Актүбә, Күк түбәләр.
Безнең кебек уйлаучылар
Миллионлап бардыр әле:
Бергә уйнасын дөньяның
Айгөле, Барбилары.
Очмасын шомлы очкычлар
Баш өстендә — түбәдә.
Барби курчагын да алып,
Килегез Актүбәгә.
Уенчык ясау серләрен
Ачарбыз яшермичә,
Шушы әби, бабай белән
Тәмләп чәй эчә-эчә...

     Моңнар тулды йөрәгемә

Бер кыз бик тә ошый миңа,
Әйтергә дә оялам.
Төшемдә дә, өнемдә дә
Гармун уйнап моңланам.
Җырлар тулды йөрәгемә,
Мин инде бала түгел,
Гармунга ачсам серемне,
Сафланып кала күңел.
Үзем уйныйм, үзем җырлыйм:
«Яна минем йөрәгем...»
Моңа кадәр йөрәгемнең
Ни икәнен белмәдем.
«Яна минем йөрәгем» дип,
Гармун уйныйм өздереп,
Уйна, гармун, моңлан, йөрәк,
Үзенә дә сиздереп.

     Табылдык

— Ишеттегезме, мәктәпкә
Нәрсә алып кайтканнар?
— Фәнис, Данис тау буеннан
Мамонт тешен тапканнар!
— Нигә соң ул бик бәләкәй?
— Авызыңны ябып тор!
— Аның бит баласы да була,
Бәлки, нәни мамонттыр.
— Ничек соң ул черемичә
Шулай озак сакланган?
— Бозлы җир астында яткан
Бик борынгы чаклардан.
— Безне миллион еллар көткән
Кыйммәтле табышны без,
Бер тиен акча алмыйча,
Мәктәпкә багышлыйбыз!
— Күрсәтегез урамдагы
Нәрбер кызга, малайга!
— Табылдыкны күрергә дип,
Килгән Мәмәт бабай да!
— Бик зур рәхмәт, аны эзләп,
Кайда гына йөрмәдем...
Ясалма тешләрем өчен
Бик күп акча түләдем.
«Кыйммәтле табылдык» дигәч,
Тиз генә монда чаптым.
Сез мамонт тешен тапкансыз,
Мин Мәмәт тешен таптым!

     Күзләрең нигә моңлы?

Менәбез дә атланабыз,
Көләбез, шатланабыз,
«Дөядә йөрдем әле!» дип,
Дусларга мактанабыз.
Ә син үзең, дөя, нигә
Бер кызык та тапмыйсың?
Бигүк теләмичә генә
Кар өстеннән атлыйсың.
Башың югары булса да,
Күрдем: күзләрең — моңлы.
Сагындыңмы әллә туган
Ягыңны — эссе комны?
Хәлләреңне аңлыйм да соң...
Ничекләр ярдәм итим,
Күз яшеңне киптерергә
Чүлләргә алып китим?..

     Мине кем аңлар?

Нинди күңелле
Яшәгән идек.
Бергә җырладык,
Уйнадык-көлдек.
Онытты бергә
Җырлаган көйне,
Кайтмый әтием
Сагынып өйне.
Ике канатым
Ник каерылды?
Әти һәм әни
Ник аерылды?
Бер-берсен сөеп
Ник карамыйлар?
Бер-берсен алар
Ник аңламыйлар?
Йөрим мин ике
Өй арасында,
Ике йөрәкнең
Бер ярасында.
Йоклый алмыйча
Сызыла таңнар.
Нишләргә инде,
Мине кем аңлар?
Йөрим мин ике
Өй арасында,
Өзелеп калган
Көй арасында...

     Унбер малай... бер бал корты

Тәрәзәне ачкан идек
Классны җилләтергә,
Бал корты да килеп кергән
Саф һава белән бергә.
«Уйныйбыз-быз!» дигән кебек,
Башта ул «быз»лап йөрде,
Әллә инде бал җыям дип,
Бер чәчәк эзләп йөрде.
Гөлчәчәкнең бантигына
Килде-кунды бал корты.
Ә ул: «Чага! Чага!» — диеп
Акырырга тотынды.
Барчасы да өерелеп
Ары да бире чапты.
«Тотыгыз!», «Тизрәк тотыгыз!
Гөлчәчәкне корт чакты!»
Әйттем: «Тотыйк та озатыйк
Болынына — иркенгә!»
Ишетергә теләмәде
Унбер малай — беркем дә.
«Юк! Юк!»
«Тотыйк та юк итик!»
«Ике канатын кисик!»
Унбер малайга берүзең
Каршы торасың ничек?
Нишләттегез нәни җанны,
Унбер яшь бала-чага?!
Кайвакытта корт чакмый шул,
Бал кортын бала чага.
Их, нәнием, ялгыштың шул
Безне чәчәк, бал диеп,
Үзең кебек уйнаучылар,
Уйлаучылар бар диеп...

     Елады...

Еламый Айнур беркайчан:
Бәрелсә, сугылса да,
Кыйналса да, йөгергәндә
Абынып егылса да.
Дәрестә шаян булуын,
Ахры, истә тоттылар:
Дусты Булаттан аерып,
Кыз белән утырттылар.
Бар сыйныф алдында Айнур
Елады яшь тамызып.
Айнур елый, барсы көлә,
Табалардыр ни кызык?
Мин эчтән генә еладым,
Көләлмәдем кушылып.
Янда Камилә булмагач,
Нидер калды буш булып...

     Соңга калган...

Һәрбер бала килеп
Үз урынын алган.
Бары Мидхәт кенә
Никтер соңга калган.
Укытучы сорый:
«Синме соң бу, Мидхәт?
Җәяү килдең мәллә?
Соңга калдың нишләп?»
Әйтте Мидхәт: «Сез ... нәрсә?!
Җәяү йөримме соң?!
Әти машинасы
Килде бүген бик соң...»

     Хатасыз ничек язарга?

Дәрестә — диктант. Хатасыз
Язарга ничек кенә?
Артта утырган Фәритнең
Тавышы ишетелә:
«Алло! Алло! Әни! Синме?
Үзең белмәсәң, эзлә!
Әйт тиз генә:
«И»ме, «Е»ме
«Телефон» дигән сүздә?

     Кемнәр нигә шатланган?

Рәсим нигә шатланган?
Ул ишәккә атланган.
Нәсим нигә шатланган?
Ул понига атланган.
Вәсим нигә шатланган?
Ул дөягә атланган.
Ясир нигә шатланган?
Ул чаптарга атланган.
Касыйм да менеп атланган...
Кара син аны, кара:
Әтисенең җилкәсендә
Үкереп елап бара.

     Рәсемнәр күргәзмәсендә

Күргәзмәдә иң күп мактау
Эләккәндер Рәсимгә.
Дусты Нәсим башсыз килеш
Чыккан фоторәсемдә.
Барсы да хуплый Рәсимне:
«Төшергәнсең бик дөрес,
Нәсим математикадан
«Икеле» алган көн ич!»

     Ни булган Вахитка?

Булмый ич танып та,
Ни булган Вахитка?
Шулкадәр үзгәрде
Ул соңгы вакытта.
Киләләр өенә:
«Уйнарга, Вахит, чык!»
«Йөрмәгез буталып,
Эшем күп! Вакыт юк!»
Башына кияргә
Алдырган эшләпә.
Өй эшен күршесе
Хәмиттән эшләтә.
Коллектив бәдрәфкә
Вакланып йөрми дә.
Башкалар көлгәндә,
Елмаймый-көлми дә.
Классның ишеген
Яба ул шап итеп,
«Волга»ның ишеген
Япкандай шәп итеп.
«Сез нәрсә? Макарон
Мин ашап тораммы?
Бирегез әфлисун!
Табыгыз икраны!»
Бер чегән хатыны
Юраган, имештер:
«Үскәч тә син, энем,
Буласың министр!»
Хыялда бул, әйдә,
Кылан һәм килештер,
Чынында, булырсың
Микән син министр?..

 
Категория: Шигырьләр | Просмотров: 35 | Добавил: ilbyak-school | Рейтинг: 5.0/2 |
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Наверх
Календарь
«  Июль 2025  »
Пн Вт Ср Чт Пт Сб Вс
 123456
78910111213
14151617181920
21222324252627
28293031
Форма входа
Поиск
Ссылки
Copyright © 2006—2025 МСОШ с. Ильбяково.
При полном или частичном использовании материалов сайта ссылка на ilbyak-school.ucoz.ru обязательна.
Сайт управляется системой uCoz