Юк, әкият сөйләмим, Алдарга да теләмим. Борын заманда түгел, Мин яшәгән заманда Ерак-ерак яклардан Мине эзләп, Казанга, Беләсезме, кем килде? Сөйләсәм, шаккатарсыз. Ат дисәң, бик кечкенә, Кәҗә дисәң, сакалсыз. Сез әйтерсез: «Бу ни бу?» Мин әйтермен: «Пони бу». Ә нигә миңа килгән? Аны мин генә беләм. Мактанмыймын. Дуслык бар Зоология белән. Ярый, килде дә Пони Әйтте: «Исәнме, Гани?» Бәй, мине белә, таный! Күзләрен мөлдерәтеп, Мескенкәй миңа карый. Сыйпыймын ялларыннан: «Ни кирәк сиңа, җаный?» «Мин килдем сиңа, Гани дус, Ерак Шотландиядән. Сәлам сиңа юлда күргән Кош-кортлардан, дөядән. Безнең телләрне аңлаучы Малай бар дип ишеттем. Сахра, диңгез, таулар кичеп, Казанга килеп җиттем». — Дөрес, Пони, чит телләрне Әлегә начар беләм. Әмма яхшы аңлашамын Хайваннар, кошлар белән. Нинди ярдәм кирәк, Пони, Яшьләрең тама нигә? — Бәхетемне эзләп, Гани, Мин килдем сезнең илгә. Шахтада күмер ташыдым, Күрдем анда нужалар! Кыйнадылар, имгәттеләр, Усал иде хуҗалар. Картайгач, эштән чыгаргач, Типкәләп озаттылар. Ә баламны, колынымны Чит илләргә саттылар. Кайларда тилмерә икән Бәгырем, Җирәнкәем? Ялларын җилдә таратып, Көтәдер үз әнкәен... — Мин аны эзләп табармын, Пони дускай, кайгырма. Син калып тор энекәштә, Мин хәзер чыгам юлга!
Әй, барам, малай, барам мин, Уйда — нәни ат кына. Ә кулымда тик бер әйбер: Фотоаппарат кына. Урманнар, таулар үттем, Энә буе җир киттем. (Юк, әкият сөйләмим, Алдарга да теләмим.) Шул арада Европадан Азиягә дә жңттем. Ни генә юк: лимон, шикәр, Чәй, мандарин, әфлисун... Карыйлар миңа: «Гани дус, Авыз итми китмә син». Алдымдагы әфлисунга Үрелгән генә идем, Өзеп алып, иренемә Тидергән генә идем,— Ой! Камышлар арасыннан Туп-туры миңа табан, Боргалана-боргалана, Туктамый, килә һаман... Ул, беләм, буар елан, Бетте баш диеп торам, Котым ботыма ж,итсә дә, Фотоаппарат корам. Кинәт бер апа килде дә Еланны тотып алды. Ун метрлы аждаһаның, Валлаһи, котын алды. Орышты апа еланны: — Йә, кемгә ташландың син? Әллә дусларны дошманнан Аермый башладың син? Көч керде хәзер абзаңа, Кизәнәм, гайрәт чәчәм, Яп-якын килеп еланга Батыраеп эндәшәм: — Бәхетең, кеше килеп чыкты, Кирәгең бирә идем. Мин бу килбәтсез гәүдәңне Миллионга бүлә идем, Кәтлит ясап, юлбарыска Ашарга бирә идем. Бик ашыгам. Вакытым юк. Тыңла, әй! Сорау бирәм: Бу яклардан узмадымы Пони малае Җирән? «Мин күрдем! Т-с-с-с! — диде Елан,— Кил, колагыңа әйтәм...» Мин саңгырау түгел, мәйтәм, Моннан да шәп ишетәм. — Җирәнне Филгә утыртып, Алып киттеләр күптән. Син аны Филдән сора, Ул фәлән җирдә тора, Бер сүз дә әйтмим бүтән. Киттем мин Филне эзләп, Үттем саванналарны. Җирәнкәйне, чибәркәйне Белмим, таба аламмы? Бөркетләр, ерткыч ж,анварлар Тезелгән як-ягыма. Берзаман яңгыр тотынды... Чиләкләп коя гына! Уйламаганмын, ичмасам, Их, зонтик алган булсам. Яки бөтенләй чыкмасам, Өемдә калган булсам?.. Тукта, кем килә? Мең төрле төсләр Җем-җем-җем килә. Нәкъ менә охшаган инде Салават күперенә. Салават күпере дисәң, Ул бик якын күренә. Килде дә миңа эндәште Ягымлы тавыш белән: — Салават күпере түгел, Мин, Гани, Тавис булам. Җирәнкәйне эзләвеңне Кошлар хәбәр иттеләр. Мин дә күрдем: аны шушы Якка алып киттеләр. Ярый зонтик алмагансың, Мин үзем зонтик булам. (Каурыйларын кабартты бу, Хәйраннар калып торам.) Киттем мин зонтик астында Бик эре атлап кына. Озата бара Тавис кошы, Яңгырдан саклап кына. Шулай бардык-бардык та Тукталдык без сазлыкта. Каршы алды безне анда Дәү бер «Сорау билгесе»: — Син кем? Каян? Кемгә? Нигә? Кайсы илнең кешесе? — Таныштырды мине Тавис «Сорау билгесе» белән. — Сорау билгесе түгел ич, Бу, Гани, соры Челән. Ачуланса, муенын ул Өндәү дә итә ала. Мин калам, Гани, сазлыктан Ул гына үтә ала. Менәм дә мин озын-кара Канатларга тотынам. «Ямайка» дигән көйләргә Җырлый-җырлый утырам. Җавап биреп өлгермәдем Кошның сорауларына, «Ә» дигәнче чыгып җиттем Сазның теге ягына. — Алда — урман,— диде Челән,— Африка урманнары, Джунглиның син дә, мин дә Үтәлми торганнары. Балта да юк, пычак та юк, Әмма миндә кул бар ич. Әллә каян шул чагында Килде-чыкты Юлбарыс! Азау тешләрен күрсәтеп, Үкерә генә инде, Тырнаклары белән өскә Сикерә генә инде! Әллә нәрсә генә шулчак, Күтәргеч кран кебек, Эләктерде дә якамнан, Агачка куйды элеп. Озын муенлы дустымны Күрми дә торам икән. Мине коткарып калучы... Әнә кем... Жираф икән. Бу ни гаҗәп? Һәммәсе дә Гел уңай килеп тора. Кулларын сузып, ботакта Бер маймыл көлеп тора: — Таныш булыйк, мин — Горилла — Борынгы бабаң булам. Сыйлармын сине, туганым, Иң тәмле банан белән. — Бабамның исеме — Ярулла, Бәхәсләшмим. Вакыт тар. Менә нәрсә, син, Горилла, Мине Филгә алып бар. — Бер секунд,— диде Горилла,— Булырсың Фил янында. Бер йөреп кал рәхәтләнеп Бабаңнар урманында. Җитәкләде дә кулымнан Китте бу мине алып. Абагалар, лианалар Калдылар дулкынланып. Урманны узгач, Күрдем мин Филне. Аның аягы Богаулы иде. — Ярты дөньяны Әйләнеп чыктым, Җирәнкәй кайда, Әйтче, Фил дустым? — Эзләп килгәнсең Бик ерак җиргә. Әйе, циркта Эшләдек бергә. Хуҗабыз аны Бигрәк кимсетте. Чыбыркы белән Кыйнап биетте. Җирәнкәй, мескен, Гел елый иде: «Әнкәем кайда?» — Дип сорый иде. Цирк хуҗасы Йоклаган чакта, Ул качты карап Көнчыгыш якка. Каян китәргә Өйрәтеп калдым: «Аю дуска бар!» — Дип әйтеп калдым. Их, бу чылбырлар Булмаса әгәр, Озатыр идем Аюга кадәр...»
Җирәнкәйне эзли-эзли, Кайда гына булмадым... Эссе чүлдә тирләмәдем, Котыпта да туңмадым. Узып киттем Крокодилның Күзенә карап кына. Ә кулымда тик бер корал — Фотоаппарат кына. Үзләре куркып торалар, Миңа бер дә тимиләр. Арысланнар минем алда Койрык болгап йөриләр. Аю бал белән сыйлады, Озатып куйды Пошига... ...Хәзер, дуслар, хыяллардан Чынга күчәм шушында. Юри әйтәм, кайтмадым мин Пошиның мөгезендә. Кайда йөрүемне онытып Җибәргәнмен үзем дә... Бер сызгырдым — килде Пони Нәни арбасы белән, Нәни арбага төялгән, Бала-чагасы белән. Җирәнкәйне кайдан таптым? Беләсегез киләме? Минем кебек бар дөньяны Күрәсегез киләме? Ракетада очмадым, Пароходта бармадым, Поездга утырмадым — Җәяү йөрдем, армадым. «Бер сәгатьтә урадым, — Дисәм әгәр,— Җир шарын»,— «Һи, алдаша!» — диярсез, Ышанмассыз, дусларым! Юк, әкият сөйләмим, Алдарга да теләмим. Сорарсыз: «Ничек, Барслар, Крокодиллар, Юлбарыслар Сиңа тимәделәр?» — дип. Әйтәм! Соң, алар барсы да Читлектә иделәр бит. Бер сәгатьтә бар дөньяның Хайванын-кошын күрдем, Океан, тавын, диңгезен, Җәен һәм кышын күрдем. Кайда күрдем? Соң... Казанда... Зоопаркта йөрдем.
Әкият тә сөйләмим, Алдарга да теләмим.
|