Посетители
Онлайн всего: 41
Гостей: 41
Пользователей: 0
Главная » 2024 » Ноябрь » 6 » татарча анекдотлар
татарча анекдотлар
15:23:58
* * *
Абрам Изя янына керсә, тегесе стенадан обойларны кубарып маташа. – Нәрсә, Изя, обойларыгызны алыштырасыңмыни? – Юк, яңа фатирга күчәм. * * *
Хуҗа – кунакка: – Син, Аллага шөкер, китәсеңме, әллә, Алла сакласын, тагын беразга каласыңмы? * * *
Теш врачлары да ялгыша. Ләкин бер кешене дәвалаганда мондый ялгышулар 32 дән артмый. * * *
– Әни, мине мәктәптә кандала дип үчеклиләр. – Улым, аяк астында чуалма әле, ялгыш өстеңә басып сытылуың бар. * * *
Бу тапшыруның спонсоры – Чернобыль кошчылык фабрикасы. Русиянең иң яхшы гербларын алар үстерә. * * *
– Әти, бүген кичкә машинаңны биреп тор әле. – Нәрсәгә ул сиңа? – Бер кыз белән очрашабыз. – Ал, ләкин аның бензины беткән. – Ә безгә бензинның кирәге юк. * * *
– Әни, мин табуретканы ваттым! – Исең китмәсен, балам. Берәр җиреңне авырттырмадыңмы? – Юк! – Ә ничек ватылды соң ул? – Мин аңа синең видеокамераң белән суккалаган идем. * * *
– Вәли, фу-у, нинди сасы ис чыккан синең монда? – Лилиядәндер – Нәрсә, шиңгән-мени? – Юк, киемен алыштыра. * * *
Тәнкыйтьче – режиссерга: – Кичә сезнең премьерагызны карагач төне бу керфек какмадым... – Спектакль шулкадәр тәэсир итте- мени? – Юк. Театрда йокыны туйдырып кайтканмын. * * *
Бер ир кибеткә кергәч үзе матур, үзе җиңел, үзе өрсәң очып китәрдәй әйбер күрә. – Бу матур, җиңел, өрсәң очып китәр кебек әйбер нәрсә? – дип сорый ул сатучыдан. – Бу бит йогырт! – Ә-ә-ә... Йогырт дисез инде алайса... Ярар, миңа ике шешә портвейн бирегез! * * *
Начальнигы – кул астында эшләүчегә: – Карале, сиңа нәрсә булды? Карап торышка тыяна гына ир кеше идең кебек, көтмәгәндә-уйламаганда колагыңа алка тагып йөри башладың. – Теләсәң-теләмәсәң дә тагарга туры килә. – Нишләп? – Бер көнне хатын безнең караваттан алка тапты. * * *
Исерек мужик алпан-тилпән өенә кайтып кергәч, өстәлдә торган тортны мыскалын да калдырмыйча ашап бетерә дә йокларга ята. Иртә белән аны улы уята: – Әти, син минем барабанны күрмәдеңме? * * *
Кибеткә кечкенә малай йөгереп керә: – Мине чиратсыз гына җибәрә алмассызмы? Анда әти көтеп тора иде. – Ярар, нәрсә кирәк иде? – Бәдрәф кәгазе. * * *
Чикерткә – филгә: – Фил, син бигрәк зур һәм котсыз инде, әйеме? Ә менә мин кечкенә булсам да бик матур. Фил, бер адым алга атлап: – Идең... * * *
– Синең хатының пешерә беләме? – Белүен белә, тик аның пешергәнен мин ашый белмим. * * *
– Карале, синең нибары 3 сыерың бар, ә үзең көн саен иртән 3 әр центнер сөт тапшырасың. – Моның сере бик гади. – Ягъни? – Мин иртә белән сыерлар янына кергәч бер генә җөмлә әйтәм: “Нишлибез: сөт тапшырабызмы, әллә итме?” – дим. * * *
– Кая чабасың? – Күргәзмәгә! – Кеше көлдермә инде... Күрсәтерлек нәрсәң булса икән... * * *
– Нәрсә, күрше, беренче тапкыр күргән кебек безнең керләргә карап торасың. Әллә үзеңнең урамга кер элгәнең юкмы? – Бар, ләкин мин аларны эләр алдыннан юам. * * *
– Күптән түгел диетага утырган идем. – Шуннан нәрсә булды? – Нәрсә булсын, мин утыру белән ул чыелдап сытылып чыкты! * * *
Институтта дәрес бара. Профессор такта янына кемне чакырырга дип уйланып утыргач, әйтеп куя: – Ху-у-ш.. Без, мөгаен, Танядан башларбыз. Залдан тавыш: – Бик дөрес, профессор, монда утыручыларның барысы да Танядан башлаган кешеләр! * * *
Бер ирне кеше ашаучы куып килә. Теге ир, сулышы кабып, кычкыра: – Чапма минем арттан! Минем хатыным һәм балаларымны туйдырасым бар. Кеше ашаучы: – Ә минекеләр ачтан үлсенме?! * * *
Концертта бер тамашачы – икенчесенә: – Әле кичә генә мин “Киләчәк кунаклары” төркеме концертын карадым. – Ничегрәк соң? – Ничегрәк дип... Безнең киләчәк фәлән нәрсәм төсле икән дигән нәтиҗәгә килдем! * * *
– Сара, синең авырлыгың күпме? – Күзлек белән йөз егерме килограмм. – Ә нишләп күзлек белән? – Күзлексез мин үлчәүдәге саннарны күрмим. * * *
– Синең хатының пешерә беләме? – Белүен белә, тик аның пешергәнен мин ашый белмим. * * *
Хатын-кыз сумкасына керү – җинаять, ирләр кесәсен актару – гаилә тормышы. * * *
Башыгызда кавыкмы? Йөзегезне җыерчыклар басканмы? Күкрәкләрегез кечкенәме? – Үлеш икән алайса... * * *
Чын ата мәчегә декабрьдә дә март. * * *
Тычканны грузинча тоту ысулы. Башта бер-берсенә параллель итеп ике кирпечне бастырып куясың. Алар өстенә өченче кирпечне урнаштырасың, ә басып торган ике кирпеч арасына сыр кисәге ташлыйсың. Тычкан, оясыннан чыгып, теге сырны күрә дә гаҗәпләнеп кулларын җәеп җибәрә: – Вах, нинди сыр! * * *
Бер ир базардан чәчәкләр сайлый. Вакчыл кеше булгангадырмы, һәр чәчәкне капшап, иснәп чыга: хуш ислеме, шиңә башламаганмы, янәсе. Аның бу кыланышын күргән чәчәк сатучы бер хатын бөтен базарга ишетелерлек итеп сөрән сала: – Абзый, кил, минекен иснәп кара! Бер атна буена шиңмәячәк! * * *
– Нәрсә инде тагын? – Әгәр син хатын-кыз булсаң “Плейбой” журналында шәрә килеш төшәр идеңме? –Күпме түлиләр бит... –Менә, менә... Сез, хатын-кызлар, бөтенегез дә шундый сатлык... * * *
Әнисе: – Безнең бала урамда ни белән мәшгуль икән? Әтисе: – Әгәр дә боз ул уйлаганча калын булса, тимераякта шуадыр, әгәр дә инде мин уйлаганча юка булса, йөзү белән шөгыльләнәдер. * * *
Әнисе: – Улым, инде сәгать ун тулды, ә син һаман йокламыйсың. Әтиең эштән кайтып керсә нәрсә дияр? Улы: – “Хатын, ашарга нәрсә бар?” – диячәк. * * *
Укытучы: – Гали, син бүген юынмагансың икән бит. Авыз кырыйларыңа карап, мин бүген иртән ни ашаганыңны да әйтә алам. – Әйт, абый! – Күкәй ашагансың! – Ялгыштың. Күкәйне мин кичә ашадым. * * *
Сүз тыңламаганы өчен әнисе Вәлинең күтен чәбәкли. Озак та үтми, әтисе кайтып керә: – Ни булды, балакаем? – Берни дә булмады. Синең “әүлия кебек” хатының белән гәпләшеп алдык. * * *
– Армия турында син нинди фикердә? – дип сорыйлар бер солдаттан. – Минем уйлавымча, анда иртәнге һәм кичке ашлар арасында өйрәнү һәм күнегүләр бик күп. * * *
– Вәлиев, нишләп син дәрескә соңга калдың? – Дәресләр мин килгәнче башланганга. * * *
Әкәми янына танышы керә дә шаккатудан бот чабып әйтә: – Кордаш, күрәм, синең өең тулы консервы, ә үзең ачлыктан шешенеп беткәнсең. Хикмәт нәрсәдә? Әкәми җавап бирә: – Укырга дип газета ачсам – анда Ельцин. Телевизор ачсаң – анда тагын Ельцин. Радио ачсаң – анда да Ельцин!.. Шуңа күрә боларыннан да Ельцин килеп чыгар дип куркам... * * *
Илебез пионерлары быел дәүләтебезгә 50 мең тоннадан артык тимер ватыклары җыеп тапшырдылар. Хәзер ул ватыклар арасыннан танкистлар, тракторчылар һәм машинистларны аралап алу эшләре бара. * * *
Балалар туганда шундый кечкенә, нарасый, гөнаһсыз булып туалар. Алар йөри, сөйләшә белми. Ләкин, шайтан алгыры, аларны еларга һәм кычкырырга кем өйрәткән?! * * *
–Нишләп синең кулларың пычракка баткан, ә ике бармагың чип-чиста? –Мин сызгырырга өйрәндем. * * *
–Доктор, минем йөрәгем тәртиптәме? –Тәртиптә, тәртиптә. Ул сезгә соңгы көннәрегезгә кадәр хезмәт итәчәк. * * *
–Доктор, миңа сыра эчәргә ярыймы? –Сез нәрсә, нинди сыра? –Ә киләчәктә? –Сез нәрсә, нинди киләчәктә?! * * *
–Туташ, сезнең муеныгыз нәкъ аккошныкы инде менә! –Шундый ук нәфисме? –Юк, шундый ук озын һәм кәкре. * * *
Ул шундый куркыныч, шундый куркыныч иде ки, паспортын кимергәндә хәтта күселәр дә аның фотосына тияргә курыкканнар. * * *
Автобуста салмыш мужик билет алыр өчен акча эзли. Кесәләрендә бик озак актарынгач, ниһаять, бер сумлык тимер акча таба, ләкин аны идәнгә төшереп җибәрә. Акчаны эләктереп калырга дип капыл гына аска иелгәч... ямьсез аваз чыгара. Мужик, һава бозуына уңайсызланып, бөтен автобуска ишетелерлек итеп: – Авызыңа төкерим, нервылар бер тиенгә ярамый. * * *
Бик каты махмырдан соң ике ир чәй эчеп утыра. Берсе: – Безнең тормыш менә шушы чәйле кружка кебек инде. – Ник алай дисең? – Анысын мин каян белим! Мин бит сиңа философ түгел. * * *
Бүредән сорыйлар: – Син Куянга кешечә карый алыр идеңме? – Юк. – Нишләп? – Чөнки мин аны үтереп яратам! * * *
Яңа татар үзенең малаен абруйлы мәктәпнең 1 нче сыйныфына урнаштырырга дип алып килә. Директор: – Йә, энекәш, синең исемең ничек? Малай дәшми. – Сиңа ничә яшь? Дәшми. – Үскәч кем булырга телисең? Дәшми. – Гафу итегез, – ди директор яңа татарга, – сезнең улыгыз сөйләшә дә белми, шуңа күрә кабул итә алмыйбыз. – Ул юри шулай кылана, – ди яңа татар, аңгыра малаеның баш түбәсенә шапылдатып. – Бер атнадан тагын кереп чыгарбыз әле. Бер атнадан директор малай белән тагын әңгәмә корып җибәрә: – Синең исемең ничек? – Вәли! – Сиңа ничә яшь! – Сигез! – Үскәч кем булырга телисең? – Космонавт! – Ә нишләп космонавт? – Вәли! – Нәрсә?! – Сигез! * * *
Яшь ир –хатынына, шелтә белән: – Бу нәрсә инде, кадерлем? Син пешермисең дә, юмыйсың да, җыештырмыйсың да... Яшь хатын, исе-акылы китеп: – Пешерә, юа, җыештыра белмәгәч нигә дип өйләндең? * * *
Хатыны, ире, улы зоопаркта йөриләр. Әтисе: – Менә бу, улым, үләксә козгыны. Ул үләксә белән генә туклана, – дип малаена мәгълүмат бирә дә хатынына эндәшә: – Сөеклем, син читлеккә бик якын баскансың икән, кырыйгарак кит, козгын күреп алмасын. * * *
– Әби, ә нишләп синең колакларың шундый зур? – Нәрсә дидең, бәбкәчем? – Колакларың нигә зур дим. – Нәрсә-нәрсә? * * *
Ике мужик сөйләшеп утыра: – Мәктәптә укый башлагач малайга акыл керде бит тәки. Анасы белән сөенеп бетә алмыйбыз! Эчми, тартмый, өйгә хатыннар ташымый – күз генә тимәсен инде! * * *
Вәли бер әбинең кулыннан төшеп киткән таягын алып бирә. – Рәхмәт, улым, бик миһербанлы бала икәнсең. – Ул шулай тоела гына, ә чынлыкта мин бик әшәке малай. – Нишләп алай дисең? – Чөнки мин аты-юлы белән сүгенәм. – Ничек? – Ә менә болай... * * *
– Әби, нишләп сыерыңны юл буена бәйләдең? Монда бит үлән дә юк, выж да выж машиналар да узып тора. Ачка үлә бит сыерың! – Юк, улым, алай димә әле син. Әнә, минем күрше гаишник булып эшли. Асфальтта басып торып, бер ел эчендә бога кебек булды. Хәзер битенә чиртсәң кан чыга. * * *
Доктор – бер иргә: – Тынычланыгыз, анализлардан, тикшерүләрдән һәм рентген сурәтләреннән күренгәнчә, сезнең хатыныгыз сау-сәламәт! – Доктор, тагын да ышанычлырак булсын өчен бәлки аны ярып караргадыр? * * *
Ир белән хатын кунакка җыена. Ире: – Сөеклем, кайсы күлмәгемне киим икән: каралган якалысынмы, төймәләре өзелгәненме, әллә изүендә кофе табы күренеп торганынмы? * * *
Ике дус сөйләшә: – Хатынның күңеле булсын дип ми сулга йөрүемне, акчага карта уйнавымны туктаттым, эчүне һәм тартуны ташладым. – Синең хатыныңнан да бәхетле кеше юк инде алайса? – Ничек кенә бәхетле! Хәзер ул нәрсәдер әйтергә дип авызын ача да, сүз таба алмаганлыктан, көннәр буе авызын яба алмыйча йөри. * * *
Кесәләренә икешәр шешә аракы тыккан ике ир шәһәр урамы буйлап бара. Берсе: – Боларны кемнәргә дә булса кереп тәгаенлисе иде бит. – Әйдә, Вәлиләргә керәбез. Аның хатыны да ипле, басынкы. – Вәли командировкада бит. – Юк, ул инде кайткан, әнә бит балконнарында бер шәрә ир асылынып тора. * * *
Сәлперәеп беткән инвалид бабай кибеткә керә һәм сатучыдан бер шешә аракы сорый: – Бабай, болай да чыкмаган җаның гына бар, тагын нәрсәгә инде сиңа аракы? – дип оялтмакчы була аны сатучы. – Кызым, ул минем өчен түгел, ә карчыгыма – аның эче каткан, врач аракы эчеп карарга кушты, – дип аклана бабай. Күпмедер вакыттан сатучы урамга чыкса – төтен булган бабай җирдә аунап ята. – Абау, бабай, бигрәк оятсыз икәнсең, карчыгымның эче каткан дип алдап маташасың әле җитмәсә! – дип җикеренә аңа кибетче. – Тс-с, кызым, шаулама, – дип җавап бирә инвалид. – Мине бу кыяфәттә күрү белән карчык астына шыр җибәрәчәк. * * *
Яр буенда бер-берсеннән ерак түгел генә бер бабай белән бер ир балык тотып утыра. Бабай кармагын сала да ала, сала да ала, ә теге ирнең калкавычы селкенеп тә карамый. Аптырагач, ул көндәше янына килә: – Бабай, син нәрсәгә тотасың? Тегесенең серен чишәсе килми, шуңа күрә алдаша: – Чәйнәлгән кәҗә бугына. Теге ир дәшми-тынмый гына китеп бара һәм бераздан ярты чиләк кәҗә бугы күтәреп килә. – Кая, бабай, бер пычранган-пычранган миңа да чәйнәп бир әле. * * *
– Доктор, минем бер аягым икенчесеннән кыскарак, нишләргә икән? – “Нишләргә” дип... Тыйтакларга инде. * * *
Рабиновичның хатыны үлә. Мәетне алып чыкканда баскыч борылышында табут стенага бәрелә һәм мәрткә генә киткән хатын йокысыннан уяна. Рабинович: “Үлгән икән, үлгән, кирегә юл юк!” – дип өзгәләнсә дә аның хатынын кире өйләренә алып керәләр. Күпмедер вакыттан бу хатын чынлап үлә. Аның җәсәден баскычтан алып төшкәндә Рабинович бик борчыла. “Акрын. Бәрдерә күрмәгез!!!” – дип аяк астында өтәләнә. * * *
Ике хатын сөйләшә: – Син иреңнең җенен чыгарырга яратасыңмы? – Яратам дип... кирәк булганда чыгарасың инде. – Нинди очракларда? – Мәсәлән, келәм кагасы булганда. Җенләндерсәң, ул бу эшне бик яхшы башкара. * * *
Сарык фермасында эшләүче бер хатын өенә кайткач иренә дәшә: – Яңа мәзәк ишетәсең киләме? – Килә. – Бер ир белән бер хатын гыйшык-мыйшык эшләре белән шөгыльләнү өчен аулак урында очрашалар. Эш хутланып китте дигәндә генә, әллә каян тәкә килеп чыга да теге ирне арттан килеп селтәп ыргыта. Шундый каты итеп сөзә моны, теге мескен, минем өстән тәгәрәп төшеп, әллә кая кадәр очып барды. * * *
Малае әнисеннән сорый: – Әни, ә нишләп Соломон җир йөзендә иң зирәк кеше саналган? – Чөнки аның бик күп хатыны булган һәм ул аларның һәркайсының киңәшенә колак салган. * * *
– Кияүгә чыктыңмыни? – Чыктым. – Ирең бәхетлеме соң? – Бәхетле булмыйча гына карасын! * * *
Балыкчы сөйли: – Мин бу балыкны тартып чыгарганнан соң күлдә су ярты метрга кимеде. * * *
–Мин ташладым! Эчүне, тартуны һәм хатынны!.. –Ә хатыныңны ник ташладың? –Ул мондый бәхеткә лаек түгел! * * *
–Сине иреңнең караватта чит кешеләр белән тотканы юкмы? –Чит кешеләр белән юк. Дуслары яки танышлары белән генә. * * *
Кайчагында Вәлиев йокысыннан күтәренке күңел белән елмаеп уяна, ләкин бер мизгелдән өйләнгән булуын исенә төшерә. * * *
Чираттагы юбилеен уткәрүче озак яшәүче карт янына журналист килә: –Бабай, озак яшәвеңнең сере белән уртаклашсаң иде. Мөгаен, чамасын белеп кенә ашагансыздыр? –Юк, улым, булганда бүре кебек, булмаганда шүре кебек ашадым. –Эчмәдегез, тартмадыгыз инде? –Эчтем дә, тарттым да. –Хатын-кызлар мәсьәләсендә... –Ул мәсьәләдә дә кимен куймадым. –Ләкин берәр серегез бардыр бит инде? –Бар, билгеле. Мин беркайчан да, беркем белән дә бәхәсләшмәдем. –Гел алай гына була алмый бит инде! –Дөрес әйтәсең, улым, була алмый. * * *
Кечкенә Вәли –әнисенә: –Әни, сез мине кибеттән сатып алдыгызмы? –Әйе, балам. –Килосын ничә сумнан? * * *
“Моның кулында нәрсә икән?” – дип уйлап куйган зебра, юлда кулына таяк тоткан гаишникны күргәч... * * *
– Син миңа нәрсәләр укыганыңны әйтсәң, мин сиңа синең кем булуыңны әйтәчәкмен. –Нәрсә дип... Габдулла Тукай, Муса Җәлилне һ.б. Синеңчә, мин кем инде? –Минемчә, син ата ялганчы! * * *
Яһүд егете үзенә хатын сайлый. Өч гүзәл кызга ул бер үк сорау белән мөрәҗәгать итә: – Туташ, әйтегез әле, өч өчең ничә була? – Тугыз, – дип җавап бирә беренчесе. – О-о, сез математик икән! – ди кияү егете, сокланып. – Унике, – ди икенче кыз. – О, сез философ икән! Өченче кыз сорауга: “Сиңа ничә кирәк булса, шул кадәр була!” – дип җавап бирә. – Сез – чын дипломат! – ди егет. Ничек уйлыйсыз, яһүд егете кайсы кызны сайлап алган? Ялгышасыз, ул әтисе бай кызга өйләнгән! * * *
Ике бабай очраша: – Нәрсә, Миңлевәли, әллә мунчага барышыңмы? – Юк, мунчага бара идем әле. – Ә-ә, мин сине мунчага барасың дип торам тагын. * * *
Сугыш беткәнгә инде әллә ничә ел вакыт үткән, ә бер бабай көн саен эчә. Үзе беркайда эшләми, үзенең өс-башы да яхшы, тамагы да тук, көн саен исерек тә. – Син нинди акчага эчәсең? – дип сорыйлар аннан. – Минем идән астында өч яһүд нимесләрдән качып ята. – Ничек?! Алар сугышның беткәнен белмиләрмени? – Әйтүче булмагач каян белсеннәр. * * *
Бер егет танышларына килеп керсә, анда мәҗлес бара. – О-о, Сергей! Аракы алып килдеңме? – Алып килдем, ике литр! – Зәңгәр булсаң да, әйбәт егет син үзең! * * *
Кыңгырау чылтырый. Хуҗабикә ишекне ачса, бусагада чибәр ген бер яшь кыз басып тора: – Вәли абый өйдәме? – Юк, эштә. – Мин аның кулъяулыгын алып килдем. Ул аны миңа машинасында өемә илткәндә биреп торган иде. – Чирләп киткән идеңме әллә? – Юк, хәлләр булганнан соң бераз балавыз сыгып алдым. * * *
Бүген штатскидан киенгән өч милиционер милиция формасы кигән өч җинаятьчене кулга алды. * * *
– Кичә мин Ләйсән белән үбештем! – Менә бит!Ә үзең тагын мин эчмим дигән буласың!.. * * *
Ике бабай әрепләшә: – Мин, Вәли, синең җеназаңа да килмәячәкмен. – Ә мин, Гали, синекенә киләм! * * *
Ресторанда официант: – Хөрмәтлем, башыгызны күтәреп торыгыз әле, мин сезнең салатыгызны алыштырам. * * *
Бүген төнлә билгесез кемсәләр, үзләрен милиция хезмәткәрләре дип күрсәтеп, эшкуар П. утырган төрмә камерасының ишеген шакыганнар. Сизгерлеген югалткан камера хуҗасы ишеген ачуга, теге явызлар пычак белән янап, камерадан П.ның бөтен җиһазларын, акчаларын, сантехникасын һәм берничә кыйммәтле картинасын төяп чыгып киткәннәр. * * *
Хатыны –иренә: – Күңелсез гаилә тормышын бераз терелтеп җибәрер өчен бәлки безгә бер-беребезгә хыянәт итеп караргадыр? – Мин карадым инде, файдасы юк. * * *
Файдалы киңәш. Әгәр кан дошманнарыгызны арттырырга теләсәгез, дусларыгыз белән уртак эш башлап җибәрегез. * * *
Укытучы – Вәлигә: – Синең бу билгеләреңне күргәч, атаңның чәчләре агарачак бит! – Агармаячак! – Нишләп? – Чөнки аның башы пеләш! * * *
Әтисе һәм аның беренче сыйныфта укучы улы вокзалда поезд көтеп утыралар. Улы: – Әти, безнең каршыда утыручы абый беләсеңме кем? – Кем? – Укытучы. – Каян белдең? – Утырыр алдыннан ул урындыкны бик җентекләп өйрәнде. * * *
– Фатирыгыз әйбәтлеккә әйбәт, ләкин бераз кысанрак икән. – Туктагыз, әле без лифттан чыкмадык бит. * * *
Юл инспекторы руль артында эт утырган машинаны туктата. – Сез нәрсә, әллә акылыгыздан яздыгызмы! – дип кычкыра ул эт янәшәсендәге иргә. – Этегезне руль артына утыртырга сезнең хакыгыз юк. – Нигә миңа бәйләнәсез әле! Бу минем эт түгел, минем машина да түгел. Мин аны кул күтәреп туктаткан идем. * * *
– Син балдагыңны дөрес бармагыңа кимәгәнсең. – Булмагае. Минем хатын да дөрес хатын булып чыкмады. * * *
– Нәрсә?! Иртә таңнан... сабын савытыннан... җылы аракы эчәргәме?! Сал, әйдә! * * *
Социологик тикшерүләрдән күренгәнчә, керпе өстенә утырган кеше үзенең күте турында гына уйлый. Керпегә нәрсә булды икән дигән уй беркемнең дә башына кереп чыкмый. * * *
– Син нишләп күңелсез? – Мин күңелсез түгел, мин аек. * * *
Ике дус сөйләшә: – Безнең суыткычта кемдер яши ахрысы. – Ник алай дисең? – Чөнки хатын аңа көн саен азык-төлек ташый. * * *
Дөньяда бер тиенгә яраксыз әллә никадәр чүп-чар булуын туган көнеңдә аңлый башлыйсың. * * *
Ул ял көнне ипигә дип чыгып киткән җиреннән ике көн кайтмады. Әле җитмәсә көлә, кабахәт, чират зур иде дигән була. * * *
Троллейбуста 15-16 яшьлек ике кыз чыркылдашып утыра. Алар янына бер егет килеп баса: – Абау, нинди гүзәл кызлар! Комач кебек кызарган кызларның берсе: – И, абый, алай ук түгелдер инде. – Ярар, ярар, шаярттым гына...
Категория: Юмор |
Просмотров: 9 |
Добавил: ilbyak-school
| Рейтинг: 0.0/0 |
- Оценить -
Отлично
Хорошо
Неплохо
Плохо
Ужасно
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[
Регистрация |
Вход ]