Баллада
Кыргый кәҗәләр Борын-борыннан Һәлакәт көткән Шушы урыннан.
Тауның иң текә, Иң тар төшендә — Очрашкан алар Упкын өстендә.
Ике ят нәсел, Биреп җан көчен, Сугышкан, җиңеп, Баш калу өчен.
Юл бирми алга Үтәргә кирәк, Кемдә — көч-гайрәт, Шул уза, димәк.
Күпмеләр һәлак Булган шушында, Очып төшкәннәр Төпсез упкынга,
Мөгез — мөгезне Бушлыкка сөйрәп... Җиңеп узучы — Исәннәр сирәк.
Биек-биектә Козгыннар очкан, Тау кәҗәләре Упкынга очкан.
Гел тартып торган Әҗәл упкыны. Гел кими барган Кәҗә токымы.
...Әнә тау буйлап, Берәмләп кенә, Ике яктан да Исәннәр килә.
Каһкаһә белән Козгыннар көлә: Җирдә иң соңгы Кәҗәләр килә!
Козгыннар гына Күреп калырлар: «Кызыл китап »ка Кереп калырлар...
Очрашу урыны — Туктады яклар. Иң соңгы сугыш... Кем кемне яклар?
Мәңге җыйналган Нәфрәтләр, үчләр... Бертигез — саннар, Бертигез — көчләр...
Тик козгын шаһит: Ни булыр хәзер? Эләгешергә Мөгезләр әзер!
Аксакал тора Токым башында. Тик шәүлә калыр Таулар ташында.
Нәсел юк булыр — Бер мизгел тагын... Атларлар алар Иң соңгы адым.
Иң соңгы сугыш, Иң соңгы алыш, Ике якны да Упкынга салыш.
Киеренкелек. Тәкәләр көтә. Күзләрдә — нәфрәт, Мөгезләр — текә.
Ике як бергә Төпкә очарлык: Яшь тәкәдә — дәрт, Гайрәт, усаллык.
Аксакалда — көч, Тәҗрибә, акыл... Ике як та нык — Һәлакәт якын.
Яшь тәкә, ярсып, Мөгез уйната, Тоякларыннан Чаткылар ата.
Аксакал — сабыр, Хәсрәтле, уйчан: Ике як та бит Упкынга очар!
Ул, җиңеп, исән Калса ни булыр? Барыбер алар Нәселе корыр...
Инде ташландым Гына дигәндә... Бу ни? Аксакал Башын игән дә
Кире борыла Килгән юлыннан, Йотарга торган Соңгы урыннан.
Китте башкалар Аның артыннан. Мөгез — иелгән, Нәммәсе — тынган.
Яшь тәкә озак Аптырап торды, Торды, торды да Кирегә борды...
Упкын өстендә Козгыннар тынды. Гамьсез тын җилләр Кудылар шомны.
Сакаллар уйный Таңнар җилендә. Соңгы кәҗәләр Таулар илендә... |