Посетители |
Онлайн всего: 2 Гостей: 2 Пользователей: 0 |
|
« 1 2 ... 4 5 6 7 8 ... 38 39 »
АВЫЛ ТАРИХЛАРЫНА КАРАГАН РИВАЯТЬЛӘР.
Менә безнең бу Ака авылы мең дә җиденче елга кергәч салынган. Монда булган безнең Кесәкәй дигән бабай, шул килеп утырган. Кесәкәй бабай бу җиргә утырган вакытта урман булган, бер җирдә күренмәгән урман булган, шунда килеп утырган ул. Бабай килеп утырганда, бер хатыны булган, шуннан дүрт хатын алган.
|
АВЫЛ ТАРИХЛАРЫНА КАРАГАН РИВАЯТЬЛӘР.
Солтанморат авылының килүенә дүрт йөз ел чамасы, бабайлар сөйләвенчә. Баштан килгәннәр монда кыргыз бабайлар. Ике чакрым чамасы тау кырына, су буена утырганнар. Аның үзенең агай-энесе җиде-сигез хуҗалыктан торган.
|
АВЫЛ ТАРИХЛАРЫНА КАРАГАН РИВАЯТЬЛӘР.
Безнең-авылда читтән җыелган халык. Өч төрле: типтәр, алатыр, мишәр. Тәүдә бер акланга утырганнар, Үзәнбаш Ибрай булган авылның исеме. Аңарга бер өч йөз еллар бар инде. Без Төмән халкыбыз. Ульянскидан, Суксу дигән җирдән картатайның әтисе килгән.
|
АВЫЛ ТАРИХЛАРЫНА КАРАГАН РИВАЯТЬЛӘР.
Кешеләр, шушы авылга килеп утыргач та, аңа исем эзли башлыйлар. Озак кына уйлашканнан соң шундый карарга киләләр.
Ауга чыкканда иң беренче нинди җәнлек очрый, шуның исемен бирергә. Икенче көнне ауга чыккач та аларга кабан дуңгызы очрый.
|
АВЫЛ ТАРИХЛАРЫНА КАРАГАН РИВАЯТЬЛӘР.
Моннан ерак түгел Олы Боргын дигән авыл бар. Шул авылда бик күренекле, гыйлемле Басыйр дигән карт яшәгән. Менә шул укымышлы Басыйр карт, ямьле июнь айларында, Әхмәт дигән хәзрәтне кунакка чакыра.
|
АВЫЛ ТАРИХЛАРЫНА КАРАГАН РИВАЯТЬЛӘР.
Кайсы әйтә биш йөз ел дип,— Бадрак тарихы языла килгән, тик ул югалган. Килүчеләр алар дүрт агай-эне булганнар. Иң зурысы Бадракка утырган, берсе утырган Бикмәткә, Иске Бикмәт диләр, берсе Каенлыкка, берсе Чалкакка. Ул пирвай килеп утырган Сикиязга, саз бар шундый.
|
АВЫЛ ТАРИХЛАРЫНА КАРАГАН РИВАЯТЬЛӘР.
Бу авыл кайдан килгәнен картлардан ишетеп беләм: «Казан ягыннан килгән безнең бабайлар»,— дип сөйләделәр. «Анда да Мөслим авылы булган икән, шул Мөслим авылыннан килгәннәр»,— дип.
|
АВЫЛ ТАРИХЛАРЫНА КАРАГАН РИВАЯТЬЛӘР.
Ата-бабайлардан ишетмеш буенча беләм: безнең авыл Иван Грозный вакытында көчләп чукындырудан качып килгән, Ык буеннан. Бу төш иксез-чиксез тайга булган. Алар аучылар булганнар. Алты кеше килгәннәр. Аксәет, Исәнкарт, Кабан, Бикчәнтәй, чаңгы киеп Казан шәһәренә чаклы барган.
|
АВЫЛ ТАРИХЛАРЫНА КАРАГАН РИВАЯТЬЛӘР.
Безнең бабайлар килгән вакытта Чәрмәсән буеннан килгәннәр. Болгар бабайлары булган. Элгәре җиде баба килгәннәр: Карҗаудыдан Собханкол, Рахманкол. Субаевларның тамыры шулардан килә.
|
АВЫЛ ТАРИХЛАРЫНА КАРАГАН РИВАЯТЬЛӘР.
1552 елның көзендә Иван Грозный Казанны яулап ала. Казан ханбикәсе Сөембикәне, улы Үтәмеш белән, Мәскәүгә алып китәләр.
Руслар ягында күптән түгел үлгән ханның туганнарыннан берсе Шаһгали сугышкан. Ул тол калган Сөембикәгә өйләнеп хан булырга теләгән икән, әмма Сөембикә моңа риза булмаган, аның үзенең хан буласы килгән. Шаһгали ачуланып, татарлардан гаскәр җыйган да үзенекеләргә каршы сугыш башлаган.
|
АВЫЛ ТАРИХЛАРЫНА КАРАГАН РИВАЯТЬЛӘР.
Авыл картлары элек сөйли иде, безнең Мансур авылы XVIII йөздә барлыкка килгән дип. Иң беренче бу җиргә Мансур Тукаев һәм Габдулла Кирәевләр килеп утырганнар. Алар элекке Бирск өязеннән күчеп килгәннәр. Алар патша каршында эш күрсәткән кешеләр булган.
|
АВЫЛ ТАРИХЛАРЫНА КАРАГАН РИВАЯТЬЛӘР.
Сафакүл районындагы җиде татар авылына халык Минзәлә ягыннан килгән дигән сүз бар. Иван Грозный Казан тирәсенә үзенең помещикларын урнаштыра башлагач күчкәннәр. Чүмләк дигән елга бар, шуның бер ягында татар авыллары, бер ягында башкорт авыллары.
|
АВЫЛ ТАРИХЛАРЫНА КАРАГАН РИВАЯТЬЛӘР.
Безнең авылның оештырылуына якынча йөз җитмеш ел була. 1808 елларда безнең якка Казан ягыннан килгәннәр. Алар килгәндә мондагы зиратта инде берничә кабер булган. Бу каберләрнең ияләре кем булганлыгын алар белмиләр.
|
АВЫЛ ТАРИХЛАРЫНА КАРАГАН РИВАЯТЬЛӘР.
Әҗиголга моннан дүрт йөз ел элек беренче булып чувашлар килеп урнашканнар. Илләрендә урын тапмый килгәннәр. Чувашлар бер дә кәсепкә омтылмаганнар. Ачка үлеп, кырылып беткәннәр. Аларның күмелгән каберләре хәзерге мәктәп янында, яр кырында.
|
АВЫЛ ТАРИХЛАРЫНА КАРАГАН РИВАЯТЬЛӘР.
Көзен каз өмәләре вакытында бер әби елгада казлар юа икән. Шул вакыт аның кулыннан казлары ялгыш ычкынып киткән. Әби кычкырырга тотынган:
— Казым акты, казым акты! — дип. Тешләре булмау сәбәпле «казым акты»сы «каҗым акты» булып чыга икән.
|
АВЫЛ ТАРИХЛАРЫНА КАРАГАН РИВАЯТЬЛӘР.
Бохарадан өч туган семьялары белән килгәннәр Казан шәһәренә. Аннан, бер туганнары Казанда калган. Ике туган семьялары белән Кама Иделе буйлап менгәннәр дә, Толтүзгә* җиткәч, Тол суы буйлап менеп китмәкче булганнар. Ирменшаһ исемлесе Толтүздә нишләптер тукталып калган, ә Гайнетдин исемлесе Тол суы буйлап менеп киткән дә Тол башыннан бирерәк тукталып калган һәм шунда урнашкан.
|
АВЫЛ ТАРИХЛАРЫНА КАРАГАН РИВАЯТЬЛӘР.
Ул олуг Сократ хәким нәселе. Әүвәл Сократ хәким Искәндәр шаһ берлә мәңгелек суы эстәгәндә бергә ирмеш. Олуг бабабаз Гыйффәт Солтан, аның углы Габделгазиз Солтан, аның углы Әлвар Солтан, аның углы Бирде Солтан, аның углы Габдрахман Солтан.
|
АВЫЛ ТАРИХЛАРЫНА КАРАГАН РИВАЯТЬЛӘР.
Элек вакытта бу урыннар урманлык, сазлык булган. Мондагы халык Арча тирәсеннән килгән, Иван Грозный чукындырган вакытларда күчеп килгән, дип сөйлиләр иде бабайлар. Бу, примерно, өч йөз-дүрт йөз еллар элек булган.
|
АВЫЛ ТАРИХЛАРЫНА КАРАГАН РИВАЯТЬЛӘР.
Тилликук Мари дигән авыл булган бу. Безнең бабайлар Мәңгәрдән килгәннәр, Олы Мәңгәрдән*. Мостафа белән Мортаза дигән кешеләр. Мариларны куганнар, алар Кушпайга* күчеп утырганнар.
|
АВЫЛ ТАРИХЛАРЫНА КАРАГАН РИВАЯТЬЛӘР.
Бу авылга татарлар күчкәннәр Татариядән, Сулабаштан*. Биредә башта марилар яшәгән. Монда Алашай дигән бер бабай килеп утырган. Шуннан авылга Алашайка дигәннәр.
|
|
|
Календарь |
« Апрель 2024 » | Пн | Вт | Ср | Чт | Пт | Сб | Вс | 1 | 2 | 3 | 4 | 5 | 6 | 7 | 8 | 9 | 10 | 11 | 12 | 13 | 14 | 15 | 16 | 17 | 18 | 19 | 20 | 21 | 22 | 23 | 24 | 25 | 26 | 27 | 28 | 29 | 30 |
|
|