Посетители |
Онлайн всего: 2 Гостей: 2 Пользователей: 0 |
|
« 1 2 ... 6 7 8 9 10 ... 38 39 »
АВЫЛ ТАРИХЛАРЫНА КАРАГАН РИВАЯТЬЛӘР.
Әүвәл заманда бу тирәләрдә Уразай исемле стрелок була. Аның алтыннары күп була. Моны юлбасарлар белеп алалар да үтереп ташлыйлар һәм, хатынына килеп: «Иреңне үтердек, алтынны бирмәсән, үзеңне дә үтерәбез»,— дип куркыталар.
|
АВЫЛ ТАРИХЛАРЫНА КАРАГАН РИВАЯТЬЛӘР.
Әүвәлге заманда Күшәр якларыннан Исәнгол бабай, тугыз улы белән, буш җир эзләп, бу якларга килеп чыккан. Алар, урман эчләрендә йөреп, хәзерге Иске Кенәр авылы урнашкан урындагы бер аланлыкка юлыгалар. Бу җирне ошатып, ышна ачып, иген игеп көн итә башлыйлар.
|
АВЫЛ ТАРИХЛАРЫНА КАРАГАН РИВАЯТЬЛӘР.
Казан ханы Минзәлә ягында яшәүче Нугай ханына бара торган нугай юлының нәкъ үзәгендә Чаллы шәһәрен төзегән. Нугай юлы дип йөртелгән бу тирәне нугайлардан саклау өчен төзелгән шушы шәһәргә хан бер кешесен би итеп куйган.
|
АВЫЛ ТАРИХЛАРЫНА КАРАГАН РИВАЯТЬЛӘР.
Карауҗаның атасы Кара би булган. Кара би Казан янында Каравай авылында ил тотып яшәгән. Аның улы Карауҗа, Кече Карауҗа урынына килеп, авыл корып утырган.
|
АВЫЛ ТАРИХЛАРЫНА КАРАГАН РИВАЯТЬЛӘР.
Кармыш авылы — Чабаксар өязе. Бу Кармыш авылы хәзердә Чәнчас дигән чуваш авылы белән күршедер. Араларында бары чокыр гына бар. Кармыш авылының асылы бик күптән түгелдер. 250 ел яки 300 ел чамасындадыр.
|
АВЫЛ ТАРИХЛАРЫНА КАРАГАН РИВАЯТЬЛӘР.
Бу Тау Иле һәм күптәнге авылдыр. Мөхәммәдрәхим мулла риваять кыладыр Әсән мулладан: Тау Иленә иң әүвәл бер бик бай кеше килеп утырган. Ул кеше бохарлык бер сарт икән. Байлыгы сәбәпле Тәвангәр баба дип йөрткәннәр.
|
АВЫЛ ТАРИХЛАРЫНА КАРАГАН РИВАЯТЬЛӘР.
Бакырчы авылы — Чуел өязендә бик кадимге, иске авылдыр. Валлаһе әгъләм , җиде-сигез йөз елдан бирле Бакырчы авылы бардыр. Кадимрәк Бакырчы авылында Динмөхәммәд мулла дигән кеше булган. 1838 нче елларда вафат; 95 яшенә җиткән кеше, бик карт кеше булган.
|
АВЫЛ ТАРИХЛАРЫНА КАРАГАН РИВАЯТЬЛӘР.
Безнең авылны татар Мәмәтхуҗасыннан килеп утырган халык дип әйтәләр. Бер бабай: «Кая гына күчермәсеннәр, шунда утырам инде»,— дип килгән, ди, имеш. Арба күчәре зирек булган икән. Менә шушы урынга җиткәч, казылмага төшеп, күчәре сынган, ди.
|
АВЫЛ ТАРИХЛАРЫНА КАРАГАН РИВАЯТЬЛӘР.
Анда ике бабай булган, берсе Кильдураз, берсе Олашчы бабай. Олашчы бабай Кильдураз бабайның кияве булган, дипме сөйлиләр иде. Аларның кайдан килгәнен бер дә әйтәлмим.
|
АВЫЛ ТАРИХЛАРЫНА КАРАГАН РИВАЯТЬЛӘР.
Чал тарихы булган Иске Йомралы авылында революциягә кадәр тугыз буын кешеләре гомер кичергәннәр. Картларның телдән-телгә сөйләп калдыруларына караганда, авылның баштагы урыны хәзерге Иске Йомралдан ярты чакрым төньяктарак, урманга якын гына урында, авыл аркылы ага торган инешнең югарырак агымында, хәзерге Юкә күле тирәсендә булган.
|
АВЫЛ ТАРИХЛАРЫНА КАРАГАН РИВАЯТЬЛӘР.
Борын замандагы бабайларның колакган-колакка сөйләп килүләре буенча, авылның башлануы XVI гасырның урталарында була. Авылның кыйбла ягында Зөя елгасы ага. Зөянең сул ягында, ике я өч чакрым чамасында, тау өстендә Фрол дигән зур гына рус авылы бар.
|
АВЫЛ ТАРИХЛАРЫНА КАРАГАН РИВАЯТЬЛӘР.
Ямбакты авылы шәһри Болгардан килеп утырган Ямбакты бабай нәселеннән үрчегән бер авыл. Бабайларның сөйләүләренә караганда, Ямбакты бабайдан бирле килә торган шәҗәрә дә Ямбакты авылы кешеләренең кулларында соңгы елларга чаклы сакланып килгән булган.
|
АВЫЛ ТАРИХЛАРЫНА КАРАГАН РИВАЯТЬЛӘР.
Ташбилге авылы шәһри Болгардан күчеп килгән Мөслим баба вә аның кардәш кабиләсе тарафыннан моннан берничә йөз еллар алда корылган бер авыл икән.
Мөслим баба бик галим һәм йөрәкле кеше булган. Аның игътибары шәһри Болгарның олуглары каршында да зур булган. Шәһри Болгар ханы да Мөслим бабаны олылый, хөрмәт күрсәтә торган булган.
|
АВЫЛ ТАРИХЛАРЫНА КАРАГАН РИВАЯТЬЛӘР.
Безнең Болгар җирендә бик рәхәт, бик муллык булган. Басуларда иген-тару бик уңган, урманнарда җәнлекләр һәм төрле җиләк-җимеш, калын агачларда бик күп бал корты илләре булган. Алардан күп итеп бал ала булганнар. Көз көннәрендә шул урманнардан хисапсыз чикләвек җыйганнар. Суларында, инешләрендә бик күп су хайваннары булган.
|
АВЫЛ ТАРИХЛАРЫНА КАРАГАН РИВАЯТЬЛӘР.
Рәҗәп авылы — моннан биш йөз еллар алда корылган бер авыл. Аның беренче килеп утырган кешесе Рәҗәп атлы, шәһри Болгарның зур кешесе булган. Ул, үзенең агай-энесе белән шәһри Болгардан күчеп килеп, безнең Рәҗәп авылын нигезләгән.
|
АВЫЛ ТАРИХЛАРЫНА КАРАГАН РИВАЯТЬЛӘР.
Болгар шәһәрен Аксак Тимер җимергәч, аның бөтен кешеләрен үтергән, авыл вә каралтыларын яндырган. Шулай да Болгар шәһәрендә Аксак Тимергә яраган берничаклы кешеләр калганнар икән. Бу кешеләр арасында асыл затлар да булган, бәкләр дә булган.
|
АВЫЛ ТАРИХЛАРЫНА КАРАГАН РИВАЯТЬЛӘР.
Кошман дигән — бер елганың исемедер. Бөрле суының җәнүб тарафында. Кошман авылының мөселман авылы булганына бик күптән түгелдер. Кошман авылы элгәре урыс авылы булгандыр.
|
АВЫЛ ТАРИХЛАРЫНА КАРАГАН РИВАЯТЬЛӘР.
Бу Бәчек авылы дәхи күптәнге авылдыр. Иң әүвәл бу Бәчек авылына Болгар яки Биләр шәһәре тарафыннан өч кеше килеп утырганнар. Алар Бәчек баба, Әнчек баба, Янчек баба — агай-эне булганнар. Олугсы Бәчек баба диерләр икән. Авыл аның исеме белән аталгандыр.
|
АВЫЛ ТАРИХЛАРЫНА КАРАГАН РИВАЯТЬЛӘР.
Борындык Исмәгыйль мулла риваять кыладыр Хәмид карттан. Элегрәк Борындыкта Хәмид дигән карт бар икән, йөз яшьләргә җитеп вафат булгандыр. Ул Хәмид карт үзенең бабаларыннан ишетеп сөйлидер икән: Болгар харап булган вакытларда Арыслан дигән бер адәм бар икән; үзе Болгарда вафат булгандыр. Аның ике углы, Болгардан күчеп, Зөя янына күчеп килгәннәр.
|
АВЫЛ ТАРИХЛАРЫНА КАРАГАН РИВАЯТЬЛӘР.
Бу Мулла Иленең асылы бик күптәндер. Монда бер Муллагыл дигән кеше Болгардан килеп утыргандыр. Алар, әүвәл килгәндә, берничә кеше булып килгәннәр. Бәгъзесенең исемнәре мәгълүм түгел. Аларның берсе Муллагыл дигән кеше. Янә алар белән берәү бар икән, Шәехби дигән адәм. Ул үзенең бер углы белән килгән.
|
|
|
Календарь |
« Май 2024 » | Пн | Вт | Ср | Чт | Пт | Сб | Вс | | | 1 | 2 | 3 | 4 | 5 | 6 | 7 | 8 | 9 | 10 | 11 | 12 | 13 | 14 | 15 | 16 | 17 | 18 | 19 | 20 | 21 | 22 | 23 | 24 | 25 | 26 | 27 | 28 | 29 | 30 | 31 |
|
|