Посетители |
Онлайн всего: 2 Гостей: 2 Пользователей: 0 |
|
Главная » Мәкальләр һәм әйтемнәр
16910. Аллага — шөкер, муллага — фытыр.
16911. Ашы юк руза тотар, эше юк намаз укыр.
16912. Ашың күп булса, бисмилла кирәкми.
16913. Балыкка барсаң — гает кала, гаеткә барсаң — балык кала. ...
|
16893. Ахирәткә ышанган — дөньядан буш калган.
16894. Ахирәтнең газабыннан дөньяның намусы көчле.
16895. Ахирәттә Әхмәдигә ак тәкә.
16896. Бар да оҗмахка керсә, җәһәннәм буш калыр иде. ...
|
16835. Алла бирмәгәнне мулла бирмәс.
16836. Алла бирсә — бог дает, бирмәгәнгә чүп тә юк.
16837. Алла, бирсә колына, чыгарып куяр юлына.
16838. Алла бүрегә азык бирсә, тешен сындырып бирә, имеш. ...
|
16815. Байлык — дингә терәк, дин — байлыкка терәк.
16816. Дин дигән сүз «динге» дән алынган.
16817. Дин капитал саклый, мулла-поп шуны яклый.
16818. Дин кардәш булса да, мал кардәш түгел. ...
|
16714. Аждаһа, азса, күлгә сыймас.
16715. Аждаһаның эчкән саен сусыны кабарыр, ди.
16716. Алла шайтанны үзе яраткан.
16717. Алла шайтаныннан әдәм шайтаны яман. ...
|
16458. Абыз — атасыннан олырак.
16459. Абыз сөйләгәндә авыз йом.
16460. Аз белмәгән күп тә белмәс.
16461. Акча, мал — бер көнлек, гыйлем, һөнәр — гомерлек. ...
|
16339. Авызыңны борсаң җыру була, аягыңны атсаң бию була.
16340. Ай белән көн уртак, җыр белән көй уртак.
16341. Амбар төбендә икмәк бар, картлар сүзендә хикмәт бар.
16342. Аталар сүзе — акылның үзе. ...
|
15718. Авыз — капка, сүз — җил.
15719. Авызда туган асыл сүз авыздан чыккач үзеңә ят.
15720. Авыздагы сүзгә син ия, авыздан чыккач сүз ия.
15721. Авыздан чыккан артык сүз үз якаңа ябышыр. ...
|
15457. Авызны пычак ачмый, тел ача.
15458. Авызына көче җитмәгәннең теле башына җитәр.
15459. Акылы кысканың теле озын.
15460. Алдыңнан әйткән телең артыңнан килеп тотмасын. ...
|
15368. Авыру гарип итә, үлем юк итә.
15369. Аз авыру, ансат үлем.
15370. Аягы белән киткән кайтыр, аркасы белән киткән кайтмас.
15371. Бай да бер үләр, ярлы да. ...
|
15155. Авырмаган кеше ыңгырашмас.
15156. Авырмаган — саулык кадерен белми.
15157. Авырмас сөяк булмас.
15158. Авырсаң, имче күбәер. ...
|
15003. Агач — очыннан, әдәм — эченнән картая, ди.
15004. Акча биреп яшь гомерне кире кайтырып булмый.
15005. Алтмышка җиткән кешегә ханнар нәфесе керә, ди.
15006. Алтмышта картлыгың каршы алыр. ...
|
14776. Авыр тормыш кешене тилмертә, җиңел тормыш кешене тилертә.
14777. Авырлык күрми җиңеллек булмый.
14778. Авырлык күрмәгән рәхәтне белми.
14779. Агачсыз урман юк, нужасыз дөнья юк. ...
|
14703. Ана сөте белән кермәгәнне тормыш кертә.
14704. Башны тарак шомартмый, гомер шомарта.
14705. Башны мендәр астына тыгып кына дөньядан качып булмый.
14706. Бу дөньяның көе бар, кырык төрле чөе бар.
|
14666. Агай-эне талашса, ятка ямь.
14667. Агай-энеңнең аты узганчы авылдашыңның тае узсын.
14668. Ашап эчкәндә дус яхшы, кайгылы көндә үз яхшы.
14669. Вафасыз карендәштән вафалы әшнә яхшы. ...
|
14586. Ардаксызның аркасы туза, җиңгәсезнең җиңе туза.
14587. Аша, кода, картасыннан, картасыннан, үзең чыгып тартырсың тәртәсеннән.
14588. Ашамыйм дигән кодача ашаган алтмыш юача.
14589. Балдыз — алтынга манган көмеш. ...
|
14538. Абзыеңның сакалы янганын күрсәң, үзеңнекен суга тык.
14539. Абзый, син минем белән үзең туган, ыңгырчагым туган түгел.
14540. Абыеңнан алда тәбегә басма.
14541. Ага акканда, җиңгә җиккәндә яхшы. ...
|
14469. Авыру аштан, дау карендәштән.
14470. Агач нәселе җир үтә керә, әдәм нәселе ил үтә керә.
14471. Аданаш аданашка дим бирә, карлыгач карлыгачка җим бирә.
14472. Ара өзек булса, карендәшлек якын була. ...
|
14383. Алтын-көмешнең искесе булмас, ата-ананың бәһасе булмас.
14384. Ана барда атаның бер күзе сукыр, ана юкта ике күзе дә сукыр.
14385. Ана камчысы мамыктан, ата сүзе тимердән.
14386. Ана каргышы үтермәс, ата каргышы калдырмас. ...
|
14344. Азамат ирнең баласы өстенә яу килсә дә моңаймас.
14345. Алма агачына, бала атасына охшар.
14346. Аргамакның баласы аз утлар да күп юшар, атасы тарлау-ның дәмен татканга; азамат ирнең баласы аз сөйләр дә күп тыңлар, атасы йортка киңәш иткәнгә.
14347. Ат — арбасын белми, ата — кызын белми. ...
|
|
|
|
Календарь |
« Апрель 2024 » | Пн | Вт | Ср | Чт | Пт | Сб | Вс | 1 | 2 | 3 | 4 | 5 | 6 | 7 | 8 | 9 | 10 | 11 | 12 | 13 | 14 | 15 | 16 | 17 | 18 | 19 | 20 | 21 | 22 | 23 | 24 | 25 | 26 | 27 | 28 | 29 | 30 |
|
|