Посетители |
Онлайн всего: 3 Гостей: 3 Пользователей: 0 |
|
Главная » Мәкальләр һәм әйтемнәр
12409. Авызың үпкәдә булса, кулың тоткада булсын.
12410. Агач — ботаксыз, кеше гөнаһсыз булмый.
12411. Азган җанга җен юлдаш.
12412. Азгынга ияргән азар, бозгынга ияргән бозылыр. ...
|
12096. Агач йомшагын корт басар, әдәм йомшагын сүз басар.
12097. Ай уртак, көн уртак, яхшы кеше уртак.
12098. Акча бирсәң — аза, кием бирсәң — туза, яхшылык итсәң — барысыннан да уза.
12099. Алтын җирдә ятмас, яхшылык юлда калмас. ...
|
11983. Ажгырган айгырның өерен күр, мин-минләнгән егетнең өен күр.
11984. Акыллы кеше эрелек күрсәтмәс.
11985. Барганда мактанмасаң, кайтканда көләрсең.
11986. Башта үзен зур тоткан — соңыннан хур булган. ...
|
11779. Азга канәгать итмәгән күбен күрмәс.
11780. Азга — канәгать, күпкә шөкер.
11781. Азның кадерен белмәгән күпнең кадерен белмәс.
11782. Акрын барган алыр, йөгереп барган калыр. ...
|
11398. Аз булса да, үз акылың булсын.
11399. Айгырның алдыннан, ишәкнең артыннан, ахмакның һәр ягыннан сак бул.
11400. Акча ярлысыннан акыл ярлысы яман.
11401. Акчаңны югалтсаң да, акылыңны югалтма. ...
|
11055. Абруй — ирнең куәте. 11056. Авыруга дәва бар, дәртсезгә дәва юк. 11057. Аздан күңел була, аздан хәтер кала. 11058. Агач беленә җимешеннән, әдәм — кылынмышыннан. ...
|
10878. Алдан аягын киенгән алга чыгар. 10879. Алла бер кулны икенче кулга мохтаҗ итмәсен. 10880. Атны аягы туйдыра, кешене кулы туйдыра. 10881. Аягы зур сыйганын кияр, аягы кечкенә сөйгәнен кияр. ...
|
10741. Авыр басканчы, җиңел калкыр. 10742. Авыр купса, давыл кубар. 10743. Агачак кан тамырда тормас. 10744. Алтын төймә зур булмый, кечкенә кеше хур булмый. ...
|
10652. Ак кеше —чак кеше, кара кеше — таза кеше, сары кеше — сыек кеше, кызыл кеше — матур кеше, чуар кеше — ямьсез кеше. 10653. Ак матур — чак матур, кара матур — бик матур. 10654. Ачык йөз — ишекләр ачкычы, биек таулар баскычы. 10655. Ачык йөз — нур өстенә нур. ...
|
10530. Авыз ашый, күз ояла. 10531. Авыз бер, колак ике: сөйлә бер, тыңла ике. 10532. Авызы зур бөрер, күзе зур сөрер. 10533. Авызы пешкән салкын суны да өреп эчкән. ...
|
10373. Ашыккан күзгә ак төшә. 10374. Аяган күзгә чүп керә. 10375. Баккан күзгә тыю юк. 10376. Баш күзеннән ни файда, күңел күзе күрмәсә. ...
|
10229. Авырткан башка тимер таяк. 10230. Акылсыз баш аякка тынычлык бирми. 10231. Акылсыз баш иясеннән каз көттерер. 10232. Акылсыз башка алтын бүрек файда бирмәс. ...
|
10052. Аз булса да аш булыр, кунак күңеле шат булыр. 10053. Ай да кунак бит ача, көн дә кунак арт ача. 10054. Айда килгәнгә аяк , көн дә килгәнгә таяк. 10055. Айлаган кунак кунак саналмый. ...
|
9868. Артык кашык тамакка терәлә. 9869. Артыңа бер тубал тагылгач, тартмый хәлең юк. 9870. Ауган чиләк тәгәрәп капкачын тапкан. 9871. Ауса да, тәгәрәсә дә — ләгәннеке бер тавыш. 9872. Аш бетте — кашыкның бәясе төште. ...
|
9796. Авызга кергән аракы әрне сыгып чыгара. 9797. Аек яшәгәннең акылы төгәл. 9798. Аекның күңелендә, исерекнең телендә. 9799. Ай да эчкәннең карыны шеш, көн дә эчкәннең борыны шеш. ...
|
9519. Авызы бар ачка үлмәс. 9520. Авызыңа кергәнне чәйнәргә иренмә. 9521. Авызыңа салганны йота бел. 9522. Аз аша — асыл яшә. 9523. Аз аша — таза аша. ...
|
9094. Авыз күнгән ачы катык күнмәгән каймактан яхшырак. 9095. Аз аш, күп ният. 9096. Аз ашның хәсрәте дә аз. 9097. Аз булсын, тәмле булсын. ...
|
9028. Аягында итеге барга бөтен җир өсте күн. 9029. Аягыңдагы итегең тар булса, дөньяның киңлегендә ни файда. 9030. Бастым — киез булды, киердем — киез итек. 9031. Башмак алтыннан булса да, аты һаман башмак булыр. ...
|
8997. Баш күпме үссә дә, бүрек өстен. 8998. Баш үссә, бүрек тә үсә. 8999. Башыңа кигән бүркең өстеңә кигәнеңнән яхшы булсын. 9000. Башыңны бүрекле йөрт, бүрекне күрекле йөрт. ...
|
8886. Асыл төймә зур булмый, аны таккан хур булмый. 8887. Ат яхшысы — ала аяк, тун яхшысы — төлке аяк. 8888. Ачлыктан запас оның булсын, салкыннан запас туның булсын. 8889. Аяз көнгә карама, япанчаңны ала чык.
|
|
|
|
Календарь |
« Май 2024 » | Пн | Вт | Ср | Чт | Пт | Сб | Вс | | | 1 | 2 | 3 | 4 | 5 | 6 | 7 | 8 | 9 | 10 | 11 | 12 | 13 | 14 | 15 | 16 | 17 | 18 | 19 | 20 | 21 | 22 | 23 | 24 | 25 | 26 | 27 | 28 | 29 | 30 | 31 |
|
|