Посетители |
Онлайн всего: 4 Гостей: 4 Пользователей: 0 |
|
Главная » Мәкальләр һәм әйтемнәр
« 1 2 3 4 5 6 7 ... 9 10 »
1272. Ачкан ябар, ерткан ямар. 1273. Берәүнең искесе — берәүнең кышкысы. 1274. Берәүнең яңасыннан үзеңнең искең яхшы. 1275. Ертык зурайса, ямаулык җитмәс. ...
|
8758. Агач күрке — яфрак, әдәм күрке — чүпрәк. 8759. Агач — җирнең, кием ирнең зиннәте. 8760. Ак кием кер тотмый. 8761. Алка, нихәтле кыйммәт булса да, колак бәясе тормый. ...
|
8666. Аркавын атсаң, буен алырсың. 8667. Асыл азмас, атлас тузмас. 8668. Асыл асыл булмый, бәз асыл булмас. 8669. Атлас кисәң, бүзең онытма. ...
|
8591. Абзар зур булса, бура була; өй зур булса, кура була. 8592. Актыктан кем керә, капканы шул ябар. 8593. Аты юк киртә төзәткән. 8594. Ачык капкадан ат та керә. ...
|
8453. Агач, кәкре булса да, туры янар. 8454. Бер агач мичтә дә янмас, ике агач далада да сүнмәс. 8455. Бер агачтан мең шырпы ясап була, бер шырпы белән мең гачны яндырып була. 8456. Бер бөртек шырпы бер авылны бетерер. ...
|
8399. Асылсаң асыл асыл тармакка, егылып төшәрсең йомшак түшәккә. 8400. Бер борча өчен юрган ярмыйлар. 8401. Бер кадакка күп элеп булмый. 8402. Бер төк белән түшәк булмый. ...
|
8227. Ай-һай минем үз өем, киң сараем, бүз өем. 8228. Ачкыч — йозагы белән, борчак — кузагы белән. 8229. Ачык ишек барында кереп кал. 8230. Ачык ишеккә сорамый керәләр. ...
|
8082. Авыруың булса булсын, бурычың булмасын. 8083. Аз биргән җаныннан бирер, күп биргән малыннан бирер. 8084. Аз булса да, күп итеп ал. 8085. Ала белсәң бирә дә бел. ...
|
7841. Авызга килгән сүз арзан, авылга килгән бүз арзан. 7842. Аз файдадан күп зыян. 7843. Акча — сезнеке, мал — безнеке. 7844. Акчасыз базарга барганчы, кәфенсез гүргә кер. ...
|
7653. Агачак кан тамырда тормый, чыгачак акча янчыкта тормый. 7654. Ак акча кара көн өчен. 7655. Акча аккош: муенын суза да оча. 7656. Акча акчаны таба. ...
|
7540. Бар—бакыр, юк — алтын. 7541. Бар барын әйтер, юк зарын әйтер. 7542. Бар—барынча, юк — хәленчә. 7543. Бар башын сыйлый, юк — яшен. ...
|
7126. Авызы кыек булса да, бай баласы «сөйкемле». 7127. Авызы кыек булса да, бай кызы кияү сайлар. 7128. Авызы кыек булса да, бай сөйләшсен. 7129. Аең-көнең уртак булсын, малың уртак булмасын. ...
|
6979. Ал тәгәрмәч кайдан йөрсә, арт тәгәрмәч шуннан йөрер. 6980. Алама көпчәк күп шыгырдый. 6981. Алгы көпчәк кайдан тәгәрәсә, арты шуннан тәгәридер. 6982. Алтын ияр атка тисә, алтынын ал да утка як. ...
|
6906. Арбалыга юлдаш булма, юргалыга юлдаш бул. 6907. Ат —юлда, кеше юлдашлыкта сынала. 6908. Ашны сеңгәч макта, юлдашны белгәч макта. 6909. Ахмак кеше белән бергә юлга чыкма. ...
|
6718. Адашкан кешегә эт өргән тавыш сандугач сайравыннан да ләззәтлерәк тоела. 6719. Адашкан кешедән юл сорамыйлар. 6720. Адашканда гаеп юк, кайтып өен тапкан соң; ачылганда гаеп юк, алдан үзе япкан соң. 6721. Адашканда йолдыз ай кебек, карын ачканда коры талкан да май кебек. ...
|
6632. Аз йокла, күп эшлә. 6633. Ай саен бәйрәм булмас, көн саен туй булмас. 6634. Асылсаң — биеккә, егылсаң — мәйданга . 6635. Ат булса, мәйдан табыла, ат булмаса, мәйдан ябыла. ...
|
6441. Авырсынган азапка очрар. 6442. Авыру бер үләр, иренчәк көн дә үләр. 6443. Аз эшне авырсынсаң, күп эшкә тарырсың. 6444. Аз ялкаулык күпкә китәр, аз кимчелек зурына илтәр. ...
|
6334. Акыл күпкә җиткерер, һөнәр күккә җиткерер. 6335. Аләт барда куәт бар. 6336. Арыслан — тешеннән, останың кулы — эшеннән. 6337. Башта үзең өйрән, аннан кешене өйрәт. ...
|
6002. Авызындагы тешенә бакма, кулыннан килер эшенә бак. 6003. Авыр эш бавырга төшә. 6004. Авыр эш калач ашата. 6005. Авыр эшкә беләк бар, кыю эшкә йөрәк бар. ...
|
5715. Авыз ачып кешедән теләнгәннән тауга барып тере аю тоту җиңелрәк. 5716. Аксөяк эш сөймәс. 5717. Акыллы карачы кара җирдән каек йөртер. 5718. Акыллы хөкемдарда халык тыныч яшәр. ...
|
|
|
|
Календарь |
« Май 2024 » | Пн | Вт | Ср | Чт | Пт | Сб | Вс | | | 1 | 2 | 3 | 4 | 5 | 6 | 7 | 8 | 9 | 10 | 11 | 12 | 13 | 14 | 15 | 16 | 17 | 18 | 19 | 20 | 21 | 22 | 23 | 24 | 25 | 26 | 27 | 28 | 29 | 30 | 31 |
|
|