Посетители |
Онлайн всего: 1 Гостей: 1 Пользователей: 0 |
|
Главная » Мәкальләр һәм әйтемнәр
14320. Алты көн ач калсаң да, атаңны кунак ит.
14321. Ата алмаган атасына үпкәләгән.
14322. Ата аркасы — кала аркасы.
14323. Ата булмаган ата кадерен белмәс. ...
|
14308. Ана күңеле кызында, кызның күңеле кызылда.
14309. Анасы агачка менсә, кызы ботакка менәр.
14310. Анасы сөйләгәнче кызы тәмамлар.
14311. Анасы юрга булса, кызы юлда булыр. ...
|
14265. Агачына күрә алмасы, анасына күрә баласы.
14266. Алыптай алты малайны кабыктай бер ана асрый.
14267. Ана балага авызыннан өзеп каптыра.
14268. Ана балага баккан, бала танага баккан. ...
|
14252. Ана юкта үги ана да яхшы.
14253. Анаң үги булса, атаң үзеңнеке булмас.
14254. Анаң үги булса, атаң җизни була.
14255. Кайгысы юк — үги әнисе өчен кайгырган. ...
|
14219. Алып анадан туар, аргамак биядән туар.
14220. Ана авыртмасын дип суга.
14221. Ана ачуы — язгы кар: күп булса да, тиз эри.
14222. Ана булмыйча ананың кадерен белеп булмый. ...
|
14183. Илдән берәр җеп җыйсаң, да ятимгә бер күлмәклек булыр.
14184. Каты тунны туным димә, кеше улын улым димә.
14185. Кеше баласы кештәккә тыксаң да илекмәс, бүре баласы бүреккә салсаң да илекмәс.
14186. Кеше баласы кешән дә тышау, үз балаң — үзәк тә бавыр. ...
|
14177. Балам баласы балдан татлы, үз балам шикәр хәтле.
14178. Баланың баласы бала кортның балы кебек.
14179. Баланың тәүге баласы үз балаңнан татлы. ...
|
14106. Акыллы ул — алтын кул.
14107. Атадан алтау тусаң да, үз улың булмаса ялгызсың.
14108. Бер малай — юк малай, ике малай — бер малай.
14109. Бер яхшы кыз җиде улга тора. ...
|
13914. Анадан берәү дә күлмәк белән тумаган.
13915. Анадан кыйшык туганны тезгә салсаң да тураймас.
13916. Анадан күлмәксез туалар, күлмәкле булалар.
13917. Бала авыру үзең авырудан кыенрак. ...
|
13790. Акыллы ир хатынын яманламас.
13791. Алама булса да, ир яхшы; сукыр булса да, кыз яхшы.
13792. Алган ире яратса, кара хатын ак булыр.
13793. Арбаның шыгырдавы дегеттән, хатынның лыгырдавы ирдән. ...
|
13590. Авылда талашчы хатын булса, бүредән эт кирәкми.
13591. Авылчы хатынның колагы озын, теле аннан да озын.
13592. Аерырга булган хатынның күләгәсе дә кәкре күренер.
13593. Аерырга булгач хатын яман, күчәргә булгач авыл яман.
|
13436. Агым судан ат кичәр, авыр көннән ир кичәр.
13437. Адашмыйм дигән ирне караңгы томан адаштыра.
13438. Аең-көнең уртак булса да, ирең уртак булмасын. ...
|
13405. Ат тозга килә, кияү кызга килә.
13406. «Бабайныкы — илнеке, әйдә, ашагыз!» — дип әйтте, ди, бер борынгы кияү.
13407. Ерак кияүнең башына чатыр корыр, йорттагы кияүнең башына таяк орыр.
13408. Киявең куса, ишек бавын тот, улың куса, бишек бавын тот. ...
|
13341. Ахмак килен җиңгәсен асрау дип белер.
13342. Ашамыйм дигән килен ашады җитмеш белен.
13343. Балыкның — ике күзе, киленнең бер күзе сукыр. ...
|
13259. Алда булачак туй өчен хәзердән биеп торма.
13260. Асламчысыз базар булмый, уенчысыз туй булмый.
13261. Аш — атлыныкы, туй — тунлыныкы.
13262. Аш барында дус юк, ат барында туй юк. ...
|
13114. Авылдан кыз урлаган — табыннан сөяк урлаган.
13115. Аерылырга алты ишек, кайтып керер бер ишек.
13116. Акча алсаң санап ал, хатын алсаң сынап ал.
13117. Алган алыр, калган калыр. ...
|
13076. «Ай егетләр, егетләр!» — дип әйтте дә, ди, бер кыз, үлде дә китте, ди. Үзе сиксән генә яшьтә иде, ди.
13077. Ат тоз дип картаер, егет кыз дип картаер.
13078. Бәхете яман егеткә бидәү хатын тап булыр.
13079. Егет булса батыр булсын, кыз булса матур булсын. ...
|
12934. Аз булса да май яхшы, чутыр булса да кыз яхшы.
12935. Аем кыздан ай бизәр, яман кыздан яу бизәр.
12936. Алтын күргәч фәрештә, кыз күргәч әүлия юлдан язган, ди.
12937. Ат башында — нукта, кызлар күзе — чукта. ...
|
12815. Абруйлы егеткә әҗәлле куян юлыга, ди.
12816. Ага булыр егетнең итәк-җиңе мул булыр.
12817. Адрес була кыекчан, егет була мыекчан.
12818. Ай егеткә абынма, аек егеттән аерылма. ...
|
12663. Авырткан җирдән кул китми, сөйгән кешедән күз китми.
12664. Авыру елатыр, гыйшык сайратыр.
12665. Ата-ана да бик якын, алардан да яр якын.
12666. Балдак бармакка күрә, яр йөрәккә күрә. ...
|
|
|
|
Календарь |
« Апрель 2024 » | Пн | Вт | Ср | Чт | Пт | Сб | Вс | 1 | 2 | 3 | 4 | 5 | 6 | 7 | 8 | 9 | 10 | 11 | 12 | 13 | 14 | 15 | 16 | 17 | 18 | 19 | 20 | 21 | 22 | 23 | 24 | 25 | 26 | 27 | 28 | 29 | 30 |
|
|