Суббота, 20.04.2024, 07:53:46   Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Разделы дневника
Конкурсы [2]
Разное [2]
Юмор [11]
Шигырьләр [18]
Хикәяләр [45]
Книга о воспитании [11]
Каюм Насыри
Татарские народные сказки о животных [39]
Татарские народные волшебные сказки [37]
Татар халык әкиятләре [54]
Татар халык легендалары [37]
Татар халык мифлары [28]
Мәкальләр һәм әйтемнәр [193]
Татар халык иҗаты
Риваятьләр [258]
Татар халык иҗаты
Татар халык табышмаклары [29]
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 6524
Посетители
Онлайн всего: 2
Гостей: 2
Пользователей: 0
 Дневник
Главная » Мәкальләр һәм әйтемнәр
1 2 3 ... 9 10 »
18386. Агым су аша йөзеп чыксаң, кайгыдан арынасың.

18387. Коедан су алганны күрсәң — кияүгә чыгасың.

18388. Мәет турында төш күрсәң, өндә дә мәет була.

18389. Төшеңдә бакыр акчалар алсаң — нахак сүз ишетәсең.
Категория: Мәкальләр һәм әйтемнәр | Просмотров: 5789 | Добавил: ilbyak-school | Дата: 06.07.2011 | Рейтинг: 4.7/3 | Комментарии (0)

18358. Айгыр тимрәве булса, чәршәмбе көнне айгыр кебек кешнәп, язу карасы сөртергә кирәк.

18359. «Арпа», дисәң — арта, «бодай», дисәң — бетә.

18360. Ашыйсы килеп чирләгән әйбер белән имлиләр ымсынны.

18361. Балага күз тимәсен дисәң, башта — уң, аннан сул аягын карарга кирәк, имеш.
Категория: Мәкальләр һәм әйтемнәр | Просмотров: 4072 | Добавил: ilbyak-school | Дата: 06.07.2011 | Рейтинг: 5.0/1 | Комментарии (0)

18286. Авыздан ризык төшсә — кунак килә.

18287. Алъяпкычка бит-кул сөртсәң, нахак сүз ишетерсең, ди.

18288. Ашаган сыныгыңны калдырма — иптәшең ташлар.

18289. Ашап утырганда чәйгә икмәк кисәге төшсә, кунак килә.
Категория: Мәкальләр һәм әйтемнәр | Просмотров: 4632 | Добавил: ilbyak-school | Дата: 06.07.2011 | Рейтинг: 5.0/3 | Комментарии (0)

18205. Ала күздә акыл булмый, майлы күздә ягым булмый.

18206. Ахмак кешенең башы кечкенә, сакалы зур булыр, имеш.

18207. Ашаган вакытта киерелсәң, үсми каласың.

18208. Ашаганда телең тешләсәң, кунак ачыгып килә, имеш.
Категория: Мәкальләр һәм әйтемнәр | Просмотров: 4112 | Добавил: ilbyak-school | Дата: 06.07.2011 | Рейтинг: 5.0/1 | Комментарии (0)

18157. Авылда янгын булса, йорттагы мәчене карарга кирәк: әгәр янгын йортка килмәс булса, мәче тыныч кына утырыр. Әгәр куркыныч килсә — мәче чыгып качар.

18158. Ак таракан төшеп түргә таба барса — кунак килә.

18159. Алдыңа үрмәкүч аулап төшсә — хат килә.

18160. Аю күрсәләр, йөзне каплап яталар икән: аю кешенең чибәрлегенә көнләшә, имеш.
Категория: Мәкальләр һәм әйтемнәр | Просмотров: 2869 | Добавил: ilbyak-school | Дата: 06.07.2011 | Рейтинг: 5.0/2 | Комментарии (0)

18137. Артыш агачыннан җен курка.

18138. Артыш исеннән шайтан кача, ди.

18139. Давыл чәчәген өзсәң, давыл чыга.

18140. Игезәк чикләвек яки көнбагышның бер төшен кешегә бирергә, берсен үзең ашарга кирәк. Икесен дә үзең ашасаң, игез бала табасың.
Категория: Мәкальләр һәм әйтемнәр | Просмотров: 2777 | Добавил: ilbyak-school | Дата: 06.07.2011 | Рейтинг: 5.0/1 | Комментарии (0)

18086. Абзар иясе яраткан атларының ялын үрә.

18087. Ай яктысында ут яндырмый җеп эрләсәң, аны өй иясе чуалтып бетерә.

18088. Алас, алас, һәр бәладән калас.

18089. Албасты көчсезләрне баса.
Категория: Мәкальләр һәм әйтемнәр | Просмотров: 3004 | Добавил: ilbyak-school | Дата: 06.07.2011 | Рейтинг: 5.0/1 | Комментарии (0)

18054. Бытбылдык рәттән күп кычкырса, борай уңар.

18055. Бытбылдык кычкырган ел иген була, тартар кычкырса иген булмый.

18056. Бытбылдык яз көне тартардан элек кычкырса — ашлык яхшы булыр; тартар бытбылдыктан элек кычкырса — ашлык начар булыр.

18057. Кара каргалар ояга утырса, өч атнадан чәчүгә чыгарга кирәк.
Категория: Мәкальләр һәм әйтемнәр | Просмотров: 2457 | Добавил: ilbyak-school | Дата: 27.06.2011 | Рейтинг: 5.0/2 | Комментарии (0)

18024. Августта кара әрем тамырының тармаклары юан булса, киләсе ел арыш яхшы булыр.

18025. Агач яфрагын очтан ярса — игенне иртә чәч, төптән ярса — соң чәч.

18026. Агач яфрак соң койса, ел авыр килә.

18027. Арыш сәрби агачы кузаклары белән бергә өлгерә: сәрбидәге куаклар шартлый башлау белән арыш урырга ярый.
Категория: Мәкальләр һәм әйтемнәр | Просмотров: 2572 | Добавил: ilbyak-school | Дата: 27.06.2011 | Рейтинг: 5.0/1 | Комментарии (0)

17952. Август. Унбишенә чаклы сука бетер, бер чүмәлә артык китер.

17953. Августның беренче көне — беренче Ыспас, умартачылар телендә бал ыспасы дип йөртелә, кәрәз ватып бал алалар.

17954. Алтынчы август. Бүген арыш чәчү башлана. «Кулыңа бияләй ал» диләр.

17955. Алтынчы гыйнварда салкын булса, урак вакытында бик эссе булыр. Әгәр җылы булып, кар яуса — һәр ашлык уңар. Әгәр ябалак кар яуса — борчак белән чикләвек уңар.
Категория: Мәкальләр һәм әйтемнәр | Просмотров: 5479 | Добавил: ilbyak-school | Дата: 27.06.2011 | Рейтинг: 5.0/1 | Комментарии (0)

17887. Беренче күк күкрәү кыйбла ягыннан булса, иген уңар.

17888. Бодайны томанлы көнне чәчсәң, яхшы булыр.

17889. Боз кытыршы булып туңса, иген уңар.

17890. Боз утырып калган елны авырлык булыр.
Категория: Мәкальләр һәм әйтемнәр | Просмотров: 1962 | Добавил: ilbyak-school | Дата: 27.06.2011 | Рейтинг: 5.0/1 | Комментарии (0)

17869. Арка сызласа, буран булыр.

17870. Аяклар өшеп, чиратып торса — салкыннар булыр.

17871. Бил сызласа, яңгыр явар.

17872. Борын томауласа, яңгыр булыр.
Категория: Мәкальләр һәм әйтемнәр | Просмотров: 2437 | Добавил: ilbyak-school | Дата: 27.06.2011 | Рейтинг: 5.0/2 | Комментарии (0)

17721. Аккош иртә килсә, яз начар булыр, озак торыр.

17722. Аккош яз көне иртә күренсә, салкын булыр, кар тиз китмәс.

17723. Акчарлак килгәч, елгаларда боз тиз кузгалыр.

17724. Ала карга агач башына кунса — яз тиз, җиңел килер, җиргә кунса — озак килер.
Категория: Мәкальләр һәм әйтемнәр | Просмотров: 5986 | Добавил: ilbyak-school | Дата: 27.06.2011 | Рейтинг: 5.0/2 | Комментарии (0)

17704. Агач яфрак коймый кар ятмый.

17705. Агачның сарысы чыкмыйча, кыш булмый.

17706. Ашлык урганда салам шартлап сынса, яңгыр булыр.

17707. Балан чәчәк атканда балык сикерә.
Категория: Мәкальләр һәм әйтемнәр | Просмотров: 1808 | Добавил: ilbyak-school | Дата: 27.06.2011 | Рейтинг: 5.0/1 | Комментарии (0)

17671. Ага торган суга аркылы яуса, яңгыр тиз туктар.

17672. Ашлык урганда урак күгәрсә, яңгыр булыр.

17673. Багана сызгырса, суык булыр.

17674. Буадагы су кимесә, өч көннән яңгыр галәмәте.
Категория: Мәкальләр һәм әйтемнәр | Просмотров: 1462 | Добавил: ilbyak-school | Дата: 27.06.2011 | Рейтинг: 5.0/1 | Комментарии (0)

17594. Август аенда аяз булса, көз пычрак булыр.

17595. Апрель артык җылы булса, май салкын, җилле булыр.

17596. Апрель бишесендә Хозыр-Ильяс камчы селти.

17597. Апрельнең алтысында торна кычкырса, ел яхшыга килә.
Категория: Мәкальләр һәм әйтемнәр | Просмотров: 9471 | Добавил: ilbyak-school | Дата: 27.06.2011 | Рейтинг: 5.0/2 | Комментарии (0)

17422. Ай караңгы булып торса — һава юеш, җепшек булыр, әгәр ачык булып ялтырап торса — һава коры булыр.

17423. Ай киртәләнсә, тиздән буран булыр.

17424. Ай колакланса — аягыңны ныгыт, көн колакланса — колакчыныңны ныгыт.

17425. Ай колаклы булса, суык булыр — кыш көнендә; әмма җәй көне колаклы булса, яңгыр булыр.
Категория: Мәкальләр һәм әйтемнәр | Просмотров: 3347 | Добавил: ilbyak-school | Дата: 27.06.2011 | Рейтинг: 5.0/1 | Комментарии (0)

17280. —Алла куәт бирсен! —Сезне монда бирсен.

17281. —Алып җибәр! —Алырга, акчаның күзенә ак төшкән әле.

17282. —Ардым. —Арсаң ат ялла, үзең җәяү бар.

17283. —Аруга ни дару? —Ипи белән тоз дару.
Категория: Мәкальләр һәм әйтемнәр | Просмотров: 1910 | Добавил: ilbyak-school | Дата: 24.06.2011 | Рейтинг: 5.0/2 | Комментарии (0)

АЛКЫШЛАР (ИЗГЕ ТЕЛӘКЛӘР), КАРГЫШЛАР (ЯМАН ТЕЛӘКЛӘР), ТИРГӘҮ-АЧУЛАНУ СҮЗЛӘРЕ, АНТЛАР
Категория: Мәкальләр һәм әйтемнәр | Просмотров: 2967 | Добавил: ilbyak-school | Дата: 17.06.2011 | Рейтинг: 5.0/2 | Комментарии (0)

16956. Ак чалмалы мулладан ак яулыклы хатын артык.

16957. Абыстай бизәнгәнче туй узган.

16958. Ала канат карга да бер, ала чапан мулла да бер.

16959. Алама кеше бар җирдә бәрәкәт булмас, мулла бар җирдә рәхәт булмас.
...
Категория: Мәкальләр һәм әйтемнәр | Просмотров: 2311 | Добавил: ilbyak-school | Дата: 07.06.2011 | Рейтинг: 5.0/3 | Комментарии (0)

Календарь
«  Апрель 2024  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
1234567
891011121314
15161718192021
22232425262728
2930
Форма входа
Поиск
Ссылки
Статистика
Рейтинг@Mail.ru
Rambler's Top100
Copyright © 2006—2024 МСОШ с. Ильбяково.
При полном или частичном использовании материалов сайта ссылка на ilbyak-school.ucoz.ru обязательна.
Сайт управляется системой uCoz