14. БЕРЕНЧЕ БӘЕТ
Бисмилла әйтеп башладым бу бәетнең башларын, Француз белән сугышып, күпне күрде башларым.
Мендем тауның башына, атым яздым ташына; Бу француз азган икән үзенең газиз башына.
Французлар килеп кергән Мәскәү дигән калага Безнең гаскәр килгәчтен, алар качты далага.
Армияне җыйдырып, сайлап-сайлап алдылар, Без сугышка кергәндә куанышып калдылар.
Урамнарын тутырса да французлар Мәскәүнең, Унике типтәр бетерде французның гаскәрен.
Дүрт-биш кердек сугышка, каннар билдин актылар, Сугышларны бетергәч, безгә медаль тактылар.
Французның атлары бар да ефәк тышаулы, Французның солдатлары офицерга охшаулы.
Тирән суның эчендә озын-озын камышы. Унике патша эчендә бер француз тавышы.
Наполеонга тәхет кирәк, үз җиренә сыймаган, Без Мәскәүгә кергәчтен, ул да үзен сынаган.
Французлар монда килгән, таныдылар үзләрен, Уңда — башкорт, сулда — типтәр, табалмыйдыр эзләрен»
Французның илләре, түгәрәк икән күлләре, Французларны куганда үттек без күп илләрне.
Французның күпере, тимер икән челтәре; Башкорт-типтәр туган икән француздан элгәре.
Французның капкасы, челтәрле икән тактасы; Французларны куганда безне алла саклады.
Французның атлары кырын җирдә дулыйдыр; Башкорт белән типтәрләр французны турыйдыр.
Башкорт, типтәр уклары, туры бәрә күпләре, Без сугышта күргәннәр әле монда бетмәде.
Мәскәүгә дә кердек без, Наполеонны күрдек без, Французны җиңгәндә җир җимереп йөрдек без.
Французны кудык без, үз иленә сөрдек без, Французларны куганда күп суларны йөздек без.
Наполеонның эшләпәсе канга тапланган иде; Без сугыштан кайтканда илләр шатланган иде.
Бу бәетне язган чакта каләмнәр камыш иде, Өйгә керсәң, тышка чыксаң, шатлыклы тавыш иде.
15. ИКЕНЧЕ БӘЕТ
Французның илләре, түгәрәк икән күлләре. Иңбашына мылтык алып, француз керә элгәре.
Французның корабына, ут ягалар пиченә, Яңгыр кебек ядрә ява Москваның эченә.
Французның күперен тимер белән беркеткән, Французның кешесен Александр үтерткән.
Армияләрне җыйдырып, майлап-җайлап алдылар. Кайберәүләр без киткәнгә сөенешеп калдылар.
Наполеон бер төш күргән, яшен суккан күзене, Безнекеләр куа чыккач, чак коткарган үзене.
Французның капкасы, тимер икән тактасы, Безнең җирдә беткән икән французның нәфкасе [1].
1. Нәфка (нәфәка) — мал, ризык.
|