Пятница, 20.06.2025, 12:14:28   Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Разделы дневника
Русские народные сказки [323]
Сказки русских писателей [205]
Татар халык әкиятләре [54]
Татарские народные сказки о животных [39]
Татарские народные волшебные сказки [40]
Татарские народные бытовые сказки [148]
Сказки народов мира [1070]
Литературные сказки зарубежных писателей [343]
Дөнья халыклары әкиятляре [241]
Разное [3]
Юмор [14]
Шигырьләр [21]
Стихи [8]
Хикәяләр [64]
Рассказы [12]
Книга о воспитании [11]
Каюм Насыри
Татар халык легендалары [37]
Татар халык мифлары [28]
Мәкальләр һәм әйтемнәр [193]
Татар халык иҗаты
Риваятьләр [258]
Татар халык иҗаты
Татар халык табышмаклары [29]
Татарские народные загадки [36]
Халык афоризмнары [33]
Татар халык мәзәкләре [19]
Татар халык дастаннары [32]
Татар халкының бәетләре һәм мөнәҗәтләре [12]
Тамашалы уеннар [40]
Җырлы-биюле уеннар [44]
Зиһен сынаш уеннары [36]
Хәрәкәтле уеннар [75]
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 6531
Посетители
Онлайн всего: 3
Гостей: 3
Пользователей: 0
 Дневник
Главная » 2025 » Июнь » 17 » РУС-ТӨРЕК СУГЫШЫ БӘЕТЛӘРЕ
РУС-ТӨРЕК СУГЫШЫ БӘЕТЛӘРЕ
20:02:10
     12. БЕРЕНЧЕ БӘЕТ

Бисмиллаһи вә биллаһи, җитте корбан гаете.
Без әйтәек, сез тыңлагыз төрек сугышы бәете.

Без сугышка барган чакта ерак калды арабыз,
Безнең хәлне сорасагыз, бу бәетне карагыз.

Дунай суы агым су, бик шәп икән агуы,
Кәрим [1] алла, мөшкел хәл төреккә каршы баруы.

Дунай суын чыккан чакта бар да төрек казагы,
Сугыш хәлен сорасагыз, мисле тәмуг газабы.

Биек-биек палатлар, аның эче караңгы,
Полк белән кергән чакта ике күзне кан алды.

Төрек җиренә чыккачтын, барып кердек калага,
Төрекләр каршы киләдер тәкбир әйтеп [2] аллага.

Госман паша арслан кебек, йөри көпесен [3] киеп,
Тимер микән тәне аның — үлмидер пуля тиеп.

Төрекләрнең казаклары, бар да актыр атлары,
Үзләре бер дә үлмидер, ерактин ала туплары.

Төрекләрнең казаклары килә саф-саф тезелеп,
Төрекләрнең тупларына китә башлар өзелеп.

Төрекләр туп атадыр, төтене җиргә ятадыр,
Кайсы аяксыз, кайсы кулсыз солдатлары ятадыр.

Мин сугышка кергән чакта имаy әйтә башладым,
Ядрә килеп тигәчтен, канлы кием ташладым.

Тулган айлар тотылды газиз шәгъбан [4] аенда,
Якты көннәр караңгы булды без сугышкан чагында.

Яшел мәчет, ак михраб [5] торадыр ла ачылып,
Ядрә килеп тигәчтен, солдат китә сачылып.

Төрекләрнең калалары кирпеч түгел, таш кына,
Без сугышкан җирләрдә гәүдә белән баш кына.

Төрекләрнең каласында юктыр аның иясе,
Мең чакрым җирне каплап ята адәм гәүдәсе.

Төрекләрнең каләмнәре, көмеш куйган сабына,
Исәбенә төшәр хәл юк, киселгән баш хисабына.

Мөлдер-мөлдер яшьләр ага шомырт кара күземдин,
Без сугышкан уйсу җирдә каннар акты теземдин.

Сәлам әйтеп җибәрдем очып киткән казларга,
Меңнән артык гәүдәне тутырдылар базларга.

Дунай суын чыккан чакта ярдәмче юк бер кеше,
Уналты мең кешедән бары калды йөз кеше.

Биек-биек таш мәчет тышка таба ачыла,
Шәһәрләрен алгачтын азрак сугыш басыла.

Балкан тавы башында төрекләр туп аталар,
Сугышка кергән солдатлар кыр казы күк яталар.

Балкан тавын менгәчтин хәйран калдым ташына.
Яңгыр кебек ядрә ява мескен солдат башына.

Балкан тавын мендек без, төрекләрне күрдек без,
Алты кадак сохари белән унике көн йөрдек без.

Балкан тавы башында салкын чишмә бар икән,
Төрекләрнең арасында англичаннар бар икән.

Төрекләрнең атлары үргә каршы дулыйдыр,
Англичаннар аларга чаклы тереләй, тотып туныйдыр.

Биек икән Балкан тавы, менә торгач без ардык,
Төрекләрнең башкаласын сугыша торгач чак алдык.

     13. ИКЕНЧЕ БӘЕТ

Бисмиллаһи вә биллаһи, җитте корбан гаете,
Без әйтәбез, сез тыңлагыз без сугышкан бәетне.

Дунай суын чыкканчы ун мең кеше идек без,
Дунай суын чыккачтын йөз кешегә калдык без.

Дунай суын чыккачтын барып кердек бер өйгә,
Агелчын [6] тик усал кеше бар ук микән бу җирдә.

Биек икән Балкан тавы, менә алмый ардык без,
Төрекләрнең дүрт каласын сугыш белән алдык без.

Төрекләр каладан чыкканда, зикер әйтеп чыгалар,
Ядрә килеп тигәчтен чәчрәп каннар чыгалар.

Дунай суын чыккачтын утырттылар олауга,
Якты дөнья караңгы булды без фәкыйрьләр җылауга.

Балкан тавын менгәчтен килә ислам казагы,
Сугыш хәлен сорасагыз, мисле тәмуг газабы.

Балкан тавы башында салкын чишмә бар микән?
Әһле ислам арасында агылчаннар бар икән.

Өстемдәге мундирымны иртә торгач киендем,
Пуля тиеп сугыштан чыккач, мин аңарга сөендем.

Мән сугышка кергәндә иман укый башладым,
Мән сугыштан чыкканда канлы киемем ташладым.

Тулган айлар тотылды газиз шәгъбан аенда,
Якты дөнья караңгы булды, без сугышкан чагында.

Төрек дигән җирләрдә, эссе-эссе көннәрдә,
Җан бирүдән яман икән штыкка-штык килгәндә.

Дунай суын чыкканда бар да төрек көтүе,
Якты дөнья караңгы булды — бар да мылтык төтене.

Пуля килеп тигәчтен, түзеп булмый, сызлыйдыр,
Төрекләрнең суы яман, эчеп булмый — тозлыдыр. |

Биек-биек каралты, аның эче караңгы,
Без сугышка .кергәндә ике күзне кан алды.

Әһле ислам арасында юктыр агач иясе,
Унике чакрым җирдә ята, бар да солдат гәүдәсе.

Безгә таба очып китте, сәлам әйттем бер казга,
Икешәр-өчәр солдатны тутырдылар бер базга.

Дунай дигән илләрдә, төрек дигән җирләрдә,
Уйсу җирдә каннар ага без сугышкан җирләрдә.

Бу бәетне чыгардым, укыгыз да белегез,
Без талипне [7] искә төшереп, хәер-дога кылыгыз.

     14. ӨЧЕНЧЕ БӘЕТ

Тарих мең дә сигез йөз дә илле өченче елда,
Сугышка барып кердек зөлкаһидә [8] аенда.

Приемга кергәчтен чәчләремне кырдылар,
«Годен» диеп кычкыргач, яшь йөрәгем ярдылар.

Сугышка дип хәбәр килде, исән булың, туганнар,
Солдат булып, җәфа чигеп, юлда үлде күп җаннар.

Таң сызылып килгәндә төштек елга буена,
Аяксыз-кулсыз кардәшләр керде җирнең куенына.

Иртән тордым тышка чыктым, салкын.гына җил исә,
Туган илләр искә төшкәч, йөрәк бәгыремне кисә.

Сухум аша чыгып киттек Батум дигән калага,
Бигрәк авыр бәла килде без бәхетсез балага.

Үсеп буйга җиткәндә хәсрәт төште башларга,
Ят җирләрдә без югалсак, аккош, йөзәр яшьләрдә.

Җирән атым җиккәчтен, егылып калдым чанадан.
Бу хәсрәтләрне күргәнче тумасамчы анадан!

Биек тауга менәр идем, менәр җире тамырлык,
Бу җәфага төштек инде, бирсен ходай сабырлык.

Балкан тавы башыңда чишмә ага ялтырап.
Офицерлар кычкырганда солдат тора калтырап.

Су буена төшәр идем, судан сусар тоталсам,
Хәер-ният бирер идем, бу фетнәдән котылсам.

Дунай суын чыккан чакта суык алды тәнемне.
Ни хәйләләр табыйм икән саклау өчен җанымны.

Кечкенә генә чуенда пешә солдат ашлары,
Очып кош-корт җитмәс җиргә китә солдат башлары.

Биек тауның башларыннан килә төрек казагы.
Бу сугышны сорамагыз, мисле тәмуг газабы.

Балкан тавын мендек без, төрекләрне күрдек без,
Уналты мең гаскәр белән төрекләрне кырдык без.

Төрекләрнең арасында англичаннар бар икән.
Шушы сугыш аркасында күрәчәкләр бар икән.

Биек тауның башында шаулый агач башлары,
Ят читләрдә тилмереп, түгелә солдат яшьләре.

Биек икән Балкан тавы, менә алмый ардык без,
Төрекләрнең бер каласын сугыш белән алдык без.

Бу сугышлар авыр булды, бик күп каннар түгелде,
Япь-яшь кенә мескен җаннар кара җиргә күмелде.

Дунай суы буенда ике кала алдык без,
Төрекләрнең солдатын кырып-себереп салдык без.

Дунай суы киң судыр, йөзең чыгып булмыйдыр,
Әткәй-әнкәй исемә төшкәч, түзеп-чыдап булмыйдыр,

Дунай суы киң судыр, колач белән йөзәрмен,
Җаныкаем исемә төшкәч, ни хәл белән түзәрмен?

Балкан тавын мендек без, төрекләрне күрдек без,
Төрекләрне күргәчтен, мылтыкларны кордык без.

Балкан тавы биек икән, ат меналмый башына,
Николай патша, йөзе кара, җитте адәм башына.

Балкан тавы өсләрендә аршын ярым кар булды,
Без атарга керешкәч, төрекләргә тау булды.

Биек тауга мендем исә, күренә төрек казагы,
Безнең хәлне сорасагыз, мисле кабер газабы.

Англичан белән француз төрекләрне яклады,
Төркиянең эшләре шуннан алга атлады.

Төркия туп атадыр, биек тауны ватадыр,
Солдат, мескен, окопларда тилмерешеп ятадыр.

Башымдагы картузым ничә җирдән тишелде,
Без төрекләргә атканда Балкан тавы ишелде.

Төрекләр туп атадыр, төтене җиргә ятадыр,
Безнең газиз башларыбыз тау башында ятадыр.

Балкан тавына килдек ничә диңгез аркылы,
Снарядлар ярылганда бөтен тәнем калтырый.

Төрле җиргә йөгерәмен Балкан тавы башында,
Әткәй-әнкәй, туганнарым гел торадыр каршымда.

Тауга менеп карасам, тау артында тау тора,
Окоптан менеп карасам, төрекләр мылтык кора.

Иртән торсам эшем шулдыр, төреккә мылтык атам.
Тар ләхеттән тар окопта әҗәлләр көтеп ятам.

Рус белән төрекләр каршы бара атакка [9],
Безнең бәхет юкка каршы сугыш китте озакка.

Һавада йолдыз ничәдер, ничә баксаң күчәдер,
Ничә айлар, ничә еллар башым газап чигәдер.

Ничә патша аркылы китте безнең бу башлар,
Кара-каршы атышканда тетерәде тау-ташлар.

Төрекләр туп атканда атлар башын иядер,
Безнең баштагы каскага пуляләр килеп тиядер,

Төрекләрнең окобы биек тауның башында,
Төрекләрнең солдатлары бар да кырык яшендә.

Йөгерә-йөгерә җиталмадым бер төрекнең артыннан,
Тавышсыз булып егылып китте минем мылтык атудан.

Егерме рус солдаты, алдан бара башлыгы,
Аягымны яралады Балкан тавы ташлыгы.

Корабларга утырдык, азык-суны тутырдык,
Сугышларга барып кергәч, төреккә каршы тордык.

Кораб кузгалып китте «ура» тавышы эчендә,
Ялкын булып ут яндырды мескен солдат эчендә.

Балкан тавын менгән чакта аякларым талдылар,
Көне-төне уйлаганга йөрәкләрем яндылар.

Балкан тавын мендем исә күренә төрек каласы,
Epак җирдә әрәм була газиз ата баласы.

Балкан тавы өстендә төрекләрнең маллары,
Шушы малны алу өчен кыела солдат җаннары.

Бүген төнлә суга кердем, тезгә тиде салкыны,
Бу дөньяны ут чолгаган, безгә тиде ялкыны.

Бу бәетне без яздык, ничә солдат җыелып,
Көне-төне җылаганга бетте яшем коелып.

_________________________________________________________
1. Кәрим — киң күңелле, рәхимле.
2. Тәкбир әйтү — алланы олылау.
3. Көпе — көбә, вак металл боҗраларны бер-беренә кертеп эшләнгән борынгы киеме.
4. Шәгъбан — ай елының сигезенче, ае исеме.
5. Михраб — мәчет түрендә мулла намаз укый торган урын.
6. Агелчын (англичанин) — инглиз.
7. Талип — укучы, шәкерт.
8. Зөлкаһидә (зилкагдә) — ай елының унберенче ае.
9. Атакка — атакага.
Категория: Татар халкының бәетләре һәм мөнәҗәтләре | Просмотров: 11 | Добавил: ilbyak-school | Рейтинг: 5.0/1 |
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Наверх
Календарь
«  Июнь 2025  »
Пн Вт Ср Чт Пт Сб Вс
      1
2345678
9101112131415
16171819202122
23242526272829
30
Форма входа
Поиск
Ссылки
Статистика
Copyright © 2006—2025 МСОШ с. Ильбяково.
При полном или частичном использовании материалов сайта ссылка на ilbyak-school.ucoz.ru обязательна.
Сайт управляется системой uCoz