19. БЕРЕНЧЕ БӘЕТ
Тарих мең дә сигез йөз дә ки илле тугызынчы елда, Чиркас йирендә Кавказда каты сугыш булып, валлаһ.
Князь Шамил — башы акларның, ки аны пулун [1] алганлар, Биек тауга юл салганнар, ки мәгълүм кыйлаек, валлаһ.
Биек тауның башында ки Шамил туплар атадыр, Биек тауның башында ки эрми җыелып ятадыр.
Биек тауның башында Шамил ясаган юллар бар, Ки ул тауга менеп булмый, Шамил куйган каравыллар.
Шамилне пулун алырга приказ килде падишадай, Шамил тавына менгәнләр һичбере кире кайтмады.
Шамилнең үз юлы берлән бер ун солдат менеп китте, Әйләнеп чыкмады анлар, Шамил башларына җитте.
Юллар тарлыгы сәбәпле унарлап солдат менәдер, Берничә солдатлар кайтты, дип киңәш иттеләр, валлаһ.
Хисап төште нәчәлләргә: бу эшләр ярамас безгә. Икенче якдин менәргә ки хәйлә ясаек, валлаһ.
Бу биек тауга менәргә ки хәйлә ясаек безләр, Барча гаскәр бергә менеп мылтыклар атаек, валлаһ.
Тимерчеләрне җыйдылар, ыргак ясаек, диделәр, Ки ул ыргак бармаклары, ки ыргакдай кыйлганлары.
Бер батальон солдатларга ясаттылар тимер ыргак, Батальонда мең кеше тауга менәр бер юлы, валлаһ.
Тауның икенче ягындин бер мең кеше китте анда, Менәр каеды илән тауга Шамилнең янына, валлаһ:
Азапланып бу мең солдат ки ул тауга менделәр, Мылтык ата башладылар, мөшкел улды Шамил эше.
Ул каланың уртасында Шамил ясаган ки мәсҗед, Ата башлаганын күреп, мәсҗедкә керделәр качып.
Шамилнең бер хатыны бар, урысдан алган һәм аны, Мөселман булган ул дәхи, угыл-кыз биләгән, валлаһ.
Мөселманның динендин Шамилнең ике хатыны бар, Төштеләр һәм пулун анлар, зари-зар кыйлдылар, валлаһ.
Шамилнең бер хатынына мылтыкның ядрәсе тиде, Боргаланып, еглап, ул мескен ки ул җирдә җан бирде.
Балаларын пулун алганда Шамил мәсҗеддә иде, Команда кәлде һәм анда Шамилне тотмага, валлаһ.
Нәчәлникләр әмер кыйлды бер ун солдатка керергә, Шамилне тотып алырга мәсҗеднең эчендән, валлаһ.
Ки бу кергән солдатларның башларын барсының кисде. Ки андин чыкмады анлар, Шамил башларына җитте.
Монлар тиз чыкмагандин соң янә дә керде солдатлар, Ки ничәсе керсә анда, кире чыкмадылар, валлаһ.
Падишаһдан приказ килгән Шамилне тереләй тотарга, Шуның өчен әмер кыйлды, туп атудан туктарга.
Ки атсалар иде тупны, үлтерер иде Шамилне, Киңәш итте нәчәлникләр, ки илче барсын, диделәр.
Әгәр Шамил чыкмаса андин, өмет өзсен үз җанындин, Ки туплар атамыз мондин, мәсҗедне ватамыз, валлаһ.
Ки бу сүзләрне әйтергә барып керде илче мәсҗедкә, Үрә торды ки Шамилгә, бу сүзне сөйләде, валлаһ.
«Сүземне ишет, әя кенәз, бирде падиша приказ, Шамилне тереләй тотыңыз, үтермәңез, дигән валлаһ.
Әгәр чыкмасаң ки үзең, тыңламасаң мәнем сүзем, Туп берлән ки очырамыз, үзең һәм үләсең, валлаһ.
Бу сүземә фекер салып, аңладыңмы, кенәз?» — диде, Шамил башын җиргә бөгеп, күп уйлап торды ул заман.
Янә башын күтәреп ул, илченең һәм башын тотып, Нәчәлникләргә бар әйт, дип, мән әйткән сүзләрне, валлаһ.
«Мәне мәсҗеддин чыгарып, кулларына һулун алып, Мәнем муеныма бау салып, башымны кисәрләр, валлаһ.
Бәлки алар мине асарлар, асмаса башым кисәрләр, Газапларга башым төшәр, ки куркам чыгарга, валлаһ.
Алар кулында үлгәнче мәсҗеддә үлгәнем артык, Мәсҗедне туздырсын атып, мәне бергә очырсын, валлаһ.
Мәне алар асмасалар, ки башымны кисмәсәләр, Коры газап кыйлмасалар, ки үзем чыкарым, валлаһ».
Шамилнең янындин кайтып, аның сүзләрен сүзләде. Янә илчене кудылар Шамилгә барып әйтергә.
Шамил әйтте ки илчегә, «чыкарым үз җаем берлән. Ки мәсҗеддин чыксам, диде, үзеңез белеңез», валлаһ.
Чыгып китте илче мәсҗеддин, Шамил уйлады күп сүзләр, Нәчәлникләр киңәш кыйлды, алдау булмасмы бу, валлаһ.
Шамил үзе чыкмагач, нәчәлникләр сорады илчедән, Озак тормас, чыкар диде, үзе чыкмаса, үләр, валлаһ.
Шамил нәрсәләрен алды, тәвәккәлне аллага салды, Мәсҗеддин чыгубән барды барча гаскәр янына, валлаһ.
Чыккан сәгать пулун алдылар, барча чиркәз башын алдылар, Безнең падишага калдылар, сугыш бетерделәр, валлаһ.
Урыс падишаһы, берлән егерме дүрт ел сугыш кыйлды, Ахыры пулун алдылар, сугыш бетерделәр, валлаһ.
Шамилнең үзе берлән бер угылын тотдылар анда, Аермый Шамил янындин Петербурга илттеләр, валлаһ.
Тарих мең дә сигез йөз дә ки илле тукызынчы елда, Ардан дигән су буенда Шамилне тоттылар, валлаһ.
Мөхәммәтсафаны сорасаңыз, сәламәт хезмәт итәдер, Хатыңыз дөн-көн көтәрмез, хәбәреңезне җибәреңез.
Биек-биек текә таулар, тау өстендә кара урманлар, Адәм үтмәс кара урманлар, ки шунда торамыз, валлаһ.
И әткәем, әнкәем, дәхи агай-туганларым, Аналарым-бәбкәләрем, бәхил булыңыз мәндин, валлаһ.
Тирә-як, авыл — барчалар, тирә-як дустә-күршеләр, Бүген күргән дус-ишләр, бәхил мәндин булыңыз.
Дәхи әбекәй-бабакай, бәхил булыңыз мәңа дәхи, Кайнагалар, кайнегәчләр, бәхил булыңыз мәңа дәхи.
Ипләп язарга барын ки вакытымыз тар булды, Барыгызга сәлам яздым, кабул итәсезләр, валлаһ.
20. ИКЕНЧЕ БӘЕТ
Тарих мең дә сигез йөз дә илле тугызынчы елда, Чиксез гаскәр чыгып китте сугышырга май аенда.
Чыгып киткәндин ун көн соң җиттек карлы тау артына, Мылтык атып йөгереп бардык мөселманнар каршысына.
Гуниб тавына җиткәчтен, айдан артык без тордык, Менәргә җай табалмыйча, бик күп заманнар йөрдек.
Туплар атып без сугыштык Шамил белән һәр көндә, Бик күп гаскәр һәлак булды Гуниб тавы өстендә.
Генерал тылмач җибәрде Шамил хәлен белергә, Бу сәгатьтә чыксын диеп, теләмәсә үләргә.
Шамил чыкты илендин, акбүз атын атланып, Генерал карап торды, аны күреп шатланып.
Як-ягында йөзәр кеше кылыч тотып килделәр, Генерал белән күрешкәндә җылый-җылый тордылар.
Казыйлары, муллалары, олуглары, кечекләре: «Падишабыз плен төште», — дип җылашты зарый-зарый.
Башына кигән чалмасы ап-ак бүздән икәндер, Патшага хезмәт итәргә ходай язган икәндер.
Шамилне без үзебез тоттык Русиядә йөрсен дип, Падишабыз бу Шамилне күзе туя күрсен дип.
21. ЕГОР БӘЕТЕ
Кәттә-Курганнан [2] поход чыктык, таш күперләрдә кунмага. Посланниклар каршы килде урыс хәлләрен белмәгә.
Биек тауның башыннан әмир тупларын атадыр. Шул әмирнең командасы түмгәк-түмгәк ятадыр.
Аму-дәрьяны үткән чакта ага яздык бөтенләй. Бер-беребезне күрәлмадык, күз алларыбыз төтенгә.
Аму-дәрьянең буенда суйырылып үскән таллар юк. Бер ходайның язганына түзмәенчә хәлләр юк!
Егор мескеннең сары аты тирәк төбен кимерә, Егор мескенгә ядрә тигәч, инәкәй, ди-ди тилмерә.
Егор мескеннең сары аты казак кулында йөридер, Егор мескеннең газиз тәне Сәмәрканда черидер.
_________________________________________________
1. Пулун (плен) — әсирлек. 2. Кәттә-Курган — Үзбәкстанның Сәмәрканд өлкәсендәге шәһәр.
|