Понедельник, 11.08.2025, 18:15:57   Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Разделы дневника
Русские народные сказки [490]
Сказки русских писателей [205]
Татар халык әкиятләре [54]
Татарские народные сказки о животных [39]
Татарские народные волшебные сказки [40]
Татарские народные бытовые сказки [148]
Сказки народов мира [1070]
Литературные сказки зарубежных писателей [343]
Дөнья халыклары әкиятляре [241]
Разное [3]
Юмор [14]
Шигырьләр [32]
Стихи [16]
Хикәяләр [79]
Рассказы [31]
Книга о воспитании [11]
Каюм Насыри
Татар халык легендалары [37]
Татар халык мифлары [28]
Мәкальләр һәм әйтемнәр [193]
Татар халык иҗаты
Риваятьләр [258]
Татар халык иҗаты
Татар халык табышмаклары [29]
Татарские народные загадки [36]
Халык афоризмнары [33]
Татар халык мәзәкләре [19]
Татар халык дастаннары [32]
Татар халкының бәетләре һәм мөнәҗәтләре [25]
Тамашалы уеннар [40]
Җырлы-биюле уеннар [44]
Зиһен сынаш уеннары [36]
Хәрәкәтле уеннар [75]
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 6532
Посетители
Онлайн всего: 2
Гостей: 1
Пользователей: 1
 Дневник
Главная » 2025 » Июнь » 17 » ТАРИХИ ВАКЫЙГАЛАР ҺӘМ ШӘХЕСЛӘР ТУРЫНДА
ТАРИХИ ВАКЫЙГАЛАР ҺӘМ ШӘХЕСЛӘР ТУРЫНДА
11:59:30
     1. ШӘҺРИ БОЛГАР БӘЕТЛӘРЕ

Сәлам улсын сиңа, Болтар, олуг данлар күтәрдең,
Мәдәни шәһәр улдыгың Яурупага күстәрдең [1].

Синең изге балаларың китапларын алдылар,
Наданлык вә җәһаләтне [2[ аяк аска салдылар.

Тимердән вә ташлардан салган биналар вәйран,
Ни сәбәптән улды вәйран, гафилләр [3] улыр хәйран.

Иске ташлар, тирән базлар ятыр анда бу заман,
Әгәр кайтып күрер булса, танымас иде аны хан.

Җиһанны тетрәтмеш иде синең олуг шәүкәтең [4],
Кайда милкең, кайда гыйльмең, кайда бөек дәүләтең?

      * * *

Шәһри Болгар манарасы язулы икән башлары,
Шәһри Болгар мәчетендә бар да әүлия башлары.

Шәһри Болгарның кызлары киндер башмак кигәннәр,
Сабак укырга килгәндә җир астындин килгәңнәр.

Шәһри Болгар юлларына таш пулатлар салалар,
Шәһри Болгар вәлиләре [5] каршы чыгып алалар.

Габдрахман коесындан дәвага су алалар.
Габдрахман тау башына нәзер корбан чалалар.

Габдрахман коесының төбе тирән, суы күп,
Габдрахман сәхабәнең [6] исеме калган, үзе юк.

Рабига күлләренең әлиф кебек [7] юллары.
Шәһри Болгар вәлиләрнең күккә ашкан нурлары.

Рабига күлләренең әйләнәләре куак;
Җылый-җылый гамәл кылыйк, бу дөньяда без кунак.

Шәһри Болгарларга бардым зиярәт кылырмын [8] дип,
Рабига күлләрен күргәч, сәламәт булырмын, дип.

    2. КАЗАН БӘЕТЕ

Тарихы җиде йөздә килде Тимер Болгарга,
Габдулла ханның кулындин Болгар шәһәрен алдыя.

Ул бөлекнең соңында, Казан суы буенда
Ике угылы килүбән, Казан шәһәрен салдыя.

Ике йөз алтмыш ике ел Казан мөселман кулында.
Ахыры бары соңында урыс халкы алдыя.

Газыйлары [9] күп иде, меллалары чук [10] иде,
Галимнәре күп иде, заманы Ядегәр ирдея.

Бу җиһан мөнәүвәр [11] иде, җәбер-җәфа юк иде,
Мөрит [12]-мөршид [13] күп иде, заманы хуп ирдея.

Галимнәре дуст иде, мөршидләре хасс [14] иде,
Барча дошман пәст [15] иде, заманы Ядегәр ирдея.

Ядегәр ханның бер кызы калды тугыз яшендә,
Халык ишле эчендә күп гакыллы ирдея.

Тугыз йөз илле җидедә Ядегәр китте дөньядан.
Атасының урынына хан булырсың тидея.

Син мөәннәс [16] дәгелмүсән, ханга лаек түгелмесен,
Монча ирләр барында хан булмасмын тидея.

Ушбу сүздән гыйбрәт алды, бу дөньяны юкка санды,
Атасының соңында үз җанын үзе алдыя.

Нәселендә бер ир бар ирде, исеме аның Шигали,
Шифаларга яр ирде, тоткын булмыш ирдея.

Күп халаек бардылар, күп мал биреп алдылар,
Ушбу шәһәр Казанга хан кылдылар ирдея.

Шәһре Казан эчендә Шигали һәм хан булды,
Дөнья дигән сарайга җәбер-җәфа тулдыя.

Урыс халкы ишәйде, Шигалигә кушылды,
Шигалидән Иван урыс Казан шәһрен алдыя.

3. КАЗАН ЯНУ ТУРЫНДА БӘЕТ

Әүвәл башлап ут чыкты Сафиулла морзадан,
Ялкынлы кара төтеннәр бик нык чыкты морҗадан.

Дүшәмбе көн базарда юктыр атның аласы.
Сигезендә-тугызында янды Казан каласы.

Берәү еглай балам дип, берәү еглай анам дип,
Нәрсә алмага кермәйләр, ут эчендә калам дип.

Үткән елны ашлыкны җил койганчы урдылар,

Ике бистә арасына халаеклар тулдылар.

Җомга көнне Усиягә [17] бик күп кеше бардылар,
Ул көн хезмәт куелганнан пожарныйлар ардылар.

Сорау өчен судебный эскәмиягә утырды,
Ике-өч табак кәгазьне җавап берлә тутырды.

Бәгъзе кеше йортларын страховать иткәннәр,
Кыздырганга чыдый алмый, йөгереп чыгып киткәннәр.

Йосыф байның абзарында дүрт ат янган диделәр,
Кемнеке дип сорагач, Шамилнеке диделәр.

Узган елны кызу булды, койды ашлык башларын,
Атнадан соң тотып булмый пулатларның ташларын.

Ике бала йөгерә, бер-берсендән узарга,
Мәскәүдәге князь килгән Казандагы пожарга.

Ике бистә арасында урын юктыр казларга,
Пожарныйлар кибегеп төшкән сөт эчәргә базларга.

Ике кеше чыгып бара якшәмбе көн базарга,
Бу ни гаҗәп, бу ни хикмәт, каһәр төште Казанга.

Шимбә көндәге пожарда кыйбла яктан җил исә,
Кызыл мәсҗед [18] өстенә су сипмәде полисә.

Жалоба бирергә дип полисәгә бардылар,
Страховой конторлары акча бирергә ардылар.

Шимбә көндәге пожарда кара төтен каплады,
Тихвинский [19] чиркәвен полиция саклады.

Җыеп киндер, киезне пожарныйлар каплады,
Галимҗан хәзрәт [20] мәсҗеден ходай үзе саклады.

Пожарныйларның атлары чапкан саен пошкыра,
Тегәрҗеп [21] урам хатыннары: «Җанабыз!» — дип кычкыра.

Сафиулла морза абзый ат җибәргән бакчага,
Бу пожарның сәбәбе — страховой акчада.

Тегәрҗеп урамы зур урам, йөреп булмый комлыктин,
Бу пожарның булуы бар да гөнаһ шомлыктин.

Пожардин чыккан малны юл өстенә салдылар,
Юлларга салган маллары бар да өелеп яндылар.

Зәңгәр мәсҗед [22] янганда су сипмичә киттеләр.
Төяп чыгарган маллары бар да янып беттеләр.

     4. ОР КАРЬЯСЕН [23] СУ БАСТЫ

Оры дигән илләрдә, уйсурак җирләрдә
Алты аршин су яуган, авылларын шул алган.

Габид сачен алдырган, түбә чәчен калдырган,
Күр ходайның эшләрен, судин җанын алдырган.

И элмәлек, элмәлек, элмәлеккә кермәдек,
Авылымыз агып киткәнче үләребезне белмәдек.

Сулар көчле агадыр, Габид суда барадыр,
«Агай, мине алсана»,— дип, тилмереп җылап барадыр.

Мәхмүд байның чардагы [24] агып киткән кырларга,
Чардактагы маллары утырып калган кырларда,

Мәхмүд барадыр кырларга чардак эчен карарга,
Барып кергәч исе киткән агып киткән малларга.

Коллар иленә барыңыз, каберен сорап белеңез,
Казганып тапкан малыннан хәер-сәдака биреңез.

И әнкәем Гөлзифа, ак сөтеңне хәләл ит.
Хезмәтеңне итәлмадым, күңелеңне бәхил ит.

Габиделхалик — мулла кеше, суда агып барадыр,
Тәрәзәдин башын тыгып, зикер [25] әйтеп барадыр.

     5. ҖИР СЕЛКЕНҮНЕҢ БӘЯНЫ

Әүвәле сүз башладым бисмилладин,
Сакласын алла безләрне бу бәладин.

Мең сәкез йөз ту кызынчы сәнәсендә. [26]
Җир селкенде Сәҗилия атасында [27].

Чолгады күк йөзене кара болыт,
Куркынычлы яшенләр узды ялт-йолт.

Күк күкрәп яшенле ягъмур ява,
Куркуындин барча адәм җиргә ава.

Бераз соңра җир селкенә дә башлады.
Бу вакытта күрде адәмнең башлары.

Тетрәде җир, ачылды тирән ярлар,
Буны күреп, хәйран калды бик күп җаннар.

Гайрәтләнде диңгезнең упкыннары,
Арысландай килде чабып дулкыннары.

Килде биек дулкыннар диңгез ташып,
Күрүбән җан иясе калды шашып.

Taг [28] шикелле дулкыннар килде өскә,
Шәһәрдин чыгып калдык әле көчкә.

Җирнең өстесу кебек чайкал макта,
Таглар, урманлар чүп кеби айкал макта.

Калды үксез мескен Мессина кала,
Килде буның башына бик зур бәла.

Чолгамыш ирде әтрафын зур бакчалар,
Килтерер ирде илгә.ничә мең акчалар.

Кайда китде хәзер ендә бу бакчалар,
Һәм анларга сарыф кыйлган күп акчалар?

Чыкар ирде бондин әнвагъ [29] җимешләр,
Шуның өчен боны җәннәт димешләр.

Хосусән шөһрәт алмыш нәрсәләре,
Мессинский лимон һәм пилсиннәре [30].

Дөньяда булмаган эшләр бонда булды,
Һәм ничә йөз мең адәмнәр тәләф улды [31].

Каю берсен бәреп сукмыш таш өстенә.
Каюлары кереп калмыш таш астына. »-

Казан кайнар кеби көнләр булыптыр,
Бөтен урам мәет илән тулыптыр.

Килде бик күп гаскәрләр бүлек-бүлек,
Тотындылар носилкалап ташырга үлек.

Һәр тарафтан килде халык ярдәм өчен,
Кызганмады һәр каюсы булган көчен.

Кайсы берсе килде фәкать карар өчен,
Я фотограф илән рәсемен алыр өчен.

     6. АКСАК ТИМЕР БӘЕТЕ

Чыкды һиҗрәтдин җиде йөз илледә [32]
Төшде галәмгә хараблык, зилзилә.

Үзе аксак, гакылы ахмак, фетнәдә
Золымны изһар кыйлды [33] һәр йирә [34].

Күп голамә вә мәшәехләр [35] шәһид [36]
Булдылар һәм дине ислам нур илә.

Дари ислам [37] фетнәсендин, бел гыйян [38],
Булды вәйран, акты яшьләр хәүф илә.

Ни җавап бирер хода кашида [39] ул,
Сорса алла шиддәт [40] вә гыйкаб [41] илә?

Йа илаһи, әйлә ул бәндәңне сән,
Ахирәтдә залим вә җаһил [42] илән.

     7. СӨЕМБИКӘ БӘЕТЕ

Мең дә биш йөз унбиштә бу дөньяга килгәнмен,
Ата-ана дәүләтең китмәс диеп белгәнмен.

Ата-ана кулында бер кайгы да күрмәдем,
Кайгуларны күрермен дип исәпләп тә йөрмәдем.

Казаннарга Кырымнан китерде бәне тәкъдирем,
Казанның бер яшь ханы Җангали булды ирем.

Хан бикәсе булгачдин, ике (ел) гына торгачдин,
Тол калдым, кайгылы булдым, хан дөнья куйгач дин.

Кырымлык Сафагәрәй Казанга хан булды,
Өч хатыны булса да, дүртенчегә мине алды.

Дөньялары хафалы, заманалар буталды,
Казанга күрше илләрдән падишалар күз салды.

Сафагәрәй вакытында бик күп булды сугышлар,
Һәркайдан яу килгәчтин авыр булды сулышлар.

Ундүрт ел гомерем үтте Сафагәрәй хан белән,
Казан шәһәре күңелсез, юлда түккән кан белән.

Шәһәр тышында сугыш, эчендә тулган афәт,
Шул тынычсыз вакытта Сафагәрәем вафат.

Мәскәү ханы Казанны алмак була үзенә,
Казанлылар фетнә ача, карамыйлар сүземә.

Башкара алмыйм эшемне, тыңлата алмыйм кешене,
Һәр кайсы үзе белгән булып, йөрттеләр уртак эшне.

Хан кабере өстенә кордырдым таш манара,
Дидем: «Үзем үлсәм дә, исемем күп елга бара».

Манараны коргачтыйн көнләштеләр халемә,
Мәскәүгә хат яздыра шул көндәшем — залимә *,

«Сугыш өчен Сөембикә-манараны салды», дип,
Тагы язган «Кырымнан яңа гаскәр алды» дип.

Миндә ул ният булмады, мин сугыш теләмәдем,
Морзаларның юк фикерен күземә дә элмәдем.

Морзаларга мин әйттем, Мәскәү белән белешик,
Һичбер җәбер итмәсә, буйсыныйк та килешик.

Инде алай булмаса, көчле белән көрәшмик,
Солых бозмыйк, мал бирик, сугыш диеп сөйләшмик*.

Тыныч торсак, күп еллар каннарыбыз түгелмәс,
Мәскәү берлән сәүдә кылсак, дәүләтебез кимемәс.

Бу сүземне морзалар һич тә кабул күрмәде,
Ни кадәрле әйтсәм дә, бер сүзем дә кермәде.

Мәскәү әйтә: сугышмагыз, мин Казанны алырмын,
Рәнҗемәгез, ахырында яхшы ук җәфа салырмын.

Шуны ишеткәч Кырымга китәргә дә уйладым,
Күрәчәкләр булганга, кабул түгел теләгем.

Караштылар морзалар, Мәскәү сүзен алмыйлар,
Каршылыкны Мәскәүләр миннән диеп аңлыйлар.

Казан-Мәскәү арасында тагын бер сугыш булды*,
Җиңелгәчтен казанлылар, солыхка киңәш кылды. .

Мәскәү соңгы солыхны башкаларга яд кыйлган,
Мине Мәскәүгә озатуны солыхка бер шарт кыйлган.

Казандагы түрәләр солыхка кул куйганнар,
Мине Мәскәүгә озатып, тыныч тормак булганнар.

Солыхтан соң илче килде мине Мәскәүгә алырга,
Дәүләтемнән аерып мине, горбәтлеккә [43] салырга.

Нидер чара тәкъдиргә, юктыр янда һич кешем,
Алындым мин хәбескә [44], мөшкел булды һәр эшем.

Бардым ханым каберенә, түкдем күздин яшемне,
Дидем: «Күргел халемне, саттылар шул башымны.

Белә алмыйсың халемне, эшем хәзер бик гасир [45]
Дүрт яшендә газиз балаң минем беләндер әсир.

Син үлгәндә үк алланың әмере икән фиракка [46],
Әсир булып, угылың белән китәбез шул еракка.

Синең исән чагыңда мотыйг [47] идек әмереңә,
Бүген булдык җанлы үлек, алсана, җаным, кабереңә.

Җеназаңны озаттым, җылап күзем талдырып,
Бүген мин китөм Мәскәүгә, сине җирдә калдырып»,—

Диеп сөйләдем кабергә бән телләрем кипкәнче,
Җыладым бән моң булып, күз яшьләрем беткәнче.

Тәкъдир шулай язгачтин һич бәндәнең эше юк,
Яшь урынына кан акса да, һич жәлләүче кеше юк.

Дәүләтем кул ым дин киткәч, өч көнгәчә җыладым,
Һич тә шәфкать булмагач, бер ходайдин сорадым.

Күзем салдым дәрьяга, килгән көймә алырга,
Үлмәгән җанлы үлекне ләхетләргә салырга.

Хан сарайдан дәүләтне, мал-зиннәтне алдылар.
Өч көнгәчә маллар ташып; көймәләргә салдылар.

Әмер булды китәргә, көймәләргә җитәргә.
Күзләремнең нуры бетте, белмим ни хәл итәргә.

Ике адәм тотып мине утырттылар арбага,
Тәхет-бәхетемне калдырып, көймә янына бармага.

Күзем салдым халыкка, көйләп-җылап озата,
Кайсылары: «Мәскәү ханы рәхимле»,— дип юата.

Шәһәр тәмам гөрлидер, җылау-сыктау тавышы,
Миңа төшкән кайгылар — морзаларның табышы.

Казандагы князьләр үзе тыныч булырга,
Һәр каюсы кул куйган мине әсир кылырга.

Җылау көйләрен уйнап, уенчылар озата,
Моңлы көйле уеннар хәсрәтләрне кузгата.

Уйлап алдым, кыямәт купкан мәллә бүген, дип *,
Тагы уйладым, җылаучылар минем кебек түгел, дип.

Кайсы әйтә: «әлвидагъ» [48] кайсы әйтә: «әлфиракъ»,
Мин әйтәм: «бәхил булыгыз, китәм инде бик ерак».

Барып җиткәч дәрьяга, китерделәр кимәгә,
Газиз телләрем бәйләнде, белмим ни сүз димәгә.

Көймә китте кузгалып, карчыгадай кошны алып,
Мин гарип-бичарадан акылны алып, һушны алып.

Волгага чыкканда карадым мин калага,
Калды җылап Казаным, охшап үксез балага.

Бара торгач без җиттек Зөя дигән калага,
Килде андагы бояр-морза безне күреп калмага.

Барып җиткәч Зөягә, анда да өч көн тордык,
Чыкмадык без бер җиргә, кимә эчендә утырдык.

Андан киттек Мәскәүгә, күреп сәфәр михнәтен,
Әсир булып барабыз, күрми дөнья зиннәтен.

Күп заманнар баргачтын, Мәскәүгә барып җиттек.
Бу бәхетсез башларга ни була? — дип без көттек.

Кызлар мәйданы дигән бер урынга илттеләр,
Бераз карап торгачтын безне йортка керттеләр.

Кергән йортка каравыл куйдылар бер ун кеше,
Чыгармыйлар, йөртмиләр һәм кертмиләр бер кеше.

Көн дә уза, төн дә уза, хәсрәтдин тәнем сыза,
Ике бояр килгән бер көн, берсе «әйдә» дип кул суза.

Әсир булгач, ни чара, кузгалдым мин бичара,
Балам белән икебезне кайда алар алып бара?

Барып кердек зур йортка, эчендә аның хансарай,
Күп кешеләр җыелган, барысы да безне карый.

Падишаһ * та шунда үзе, миңа әйтә бер сүзне,
«Балаң монда асралыр, иргә бирәм мин сезне».

Диеп шунда баламны кулымнан да алдылар,
Әсирлектән янган идем, тагын утка салдылар.

Ишеттем мин, баламны поплар алганнар диеп,
Гакылы да юк сабыйны диннән чыгаралар дип.

Шул елны ук мине дә патша бирде бер ханга,
Касыймдагы Шаһгали — Казанга дошман җанга.

Мине алгач, сугышка әмер булды барырга,
Мәскәүләр белән бергә Казанны һәм алырга.

Шаһгалиләр барганнар, Казанны да алганнар,
Мине саткан морзаларның башын җиргә салганнар.

Ядегәр белән көндәшем тагы да кулга төшкән.
Мине яндырган утка үзе дә яхшы пешкән.

Гариб балам Үтәмеш алты яшенә җитте,
Фани дөньядин үтте, андан бер кайгым бетте.

Дөньяга килгән адәм кайгы күрмичә тормый,
Дөньяда шат йөргәннең дә туфрактыр ахыр урыны.

     8. ЕКАТЕРИНА ПАТША БӘЕТЕ

Иртә тордык: падишабыз сарайда юк.
Урынына куеп киткән ике алтын ук.
Оренбургта арыслан кебек егетләр күп,
Падишага һичберсенең ярдәме юк.

Падишабыз үзе китте, тагы [49] калды,
Үзе урынын биләргә хатыны калды.
Хатын кеше, таг биләп тә, малга туймас.
Сенатлары «бу— хатын» дип, санга куймас.

Падишаның сенатлары, боярлары,
Шул арада тукталгандыр бәйрәмнәре.
Хатын кеше шат-ман булып бәйрәм итә,
Падишаның елап ята сарайлары.
Шәһәремнән сәфәрлеккә чыккан идем,
Карышыма бер кош килеп һәм туктады.

Ул кошның кызыл алтын аяклары,
Башы — җәүһәр, зөбәрҗәттән тырнаклары.
Падишаны үтерергә киңәшәләр
Үзенең явыз хатыны һәм сенатлары.

Падишаның дугасына чаң бәйләгән,
Каретаның түбәсенә шәм кадаган.
Шәһәреннән күз яшь түгеп чыгып качкан,
Бер башына һичбер хәйлә таба алмаган.

     9. ПУГАЧЕВ БӘЕТЕ

Пугачев патша бар, диләр,
Постау бишмәтләре тар, диләр,
Җаек та буе яу җирләрен
Айкап та йөргән шул, диләр.

Пугачев патшаны күрсә идең,
Алларыннан буй бөгеп узса идең,
Аргамак менеп, дан тотып,
Җаек яуларында йөрсә идең.

     10. САЛАВАТ БӘЕТЕ

Агачай [50] — казак [51], мин — казак, агачай менгән акбүз ат.
Инде лә китеп барабыз, без барасы юл бик озак.

Салават сугыш итәдер, алладин өмет итәдер.
Салават сугыш иткәндә алты йөз солдат бетәдер.

Җаек дигән җап [52] йир-су, сай йирендә сөңге буйлайдыр,
Урунбуркайның ягасында алтынлы тулар [53] уйнайдыр.

Ике генә ротник йөгерде урам буена.
Салават дигән пулкинник [54] боерылды Мәскәү юлына.

Бөрмә-бөрмә кара илтер [55] болгадир Салават башында.
Салаваткайны сорасагыз, падишаһ хәзрәт кашында.

Иел үзән [56] буе чыршылык, чыршылык эче — яктылык.
Салават берлән Юлайга юктыр гына һич яхшылык.

Иөлүзән буе андызлык [57], ай-һай гына безнең аңсызлык,
Болай гына аңсыз дөгел ирдек, ай-һай гына безнең ялгызлык»

Иөлүзән буе бүтәкә [58], йибәрсәнә атың, симерсен,
Ыспай сөяк, нәзек бил, кайчан гына кайтып килерсең?

Иеләдер болан йеләдер, яссы гына тауның бавырында [59].
Җефәк кенә кара чәчкенәң йелмелтәйдер [60] яссы яурында [61].

Кесәмдә лә сабыным — энекәйгә илтеп бирегез.
Юсын да ла бетмәсен, энекәй лә безне көтмәсен.

Әдернә [62] тарттым, ук аттым, беләккәемә ышанып,
Яшь башларымдин яу яуладым Бүгәчәү картка ышанып.

     11. АКМУЛЛА БӘЕТЕ

Бисмиллаһи вә биллаһи, җитте корбан гаете,
Без язамыз, сез укыңыз — Акмулланың бәете.

Акмулланың арбасын буятканнар дан өчен,
Акмулланы үтергәнләр күренмәгән мал өчен.

Акмулланың чалмасы Дәүләтшаның билендә,
Дәүләтшаның сакалы Акмулланың кулында.

Акмулланың кулында өч тәңкәлек йөзеге,
Акмулланы үтергәннәр быел елны көз көне.

Акмулланың камзулы ука белән тектергән,
Акмулланың газиз башын Дәүләтша дуңгыз үтергән.

Акмулланың артыннан Дәүләтшалар кугандыр,
Акмулланы үтергәндә терсәкләре тайгандыр.

Акмулланың комганы Дәүләтшада кайткандыр,
Дәүләтшаның сакалы Акмуллада кайткандыр.

Акмулланың китапларын өеп кенә яндырган,
Дәүләтшаны ишеткәч, нәчәлниккә ләй алдырган.

Акмулланың эшләпәсе, алды яшел хәтфә бар,
Акмулланың янында сиксән тәңкә акча бар.
Җәмес инеш буенда үскән диләр бер тирәк,
Акмулла тикле намны [63] ничек үтермәк кирәк?

Ямьле Җәмес буенда үсеп килә бер тирәк.
Мелла үтереп себер киткән безнең илдә бик сирәк.

Дәүләтшаның кулында, Акмулланың күңелендә,
Акмулланы үтергәндә кемнәр булды киңәштә.

Акмулланың башында быел кигән түбәтәй,
Дәүләтшалар танар иде — Мөхәммәтлатыйф пүнәтәй.

Акмулланың арбасын ике күк ат тартадыр,
Акмулланың газиз башы юл буенда ятадыр.

Акмулла намаз укый, ак намазлыгын җәеп,
Акмулланы үтереп, Дәүләтша йөри баеп.

Дәүләтшаның авылы — Өфенең аръягында,
Акмулланы үтергәнләр зиреклек аръягында.

     12. ШАГЫЙРЬ ТУКАЙ БӘЕТЕ

Бисмиллаһи вә биллаһи, укыдык корбан гаетен,
Без әйтәбез, сез тыңлагыз Тукай шагыйрь бәетен.

Тукыз йөздә унөч елда, апрель икесендә,
Тукай мескен вафат булган Клячкин больнисында.
Ак келәтнең келәсен элә белми эләсең,
«Әҗәл» агай, син нишлисең, килә белми киләсең.

Ак келәтнең алдында калды бәнем җиләнем,
Егерме алтыда үлеп китте Тукай шагыйрь, сөйгәнем.

Тавык йөри кырлашып, кызлар йөри җырлашып,
Безнең өчен җыр язды тырышып та тырмашып.

Йөгерә үрдәк, йөгерә каз боты озынга күрә,
Без Тукайны сөябез җыры матурга күрә.

Ызба артында алмагач, кисеп җиргә салмагач,
Җырла, моңай, саргай, ул, матур Тукай калмагач.

Мәсҗет башы манир-манир, манир саен бер талир,
Безне ятим калдырып, китте безнең шәп шагыйрь.

Тукай абзый, яшь чагыңнан белә идек без сине,
Онытырлар дип уйлама, онытмабыз без сине.

Алма бирдем — алмадың, тәңкә бирдем — сайладың,
Безнең матур дөньябызда ник ике-өч ел калмадың?

Тауга менсәм — тау биек, түбән төшсәм — тамырлык,
Тукаен җуйган яшьләргә ходай бирсен сабырлык.

Актыр җиләнем минем, күктер җиләнем минем,
Кабереңдә тыныч йокла, җаным, шагыйрем минем.

     13. ТУКАЙ БӘЕТЕ

Бисмиллаһи вә биллаһи, җитте корбан гаете,
Без әйтәек, сез тыңлагыз мәрхүм Тукай бәетен.

Тарих мең дә тугыз йөз дә унөч елы бу вакыт,
Унбишенче апрелендә җырчыбыз Тукай вафат.

Булды мәрхүм шагыйрь Тукай, чәчә-чәчә нурларын.
Китте Тукай бу дөньядан безгә биреп җырларын.

Яшьли китте шагыйрь Тукай тәкъдиренең әмеренә.
Аллы-гөлле күп чәчәкләр куйды халык каберенә.

Мең-мең халык җеназа укып, куйдылар зурлап күмеп,
Чит калалардан килделәр, Тукайны якын күреп.

Кичте дөньяны, бичара, моңланып та сызланып,
Ничә мең кеше күзеннән яшен түкте кызганып.

Бик аз вакыт эчендә дә нык танытты ул үзен,
Белделәр барча галәмнәр Тукайның әйткән сүзен.

Шагыйрьләргә шагыйрь иде ул Тукай заманында,
Куркып тормый әйтер иде яхшысын, яманын да.

Бик күп шигырь чыгарды ул халкы өчен сызланып,
Халкым артка калмасын дип, яратып һәм кызганып.

Мохтаҗлыкта яшәде ул, байга бурычка батып,
Сәүдәгәрләр баедылар аның китабын сатып.

Хезмәт итте ул халыкка, авыру көе тырышып,
Гаделлекне язды мактап, яманлыкны — орышып.

“Җырлый-җырлый үләрмен мин,— диде Тукай,— үлгәндә дә”.
Тере калды җыры белән, җисемен җиргә күмгәндә дә.

____________________________________________________________

1. Күстәрдең — күрсәттең.
2. Җәһаләт — наданлык.
3. Гафил — белми калучы, белмәүче.
4. Шәүкәт —көч, куәт, олылык.
5. Вәли — башлык, ия, изге кеше.
6. Сәхабә — Мөхәммәт пәйгамбәр замандашы. Биредә: изге мәгънәсендә.
7. Әлиф кебек — туры, төз мәгънәсендә.
8. Зиярәт кылу — күрү, хәл белү.
9. Газый — сугышчы, җиңүче.
10. Чук — күп мәгънәсендә.
11. Мөнәүвәр — нурлы, якты.
12. Мөрит — берәүгә иярүче.
13. Мөршид — туры юл күрсәтүче.
14. Хасс—биредә: бер эшкә генә билгеләнгән кеше.
15. Пәст—-түбән, әшәке, хурлыклы.
16. Мөәннәс — хатын-кыз.
17. Усия (Устье) — Казанка елгасының Иделгә койган җире, элек Казан пристане шунда булган.
18. Кызыл мәсҗед — хәзерге Тукай һәм Париж коммунасы урамнары чатында булган.
19. Тихвинский — хәзерге Тукай урамының төньяк өлеше.
20. Галимҗан хәзрәт — Галимҗан Баруди, «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе баш мөдәррисе.
21. Тегәрҗеп — хәзерге Насыйри урамы.
22. Зәңгәр мәсҗед — хәзерге Нариман урамында, элекке «Халидия» яисә Закир хәзрәт мәчете.
23. Карья — авыл.
24. Чардак — корылма.
25. Зикер әйтү — алла сүзен әйтү, искә алу.
26. Мең тугыз йөз сигезенче булырга тиеш.
27. Сәҗилия атасы — Сицилия атавы.
28. Таг — тау.
29. Әнвагъ — төр, сорт.
30. Пилсин — апельсин.
31. Таләфулу — һәлак булу.
32. Һиҗри 750 — милади 1349 елга туры килә.
33. Изһар кыйлу — күрсәтү, ачып салу. *
34. Йирә —җиргә.
35. Мәшәехләр — дин я ыру башлыклары.
36. Шәһид булу — изге юлда һәлак булу.
37. Дари ислам — ислам җире.
38. Гыйян — ачык, күзгә күренеп торган.
39. Кашида.— каршында.
40. Шиддәт — катылык, кискенлек,
41 Гыйкаб — җәза.
42. Җаһил — надан, белемсез.
43. Горбәтлек — читтә йөрү.
44. Хибес, хәбес – кулга алу, тоткын итү.
45. Гасир — авыр, читмен, мәшәкатьле,
46. Фирак — аерылу.
47. Мотыйг — буйсыну.
48. Әлвидагъ, әлфиракъ — саубуллашу, аерылышу сүзләре
49. Таг – тәхет.
50. Агачай —туган абыйга яратып эндәшү сүзе.
51. Кулъязмада «канак» дип бирелгән.
52. Җап — ике тау яки сырт арасындагы үзән җир.
53. Ту — байрак.
54. Ротник, пулкинник — гаскәри дәрәҗә исемнәре.
55. Илтер — каракүлнең бер төре.
56. Иелүзән (Иерүзэн)— Уралдагы елга исеме.
57. Андыз — үлән.
58. Бүтәкә — башка үләннәр төбендә үсә торган вак үлән.
59. Тау бавыры — тау үзәге.
60. Иелмелтәү — җемелдәү.
61. Яурын — иңбаш.
62. Әдернә — җәя.
63. Нам — исемле кеше мәгънәсендә

Категория: Татар халкының бәетләре һәм мөнәҗәтләре | Просмотров: 20 | Добавил: ilbyak-school | Рейтинг: 5.0/2 |
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Наверх
Календарь
«  Июнь 2025  »
Пн Вт Ср Чт Пт Сб Вс
      1
2345678
9101112131415
16171819202122
23242526272829
30
Форма входа
Поиск
Ссылки
Статистика
Copyright © 2006—2025 МСОШ с. Ильбяково.
При полном или частичном использовании материалов сайта ссылка на ilbyak-school.ucoz.ru обязательна.
Сайт управляется системой uCoz