Среда, 18.06.2025, 11:04:38   Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Разделы дневника
Русские народные сказки [317]
Сказки русских писателей [205]
Татар халык әкиятләре [54]
Татарские народные сказки о животных [39]
Татарские народные волшебные сказки [40]
Татарские народные бытовые сказки [148]
Сказки народов мира [1070]
Литературные сказки зарубежных писателей [343]
Дөнья халыклары әкиятляре [241]
Разное [3]
Юмор [14]
Шигырьләр [21]
Стихи [8]
Хикәяләр [64]
Рассказы [12]
Книга о воспитании [11]
Каюм Насыри
Татар халык легендалары [37]
Татар халык мифлары [28]
Мәкальләр һәм әйтемнәр [193]
Татар халык иҗаты
Риваятьләр [258]
Татар халык иҗаты
Татар халык табышмаклары [29]
Татарские народные загадки [36]
Халык афоризмнары [33]
Татар халык мәзәкләре [19]
Татар халык дастаннары [32]
Татар халкының бәетләре һәм мөнәҗәтләре [5]
Тамашалы уеннар [40]
Җырлы-биюле уеннар [44]
Зиһен сынаш уеннары [36]
Хәрәкәтле уеннар [75]
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 6531
Посетители
Онлайн всего: 9
Гостей: 9
Пользователей: 0
 Дневник
Главная » 2025 » Июнь » 15 » ТАТАР ХАЛКЫНЫҢ БӘЕТЛӘРЕ ҺӘМ МӨНӘҖӘТЛӘРЕ
ТАТАР ХАЛКЫНЫҢ БӘЕТЛӘРЕ ҺӘМ МӨНӘҖӘТЛӘРЕ
21:42:23
I


Бәет — татар халык иҗатының лиро-эпик жанры. Аның нигезендә кайгылы яисә көлкеле вакыйга ята. Әсәр шул вакыйга нәтиҗәсендә кеше күңелендә туган хис-кичерешләрне бәян итә. Бу үзенчәлеккә беренче тапкыр Г. Ибраһимов игътибар иткән иде. Ул «бер адәмнең бер хәсрәте яки берәүгә һөҗү (сатира) өчен чыгарылган бәетләр» булуын күрсәтеп үтте (Ибраһимов Г. Әсәрләр. 5 том, Казан, 1978, 28 бит).

Тормышта төрле фаҗигале хәлләр һаман булып тора. Мондый хәлләр китергән авыр югалтуларга карата кеше, үзенең рухи реакциясен чагылдыруның бер чарасы буларак, бәет иҗат итә. Дөресрәге, моң, хәсрәт халык күңеленнән үзе бәет булып бәреп чыга. Мондый әсәрләр башта иҗат итүченең якыннары арасында, аннан берәр зуррак даирәгә таралып, күпмедер вакыт әйтелеп, җырланып, укылып йөриләр. Соңыннан аларның кем тарафыннан, кайчан чыгарылганы онытылып, кайсы классик мираска әверелә, кайсылары локаль хәлендә кәгазь битләрендә генә кала.

Бәет (бейт) — гарәп сүзе, ике юллык шигырь дигәнне аңлата. Соңгы вакытта тюрколог X.Г. Короглы төрки һәм фарсы поэзиясендә ике бәетле, дүрт бәетле әсәрләр булганын күрсәтеп, «бәет» сүзенең, гомумән,; «шигырь» дигән мәгънәсен яклый (Короглы X.Г. Трансформация жанра туйуг. Книга: «Типология и взаимосвязи фольклора народов СССР». М., 1980, с. 197.).

М. Бакировнын, «бәет» сүзен борынгы төрки телләр яки аларның диалектларында сакланган «бой» (җыр, хикәят) һәм «ет, эт» (әйтү, көйләү) мәгънәләренә таянып, бойет—бәет (җырлана-сөйләнә торган хикәят) дип аңлатырга омтылуы игътибарга лаек (Яхин А., Бакиров М. Фольклор жанрларын система буларак өйрәнү тәҗрибәсе. Казан, 1979, 84 бит).

Бу жанр әсәрләре халык телендә бәет дип кенә түгел, мөнәҗәт дип тә, җыру дип тә, әрбагый дип тә йөртелә. Әрбагый дигәндә робагый (дүрт юллык шигырь) түгел, бәлки нинди дә булса вакыйга мөнәсәбәте белән иҗат ителгән тезмә әсәр күздә тотыла. Җыру сүзендә эпиклык сиземләнә, аны тагын да көчәйтү өчен «илаһи» сүзе ялганып килә. «Илаһи бәет — мөнәҗәт», «гүзәл җыру» дип аталган бәет күчермәләре шактый очрый. Язма әдәбиятта бәет сүзе шигырь төшенчәсендә әбъят (бәетләр), назым, касыйда һ.б. сүзләр белән дә йөртелә. Шулай ук дастан текстларының тезмә өлешләренә дә бәет я назым диләр.

Оста бәетчеләр, импровизатор буларак, эпос кануннарына таянып, әсәрне үзләре иҗат итәләр яисә, артык зур үзгәрешләр кертмичә, икенче берәүләрдән ишеткәннәрен әйтәләр. Әмма бәетчеләр иҗаты өчең генә хас бер үзенчәлек бар: ул бәетләрнең ярымъязма жанр булуы. Телдән, күңелдән иҗат ителү белән бергә, бәетләр язма рәвештә дә чыгарылалар һәм таралалар. Моны бәетне тикшергән һәр галим диярлек билгеләп үтә (Ш. Мәрҗани, К. Насыйри, Г. Рәхим, Г. Газиз, Г. Толымбай, X. Ярми, X. Госман һ.б.).

Билгеле булганча, татар халкының Язма культурасы бик борынгыдан килгән. Ибн-Рустә хәбәр итүенчә, Болгар илендә IX—X гасырларда ук башлангыч мәктәпләр булган (Татарстан АССР тарихы. Казан, 1970, 50 бит). В.И. Ленин Беренче рус революциясе елларында православныйларда 1500 җанга бер рухани һәм 1500—3000 кешегә бер мәктәп булса, казан татарларында 150 кешегә бер мәчет һәм бер мулла, 100 кешегә бер мәктәп туры килүен язган иде (Ленин В.И. Полн. собр. соч., т. 28, с. 514—515). Укый-яза белү киң таралган халыкта ил тормышын, яу-көрәшләрне тасвирлый торган эпик әсәрләрдән бәетләрнең язма рәвештә теркәлә килүе табигый хәл. Бер ише бәетләр хроника төсендә аерым автор тарафыннан иҗат ителеп, аларның кайберләрендә бәет чыгаручы үзенең исем-фамилиясен дә теркәп калдыра. Ә икенчеләре күмәк иҗат нәтиҗәсе булып тора. Монысы бигрәк тә сугыш, солдат бәетләренә хас күренеш: «бу бәетне без чыгардык өч-дүрт солдат җыелып», «бу бәетне без чыгардык зиһен белән сагышлап» һ.б. юллар әнә шуны раслый.

Бу китап ахырындагы искәрмәләрдә бәет чыгаручы берничә кеше исеме күрсәтелә (Таҗи Хаҗиев, Ишкенә Шакиры һ.б.), калганнарының авторлары онытылган яисә Сәлахетдин бине Камалетдин кебек күчерүчеләр исемнәре белән генә алыштырылган.

Ярымъязма рәвештә иҗат ителгән, эчтәлеге белән гади көнкүрешкә якын торган бәетләр, Ш. Мәрҗани билгеләвенчә, «гайре мәмләкәтләрдә бер дә күрелгәне вә ишетелгәне юк» (Мәрҗани Ш. Мостафәд әл-әхбар фи әхвале Казан вә Болгар. Казан, 1885, 15 бит.). Алай гына да түгел, татар фольклорының үзендә дә бәет җанрының оригинальлеге күзгә ташланып тора. Әгәр безнең дастаннар арасында гомумтөрки сюжетлар байтак булса, әкиятләрдә һинд-гарәп һ.б. шәрык халыклары иҗаты мотивлары табылса, мәкаль һәм мәзәкләрдә бөтендөнья халыкларының поэтик хәзинәсендәге тәңгәллекләр очраса, — бәетләргә охшаш шигъри жанр (тугандаш башкорт халык иҗатындагы сүзгә сүз туры килгән бәет вариантларыннан башка) дөнья халыклары иҗатында күренми. Шул ук вакытта бәетләрнең кеше үлеменә бәйле бик борынгы жанрларга — сыктау, юклау, эпитафия, мәрсия, мәдхияләргә шактый якын торуын әйтергә кирәк. Халыкның үз иҗатында бәетләргә иң якын торган жанр — җырлар. Аерым бәетләрнең тарихлары исә кайбер риваятьләр белән аваздаш.

Бәетләрнең килеп чыгышы мәсьәләсе тикшеренүчеләрне күптәннән кызыксындырып килә. Бәет жанры үзенең милли оригинальлеге һәм, бер яктан, эпик, икенче яктан, лирик жанр булуы белән төрле фикерләр уята.

Гали Рәхим, бәетләр бер вакыйгага карата махсус көй белән чыгарылып, вакыйга онытылгач, җырга әйләнеп китәләр, дисә (Рәхим Г. Халык әдәбиятымызга бер караш. Казан, 1915, 74 бит.), Хәмит Ярми бәетләрнең үзләре озын лирик җырлардан туып, үсеп китү мәсьәләсен алга куйды (Ярми X. Бәетләр, 1960, 21—22 битләр.). Ф. Урманчеев бәетләрдән алга- рак мөнәҗәтләрне куя һәм бәет гыйбарәләренең кайберләрен «кабер ташларына язу өчен шигырь чыгару практикасы нигезендә формалашкандыр» дип фараз итә (Урманчеев Ф. Халык авазы. Казан, 1974, 11 бит.). М. Бакиров бәет фаҗигалелеген дастаннардан килә дип уйлый (Бакиров М. Бәет эволюциясенә бер караш. Китап: Татар фольклоры жанрлары. Казан, 1978, 56, 58, 65 битләр). Бәетләрнең жанр булып формалашу чорын фольклорчылар (X. Ярми, Ф. Урманчеев) XV—XVI гасыр белән бәйлиләр. Башкорт фольклорчылары да аларның фикерен куәтли. Махсус тикшеренүләр бәет жанрының генетик тамырлары моннан мең ел элеккеге Енисей эпитафияләренә үк барып тоташуын күрсәтә.

Бер кабер ташында моннан биш йөз еллар элек язылган шундый шигырь табылган:

Үлем куанычысы йитте, безем куанычымыз китте,
Мәгәр шоңкар булып очты, табулмас эстәгән җәза...

Бу — нәкъ бүгенге бәет-мөнәҗәтләрне хәтерләтүче әсәр. Димәк, бәетләрнең яралгыларын тагын да тирәнрәк тарихтан эзләргә кирәк.

VI—X гасырларда (Бу дата турында кара: Кононов А. Н. Грамматика языка тюркских рунических памятников. М., 1980, с. 14–2-) Енисей елгасы буйларында яшәгән борынгы төркиләрнең кабер таш стела ларын галимнәр укып тәрҗемә иттеләр һәм шушы көнгә хәтле әлеге әсәрләрнең шигырьме, юкмы икәнен исбатларга тырышалар (В.М. Жирмунский, И.В. Стеблева, X. Госман, В. Кызласов һ.б.).

Бу язмаларда сүз, бәетләрдәге кебек, беренче заттан — «мин» исеменнән әйтелә. Үлгән кешенең бу дөньядан туймавы турында сөйләнә. Аннан соң ул үзеннән нәрсәләр калуын тезеп китә: туганнары, мал-туары, келәмнәре, алтыннары һ.б., исән калганнарга васыятьләрен әйтә һәм аларны үзенчә юата, нык булырга куша («катыгълан»). Бу таш язмаларда иң күп очраган (һәм бәетләр өчен дә хас булган) сүз — «адьрылтым» (аерылдым).

Енисей язмаларының төп пафосы, идеясе— кешенең дөньядан аерылуына ачыну, шул ук вакытта яшәү матурлыгына дан җырлау, калганнарны дөньяда яшәүнең, актив эшчәнлекнең кадерен белергә чакыру. Бәетләргә бу хәтле якын, охшаш идеяләр дөнья халыклары иҗатының башка бер үрнәгендә дә күзәтелми. Украин думалары, һинд пальялары һ.б. ларда бу охшашлык типологик күренеш кенә.

Болгарлар, борынгы төркиләрдән аерылып, Идел буйларында урнашкач, нәкъ менә шушы төбәктә бәетнең жанр булып формалашуында хәлиткеч адым ясалган булса кирәк. Ш. Мәрҗани инде борынгы Болгарда «язулары болгар ләүхеләре (такталары— Ф.А.) язуларына бик охшаш» булган «Нәүрүз» һәм «Шәһре Болгар газыйлары» бәетләре булуы турында хәбәр итә (Мәрҗани Ш. Күрсәтелгән хезмәт, 15 бит.). Әгәр кабер ташлары, рухи культураның материаль чагылышы буларак, озак еллар дәвамында саклана алсалар, бәет — рухи культураның тел-авыз иҗаты төре — тиз җуелырга, югалырга мөмкин. Әмма үсеш юлларында ныклы багана булып традицияләр саклана. Менә ни өчен бәет жанрының бу көнгә хәтле яши, иҗат ителә торган төре — кеше үлеменә, шәхси фаҗигаләргә багышланган әсәрләр. Әмма алар да һәрбер үлгән кешегә чыгарылмый, сыктау жанрыннан бу әсәрләр шуның белән аерыла да. Гадәттә, бу тип бәетләр дөньядан вакытсыз яисә фаҗигале рәвештә киткән кешегә карата иҗат ителә.

Шәхси фаҗигаләргә багышланган бәетләр жанр фондының өчтән бер өлеше чамасын тәшкил итәләр һәм башлыча Идел-Урал регионында иҗат ителгәннәр. Борынгыдан килгән бу төр бәетләр нигезендә аерылу фикере ята. Калган төрләр шул фикернең һәм аңа бәйле традицияләрнең үсеше, эволюциясе нигезендә туган әсәрләр (сугыш, солдат, әсирлек һ.б, бәетләр). Бәет жанрының классификациясе дә шул бүленешкә нигезләнеп ясалды.

Бәетләр моңа хәтле тарихи һәм көнкүреш дигән ике төп төргә бүленеп йөртелделәр. Хәлбуки, бәетләр һәммәсе, диярлек тарихи, аларның берсе дә хыялый-фантастик вакыйгаларга багышланмаган («Сак-сок» бәете турында сүз аерым булачак). Алда әйтелгәнчә, бәет нигезендә — булган хәл, вакыйга ята. Тик ул вакыйгалар үзләре тора-бара, фольклорга хас булганча, онытылалар, тарихилык җуела, вакыйганың сәнгатьчә бәян ителеше генә кала. Ә көнкүреш хәлләре һәр бәеткә диярлек килеп керә. Башка жанрлардан (мәсәлән, җыр, мәкаль, әкият һ.б.) аермалы буларак, бәет көнкүрешкә иң якын жанр. Көнкүреш реалияләре төп эчтәлекне эпик планда ачарга ярдәм итәләр. Әйтик, вафат булучыдан калган малларны санау традицияләре хәзерге: «Гомерлеккә кала миннән Кәүҗияк басулары»; «Миндин калган кибәнемне киртәләсә, Хәйретдин»; «Кала сабыем һәм малым, хәләлем, күп җылама» кебек юлларда шигъри сурәткә әйләнәләр. Шунлыктан бәетләрне тарихи һәм көнкүреш дип бүлмичә, шәхси һәм иҗтимагый вакыйгалылык принцибында аеру мәгъкуль күренә. Ләкин бу шулай ук күпмедер дәрәҗәдә шартлы бүленеш, чөнки тарихилыгы җуелып бетмәгән әсәрләр төркемендә дә шәхси фаҗига вакыйгалары бар («Акмулла», «Ор карьясен су басты» һ.б.). Ә сатирик һәм юмористик бәетләрнең нигезендә, әйткәнебезчә, комик вакыйга ята.

Тарихи вакыйгалар һәм шәхесләргә багышланган бәетләрнең күбесе соңгы заманнарда иҗат ителгән, һәм алар язма әдәбият белән турыдан-туры багланышта торалар. «Шәһри Болгар бәетләре»нең борынгырак язмасы әлегә табылмаган. Ш. Мәрҗани искә алган «Шәһре Болгар газыйлары» бәетенең бу әсәргә ниндидер мөнәсәбәте булуы мөмкин.

Г. Газиз һәм Г. Рәхим моннан ярты гасырлар, элек безнең тарихи бәетләр фондында нибары өч бәет саныйлар иде: «Казан бәете», «Аксак Тимер» һәм «Шаһгали» бәете (Газиз Г„ Рәхим Г. Татар әдәбияты тарихы. Икенче басма. Казан, 1925, 138 бит.). Бу китапта шуларның икесе китерелеп, алар да эпик әсәрләрдә тарихи фактларның шактый онытылып, үзгәртелеп бирелүен күрсәтәләр. Дөрес, «Аксак Тимер» бәете Тимернең Болгарга килүен бөтенләй сурәтләми. Әсәрнең тарихи кыйммәте шунда ки, ул татар фольклорының язма әдәбият белән тыгыз багланышы нәтиҗәсендә бу шәхескә ниндидер объектив караш булдырырга омтыла.

«Казан бәете» һәм «Сөембикә бәете» Казан алыну вакыйгаларын сурәтләгәннәр. Аларда да фольклорга хас булган тарихи төгәлсезлекләр байтак. Мәсәлән, «Казан бәете»ндә:

Тарихы җиде йөздә килде Тимер Болгарга,
Габдулла ханның кулындин Болгар шәһәрен алдыя,—

диелгән. Аксак Тимернең Болгар чикләренә 1391 елда якынлашканы гына билгеле (Татарстан АССР тарихы. Казан, 1970, 68 бит). Хәтта билгесез бер тарихчының «Казанская история» әсәре һәм Риза Фәхретдиннең «Шура» журналындагы мәкаләләре тәэсире нык сизелгән «Сөембикә бәете»ндә дә ханшаның улы Үтәмешгәрәй үлеме 14 елга ялгыш күрсәтелгән (бу турыда искәрмәләрдән карагыз).

Тормышта булган вакыйгалардан 1808 елга караган «Ор карьясен су басты», бу гасыр башындагы «Казан яну» бәетләрендә «тарих меңдә фәлән йөздә» дигән традицион башлам даталары күрсәтелмәгән. Ерак Сицилия атавындагы җир селкенү вакыйгасын бәян иткән әсәрдә конкрет дата әйтелгән, әмма аны халык үзе иҗат итмәгән, бәлки «әдип вә мөхәррирләр», җир селкенү хәлләрен аңлату максаты белән, бәет рухында тасвирлаганнар. Шуңа күрә ул әсәр, басылган булуына да карамастан, халык арасында киң таралыш тапмаган.

Аның каравы, 1948 елда гына Ашхабадта булып үткән җир тетрәүгә багышланган «Ашхабад зилзиләсе» бәете (Бу бәет совет чоры бәетләренең «Шәхси фаҗигаләр» бүлегендә бирелде) бу фаҗигане үзе кичергән кеше үз күңелендәге тирән һәм төзәлмәслек яра ачысын сурәтли. Шушы вакыйгада үз балаларын югалткан бер ана, шәхси, фаҗигаләр турындагы бәетләр тибында, тәэсирле эпик әсәр иҗат иткән. Биредә бу тип бәетләр рухы нәкъ борынгы чор әсәрләрендәгечә сакланган: шул ук «мин» исеменнән сөйләү, мәңгегә аерылу, аһ-зар, васыятьләр, урыны-урыны белән аллага сыгыну, язмышка буйсыну, өметсезлек детальләре дә күренеп китә. Әгәр «Җир селкенү бәяны» күбрәк табигать стихиясе котырынуы картиналарын читтән күзәтүче буларак тасвир итсә, «Ашхабад зилзиләсе»ндә мондый картиналар кыска, төгәл сүзләр белән кайгылы ананың йөрәк ярасын тасвирлыйлар:

Бу ни хәл соң, дөнья кайный, диңгез чайкала, җир тетри?
Аһ-ваһ итеп җаннар сыкрый, һәлак итә бу зилзилә.

Мөнәҗәтләргә хас рефреннар, бәет башламнарына хас багышлама, теләкләр һ.б. борынгы бәет традицияләренең бу көннәрдә дә уңышлы дәвам ителүен күрсәтәләр.

Тарихи шәхесләргә багышланган «Акмулла», «Тукай» бәетләре шәхси фаҗигаләр турындагы бәет кануннары нигезендә иҗат ителгәннәр. Бәетчеләрнең иҗаты халык күңеленә иң якын бу ике шагыйрьне генә сайлап алуы да бу жанр үзенчәлекләренә туры килә: шагыйрьләрнең берсе фаҗигале төстә үтерелгән, икенчесе, үз үлеме белән булса да, вакытсыз, бик яшьли үлгән.

Хәрби-тарихи бәетләр («Рус-француз», «Рус-төрек», «Рус-япон», «Герман сугышлары» турындагы бәетләр һ.б.) халык телендә сугыш бәетләре дип йөртеләләр һәм фондтагы бәетләрнең яртысын диярлек тәшкил итәләр. Аларның болай күп булуларына берничә сәбәп бар. Беренчедән, XIX—XX гасыр башларындагы сугышлар бөтен Россия халыклары өчен уртак афәтләрдән санала, һәм, эпос буларак, бәет җан- ры аларны чагылдырмый кала алмый. Сугыш бәетләре яу картиналарының үзләрен күрсәтүдән бигрәк аларның нәтиҗәләрен, кеше күңелендә тудырган хис-кичерешләрен бәян итәләр. Икенче яктан, XIX—XX гасыр башларында бәет жанры зур үсеш кичерә, эволюцион үзгәрешләр нәкъ шушы хәрби-тарихи бәетләр төрендә башлана. Шәхси фаҗигаләргә багышланган әсәрләрдәге якты дөнья белән бәхилләшү мотивлары яу кырына күчерелә. Сугыш бәетләре дә, илдән, тыныч хезмәттән аерылып, ерак җирләргә китү, ут эченә керү фаҗигасен тасвирлыйлар. Аларның эчтәлеге — туган илне сагыну, кайтырга ашкыну, сугышка ләгънәт ору.

Сугыш, солдат бәетләре киң таралуга тагын бер сәбәп — иҗатчы һәм аудиториянең үтә тыгыз багланышта булуы. Мондый бәетләр тыныч хезмәттән аерылган һәм рухи кичерешләре үтә зур киеренкелек алган татар крестьяннары тарафыннан чыгарыла, хат аркылы илгә озатыла, якыннары тарафыннан укылып, кулдан-кулга күчереп йөртелә. Язма иҗат мөмкинчелекләре бәет жанрын бу өлкәдә тагын да үстереп җибәрергә ярдәм итә. Кайбер әсәрләрне турыдан-туры бәет традицияләренә таянып язылган хроника дияргә мөмкин (мәсәлән, «Рус-япон сугышы» бәетләренең җиденчесе). Әгәр 1812 елгы Ватан сугышына багышланган бәетләрдә халыкның «дәрт һәм күтәренке рух белән катнашуы» (Яр ми Хәмит. Татар халкының поэтик иҗаты. Казаң, 1967,1 131—132. Битләр) күрсәтелә икән, бу героик моментлар рус-француз
сугышының гомум патриотизм һәм халыклар дуслыгы идеясе белән сугарылган булуыннан килә. Дөрес, бу сугышта катнашкан татар солдатлары саны соңгырак сугышлардагы кебек масса күләмдә булмаган. Казан ополчениесе, мәсәлән, 5000 кешедән торган (Татарстан АССР тарихы. 165 бит). «Рус-француз сугышы бәетләре»ндә утызлап полк тәшкил иткән башкорт һәм типтәрләрнең батырларча көрәше турында үзенчәлекле гиперболалар ярдәмендә хәбәр ителә («Унике типтәр бетерде французның гаскәрен», «безнең гаскәр килгәчтин алар качты далага»).

Хәрби-тарихи бәетләрнең калганнарында һәм аларга охшаш әсирлек, солдат бәетләрендә артык оптимизм да, героика да юк. Гади халыкның илен сагыну, сугышка каршы булуы кебек идеяләр ул бәетләрнең нигезен тәшкил итә.

Авыр замана, ирексез хезмәт, хатын-кызларның михнәтле язмышын чагылдырган бәетләр халык тормышың эпик планда киң колач белән сурәтләү өчен иң отышлы темалар булып торалар.

Мәгълүм булганча, иген игү, җир эшкәртү, йорт-Җир җитештерү, мал-туар үстерү, туку-сугу, тегү-чигү һ.б. — татар халкының элек-электән килгән хезмәте. Натураль хуҗалыкка кирәкле мондый эшләрдән аерылу хезмәт кешесе өчен үзе бер фаҗига. Шуңа күрә дә бәет жанрына тема итеп күбрәк ирексез хезмәт, төп эше булган игенчелектән аерылган башка кәсеп ияләре фаҗигасе алына (ялчылар, бурлаклар, ямщиклар, аю биетүчеләр, чыпта сугучылар, шахтада эшләүчеләр һ.б.).

XVIII гасыр башларында Казанда Адмиралтейство корылып, анда патша Петр I флоты өчен корабльләр ясау башлана. Казан Тирәсендәге имән, нарат. урманнары моның өчен яхшы төзү материалы булып тора. Урман кисү, агач ташу, такта яру кебек эшләргә меңләгән крестьяннарны көчләп кушалар. Бу ирексез хезмәт лашманчылык дип аталган, һәм лашманчы бәетләрендә туганнардан аерылу, якыннарын сагыну, агач астында басылып калу мотивлары чагыла. Шундый ук мотивларны бик күп санлы шахта бәетләрендә дә күрергә мөмкин (китапка аларның бер ничәсе генә алынды).

Хатын-кызларның михнәтле язмышына багышланган бәетләргә килик. Октябрь революциясенә хәтле татар хатын-кызлары иҗтимагый яктан хокуксыз булганнар, аларга җир бирелмәгән, шулай ук ислам дине тарафыннан да кыерсытылганнар (Татары Среднего Поволжья и Приуралья. М., 1967, с. 259). Әмма гаиләдә хатын-кыз роле шактый нык һәм тотрыклы булган. Анага, кыз туганнарга ихтирам, мәхәббәт хисләре тәрбияләнгән. Печән, урак өсте кебек сезонлы эшләрне татар хатын-кызлары ирләр белән беррәттән башкарганнар һәм ул эшләргә бәйрәм төсе биреп торганнар.

Дин тарафыннан уку-язуга, белемгә омтылган татар хатын-кызлары алдына чиксез күп киртәләр куелса да, алар бу эштә дә борын-борыннан бирле ирләрдән калышмаска тырышканнар, һәм бу нәтиҗәсез калмаган. Мәсәлән, 1897 елда Татарларда укый-яза белүче 100 иргә 97 хатын-кыз туры килгән (Воробьев Н.О. Казанские татары. Казань, 1953, с. 53). Татар халкы арасында киң таралган «Җиде кыз бәетләре» кайчандыр Каргалы (Оренбург) якларында җиде кызның егет булып киенеп, мәдрәсәдә укып йөрүләрен шигъриятле итеп тасвирлый. Бу бәет нәүрүз бәйрәмнәре вакытында укылып йөри торган «Кыйссаи ике былбыл» китабы тәэсирендә иҗат ителгән булырга тиеш.

Хатын-кызларны үзе теләмәгән кешегә (картка, сабыйга, наданга һ. б.) кияүгә бирү, аның белән исәпләшмәү бик рәнҗеткән, нәфрәтләндергән һәм рухи протест йөзеннән аларга үз хокукларын яклап бәетләр иҗат итүгә этәргеч булып торган.

«Зөлхәбирә» бәетенең бу китапка кертелгән вариантында Арча районы Кичү авылында булган вакыйга сурәтләнә. Бәеттә хатын-кызны кимсетү, мыскыл итүгә каршы халыкның ризасызлыгы эпик планда сурәтләнә.

Зөлхәбирә күлмәк тектергән, итәгенә ука тоттырган,
Мостафа мулла, йөзе кара, кәртле уйнап кызын оттырган.

Бәян итү традицион бәет рухында ике төрле алып барыла: өченче заттан, ягъни бәет авторы исеменнән һәм иң драматик урыннарда — беренче зат исеменнән.

Әсәрдә азгын рухани образы көчле сарказм белән сурәтләнә, «йөзе кара» эпитеты мулла исеменнән аерылмый әйтелә. «Зөлхәбирә» бәетендә хаксызлык, әхлаксызлык белән килешмәүче халык образы да шактый ачык гәүдәләнә. Бәхетсезлеккә дучар булган яшь кыз һәм аның анасы образы лирик планда һәм балладага тартым алымнар белән күрсәтелгән.

Соңгырак вакыт иҗаты буларак, «Зөлхәбирә» бәете индивидуаль протестны да чагылдыра. «Кыз сату бәетләре»ндә аһ-зар, елау, рәнҗү мотивлары өстенлек алса да, аларның иҗат ителүен рухи протест гәүдәләнеше дип карарга кирәк.

Җир, ирек өчен көрәш темасын яктыртканда бәетләр үз мөмкинчелекләренең кульминация ноктасына җитәләр: аларда үзенчәлекле героика — иҗтимагый протест күренә башлый. «Урта Тигәнәле», «Чынлы», «Ышна», «Перепись» кебек бәетләрдә патша хөкүмәтенең, җирле властьларның хезмәт ияләрен изү, җәберләүләре бәян ителә. Хезмәт ияләренең буйсынмаучылык рухын бастыру өчен губернаторның авылга килүе, солдатлар, командалар җибәреп, халыкның «сандык, комганнарын, түшәк, юрганнарын» талату, зинданга утырту, аяусыз суктырулардан «чи тиреләр ябынып» дәвалану һәм башкаларны сәнгатьчә хикәяләү үзе үк инде әсәрнең көчле идея юнәлешен күрсәтә. Кайбер бәет вариантларында «бу бәетне укыгачтын яшереп куй куеныңа» дигән сүзләр саклануы жанрның Табигый атмосферада, ягъни халык телендә ачыктан-ачык яши алмавын да искәртә.

Яңа җирләргә күчеп китү яисә ирек, азатлык өчен көрәш нәтиҗәсендә сөргенгә сөрелү, зинданга утыртылу бәетләрендә традицион'аерылу мотивлары өстенлек ала. Шулай да:

Аттырдылар, астырдылар, Себерләргә сөрделәр,
Фәкыйрьләрне аяганны күбесен үтерделәр,—

дип хәбәр итү юлларына: «Без күрмәсәк, яшьләр күрер хөрриятнең булганын», дигән оптимистик карашлар да өстәлә («Җәлүк бәете»).

Сатирик бәетләр җәмгыятьнең әхлак нормаларын саклый, гадәттән тыш яисә гайре табигый бер хәлгә карата коллективның тәнкыйди мөнәсәбәтен күрсәтә. Мондый иҗат гасырлар дәвамында яшәгән тотрыклы бер күмәклекнең, әйтик, бер авыл кешеләренең үтемле тәрбияви чарасы буларак урын алса, икенче бер очракларда бу төр бәетләр үзләре фаҗигале ситуацияләргә дә китерүе мөмкин. Мәсәлән, М. Гафуриның «Кара йөзләр» әсәрендә мыскыл ителү, кимсетелүдән авыру хәленә төшкән авыл кызы үзенә атап чыгарылган бәетне ишеткәч, акылдан яза. Дан сатылу, яман ат чыгу, кеше алдында хурлыкка калу яисә кеше рәтеннән көн күрә белмәү кебек хәлләр патриархаль татар җәмгыятендә көчле тәэсиргә ия юмор-сатира бәетләре чыгарылуга сәбәп булганнар. Мондый бәетләрнең күбесе шәкертләр тарафыннан пародия стилендә иҗат ителгән. Халыкның чынбарлыктагы аерым хәлләргә эстетик мөнәсәбәтен чагылдырган бу бәетләр гөнаһсыз бер көлке өчен түгел, һәрвакыт диярлек тәрбияви функция белән иҗат ителәләр. Мәсәлән, «Бүре килгән киртәгә», «Эт бәете» һ.б. бүре, төлке дип эт ату вакыйгаларын гына, бәян итмиләр, булдыксызлык, сабырсызлык кебек тискәре якларны көлке утында өтеп алалар. Халык тормышыннан этнографик картиналар тасвирланган бәетләр дә комизм һәм юморга нигезләнгәннәр («Чәй», «Самовар», «Кашык», «Шәңгә» һ.б.). «Арыш», «Богдай», «Печән», «Каләм» кебек әсәрләр, билгеле авторлар тарафыннан мәдхия сыйфатында иҗат ителеп, халык телендә үзенчәлекле бәет буларак таралып киткәннәр.

Шәхси фаҗигаләргә багышланган бәетләрдә кеше күңелен тетрәндерерлек кайгылы хәл тасвирлана. Рәхимсез очраклылык нәтиҗәсендә тормыштан аерылуны бәян итү бәет жанрына гына хас алымнар белән башкарыла. Биредә индивидуальләштерү күренми, ә гомумиләштерү шактый көчле. Әйтик, «Суга баткан Гайшә» кем ул? Нинди кеше булган? Вакыйганың вакыты кайчан? Болар берсе дә әсәрнең игътибар үзәгендә тормый. Аны бик күптән яисә яңа гына булган хәл дияргә дә мөмкин. «Муенымдагы талир тәңкәм су төбенә тартадыр», «Тал чыбыктай зифа буем су төбендә черидер» кебек юллар суга бату фаҗигасенә багышланган дистәләрчә бәетләрнең «уртак урын»нарына әйләнгән. Әгәр котырган эт тешләгәннән үлгән Хәдичә яисә сабан туенда ат чабышларында егылып үлгән Мөхәммәтзәки һәм башкаларның кигән киемнәре, кылган гадәтләре, яраткан эшләре искә алына икән, бу — эпосларга хас алым — биографик моментлар чагылышы. Кайбер бәетләрдә герой үз исеменнән туганнан алып үлгәненә хәтле тормыш юлын сөйли. Бу — яшәү һәм үлем проблемасын тагын да кискенрәк, калкурак күрсәтер өчен эшләнә. Мондый әсәрләрдә төп урын үлемнең үзен, кешенең фаҗигасен тасвирлауга бирелә.

Шәхси фаҗигаләр турындагы бәетләрдә яшәү һәм үлем фәлсәфәсе дини мотивлар белән дә үрелеп киткәли. Бу читен хәлләр алладан, тәкъдирдә язылганнан дип аңлатулар килеп керә. Урта гасырлар әдәбиятын гомумән дини карашлардан аерып алып булмаган шикелле, бәетләрнең үсеш эволюциясендә мондый мотивлар чагылып китүне дә табигый күренеш дип карарга кирәк. Явызлар тарафыннан үтерелү үзе бер фаҗигале хәл булса, элекке заманда аның закон, хөкем тарафыннан тикшерелүе («Шәмси мескен җеназасың күтәрделәр суд берлән»), моның өчен кирәк чагында үле гәүдәне яру һ.б. лар шулай ук җан рәнҗеткеч эш буларак кабул ителгән. Мондый хәлләргә тару авыл халкы өчен аеруча авыр кичерешләр китергән. Хәзерге заманның шәхси фаҗигагә багышланган бәетләрендә, табигый ки, бу мотив инде очрамый.

«Сак-Сок» бәетләре Октябрьга хәтле чор бүлегенең ахырына, совет чоры бәетләре алдына урнаштырылды. Болай эшләү әлеге әсәрнең ике чорда да киң таралыш табуына ишарә итә. Бу мәшһүр әсәр әле хәзерге көннәрдә дә бик популяр. Аның йөздән артык вариантта саклануы шул турыда сөйли. «Икенче бәет» дип аталган версия — «бәет турындагы бәет» — соңгырак чор әсәре дип каралырга тиеш. Андый әсәрләр башка бәетләр турында да бар («Суга баткан Гайшә», «Янып үлгән ике егет» һ.б.).

«Сак-Сок» бәете вариацияләнеп, үзенең билгеле көе белән әйтелә. Хәзер дә аның шигъри калыбында яңа бәетләр чыгарыла («Сак-Сок» көенә мөнәҗәт көйлим»), әүвәлге бәетләрнең дә кайберләрең аның көенә башкаралар.

Сак һәм Сок дигән кошларга әйләнгән ике бала язмышын сурәтләү үтә тирән трагизм белән сугарылган. Бәет нигезендә, ана каргышы төзәтеп булмас бәхетсезлек- ләргә китерә, дигән караш ята. Дөнья фольклорында, бигрәк тә әкият һәм риваятьләрдә киң таралган мотив — кара көчләрнең таң ату белән юкка чыгулары — биредә үзенчәлекле рәвештә файдаланыла: Сак белән Сок «кавышабыз дигәч, хәзер таң ата».

Бәетләргә хас булмаган фантастик сюжетка корылу аркасында кайбер авторлар бу әсәрне бик борынгы мифологик карашлар белән бәйлиләр. Ләкин Сак-Сок образлары генезисын дөнья килеп чыгышы моделе — мифка ук илтеп җиткерү мөмкин түгел. Бәеттә бик борынгы заманнардан килгән карашлар сакланса да (сөтен имезгән ана каргышы белән куркыту һ.б.), балаларның кош булып кыргый урманда очып йөрүләре кебек фантастик элементлар эпосның соңгырак чор төре — балладаларга барып тоташса кирәк. Чөнки бу әсәрнең эстетик структурасы балладаларга хас «көтелмәгән бәла, төзәтеп булмаслык очраклылык» (Путилов Б.Н. Славянская историческая баллада. М.—Л., 1965, с. 30) сюжетын бәян итү юлы белән генә түгел, ә геройның эчке кичерешләрен ачу аркылы да төзелә. «Сак-Сок» бәетләре жанрның традицион элементларыннан иң таралган, шомартылган өлгеләрен җыйган.

Аклы күлмәгем туя кимәдем,
Газиз әнкәмне туя күрмәдем.
Калган киемем алып куярсың,
Исеңә төшкәч карап еларсың —

кебек юлларны аерылу мотивлары, сакланган һәр бәет вариантында диярлек очратырга мөмкин.

Бәетләрнең поэтик үзенчәлекләре. Жанрның төп сәнгатьчә алымы — бәян итү. Бәет функциясенә хас булган белдерү, билгеле итү, сөйләү дә шул алым белән үтәлә: «Шәһидулла вафат булган, шуны игълан кылаек»; «ки белдекем кадәренчә сугыш хәлен бәян итдем.

Бәет тормышта булып узган вакыйгаларны суынмаган эзләреннән тасвирлый. Шуңа күрә ул хис-кичерешләрнең иң киеренке вакытларында туа. Жанрның бу үзенчәлеген халык әдәбиятын җентекләп тикшергән Г. Тукай билгеләп үткән: «Чү, аз гына бернәрсә «шылт» иттеме, инде аның тугърысында иртәгә урамга бәетләр чыга» (Т у к а й Г. Әсәрләр, дүрт томда. 4 том, Казан, 1977, 268 бит).

Борынгы эпос әсәрләренә хас булганча, бәетләрдә сюжет эзлекле юнәлештә бармый. Г. Тукай бу хәлгә дә игътибар иткән: «Сак-Сок» бәетләрендә сюжетны «иснәп кенә диярлек сизәргә мөмкин», ди ул (Шунда ук, т. 2, Казан, 1976, 310 бит). Шулай да бәет композициясе шактый ачык һәм төзек. Эпик башлам «тарих меңдә фәлән йөздә» кебек дата яисә «бисмиллаһи вә биллаһи» сүзләре белән ачыла, аудиториягә мөрәҗәгать итү белән нәрсә турында бәян итәсен алдан әйтеп куя. Бәетләргә генә хас мондый специфик башлам язма әдәбият һәм кабер ташлары традициясе белән бәйле булуына игътибар ителгән иде инде (X. Ярми, Ф. Урманчеев).

Бетемдә бәетнең авторы (күчерүче), кайбер очракларда исемен әйтеп, үзенә хәер-дога кылуны үтенә.

Эпик әсәрләрдә «уртак урын» дип аталган һәм бер әсәрдән икенчесенә күчеп йөри торган эпик формулалар, клишелар жанрның үзенчәлекле структур элементы булып торалар. Аларга таянып яңа әсәрләр иҗат ителә: «Мендем тауның башына, язу яздым ташына»; «Японнар туп атадыр, төтене җиргә ятадыр»; «Сугыш хәлен сорасагыз, мисле тәмуг газабы» һ.б. Мондый «уртак урын»нар булып тотрыклы рифмалар да файдаланыла: кимерә — тилмерә, азыгы — языгы, һ.б.

Бәетләрдә метафора чагыштырмача әз файдаланыла. Фольклорга хас арттыру, күпертү функцияләрен гипербола башкара. «Күздин аккан яшьләрем чокыр җирдә күл булды» һ.б. Чагыштырулар, параллелизмнар бәет жанрында еш очрый торган актив чаралар: «Аждаһа тик үкереп килә германнарның (японнарның, төрекләрнең) туплары»; «яшен кебек утлар ява»; «мисле корбан чалдылар» һ.б.

Көнкүрештәге гади әйбер исемнәреннән эстетик сурәт ясау бәет жанрының идея көче һәм генезисы белән тыгыз бәйле. Әйтик, чит-ят илләрдә, яу кырында йөргән солдатның илен-җирен сагынуын тасвирлаган әсәрләрдә аның калган киеме, йорты, аты; агачлары, бакчасы, китабы, каләме һ.б. телгә алына икән, болар туган ил сурәтләре буларак кабул ителә.

Бәетләрдә сүзләрне иске стильдәгечә куллану хәзерге заман әсәрләрендә дә саклана. Фольклор әсәрләрендә «мин», «син» урынына «бән», «сәи», «Казандай», «анадан» урынына «Казандин», «анадин» кебек формалар куллану язма әдәбият тәэсире белән аңлатыла (’Исәнбәт Нәкый. Бер татар авылының моннан йөз ел элек язылган җыр-көйләре.— «Казан утлары», 1966, 11 сан, 149 бит).

Бәет жанры халык тормышын киң эпик планда тасвирлау өчен һәртөрле югары сәнгатьчә алымнардан файдалана. Татар халык иҗатының үзенчәлекле жанры буларак, бәет бик борынгыдан килгән традицияләрнең бүгенге көннәрдә дә үсү, камилләшүен күрсәтә.

II


Бу китапның икенче бүлегендә татар халкының совет чорында иҗат иткән бәетләре тупланды. Тормыш чынбарлыгына эстетик мөнәсәбәтләре ягыннан аларны да традицион бәетләр шикелле ике зур төркемгә аерып карарга була. Беренче төркемне ил, халык тормышындагы мөһим иҗтимагый-социаль вакыйгалар уңае белән туган бәетләр алып торса, икенче төркемне шәхси-хосусый көнкүрештәге драматик фаҗигаләр, очраклы бәхетсез хәлләр турындагы бәетләр тәшкил итә. Шушы җәһәттән фаҗигалелек сыйфатының традицион бәетләр өчен генә түгел, совет чорында, безнең заманда туган күпчелек бәетләргә дә хас сыйфат икәнлеген әйтеп үтү кирәк. Дөрес, фаҗигале эчтәлекнең гәүдәләнеш формалары яңа чор бәетләрендә үзгәрәк төсләр, төсмерләр ала. Алай да иске Һәм яңа бәетләр арасында традицион уртаклык билгеләре байтак. Бу уртаклык бәетләрнең иҗат ителүе һәм таралуына, поэтик төзелешләре һәм сурәтләү алымнарына хас күп төрле тотрыклы үзенчәлекләрдә чагыла. Шуның белән бергә, совет чоры бәетләре,; бигрәк тә социаль тормышны чагылдыручы бәетләр, мәгънәви табигатьләре һәм төп геройларының характерлары ягыннан иске бәетләрдән нык аерыла.

Яңа чор бәетләренең тәүге үрнәкләре гражданнар сугышы барган хәвефле көннәрдә туып, кайберләре шул чорда ук дөнья күргән («Кызыл Армия» газетасы. 1919 ел, 16 октябрь, 169 сан). Утызынчы еллар башында иҗат ителгән һәм сыйныф буларак кулакларга каршы көрәш сәхифәләрен гәүдәләндергән бәетләрнең дә байтагы үз вакытында басылып барган (Ул басмалар китапның «Искәрмәләр һәм чыганаклар» бүлегендә күрсәтелде). Совет чорында туган бәетләрне җыю, бастыру, өйрәнү өлкәсендә күренекле фольклорчы Хәмит Ярминең олы хезмәтен билгеләп үтәргә кирәк. Ул 1960 елда «Бәетләр» исемле күләмле җыентык әзерләп бастыра, анда совет чорына караган утыз бер әсәр урнаштырып, үзенең кереш мәкаләсендә аларга кыскача фәнни бәяләмә биреп уза. Аның 1967 елда чыккан монографиясендә дә Октябрьдан соңгы чор бәетләре турында шактый киң язылган (Ярми Хәмит. Татар халкының поэтик иҗаты, 253—283 битләр). Бу хакта соңгы елларда чыккан башка хезмәтләрдә дә теге яки бу дәрәҗәдә сүз алып барыла. Алай да совет чоры бәетләренең идея-тематик яктан тулы гына өйрәнелеп тә, эстетик-поэтик яктан әлегә нечкәләп тикшерелмәгәнлегең искәртеп үтү урынлы булыр.

Хәзерге вакытта Г. Ибраһимов исемендәге Тел һәм әдәбият институтының фольклор фондында совет чорында иҗат ителгән берничә йөз бәет тексты саклана. Шулар арасыннан бу китапка сайланган бәетләр тарихи-тематикаларына карап һәм эстетик әһәмиятләрен истә тотып өч төркемгә бүлеп бирелделәр.

Баштагы төркемгә илдә социализм төзү өчен барган көрәш вакыйгаларын, төгәлрәк әйткәндә, гражданнар сугышы чорындагы конфликтларны һәм соңрак кулаклар белән булган сыйнфый бәрелешләрне яктыртучы бәетләр тупланды. Сан ягыннан алар күп түгел, нибары ун бәет. Әмма совет чоры бәетләренә хас яңа сыйфатлар аларда шактый калку гәүдәләнгән. Ул яңалык, барыннан да элек, бәет геройларының рухында, табигатендә чагыла. Алар һәммәсе дә революция казанышларын һәм халык мәнфәгатьләрен яклаучы кыю көрәшчеләр булып күз алдына баса. Бу геройлар арасында кызыл командир да, батыр партизан да, сәнәкчеләр кулыннан һәлак булган авыл коммунисты да, яшь укытучы да, кулак калдыклары тарафыннан үтерелгән комсомолец та бар. Бәетләр нигезендә сыйнфый-социаль фаҗига ята. Әмма, традицион бәетләрдән аермалы буларак, ул фаҗига яңа тормышның җиңүенә ышаныч тойгысы һәм шул фаҗигагә сәбәпче булган тышкы һәм эчке дошманнардан үч алу, аларны юк итү идеясе белән сугарылган. Шуңа күрә актив көрәшкә ашкыну пафосы бәетләрнең эчке интонациясен, эмоциональ яңгырашын билгели. Бу үзенчәлек бәет герое бердәм коллектив булып сурәтләнгән очракта да («Җаек суын кичкәндә», «Кызыл көрәшчеләр бәете»), аерым шәхес буларак сурәтләнгән чакта да («Гарифулла бәете», «Тәзкия матур», «Мирсәет бәете» һ.б.) ачык чаГыла.

Бу төркемдәге берничә бәеттә эпик башлангыч көчле. Вакыйгалылык, геройның үзе күргән һәм кичергән хәлләрен хикәяләп барырга омтылуы традицион бәетләргә, бигрәк тә сугыш бәетләренә хас икәнлеге алдар ак Әйтелеп узды. Моннан тыш «Гражданнар сугышы бәете», «Кызыл көрәшчеләр бәете»ндә (эпиклык нәкъ менә аларда калку чагыла да) индивидуаль иҗат билгеләре нык сизелә, аларны халыкның бәет иҗат итү традицияләрен генә түгел, язма поэзия культурасын да яхшы белгән, заманча фикер йөртә торган шигъри сәләт ияләре чыгарган дип санарга була. Биредә Ф. Урманчеевның «...гражданнар сугышы бәетләре бу чорда зур үсеш кичергән агита- цион-публицистик поэзиягә якын торалар» (Урманчеев Ф. Халык авазы, 104 бит) дигән хаклы фикерен искә төшерү дөрес булыр.

Гражданнар сугышы бәетләренең бер өлешендә драматик вакыйгалар, сугыш-бәрелеш картиналары сурәтләнсә дә, трагик коллизияләр, үлем белән бәйле эпизодлар юк диярлек. Киресенчә, бәетләрдә дошманнарны тар-мар итү рухы, тантана тойгысы өстенлек итә:

Мәңгегә өздек коллык богавын,
Себереп түктек байларның барын.
Байрак күтәреп кайттык Казанга,
Безнең җиңүдән шаулады кала.
(«Гражданнар сугышы бәете»)

Гражданнар сугышы вакытында фаҗигале рәвештә һәлак булган аерым шәхесләр турындагы бәетләрдән бу китапка «Гарифулла бәете» сайлап алынды. Гарифулланы һәм аның иптәшен Тәкәш авылына (Татарстан) разведкага барганда аклар тотып алалар һәм кызыл партизаннар икәнлеген белеп, атып үтерәләр. Соңыннан аларга багышлап авылда бәет чыгарыла. Гәрчә әсәр стилендә хосусый көнкүрештәге фаҗигале бәетләрдән килә торган поэтик катлам сизелеп торса да, идеясе белән ул яңа, чөнки аның геройлары яңа тормыш өчен көрәштә һәлак булганнар. Халык күңеле алар Ягында, халык аларга теләктәшлек күрсәтә, аларның якты хыяллары тормышка ашачагына ышанычын белдерә. Бу ышаныч бәет геройлары исеменнән ихласи бер моң белән әйтелә:

Быел үскән тал чыбыктан читәннәр үрәлмәбез,
Илебез чәчәк атар әле, без генә күрәлмәбез.

Егерменче еллар башында кулаклар оештырган сәнәкчеләр хәрәкәте дә социаль эчтәлеге белән капма-каршы көчләрнең кискен бәрелешеннән гыйбарәт иде. Сәнәкчеләр авылдагы коммунистларны, активистларны ерткычларча үтереп йөриләр, аларның йортларын туздыралар, «Егерменче ел башында...» һәм «Тәзкия матур» бәетләрендә халык күңелен тетрәткән әнә шул фаҗигале хәлләр бөтен рәхимсезлеге белән сурәтләнгән. Беренче бәеттә сәнәкчеләрнең явыз эшләре эпик планда фаш ителә. Аның төп герое — халык. Ул гөнаһсызга кеше канын коючы кулакларны, алар ягында торучы мулла-мунтагайларны гаепли. Бәет халыкны җәберләүче эчке дошманнарны тар-мар итү күренеше белән тәмамлана.

«Тәзкия матур» үзенең эмоциональ рухы белән лирик бәетләргә якын тора. Тәзкия— бу төркемгә кергән бәет геройлары арасында бердәнбер хатын-кыз образы. Бәеттә аның эчке һәм тышкы портреты аерым бер җылылык, симпатия белән сурәтләнә. Ул «тирә-якта дан тоткан», «акыллы, зирәк», «зифа буйлы», «кыйгач кашлы», «чибәр кыз». Комсомолга керергә, хыялланучы унсигез яшьлек шул мөгаллимәне сәнәкчеләр явызларча үтерәләр. Халык бу бәете аша мәкерле дошманнарга ачы нәфрәтен, ә укытучы кызга тирән мәхәббәтен белдерә.

Егерменче еллар ахырында, утызынчы еллар башында туган бер төркем бәетләр кулакларны сыйныф буларак юк итүгә юнәлгән социаль көрәш сәхифәләрен яктырта. Аларның геройлары — шул көрәш вакытында кулаклар кулыннан һәлак булган кыю йөрәкле ир-егетләр. Мирсәет тә, Габделнур да, Рәхи дә авылда яңа тормыш җиңүе өчен үз гомерләрен корбан итәләр. Аларның образында халык иҗтимагый-актив эшчәнлек сыйфатын беренче урынга куя, фаҗигале үлем нигезендә яткан сәбәпне шул чор өчен изге саналган идеалга бәйләп аңлата:

Миннән калган киемнәрне туганнарым кисеннәр;
Совет өчен, колхоз өчен корбан булды дисеннәр.
(«Комсомолец Рәхи бәете»)

Бу юлларның калган бәетләрдә дә кабатлануы, «уртак урын» буларак яңа бәетләр поэтикасында бep элементка әйләнүе очраклы түгел.

Күренүенчә, совет чоры бәетләренең бу беренче төркемендә яңа чор иҗатына хас нигез сыйфатлар ачыла: ил язмышындагы мөһим вакыйгаларны үз язмышы итеп санаган герой образы төп сурәтләү объектына әверелә. Ул геройлар иҗтимагый идеалларга һәрвакыт турылыклы булып калалар, кирәк чакта җаннарын да аямыйлар. Язмышлары еш кына фаҗига белән тәмамланса да, аларның изге эше, якты эзе, исеме халык күңелендә кала, ә дошманнар җиңелүгә дучар була. Бу төркемгә кергән бәетләрнең үзәгендә әнә шул идея ята.

* * *


Совет чоры бәетләренең икенче зур төркемен Бөек Ватан сугышы чорында фронтта һәм тылда иҗат ителгән бәетләр тәшкил итә. Бу китапта шуларның шигъри-мәгънәви яктан камил булып күренгән үрнәкләре бирелде. Алар «Фронт бәетләре» һәм «Тыл бәетләре» дигән ике төркемчәгә бүленделәр. Мондый бүленеш нигезендә бәетләрнең поэтик географиясе һәм әсәр геройларының сугыштагы «биографиясе» генә түгел, ә жанрның чынбарлыкны чагылдыру принциплары да ята. Чөнки фронт бәетләренә, кагыйдә буларак, эпик, лиро-эпик алымнар хас булса, тыл бәетләрендә лирика өстенлек итә.

Ватан азатлыгы өчен барган изге көрәштә тугандаш халыкларның уллары белән бергә иңгә-иң торып, меңләгән татар егетләре дә катнашты. Аларның туган илне саклауда күрсәткән каһарманлыклары, кыю һәм тапкыр эшләре турында Ватан сугышы тарихы битләренә онытылмас сәхифәләр язылган. Татар фронтовикларының дошманга каршы аяусыз нәфрәт белән көрәшүләренә югары бәя биреп, Советлар Союзы Маршалы И.С. Конев: «Татар сугышчылары арслан кебек сугышалар», — дип язды (Совет Ватаны өчен сугышларда. Казан, 1946, 64 бит).

Фронтовик татарларның патриотик хисләрен эпик планда гәүдәләндергән ике әсәргә — «Мәскәүне саклау бәете»нә һәм «Берлинны да алдык без» бәетенә киңрәк тукталып үтик. Сугыш хәлләрен үз күзләре белән күргән солдатлардан язып алынган бу бәетләрнең төп герое — фронтовиклар. Сюжет шул күмәк геройның җиңүле хәрәкәтен хикәяләүгә корылган, хәрби картиналар изге сугыш, азатлык сугышы алып баручы халык күзлегеннән карап бәяләнгән.

Мәскәү каласы таш кала, күп калага баш кала,
Немец килде — муены сынды, сабак булсын башкага.
(«Мәскәүне саклау бәете»)

Үзләренең пафосы, оптимистик рухы белән бу бәетләр иске сугыш бәетләреннән «Рус-француз сугышы бәетләре»н хәтерләтәләр. Моның уртак сәбәбен билгеләү кыен түгел: 1812 елгы сугыш та ил тарихында, халык аңында Ватан азатлыгы һәм бәйсез- леге өчен барган гадел сугыш булып урын алган.

Вакыйгаларны сурәтләү ягыннан сугыш чоры бәетләренең бер төркеме лиро- эпик бәетләр рәтенә керә. Аларда сугыш тарихындагы нинди дә булса күренекле вакыйгалар турында сүз бармый, татар авылында туып-үскән гади бер кешенең сугыш башлангач ил сакларга китүе, фронтта йөргәндә күргәннәре тормышчан, реалистик картиналарда, детальләрдә ачыла. Эпик хәлләрнең лирик кичерешләр белән тыгыз үрелеп баруы бу әсәрләрнең поэтик-эмоциональ янгырашын тагы да көчәйтә. Бер иш бәетләрнең геройлары дошманны җиңеп туган җирләренә исән-сау кайтсалар һәм үзләре күргән, кичергән хәлләре турындагы бәетне үзләре иҗат итсәләр («Кызыл сугышчы бәете», «Безнең гаскәр —көчле гаскәр»), икенчеләре илебез азатлыгын саклап корбан булганнар. Аларга багышланган бәетләрне һәлак булган фронтовикның, хатлары яисә бергә сугышта йөргән дусларының истәлекләре нигезендә авылдашлары, дуслары иҗат иткән («Разведчик Нурияздан», «Фәйзулла агай бәете»). Кем тарафыннан, кайда язылуына карамастан, ул бәетләрнең һәммәсенә дә уртак бер сыйфат хас. Аларның төп геройлары Ватан алдындагы патриотлык бурычларын үтәр өчен бөтен кыенлыкларны да җиңәргә әзер торалар, үзләрен гадел көрәшкә күтәрелгән халык уллары дип саныйлар.

Дошманнарны без куабыз көнне-төнне белмичә,
Безнең йөрәк тынычланмас, җиңү көне килмичә,
(«Разведчик Нурияздан»)

Лиро-эпик бәетләрнең геройлары — совет рухында тәрбияләнгән ир-егетләр. Алар гражданнар сугышы бәетләрендә сурәтләнгән геройларның эшләрен дәвам иттерәләр, бер үк идеал өчен — халыкка бәхет биргән Совет властен саклап калу өчен көрәшәләр.

Сугыш елларында туган бәетләрнең шактые — лирик бәетләр. Жанрның бу төркемгә кергән үрнәкләре «Тыл бәетләре» бүлегенә тупланды. Алар халыкның сугыш алып килгән иң зур кайгыны — үлем кайгысын ничек кичерүен чагылдыралар. Бәетләрнең төп образы — сугышта Ватанны саклап батырларча һәлак булган яки хәбәр-. сез югалган солдат.

Эчтәлекләре белән бу бәетләр татар халкының хосусый көнкүрешкә караган фаҗигале бәетләрен хәтерләтәләр. Әмма аларда халыкның үлем трагедиясенә карашы шәхси тормыш рамкаларында чагыла, ә Ватан сугышы чорындагы бәетләрнең идея мотивлары бөтенләй үзгә. Монда сүз бәет героеның туган ил азатлыгын саклап изге көрәш кырында һәлак булуы турында бара. Шуңа күрә бу бәетләр, Ватан сугышында үлгән яисә хәбәрсез югалган солдатларга халыкның иҗат' рухы тарафыннан куелган якты һәйкәлләр булып, шигъри мәрсия булып санала алалар.

Сугыш елларында тылда таралган бу төр бәетләрнең төп авторлары — татар хатын-кызлары. Күкрәк сөтен имезеп үстергән газиз баласы яки бергә гомер иткән сөекле иренең һәлак булуы яисә югалу хәбәрен ишеткәч, авыр кайгы хисе үзеннән үзе бәет булып тышка бәреп чыккан. Тыл бәетләренең күпчелеге шул рәвешле барлыкка килгән.

Тылда таралган багышлама бәетләрне икегә бүлеп карарга була. Беренче төркемгә һәлак булган геройның исеме, кем булуы, кайдан икәнлеге билгеле бәетләр керәләр. Аларның авторлары — мәгълүм кешеләр, бәет героеның йә анасы, йә хатыны, йә баласы. Икенче төркем бәетләр исә исемсез геройга багышланган. Шуңа күрә аларның кем тарафыннан һәм кемгә багышлап чыгарылуын билгеләве кыен.

Беренче төркемгә кергән бәетләрдән «Салих бәете» сугышта үлгән фронтовикның анасы Шәмсераван апа Тимерхановадан язып алынган. Бәет аның улына булган кайнар мәхәббәтен дә, баласын югалту моңын да гаҗәеп матур һәм үзенчә итеп сөйли. Үтә кайгылы хәбәр килсә дә, ана бөгелеп төшми, улының ни өчен үлгәнен, бу үлемнең мәгънәсен күңеле белән дөрес төшенә:

Хәлләреңне сорыйм һаман саба җилдән, кошлардан;
Җуйдың ахры башларыңны безне саклап дошманнан.

Үлем трагедиясенең менә шушы ягын аңлау бәеткә оптимистик төс бирә, аның идея мәгънәсен тирәнәйтә.

Әлеге әсәрдә яңгыраган төп мотивлар «Авыр булса да итәбез сабыр», «Безне герман аерды», «Бәбекәем, ак йөзкәем», «Сүнмәс хәсрәт» һ.б. бәетләрнең дә идея җирлеген тәшкил итә. Аларның һәркайсында да сугышка, фашистларга, Гитлерга ләгънәт, нәфрәт белдергән ихласи юллар күп очрый:

Безнең өчен, илең өчен үлдең, газиз иптәшем;
Шул Гитлер кабахәт җанга төшсен бу канлы яшем.

Үзләренең нечкә психологизмы һәм сәнгатьчә эшләнеше белән алар халыкның лирик җырларына якын торалар. Борынгыдан килгән гадәт буенча, бу бәетләрнең нинди дә булса көйгә җырланып йөртелүе бер дә гаҗәп түгел.

Исемсез геройга багышланган «Батыр егет» һәм «Илем өчен җаным бирдем» бәетләре сугышчы биографиясендәге күңел тетрәткеч соңгы сәгатьне сурәтлиләр. Алар икесе дә — яшь фронтовик егет тә, гаиләсе, балалары булган өлкән солдат та авыр ярадан һәлак булалар. Бәетләрнең максаты — сугышта баш салган солдатның фаҗигасен күрсәтү, аның үлем алдындагы уй-тойгыларын сурәтләү. Шуңа ирешер өчен бәетләрдә традицион композиция алымнарының берсе — һәлак булган кешенең лирик монологы алымы сайланган, һәр ике бәетнең дә геройлары үләр алдыннан үзләре өчен якын, газиз булган кешеләр белән саубуллашалар, гомерләрен вакытсыз өзгән дошманнан үч алырга чакыралар. Шул рәвешле, тылда иҗат ителгән бәетләрдә халык Ватан өчен гомерен биргән егетләрнең үлемсёзлеген лирик планда гәүдәләндерә.

Гомумән, Бөек Ватан сугышы турындагы бәетләр татар халкының шул еллардагы реаль кичерешләрен гәүдәләндерүче һәм бүген дә әдәби-эстетик кыйммәтен җуймаган шигъри әсәрләр булып торалар.

* * *


Совет чоры бәетләренең соңгы төркемендә шәхси-хосусый көнкүрештәге аерым фаҗигаләр, очраклы бәхетсез хәлләр турындагы бәетләрдән өлгеләр бирелә. Аларның бер өлешендә иҗтимагый тормыш белән бәйле коллизияләрне һәм социаль төсмерләрне күрү кыен түгел. Әйтик, коммунист Габдулла Ярмиевне авыл кибетендә ревизия ясаганнан соң өенә кайтып барганда хулиганнар үтерә («Ревизор Габдулла бәете»), почтальон Гыйззәтулла халыкка акча алып кайткан чагында юлда бандитлар кулыннан һәлак була («Почтальон Гыйззәтулла бәете») һ.б.

Мондый фаҗигале хәлләр тормышта булгалап тора. Аларның хәзерге чынбарлыктагы нигезләренә кагылып Ю. Борев: «Кеше характерындагы тискәре сыйфатлар һәм аның аңындагы искелек калдыклары нәтиҗәсендә килеп чыгучы фаҗигаләр, социалистик тормыш кагыйдәләрен һәм законнарны бозу нәтиҗәсендә барлыкка килүче фаҗигаләр — трагедиянең мондый төрләре сыйнфый каршылыклар бетерелгәннән соң да юкка чыкмыйлар» (Борев Ю. О трагическом. Москва, 1961 с. 321) — дигән фикер әйтә. Көнкүрештәге шундый трагедия очракларын бәян кылучы бәетләрдә кайгы-хәсрәт тойгылары белән бергә, ул фаҗигаләргә сәбәпче булган явыз кешеләргә ачу-нәфрәт белдерелә, халык аларга үз хөкемен чыгара:

Хәербинең урамнары ике яктан канаулы;
Мине үтерүчеләрнең көне булсын санаулы.
(«Ревизор Габдулла бәете»)

Хәзерге заманның социаль яңгырашлы бәетләре үзләренең эчтәлекләре, шигъри эшләнешләре ягыннан алдарак карап үткән утызынчы ел бәетләренә якын тора. Аларда бер үк строфалар, аерым юллар кабатланып йөри, күрәсең, яңа бәетләрне ь иҗат итүчеләр өчен утызынчы еллардагы бәетләр өлге-модель булып торалар.

Шәхси фаҗигаләргә багышланган бәетләрнең геройлары — күп очракларда яшь вакытында (яисә бала чагында) гайре табигый үлемгә дучар булган кешеләр. Бу китапка кергән бәет геройларыннан Илһамия атлы кыз, мәсәлән, буранда адашып үдә, унсигез яшьлек Галимәне ком баса, Суфияне машина таптый һ.б. Бу төр бәетләр, гадәттә, үкенечле үлем белән дөньядан киткән яшь кешенең якты истәлеге булып, аның ата-анасы, туганнары, дуслары кулында язма хәлдә саклана. Бәлкем шуңадыр, шәхси фаҗигаләр турындагы бәетләр үзләренең эмоциональ аһәңе, шигъри сурәтләү системасы буенча лирик бәетләр булып торалар.

Хәзерге бәетләрнең, кагыйдә буларак, язма рәвештә иҗат ителү һәм таралу күренешен жанр яшәешенә хас бер үзенчәлек дип санарга кирәк. Телдән бәет чыгаручы, бәет әйтүче осталар безнең заманда шактый сирәк очрыйлар, бу традиция, күрәсең, сүнүгә йөз тота. Моның сәбәбен бәет жанрының безнең чорда профессиональ шигъри иҗатка һаман якыная баруы белән аңлату дөрес булыр.

Поэтик үзенчәлекләре, сурәтләү алымнары ягыннан совет чоры бәетләре халыкның кыска җырларына якын тора. Бу жанрлар арасындагы уртаклык билгеләрен шигырь үлчәмәсендә дә, строфа композициясендә дә, поэтик янәшәлек төрләрендә дә, тасвирлау чараларында да күрергә мөмкин.

III


Татар халкының поэтик репертуарында шигъри табигате белән бәетләргә тартым булган тагын бер жанр бар. Ул — мөнәҗәтләр. Китапның соңгы өлешендә шундый әсәрләрдән үрнәкләр сайлап бирелде.

Әйтергә кирәк, мөнәҗәтнең татар фольклорында яшәп килгән традицион бер жанр булуы күптәннән мәгълүм. Әмма бу төр әсәрләрнең идея-тематик эчтәлеге тоташтан дини мотивларга корылган дигән берьяклы караш яшәп килгәнлектән, аларны җыю, бастыру, өйрәнүгә моңарчы җитәрлек әһәмият бирелмәде. Моның кайбер объектив сәбәпләре дә бар. Мөнәҗәтләр арасында аллага сыгыну, аның ярлыкавын сорау, теге дөнья турында уйланулар рәвешендәге әсәрләр дә очрый. Шунлыктан бу әсәрләр турында сүз адып барганда, халык репертуарындагы барлык мөнәҗәтләрнең дә идея-эстетик сыйфатларын ачыклап тормастан, «алар дини әйберләр» дигән гомуми бер мөһер сугып куюлар да очрый (Татар теленең аңлатмалы сүзлеге. 2 т., Казан, 1979, 428 бит; Исхакова-Вамба Р.А. О некоторых связях народной музыки Казанских татар с арабской культурой.— В сб.: Музыкальная фольклористика, вып. 2. М., 1978, с. 304).

Мөнәҗәтләрнең халык иҗатында туу һәм формалашу тарихын ачыклау — кыен - мәсьәләләрнең берсе. Фәнни әдәбиятта бу хакта фараз итүләр очраштыргаласа да, дәлилле исбатлауларның әлегә күренгәне юк. Мәсәлән, музыка белгече Р.А. Исхакова-Вамба һәм поэтик, һәм музыкаль яктан мөнәҗәтләрнең килеп чыгышын әүвәлге чорда «Мөхәммәдия» китабын көйләп уку белән бәйләп аңлата. Моңа кушылуы кыен, әлбәттә. Әмма, татар фольклорының бу жанры «Мөхәммәдия»дән юл алган диюгә шик белдерү белән бергә, аның генетик тамырлары дини эчтәлектәге шигъри әдәбияттан читтә булуын исбатларга да дәлилләр аз. Шунысы да бар: гарәп-фарсы телендә «мөнәҗәт» сүзе «ходайга ялвару», «дога», «яшерен әңгәмә» (алла белән) мәгънәсендә йөри.

Безнең уебызча, мөнәҗәтләрнең башлангыч өлгеләре халык арасында диникультларга табыну, аларга шигъри мөрәҗәгатьләр формасында яралган булырга мөмкин. Моны мөнәҗәтләрнең композицион төзелеше дә күрсәтеп тора шикелле. Мәсәлән, күп кенә әсәрләрдә, аларга дини мотивлар бөтенләй хас булмаса да, строфа ахыры саен «сабырлар бирсәнә, алла», «шәфәгать кыл, Рәсулулла» кебек гыйбарәләр кабатланып бара. Болар борынгы мөнәҗәтләрнең тотрыклы рәвеш алган аерым кисәкләре -булырга охшый.

Табигый ки, дини культларга карата шигъри мөрәҗәгать рәвешен алган бу әсәрләр тарихи эволюция дәвамында үзгәрешсез калмаган. Халыкның дөньяны танып белүе өскерәк баскычка күтәрелгән саен мөнәҗәтләрнең дә тематик офыклары киңәй- тән, акрынлап дөньяви эчтәлекле мөнәҗәтләр дә туган, халык иҗатының җыр, бәет кебек лирик һәм лиро-эпик төрләре белән багланышка кергән. Нәтиҗәдә дини эчтәлектәге шигъри әсәрләр, бәетләр, лирик җырлар сыйфатын берләштергән үзенчәлекле бер жанр — мөнәҗәтләр жанры формалашкан. Чыннан да, мөнәҗәтләрнең поэтикасына күз салганда лирик җырларга һәм бәетләргә хас булган шигъри чараларны күрү читен түгел.

Мөнәҗәтләр бәетләргә бигрәк тә якын торалар. Халык репертуарында кайвакыт аларны бутап йөртү очраклары да бар. Мөнәҗәт һәм бәетләр башлыча көйле әсәрләр һәм аларның көйләре арасында музыкаль-интонацион җәһәттән бөтенләй аерма юк диярлек. Моны музыка белгечләре дә билгеләп үтәләр (Нигмедзянов М.Н. К характеристике жанров татарских народных песен.—В сб.: Музыка и современность. Казань, 1980, с. 100).

Эчтәлекләре ягыннан да алар бер-берсенә якын торалар, икесе дә «кайгы-хәсрәт»ле әсәрләр рәтенә керәләр. Аерма тик шунда гына: бәетләрдә чагылыш тапкан кайгы-сагышның сәбәбе конкрет тарихи яки шәхси фаҗига булса, мөнәҗәтләрдә исә мондый вакыйга үзе артык күзгә бәрелеп тормый. Кайгы тудырган сәбәпне контексттан чыгып кына чамаларга мөмкин. Ул, гадәттә, туган-үскән илдән, туганнардан, балалардан аерылуларга кайтып кала. Шунысын да искә алырга кирәк: мөнәҗәтләрнең, бәетләрдән аермалы буларак, иҗат ителгән елы, кемгә багышлануы, авторы, туу «тарихы» турында таныклык-риваятьләре булмый. Кыскасы, мөнәҗәтләр, берьяктан, бәет, икенче яктан, лирик җырларның аерым сыйфатларын, дини җырларның да кайбер үзенчәлекләрен берләштергәннәр. Алар кеше күңелендәге кайгылы хисләрне (сагыну, үкенү, әрнү, рәнҗү һ.б.) чагылдыручы, эчке табигатендә трагик башлангыч өстенлек иткән, телдә һәм язма рәвештә яшәүче әсәрләр.

Мөнәҗәтләрнең идея-тематик эчтәлегенә хас булган уртак бер мотив — аерылу мотивы. Ул барлык мөнәҗәтләрнең дә мәгънәви нигезендә ята һәм әсәрдә кулланылган барлык поэтик чаралар да шушы мотивны шәрехләүгә юнәлдереләләр.

Китапка кертелгән мөнәҗәтләр идея-тематик эчтәлекләренә карап өч төркемгә бүлеп бирелделәр.
«Туган-үскән ил» дип исемләнгән беренче бүлекчәдә туган җиреннән аерылырга мәҗбүр булган шәхесләрнең хисләрен чагылдырган әсәрләр урнаштырылды. Бу төркем мөнәҗәтләр үзләренең экспрессив, поэтик көчкә ия булулары белән аерылып торалар. Бу әсәрләрдә лирик геройның туган ил, туган туфрагына, туганнары, дус-иш- ләренә карата хисләре шундый кайнар ки, алар күңел монологы гына булып кала алмый. Лирик герой:

Туганнарымны күрдеңме, ничек торалар белдеңме,
Исәнлек алып килдеңме, күрмәдеңме халәлемне? —

дип искән җилләрдән сорый («Ерак китте газиз башым»). Яки:

Кай илләрдән килеп кундың, безнең илдән түгелме?
Аларның хәлләрен сөйләп, юат минем күңелемне,—

дип, каршына килеп кунган күгәрченгә эндәшә («Күгәрченем, гөрлисең»). Сагыну сагышларын уртаклашырга теләп:

Әйа, агач, яшең күпме?
Түгелгән җимешең күпме?
Бәнем тик сагышың күпме? —

дип агачларга барып сарыла («Бу дәрдемә дәва булмас») һ.б.

Ана һәм бала мөнәсәбәтләрен тасвир итүгә багышланган әсәрләр икенче бүлекчәдә бирелде. Бу төркемгә кергән мөнәҗәтләрнең күпчелек өлешендә балаларыннан аерылган ялгыз аналарның хисләре бәян ителә:

Йосыф китап көе белән мин көйлимен,
Иртән торып чәчләремне мин тарыймын.

Биек тауга йөгереп менеп мин карыймын,
Күренмәсме газиз балаларым диеп.
(«Балаларым чыкмый истән»)

Ана мөнәҗәтләре арасында картлык көнендә балалары ташлап киткән яисә бергә яшәп тә баласыннан ачык йөз күрмәгән аналарның моң-зарларын чагылдыручы әсәрләр байтак. Аларда ананың балага мәхәббәте газаплы бер рәнҗү төсмере белән өртелгән:

Ничә еллар синең өчен кайгы эчләрендә йөзгән,
Сабырлыклар сорап түзгән, газиз анаң түгелме мин?

Гомумән, ана һәм бала мөнәсәбәтләрен чагылдыручы мөнәҗәтләр яшь буынны тәрбияләүдә зур әһәмияткә ия. Аларда ата-анага тугрылыкка, әхлакый сафлыкка, миһербанлылыкка өндәү идеяләре кызыл җеп булып сузыла.

Гомер агышы, тормыш, яшәү һәм үлем турында фәлсәфи уйланулар рәвешендә чыгарылган әсәрләр мөнәҗәтләрнең аерым бер төркемен тәшкил итә. Аларның үрнәкләре китапның ахыргы өлешенә кертелде.

Билгеле булганча, яшәү һәм үлем бәетләрнең дә төп темаларыннан берсе булып тора. Ләкин анда ул көтелмәгән, үкенечле һәм гыйбрәтле фаҗига төсендә тасвирлана. Ә мөнәҗәтләрдә исә үлем зарурият булып күзаллана һәм әсәр соңгы сәгатьләре җиткән кешенең фани дөньяда каласыларга карата поэтик васыяте төсен ала.

Гомумән, гомер, картлык, үлем турындагы мөнәҗәтләр үзенә бер төрле фәлсәфилек белән сугарылганнар, аларга зур томумиләштерү көче хас.

Халык бу төр мөнәҗәтләрдә гомерне эленке-салынкы уздыруны, максатсыз, вак мәшәкатьләр белән үткәрүне инкарь итә, тормышта кешегә зур сынаулар узарга туры килү ихтималын искәртә һәм, шулай була калса, очраган авырлыкларны кыю рәвештә каршы алырга һәм сыкранмыйча, сыгылып төшмичә үткәрә белергә чакыра.

Табигать тарафыннан бирелгән сыйфатларның белән масаеп яки дөнья малы артыннан куып, яшәүнең чын хасыятеннән гафил булып гомер уздыручыларга да халык катгый рәвештә каршы чыга:

Олугланма дөньяның байлыгына,
Горурланма йөзеңнең айлыгына.
Дөнья малы бетә торган кырау тик,
Матурлыклар уңа торган буяу тик.

Шул рәвешчә, мөнәҗәтләр халкыбызның исемнәре безнең өчен билгеле булмаган талантлы вәкилләре тарафыннан кеше күңелен тетрәндерә, тормыш, яшәеш турында уйландыра торган мизгелләрдә: туган илдән, якыннарыннан,-якты дөньядан аерылулар вакытында иҗат ителгәннәр. Фаҗигале башлангыч өстенлек иткән бу иҗат җәүһәрләрендә халыкның тормышка карашы, рухы ачык чагыла.

* * *


Күреп үткәнебезчә, бәетләр һәм мөнәҗәтләр, татар халкының лиро-эпик һәм лирик иҗатын үзенчәлекле гәүдәләндергән жанрлар буларак, озын тарихи юл үткәннәр. Халкыбызның тарихи вакыйгаларга, социаль көнкүрешкә, шәхси-хосусый тормыш хәлләренә эмоциональ мөнәсәбәтен сурәтләүче шигъри әсәрләр сыйфатында алар бүген дә үзләренең әдәби-эстетик һәм иҗтимагый-тәрбияви әһәмиятләрен саклыйлар. Алай гына да түгел, бәетләр һәм мөнәҗәтләр хәзерге заманда да иҗат ителәләр һәм фольклорның яшәү җегәрлеген югалтмаган традицион жанрлары рәтенә керәләр.
Бу том өчен кереш мәкаләнең Октябрьга хәтле бәетләргә караган беренче бүлеге Ф. В. Әхмәтова, совет чоры бәетләре турындагы икенче бүлеге И. Ң. Надиров, мөнәҗәтләргә багышланган өченче бүлеге Р. Ф. Ягъфәров тарафыннан язылды.
Категория: Татар халкының бәетләре һәм мөнәҗәтләре | Просмотров: 9 | Добавил: ilbyak-school | Рейтинг: 5.0/1 |
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Наверх
Календарь
«  Июнь 2025  »
Пн Вт Ср Чт Пт Сб Вс
      1
2345678
9101112131415
16171819202122
23242526272829
30
Форма входа
Поиск
Ссылки
Статистика
Copyright © 2006—2025 МСОШ с. Ильбяково.
При полном или частичном использовании материалов сайта ссылка на ilbyak-school.ucoz.ru обязательна.
Сайт управляется системой uCoz