Посетители |
Онлайн всего: 2 Гостей: 1 Пользователей: 1 |
|
Главная » Тамашалы уеннар
Башта уйнаучылар шобага тотышып өч кеше сайлыйлар. Өчнең берсе — «итче», икенчесе — «көтүче», өченчесе «тәкә» була. Калганнары «сарыклар» булып, бер яктарак көтү булып утырып торалар.
|
Иң элек уйнаучылар шобага тотышалар. Иң очка чыкканы — «бай», иң аста калганы «ялчы» була. Шуннан уйнаучылар бер түгәрәк ясыйлар да кулларын тотышып торалар. Бай белән ялчының икесенең дә күзләрен бәйләп уртага кертәләр. Байның кулына җиңелчә генә ишкән сөлге бирәләр. Ялчыны бер чйткәрәк куялар.
|
«Курчак алучы», «курчак сатучы» сайланып куела. Калганнары «курчаклар» булып бер сафка тезеләләр. Сатучы курчакларга исемнәр кушып чыга. Сатып алучы килә һәм курчакларны берәм-берәм «ачкыч белән борып» карый. Кайсы курчакны борса, шул берәр һөнәр күрсәтә: я җырлый, я бии, я шигырь сөйли, гимнастик күнегүләр ясый. Алучы шулай барлык курчакларны да карап чыга.
|
«Самавыр» һәм «әби» сайланып куела. Калганнары читкәрәк тезелешеп утыралар. Әби балаларга тәм-том исемнәрен атап чыга, аларны «самавыр» ишетмәскә тиеш.
|
Уенда уннан артык кеше катнашканда яхшырак. Инде башта «әби», «бабай», «карак» сайлана. Әби калганнарга ипи, май, варенье, сөт, шикәр, бал шикелле ашамлыклар исеме кушып чыга. Шуннан соң әби белән бабай «ашамлыклар»ны «чолан»га бикләп куялар (ягъни бер әйләнә эченә җыеп кертеп утырталар). Әби бабайны эшкә озата. Үзе чолан кырыенда агач белән җирне тырмап утыра башлый. Карак кеше килә.
|
Балалар берсе алдына берсе кереп тезелешеп утыралар. Бер урлаучы, бер караучы сайлап куела. Караучы суга китә. Киткән чакта: «Карагыз аны, мәчет карт тәкәсе килсә, кертмәгез»,— дип үгет-нәсыйхәт биреп китә. Ул киткәч, урлаучы килә һәм төрле һәйләләр белән өйгә кереп бер баланы урлап китә.
|
Уен җәй көнендә тышта уйнала. Балаларның берсе шобага, я санашу юлы белән Аксак төлке, икенчесе өй хуҗасы итеп сайлана. Башка балалар тавыклар булып, зур бер түгәрәк сызыкка кереп тулалар. Аксак төлке, бер аягын күтәреп аксаклап, ерактан килеп чыга һәм өй хуҗасын күреп туктый.
|
Бу уен кеше җыелган урыннарда бер театрлы тамаша буларак уйнала.
Уенда өч кеше катнаша: Галиулла, Вәлиулла һәм бер юлаучы. Икесе ике яктан таякка таянган. Галиулла белән Вәлиулла килеп чыга. Аларның күзләре бәйләнгән, икесе дә аркаларына биштәр асканнар. Болар күзләре күрмәгәч, бер-берсенә маңгайлары белән килеп төртеләләр дә, егылып ук китәләр. Берәрсе сугып екты дип уйлап икесе ике якка мүкәләп кача башлыйлар,
— Кем минем башыма сукты, кем рәнҗетте?
|
Балалар бер урынгарак тезелеп басалар. Бер баланы «ана» итеп, икенчесен «аксак тәкә» итеп сайлап куялар. Аксак тәкә уен алдыннан кая булса да качып торырга тиеш.
|
Арадан бер кыз «ана» итеп билгеләнә, тагын арадан 2—3 бала аның «кызлары» булалар. Калган балаларга ашамлык исемнәре кушып, «май», «ипи», «каймак», «гөбәдия» һәм башка исемнәр белән атап, әлеге «ана» аларны базга «төшереп» бикләп, «олы кызы»на бер зур ачкыч тоттыра да әйтә:
— Менә сиңа ачкыч, мин базарга китәм, өйне нык кара, морҗаңны ябып, ишек, тәрәзәләреңне бикләп утыр. Аксак мәче килеп, сөт-майны ашап китмәсен,—ди дә чыгып китә.
|
Бер бала — кибетче, берсе — Тукран, калганнары курчаклар була. Кибетче курчакларга исемнәр куша һәм һөнәрләрен әйтеп чыга.
|
Уенга алты кеше катнаша. Бер бүреккә «угры», «тугры», «хан», «вәзир», «армай», «шаһит» дип язылган алты кәгазь салы-нып, әлеге алты бала бүректән шуны алалар. Чыккан кәгазьгә карап, һәркем үзенең ролен билгели.
|
Арадан бер кыз «әби» булып ныклап утыра. Башка балалар «кәбестәләр» дип аталып, «әби» артыннан тезелешеп, бер-берсен арттан кочаклап, тотынышып торалар. «Әби» кулындагы таягы белән җирне төя. Читтә калган бер кыз «күрше хатын» дип атала. Ул «әби»нең өенә килеп шакылдатып, болай сөйләшә башлый:
— Дөбер, дөбер... Әби, ишегеңне ач!
— Колагым ишетми.
— Әби, ишегеңне ач!
|
Балалардан берсе Тукран бабай карчыгы булып чыга. Ул бик начар киемнәр киенеп, теш арасына чыра кыстырып, зур таякка гаяна. Берәр койма я ишеккә килеп шакылдата. Койма я ишек артындагы бала:
— Тук, тук иткән кемдер ул?—дип сорый.
Теге, калын тавыш белән:
— Тукран бабай карчыгы булам, ишек ач әле!—дип, һаман ишек шакылдата.
|
Бер бала — әни, бер бала — кыз, берсе — тукран, ә калганнары ипиләр булып уйный. Әни ипи пешерә, үзе эшкә китә. Киткәндә кызына:
— Ипиләрне беркемгә дә бирмә! дип, үгет-нәсыйхәт биреп китә.
|
Бу уен ишегалларында, каралты-кура арасында уйнала. Балалар бер урынгарак тупланып басалар. Арадан берсе «курчак сатучы» була. Бер бала «карак» булып берәр әйбер артына поса.
Карак сатучы янына килә.
— Исәнмесез!
— Саумысез!
— Сатлык курчакларыгыз бар мәллә?
— Бар.
— Күпме тора?
— Йөз сум.
|
Балалар арасыннан «убыр әби» һәм «ана» билгеләнә. Убыр әби берәр агач яки каралты-кура арасына кача. Ана балаларын бер урынга җыеп, алар тирәсендә әйләнеп «тимер киртә» үрә:
Без бик ераклардан килдек, Туган илебез Минзәлә. Тимер киртә киртәлием, Убыр әби кермәскә.
|
Кызлар җыелалар. Бер кыз ана булып уйный. Аның күп балалары була. Ана уракка барырга әзерләнә. Балаларына әйтә: «Өйне яхшы саклагыз, теге очта бер кешедә убырлы карчык бар, ул килсә, өйгә кертмәгез»,—ди. Үзе уракка китә. Ура торган җире бик якын, йорт янында гына була.
|
Бу уен өйдә уйнала. Берәүне аркасына мендәр куеп, башына бүрек кигезеп «Сәвәнәй әби» итеп киендерәләр. Кулына таяк тоттыралар, өйалдына чыгаралар. Ул ишек шакый. Эчтән: — Тук-тук иткән кемдер ул?
|
Уен өйдә уйнала. Бер бала башы белән карават яки өстәл астына кереп ята да аякларын күтәрә. Башка балалар аның аягын шамакай итеп киендерәләр: чалма чалдыралар, бите урынына кечкенә бер ак нәрсә куеп күмер белән күз, борын, авыз ясыйлар. Кием кидертеп җиңенә уклау яки чыра тыгалар. Яткан кеше астан аларны кулы белән тотып ята. Яткан кешенең теше арасына чыра кыстыралар.
|
|
|
|
|