Посетители |
Онлайн всего: 2 Гостей: 2 Пользователей: 0 |
|
Главная » Риваятьләр
« 1 2 ... 7 8 9 10 11 12 13 »
СОЦИАЛЬ ҺӘМ МИЛЛИ ИЗҮГӘ КАРШЫ РИВАЯТЬЛӘР.
Хәмидулла, әтисе Ибраһим белән, бер помещикта тора. Аңа ул вакытта унсигез яшь була. Бу бервакыт управляющийне илтеп куя, пар ат белән. Юлда чанасы кагыла да управляющийне ега. Шуның өчен өйгә кайткач, канюшнигә ябып, Хәмидулланы бик каты кыйный.
|
СОЦИАЛЬ ҺӘМ МИЛЛИ ИЗҮГӘ КАРШЫ РИВАЯТЬЛӘР.
Минем картнәй сөйли торган иде Заһидулла качкын турында. Ул үзе минем картнәй белән бер елгы булган, 1848 елгы.
Элек бит авылдан читтә көзләү була торган иде. Җәй көннәрендә халык урман-болыннарда, йортсыман нәрсә төзеп кәстән я башка нәрсәдән, мал-туарлары белән шунда яши торган иде.
|
СОЦИАЛЬ ҺӘМ МИЛЛИ ИЗҮГӘ КАРШЫ РИВАЯТЬЛӘР.
Миндуллалар авыл очында торганнар. Йортлары бәләкәй генә, салам түбәле була. Әтисе һәм әнисе байда батраклыкта йөриләр. Ярлыларның да ярлысы була алар. Көне-төне эшләсәләр дә бернәрсә дә арттыра алмыйлар.
|
СОЦИАЛЬ ҺӘМ МИЛЛИ ИЗҮГӘ КАРШЫ РИВАЯТЬЛӘР.
Аскын районы Күбияз авылы янында Бәкер тавы бар. Жирле халык сөйләвенә караганда, элек Бәкер исемле кыю кеше булган. Авыл байларына һич көн күрсәтмәгән ул. Бервакыт аннан үч алмакчы булганнар. Бәкер текә тау өстендә, котылыр әмәл юк икән.
|
СОЦИАЛЬ ҺӘМ МИЛЛИ ИЗҮГӘ КАРШЫ РИВАЯТЬЛӘР.
Хөсәен качкынның төтене землянкасыннан өч чакрым читтә чыккан. Жирне казып, ул шулай төтен юлы ясаган, имеш.
Тотылмас өчен, Хөсәен качкын итеген тискәре кигән. Эзәрлекләүчеләр аны эзләп капма-каршы якка китә булганнар.
|
СОЦИАЛЬ ҺӘМ МИЛЛИ ИЗҮГӘ КАРШЫ РИВАЯТЬЛӘР.
Баязит качкын зур, мәһабәт гәүдәле, чем кара озын чәчле булган. Тирә-як байлары, алпавытлар аннан уттан курыккандай куркалар. Юлда төнен калучыларның мәетләре табыла — байларныкы, патша чиновникларыныкы.
|
СОЦИАЛЬ ҺӘМ МИЛЛИ ИЗҮГӘ КАРШЫ РИВАЯТЬЛӘР.
1877 елда, Россиядә Романов нәселеннән Александр Александрович патшалык иткән вакытта, халык арасында «патша бар татарларны христиан итә имеш» дигән хәбәр таралган. Өяз халкы тавышланып, кайнап, вулысларда архивларны саклап яткан. Шуннан Казан губернаторы, өч рота солдат алып чыгып, вулыслардагы урыс авылларыннан крестьяннарны мобилизовать иткән.
|
СОЦИАЛЬ ҺӘМ МИЛЛИ ИЗҮГӘ КАРШЫ РИВАЯТЬЛӘР.
1897 елда Россиядә гомуми рәвештә халыкларның санын алу — перепись башлана. Халык арасында «патша хөкүмәте татарларны чукындырып бетерергә тели икән» дигән хәбәр таралган. Бик күп татарлар күчеп китәргә хәзерләнгәннәр. Бик күпләре күчеп тә киткәннәр, кире борылып та кайтканнар.
|
СОЦИАЛЬ ҺӘМ МИЛЛИ ИЗҮГӘ КАРШЫ РИВАЯТЬЛӘР.
Бөгелмә ягыннан бер төркем халык Салкын чишмә янына утыра. Авыл ике елга арасында булганга аның исемен «Чатлы» дип куялар.
Килгән кешеләр арасында Хәсән исемле бер бай була. Ул мал озату сәүдәсе белән йөргән.
|
СОЦИАЛЬ ҺӘМ МИЛЛИ ИЗҮГӘ КАРШЫ РИВАЯТЬЛӘР.
Җанбай бабай минем картәтинен әтисе инде ул. Әти сөйли торган иде аның турында.
Элек бу якта бакыр заводлары булган. Аның хуҗасы Демидов икән. Заводын өч җирдә: Уинскида, Югосокинда, Ашапта корган. Бик бай кеше булган.
|
СОЦИАЛЬ ҺӘМ МИЛЛИ ИЗҮГӘ КАРШЫ РИВАЯТЬЛӘР.
Йосыф морза, Пугачев хәрәкәте кузгалгач, кешеләрне Пугачевка кушылмаска өндәп йөри икән. Бер авылда утын әрдәнәсенә басып: «Пугачев — вор, ул патша түгел»,— дип сөйләп торганда аңа аталар.
|
СОЦИАЛЬ ҺӘМ МИЛЛИ ИЗҮГӘ КАРШЫ РИВАЯТЬЛӘР.
1760 нчы елларда Бәйрәкәдә Әпсәлам Аитов дигән бай яшәгән. Пугачев хәрәкәте кузгалгач, ул Пугачев армиясенә, кешеләр оештырып, икмәк җибәрә. Пугачевның ярлы крестьяннар яклы икәнен белгәч, хәйләгә керешә, Оренбургтагы камалган патша гарнизонына да икмәк җибәрә.
|
СОЦИАЛЬ ҺӘМ МИЛЛИ ИЗҮГӘ КАРШЫ РИВАЯТЬЛӘР.
Бик борынгы заманнарда зур яулар, сугышлар булган бу якта. Пугачев явы да үткән, диләр, бу яктан. Шул яу үткәндә безнең авыл бәләкәй генә булган. Авыл кырында гына зур кара калын урман үскән булган.
|
СОЦИАЛЬ ҺӘМ МИЛЛИ ИЗҮГӘ КАРШЫ РИВАЯТЬЛӘР.
Авылыбызны чолгап алган таулардан Сакчы тавы үзенең мәһабәтлеге, текәлеге белән аерылып тора. Заманында Емельян Пугачев гаскәре белән безнең яклардан да уза һәм берничә тәүлеккә явы белән ялга туктала.
|
СОЦИАЛЬ ҺӘМ МИЛЛИ ИЗҮГӘ КАРШЫ РИВАЯТЬЛӘР.
Пугачев Башкортстаннан Агыйдел буйлабрак Минзәлә тирәсеннән узган. Безнең авыл — Иске Минзәләбаш — элек Минзәләбаш өязенә керә иде. Пугачевның кайбер чапкыннары безнең тирәгә дә килеп җиткәннәр.
|
СОЦИАЛЬ ҺӘМ МИЛЛИ ИЗҮГӘ КАРШЫ РИВАЯТЬЛӘР.
Авыл янында «Ярма черегән тавы» бар. Пугачев яулары заманында шул тауда баш күтәрүчеләрнең лагерьлары булган.
|
СОЦИАЛЬ ҺӘМ МИЛЛИ ИЗҮГӘ КАРШЫ РИВАЯТЬЛӘР.
Пугачев хәрәкәте чорында, бу хәрәкәтне бастыру өчен, патша хөкүмәте безнең якларга да җәза отрядлары җибәргән. Шундый отрядларның берсе Сөләй, Урсалыбаш авылларында торган.
|
СОЦИАЛЬ ҺӘМ МИЛЛИ ИЗҮГӘ КАРШЫ РИВАЯТЬЛӘР.
Бакалы районында Урсайдан Нугайбәккә барган юлда чишмә аша күпер салынган. Менә шул күперне, имеш, Пугачев явы вакытында татарлар һәм башкортлар түбәтәйләре белән туфрак ташып салганнар һәм юл ясап үткәннәр.
|
СОЦИАЛЬ ҺӘМ МИЛЛИ ИЗҮГӘ КАРШЫ РИВАЯТЬЛӘР.
Әткәй мәрхүм әйтер иде: Пугачев Казанга килгәндә, мин шактый бала идем, дияр иде. Ун яшьләремдә булса кирәк. Әүвәл Пугачев килер хәбәре чыккач, ул вакытта Казан губернаторы... дигән адәм икән, бистә кешеләрен Мәкәрҗәгә барудан мәныг кылды . Аннан сон Пугачев Казанга килгәч, ул вакытта Казан татарларының кязгөзар адәме югарыда Аксак Каратун вакыйгасында мәзкүр Кара Ибраһим дигән икән.
|
СОЦИАЛЬ ҺӘМ МИЛЛИ ИЗҮГӘ КАРШЫ РИВАЯТЬЛӘР.
Пугачев әүвәлдә Дон казагы икән. Җаек буена барып, бер Җаек казагында ялчылыкта бер хуторда туар карап торгандыр. Сүзгә оста, йөреше-торышы сәясәтле, йөзе күркәм адәм икән. Ул заманда патша Пит Федорич үлеп, әмма халык арасында «тере, имеш, үлмәгән, имеш, качып йөри, имеш» дигән сүз бар икән.
|
|
|
|
|