Посетители |
Онлайн всего: 1 Гостей: 1 Пользователей: 0 |
|
Әүвәл заманда, имеш, иске Казанда, Алтынбәк дигән бер хан булган. Аның өч улы булган, ди. Беркөнне бу хан, диван корып вәзирләре белән утырганда, олы улын каршысына китереп әйткән: «Угылым, сине өйләндермәкче булам, син кем кызын, кайсы кызны аласың килә?» — дип сораган. Олы улы: «Сез кайсы кызны муафикъ күрсәгез, мин дә шул кызны яхшы күрәм»,— дип, җиргә караган. Алтынбәк хан әйткән: «Әй, балам, сүзең дөрес, алай да кыз алырга ихтыярны сиңа бирәм, син кемне теләсәң, мин сиңа шуны алып бирәм»,— дигән. Улы шунда әйткән: «Безнең Казанда Хәсәнбәк морза бар, аның Айсылу атлы бер кызы бар. Минем аласым килгән кыз шушы булыр»,— дигән. Хан: «Яхшы, алып бирермен»,— дип вәгъдә биргән. Олы улы чыгып киткәч, уртанчы улын чакырткан. Хан аңардан: «Нинди кыз аласың килә?» — дип сорагач, ул да: «Хәсәнбәк морза кызын»,— дип җавап биргән. Хан аңа да шул кызны алып бирергә вәгъдә иткән. Кече улын чакыртып сораса, анысы да: «Айсылуны сөям»,— дип җавап биргәч, хан аңа да шул кызны вәгъдә иткән. Диван таралган. Вәзирләр: «Һай, бу ханыбыз ничек бер кызны өч улына да алып бирмәкче була?» — дип, гаҗәпкә калганнар.
|
Ике кеше, кырдан сарыкларын куып кайтып килгәндә, бер су янында очраштылар. Боларның берсе карт, берсе яшь иде. Карты яшенең сарыкларына карап торды да әйтте: «Ишетәмсең, чибәр егет, әгәр син миңа бер сарыгыңны бирсәң, минем сарыкларым синеке чаклы ике була»,— диде. Егет, башын кашып, азрак уйлап торды да әйтте: «Юк, бабай, болай гаделсезлек булыр. Син үзең миңа бер сарыгыңны бир, ул чагында, икебезнең дә тигез булып, арабызда көнчелек калмас»,— диде. Минем беләсем килә: боларның ничәшәр сарыгы бар иде? (Картның — җиде, егетнең биш сарыгы бар.)
|
— Нәрсә өстәл янында бигрәк кирәк? — Авыз.
— Нинди савыттан эчеп булмый? — Буш савыттан.
— Кай вакытта куян ите тәмле була? — Ашаганда.
— Бернәрсә дә ашамыйча, ничә йомырка ашап була? — Берне.
|
«А» хәрефе Мәскәүдә бер дә юк, Казанда икәү.
«Б» хәрефе Әбидә бер, бабайда ике.
«З» хәрефе Диңгездә бар, суда юк, Абзарда бар, өйдә юк. Бездә бар, Сездә бар, Илдә юк. Яз белән көз нәрсә белән тәмамлана? Казанның уртасында ни бар?
|
Табышмак, исеменнән үк аңлашылганча, тыңлаучылар алдына нинди дә булса билгесез бер әйберне яки күренешне эзләп табу бурычын куя. Жанрның тагын йомак (яки җомак) дигән атамасы да бар. Монысы нәрсәнедер яшерү мәгънәсендә кулланылган йому фигыленнән ясалган.
Төзелешләренә карап, табышмаклар үзләре берничә төргә бүленәләр. Аларның бер ишләре эзләп табылырга тиешле әйберне сурәтләп-тасвирлап бирә, сүзләр ярдәмендә аның рәсемен ясый. Шул рәсемдәге аерым билгеләр һәм сыйфатлар буенча без табышмакның җавабын эзләп табабыз.
«Үзе шардай, эче кандай, тәме балдай» дигән табышмакны тикшереп карыйк. Аның җавабы нәрсә булырга мөмкин? Иң элек беренче сыйфатка — билгесез әйбернең шар кебек йомры булуына игътибар итик. Андый әйберләр байтак: кабак, миләш, шалкан һ. б. Ләкин «кабак» дигән җавап табышмакта күрсәтелгән икенче сыйфатка туры килми. Чөнки аның эче кызыл түгел, ә сары. Миләш йомры да, кызыл да, әмма ул өченче сыйфатка җавап бирми. Безгә әче түгел, бәлки татлы әйбер кирәк. Шушы рәвешчә фикер йөртеп, дөрес җавапның «карбыз» икәнлегенә төшенү кыен түгел.
|
— Алып җибәр! — Алырга акчаның күзенә ак төшкән әле.
— Арыдым. — Арсаң ат ялла, үзең җәяү бар.
— Ач! — Ач булсаң, туеп кил.
— Ачуым килә. — Ачуың килсә, борыныңны тешлә.
|
— Аңладыңмы? — Аңлавын аңладым, төшенә генә алмадым.
— Ә мин нишлим? — Ни теләсәң, шуны эшлә, тешең булса, телең тешлә.
— Белдеңме? — Белдем, колагыма элдем, берсеннән керде, берсеннән чыгып китте.
— Булдымы? — Булды дигәндә койрыгын борды.
|
Халык телендә теге яки бу сорауга каршы әйтелә торган әзер җаваплар бар. Мәсәлән, — Ни эшли? — Тире җыеп, күн эшли. Күренә ки, әзер җаваплар, сораулары белән бергә, шигъри калыпка салынган, ритмлы, рифмалы текстлар хасил итәләр һәм халык афоризмнарының үзенчәлекле бер төре булып саналалар.
Әзер җавапларны, кешеләр очрашып үзара хәл-әхвәл сорашкан чакларда, еш ишетергә туры килә. (—Кая барасың? — Каен башына; — Нихәл? — Сине күргәч бетте хәл; — Бүген ялдамы әллә? — Ялда да, койрыкта да һ. б.) Бу мисаллардан да ачык аңлашылганча, әзер җавапларның аеруча киң таралган вазифасы — куелган сорауның асылына җавап бирми калу, сүзне төп мәсьәләдән читкә алып китү. Моның сәбәпләре төрлечә булырга мөмкин: йә сорау үзе урынсыз, мәгънәсез була; йә җавап бирүченең серне чишәсе, чын хәлне белдерәсе килми. Әйтик, эшең бик уңышлы чыкмаганда берәрсе: «Булдымы?» — дигән сорау белән җаныңны борчый икән, аңа әзер җавап бар: «Булды дигәндә койрыгын борды».
|
Әгәр бүреләр көзгәчә улый башласалар, киләсе ел ашлык булмас.
Әгәр карга ябыгып килсә, ашлык уңар.
Әгәр тавыкның беренче йомыркасы бер әчмуха* килсә, уңыш яхшы була.
Әтәчләр өзлексез кычкырсалар, ашлык уңар.
Бытбылдык кычкырган ел иген була; тартар кычкырса, иген булмый.
Кара каргалар ояга утырса, өч атнадан чәчүгә чыгарга кирәк.
|
Августта кара әрем тамырының тармаклары юан булса, киләсе ел арыш яхшы булыр.
Борчакны суга салып кара: әгәр су өстендә вак күбекләр булса, быел борчак яхшы уңар.
Җәй көне миләш уңса, арыш яхшы булыр, шомырт уңса, арыш начар булыр.
Имән чикләвеге күп булган елны кыш җылы килә һәм алдагы җәй — туклык.
Каен агачында бөресе күп булса, тары бик уңар.
|
Алтынчы гыйнварда салкын булса, урак вакытында бик эссе булыр. Әгәр җылы булып, кар яуса, һәр ашлык уңар.
Әгәр ябалак кар яуса, борчак белән чикләвек уңар.
Апрель актыкларында җылы яңгырлар булса, игеннәр яхшы булыр.
Апрель алтысында аяз булса, җәй коры килер; болытлы булса, ашлык уңарга булыр.
Әгәр беренче мартта тәрәзәләргә боз катса, бу елны кыяр уңар.
Барс елы* — байлык, Тычкан елы* — баллык, Куй елы* — кытлык, Куян елы — йотлык.
|
Әгәр беренче кар вак булса, кар тиз китмәс, җәй яңгырлы булыр, ашлык, печән яхшы уңар.
Әгәр боз өстенә боз катса, ашлыкка галәмәт.
Әгәр Иделдә кисәктән боз катып, кыш та кисәктән булса, ашлык бик уңар.
Җәй көне гел томан булса, гөмбә күп булыр.
Беренче күк күкрәү кыйбла ягыннан булса, иген уңар.
Боз кытыршы булып туңса, иген уңар.
Еллар чыклы булса, бал күп булыр.
|
Арка сызласа, буран булыр.
Борын томауласа, яңгыр булыр.
Кеше авырайса, явым була.
Колак кычытса, яңгыр яки кар ява.
Көндез йокы басса, буран булыр.
Кул коргаксыса, явым була.
|
Аккош иртә килсә, яз начар булыр, озак торыр.
Акчарлак килгәч, елгаларда боз тиз кузгалыр.
Ала карга агач башына кунса, яз тиз, җиңел килер, җиргә кунса — озак килер.
Апрель аенда торна кычкырса, ел яхшы килә.
Ат аягын тибенсә, яңгыр булыр.
Ат юлга ятса, буран булыр.
|
Ашлык урганда салам шартлап сынса, яңгыр булыр.
Әгәр көз көне каен агачлары астан саргаеп, яфракларын астан коя башласалар — ел җылы килә, ә өстән саргаеп, өстән яфрак коя башласалар — ел салкын килә.
Балан чәчәк атканда, балык сикерә.
Зирек агачы башлап яфрак ярса, җәй яңгырлы һәм җылы була, ә каен агачы башлап ярса, җәй корылыклы була.
Имәндә чикләвек күп булса, кыш каты килә.
Каен суы күп акса, җәй яңгырлы була.
|
Ага торган суга аркылы яуса, яңгыр тиз туктар.
Ашлык урганда урак күгәрсә, яңгыр булыр.
Әгәр елга суы боз өстенә чыкса, көн җылытыр.
Буадагы су кимесә, өч көннән яңгыр галәмәте.
Җилсез һавада төтен җиргә таба төшсә, яңгыр галәмәте.
Кайнаган самоварның борыны тыгызланса — көн суыта, бушаса — җылыта.
|
Август аенда аяз булса, көз пычрак булыр.
Апрель артык җылы булса, май салкын, җилле булыр.
Апрельнең алтысында торна кычкырса, ел яхшыга килә.
Әгәр җәй көне төшлек тарафыннан җил килсә, һава яхшы булыр. Кыш көне булса, көн җепшек булыр.
Беренче кар көндез яуса — кыш салкын, төнлә яуса — җылы була.
Беренче мартка кадәр кара карга күренсә, кар тиз китәр.
|
Ай колаклы булса, суык булыр — кыш көнендә; әмма җәй көне колаклы булса, яңгыр булыр.
Ай тирәсендә алка кебек булса, җил булыр.
Ай очы белән туса, көннәр явымлы булыр.
Ай тулы вакытта саф һәм якты ялтырап торса, һава яхшы булыр.
Ай утырып туса, аяз булыр.
|
Юрау-ышанулар кебек үк, киләчәккә прогноз ясау өчен хезмәт итә торган тагын бер афористик жанр бар. Ул — сынамыш. Ләкин бу жанрлар арасында бик җитди ике аерма күзәтелә. Беренчедән, әгәр юраулар иҗтимагый һәм шәхси тормышның барлык өлкәләре буенча үткәрелсә, сынамышларның кулланылыш сферасы бик чикле. Алар бары тик киләчәктә нинди һава торышы көтелүен һәм ашлык, яшелчә, җиләк-җимеш уңышының ничек булачагын чамалау максатын гына күздә тоталар.
Икенче аерма шунда: юраулар башлыча хорафатка, әйберләр һәм күренешләр арасындагы тышкы охшашлыкка корылган булалар. Сынамышларның нигезендә исә табигать дөньясындагы күптөрле сәбәп-нәтиҗә бәйләнешләре ята. Бу әйтелгәннәрне мисаллар өстендә карап үтик. «Мәче башлы ябалак кычкырса, ашлык начар булыр» дип юрау бар. Монда халыкның бу сәер коштан, аның ямьсез тавышыннан шомлануы күренә. Ә игенченең шомланулары, аңлашыла ки, ашлык уңмауга, ачлыкка барып тоташа. Ябалак ул инде һәр елны кычкыра торгандыр, ләкин уңыш ел саен түбән булмый бит. Кыскасы, монда без кара ышануга корылган юрауны күрәбез. Тагын «Чыңгырау торна биегән җирдә иген булмый» дип тә әйтәләр. Ләкин монысы инде хорафат түгел, ә сынамыш, ул кат-кат тәҗрибә белән нигезләнгән. Чыңгырау торналар яңгырсыз, кызу елларда гына киләләр икән. Димәк, корылык булгач, әлбәттә инде, иген уңмаган.
|
Агым су аша йөзеп чыксаң, кайгыдан арынасың.
Әгәр төшеңдә бодай күрсәң, сөенеч булыр.
Әгәр төштә сары май* күрсәң, чир килер; катык йә сөт күрсәң, кулыңа хәләл мал керер.
Коедан су алганны күрсәң, кияүгә чыгасың.
Мәет турында төш күрсәң, өндә дә мәет була.
Төшеңдә бакыр акчалар алсаң, нахак сүз ишетәсең.
Төшеңдә бал корты күрсәң, хәләл мал насыйп булыр.
|
|
|
|