Посетители |
Онлайн всего: 1 Гостей: 1 Пользователей: 0 |
|
Главная » Дөнья халыклары әкиятляре
« 1 2 ... 8 9 10 11 12 13 »
Шулай бервакыт юл буйлап җырлый-мырлый Мәче килә икән.
Агач ботагындагы шөпшә оясына карап торган ике маймылны күргәч туктап калган бу.
— Әй, Мәче, белмисеңме, бу нәрсә икән? — дип сораганнар тегеләр.
— Ә-ә... минем бабайның барабаны ул.
— Бер генә сугып карыйк әле, ә?!
— Юк, юк, ярамый, бабай ачулана.
|
Эссе көнне сусынын басарга дип, Күгәрчен инеш буена су эчәргә төшкән. Караса, агымсуда бер Кырмыска бата-чума үлем белән тарткалаша икән.
Күгәрчен, мескен кырмысканы кызганып, суга фикус яфрагы ташлаган. Тик Кырмыска аңа үрмәләп менә алмаган, яфрак су белән агып киткән. Күгәрчен томшыгына коры чыбык капкан да инеш суында агып баручы Кырмыска артыннан очкан. Кырмыска шарламага килеп җитте дигәндә, таякны суга ташлаган. Кырмыска үрмәләп менгәч, Күгәрчен таякны томшыгына капкан да урманга таба очып киткән.
|
Тиен, иртән торып, куак төбендә чикләвек ашап утыра икән.
Шулчак агачлар арасыннан Юлбарыс килеп чыккан. «Бетте баш»,— дип уйлаган Тиен һәм куркуыннан калтырый башлаган. Инде нишләргә? Авызына капкан чикләвекне шартлатып ваткан да кычкырып җибәргән бу:
— И тәмле дә соң Юлбарыс күзе!
Моны ишеткән Юлбарыс туктап калган. Аннары, әкрен-әкрен генә артка чигенеп, яңадан агачлар арасына кереп югалган.
|
Сөләйман падишаһ картаеп түшәк өстенә калгач, моның янына бер Шайтан килгән дә болай дип сүз каткан:
— И падишаһ, миннән менә шушы тылсымлы чүлмәкне кабул итеп ал. Андагы әбелхәят суын эчсәң, син үлемсез булачаксың.
Бу сүзләрне ишеткәч, Сөләйман патша уйга калган. Аннары үзе янына гаскәр башлыгын, бай сәүдәгәрне һәм фәкыйрь авыл агаен чакырырга кушкан.
— Әйт әле, әбелхәят суын эчсәм, мин бәхетле булырмынмы? — дип сораган ул гаскәр башлыгыннан.
— Һичшиксез! — дигән аңа гаскәр башлыгы.— Чөнки син, меңнәрчә ел яшәп, барча илләрне, халыкларны яулап алачаксың. Дөньяда шуннан да зуррак бәхет булуы мөмкинме соң?!
|
Бервакыт бер падишаһ, гаскәр җыеп, походка чыккан, ди. Шунда аның бер җайдагы ялгыш кырмыска оясына барып кергән. Оядан усал тавыш яңгыраган:
— Кайсы ахмагы ул, барыр юлны белмәстән, гаскәр ияртеп йөри!
Падишаһ бу сүзләрне әйтүчене тотып китерергә боерган.
Кырмысканы падишаһ каршына китереп бастырганнар.
|
Авылда бер кызны ике егетнең берсенә кияүгә чыгарга димләп йөриләр икән. Егетләрнең берсе бай, икенчесе ярлы, ди. Кыз бу егетләрне үз күзләре белән күреп, сынап карамакчы булган. Ул, ирләр киеме киеп, атка атланган да бай егетнең өе каршына килеп туктаган.
|
Шулай берзаман король пингвиннары нәселеннән Принц атлы бәби йомырка эчендә утыра икән. Моның тизрәк дөньяга чыгып, үз ишләре белән уйныйсы килә, ди. Менә ул томшыгы белән йомырка кабыгына төрткән, аннан аңа аягы белән китереп типкән, һәм, ниһаять, кабык ярылып, Пингвин баласы якты дөньяга чыккан. Әни пингвин үз баласына караган да шаккаткан. «Бөтен пингвиннарның аркалары кара, түшләре ак, ә минем бәбием көрән төстә,— дип уйлаган ул.— Әгәр яхшылап юсаң, ул да шулар кебек булмас микән?»
Әни пингвин томшыгы белән күпме генә кырса да, Принц һаман көрән булып кала биргән.
|
Борын-борын заманда яшәгән, ди, Ниф-Ниф, Нуф-Нуф һәм Наф-Наф атлы өч дуңгыз баласы. Алар ямьле җәй айларын уйнап- көлеп, җырлап-биеп уздырганнар. Көз җитеп, көннәр салкынайта баш¬лагач, Наф-Наф дусларына:
— Әйдәгез, кар яуганчы, үзебезгә җылы өй җиткерәбез,— дигән.
— Әй, өлгерербез әле,— дип җавап кайтарган аңа дуслары.
|
Яшәгән, ди, дөньяда Комодо атлы бер аждаһа. Ул авызыннан ут бөркегән чакта, тирә-юньдәге халык дер калтырап тора, аның килүен ишеткәч, бар да качып бетәләр икән.
Көннәрдән бер көнне аждаһа Съюзи исемле кызны очраткан. Комодоны күргәч, бу кызның исе дә китмәгән, ди.
— Нигә авызыңнан ут бөркисең син? — дип сораган кыз.— Бөтен кешене куркытасың бит!
— Һем,— ди икән аждаһа,— мин... һем... мин... белмим. Бу турыда уйлаганым юк иде. Нигә, әллә куркытырга ярамыймы?
— Билгеле, ярамый,— дигән Съюзи.
— Алайса, бүтән куркытмам,— дип вәгъдә биргән Комодо.
|
Бер егет өйләнергә ният иткән. Күрше авылдан иң чибәр кызны алып кайтып, болар әнисе һәм сеңлесе белән бергәләп яши башлаганнар, ди.
Шулай беркөнне яшь кияү базардан чалбар сатып алган. Өйгә кайткач, хатынына болай дигән бу: «Чалбар алган идем, балагы озынрак булды. Шуны тиз генә кул яссуы кадәр кыскартып бирче». «Бүген кыскарта алмам. Вакытым юк. Бик ашыксаң, әниеңә яисә сеңлеңә әйт, икесе тиң эшсез утыра»,— дигән яшь килен.
|
Авыл агае, арба тартып, тегермәнгә бара икән. Юлда моңа бер юлчы очрап, үзара сөйләшеп киткәннәр.
— Хәерле көн! Тормышлар авыр түгелме? — дип сүз каткан агай әлеге юлчыга.
— Белмим, авырлыгын үлчәп караганым юк,— дигән тегесе, исе дә китмичә.
— Тегермән тартамы?
— Җил булса, тарта торгандыр...
|
Бер агайның бик тә ялкау улы булган. Берни эшләмичә, гомере буе әтисе җилкәсендә яшәгән, ди, бу. Әти кеше картаеп, түшәк өстенә калгач, хатынын чакырып, болай дигән:
— Бөтен җыйган мал-мөлкәтемне туганнарыма калдырам, ә менә, шушы яшенә җитеп, бер сум акча да эшләп тапмаган бу ялкауга бер мыскал да өлеш чыгармыйм.
Әни кеше, улын яклап, еламсырарга тотынган:
— Алай кеше көлдермә инде, әтисе! Нишләп бер сум акча да таба алмасын ди ул?!
— Алайса, мин исән чакта, һич югы, бер сум акча эшләп тапсын. Аннары карарбыз.
|
Борын-борын заманда яшәгән, ди, бер патша. Көннәрдән бер көнне моның маңгаена мөгез үсә башлаган. Мөгезен күрмәсеннәр дип, ул көндез дә, төнлә дә башыннан таҗын салмый икән.
Патша, бу хакта башкалар белмәсен өчен, аның чәчен алган чәчтарашларны үтерергә әмер биргән. Шулай беркөнне шәһәрдәге соңгы чәчтарашка да чират җиткән. Патшаның чәчен алганнан соң берәүнең дә исән калмавын белгәнгә, ул, гаиләсе, туганнары белән хушлашып, сарайга юл тоткан. Чәч ала башлауга, патшаның маңгаендагы мөгезне күргән бу, әмма, берни булмагандай, эшен дәвам иткән. Патшага чәчтарашның илтифатсызлыгы ошаган һәм ул аны исән калдырырга боерган.
— Әгәр бүген нәрсә күргәнеңне берәрсенә сөйләсәң, башыңны кистерермен,— дип кисәткән ул чәчтарашны.
|
Шулай бервакыт Эро солтанга эшкә ялланган. Кул бирешеп эш хакын килешкәч, солтан аңа болай дигән:
— Минем бер шартым бар. Әгәр кайчан да булса мине алдарга җөрьәт итсәң, сиңа якты дөнья белән бәхилләшергә туры килер.
Эро солтанның җимеш бакчасында эшли башлаган. Килешү буенча, үз авызына бер җимеш тә алмаска тиеш булган ул. Эро, сарай табынына иртәсен, кичен, көндезен, өеп-өеп, алмалар, хөрмәләр, әфлисуннар, йөземнәр китереп торган, ләкин үзенең тамагы туймаган.
|
Яшәгән, ди, карчык белән карт. Карчык өй тирәсендә әвәрә килгән, карт иген иккән, мал караган. Шулай бер кичне карт арып- талып өенә кайткан да өстәл янына ашарга утырган.
Утыруы булган, капканы ачык калдырганы исенә төшкән.
— Бар, капканы ябып кер! — дигән ул карчыгына.
— Үзең яп! — дип каршы дәшкән карчык.
— Син яп! — дип кабатлаган карт.
Капканы кем ябарга тиешлеген ачыклап, бик озак бәхәсләшкән карт белән карчык. Ахырда болай килешкәннәр: кем беренче булып сүз башлый, капканы шул чыгып яба. Өстәлдәге ризыкка да кагылмыйча, авызларына су капкандай, кич буе сүзсез утыра болар.
|
Бер бай әфәнде, яңа кием тектерергә дип, өенә тегүче чакырткан.
— Кунакка киеп бара торган, бик тә килешле, затлы кием булсын,— дигән ул тегүчегә.
— И, мөхтәрәм бай әфәнде, андый затлы киемне киеп кемнәр янына кунакка барырга җыенуыгызны әйтә алмассыз микән миңа?
|
Шулай берчакны Куян урман сукмагыннан уйга чумып килүче Филне очраткан.
— Нишләп болай кәефен, кырылды? — дигән аңа Куян.
— Ничек итеп кәефең китмәсен! Бүген Юлбарыс ашарга тиеш бит мине.
— Тапкансың куркыр нәрсә! — дип кәпрәйгән Куян.— Мине баш өстеңә атландырсаң, сиңа беркем тимәс.
Фил, моңа ышанырга да, ышанмаска да белмичә, Куянны баш өстенә менгереп утырткан.
|
Яшәгән, ди, Уа атлы ятим кыз. Аңа үзе кебек үк ярлы Го исемле егет гашыйк булган. Кыз көне-төне байга бил бөккән. Бервакыт хуҗасы аңа дөге амбарын сакларга кушкан. Кыз, су алырга дип, күл буена төшкән икән, җылы җил исеп куйган. Кинәт, күл өстендә дулкыннар барлыкка килгән, һәм аннан Су кызы килеп чыккан һәм Уага: «Су патшасы кызы авырый,— дигән.— Аны син генә дәвалый аласың». Кыз Уаны күл төбенә алып төшкән.
Уа патша кызын, үләннәр белән дәвалап, бик тиз терелткән. Патша моңа шатланган һәм Уага тылсымлы энҗе бүләк иткән.
|
Көннәрдән бер көнне агалы-энеле ике бертуганның әтиләре үлеп киткән. Кече туган зиратка әтисен җирләргә киткән, ә олысы өйдә калган да, энесе кайтканчы, бөтен кыйммәтле нәрсәләрне яшереп куйган.
— Өйдә бер юньле нәрсә калмаган... Кая китте безнең бар мөлкәтебез? — дип сораган энесе, зираттан кайткач.
— Үзем дә белмим,— дигән аңа абыйсы.— Хәзер безнең әтиебез дә, әниебез дә юк. Мин — өйләнгән кеше, син — буйдак. Шуңа күрә сиңа үз көнеңне үзеңә күрергә туры килер...
|
Урман буйлап куян куганда, Төлке чокырга егылып төшкән. Аннан ничек чыгарга белмичә, авыртудан ыңгырашып утырганда, янәшәдән узып баручы Юлбарыс моның тавышын ишетеп туктап калган.
— Нигә төштең син бу чокырга? — дип сүз каткан ул Төлкегә.
— Падишаһым, бүген күктәге ай җиргә егылып төшәчәк бит! — дип, куркуыннан дерелди-дерелди, чокыр төбенә елышкан Төлке.— Ә миңа монда берни булмаячак. Ай бу бәләкәй чокырга сыймый бит инде...
|
|
|
|
|