Посетители |
Онлайн всего: 1 Гостей: 1 Пользователей: 0 |
|
Главная » Дөнья халыклары әкиятляре
Борын-борын заманда яшәгән, ди, бик юан бер падишаһ. Симерә торгач, берзаманны ул бөтенләй йөри алмас хәлгә килгән. Куркуга төшкән падишаһ илдәге иң яхшы табибларны үз янына җыярга кушкан. Әмма табиблар күпме дәваласалар да, файдасы тимәгән, падишаһ аның саен юаная гына барган. Инде бөтенләй өмет өзелде дигәндә, патшалыкның иң читендә яшәүче табиб килеп җиткән. Ул, падишаһның кулын тотып карагач, болай дигән:
— Сезнең чирегез бик нык азынган. Минем моңа даруым юк. Борынгы китапларны актарып, дәва эзләп карыйм әле... Тапсам әйтермен.
— Кара аны, бик ныклап эзлә. Тапсаң, үзеңне алтынга күмәрмен,— дигән аңа падишаһ.
Икенче көнне иртән табиб падишаһ каршына килеп тезләнгән.
|
Ике агай чәйханәдә тамак ялгап утыралар икән. Берсенең алдында биш, икенчесенекендә өч көлчә тора, ди. Шулвакыт янәшәдән узып барган егетне күреп, болар аны үз яннарына дәшкәннәр. Егет башын иеп исәнләшкән дә, агайлар янына утырып, көлчә ашый башлаган. Тамагы туйгач, кесәсеннән янчыгын чыгарган да:
— Сыегыз өчен рәхмәт, менә сезгә ризык өчен сигез алтын,— дип китәргә җыенган.
Шулчак биш көлчә иясе:
— Миңа бу акчадан биш рупия тиеш, ә синең өч көлчәңә — өч рупия,— дип, үз өлешен даулый башлаган.
|
Шулай беркөнне Адәм-хан базардан бозау сатып алган. Аны өенә алып кайтып, ашарына салам салган. Ә бозау саламны ашау түгел, иснәп тә карамаган. Җәй буе тау итәкләрендә яшел үлән утлап рәхәтләнгән бозауның ничек итеп сары саламга исе китсен ди инде?! Көннән-көн ябыга барган бозавын күреп, Адәм-хан кайгыга калган.
Бу хакта ишеткән Гали Мөхәммәт күршесенең хәлен белергә кергән.
— Эшләрең шәптән түгел икән,— дигән ул,— йөз әфгани акча бирсәң, мин синең бозавыңны салам ашарга өйрәтәм.
|
Шулай беркөнне падишаһ ялгызы гына шәһәр читенә йөрергә чыккан. Бераз баргач, моның каршысына Гали Мөхәммәт очраган. Әче телле, чая холыклы бу кешене танып алган падишаһ болай дип сүз каткан:
— Дөресен әйт әле: илегезнең падишаһы рәхимсез кешеме?
— Рәхимсез генә түгел, ерткыч ул! — дип җавап биргән Гали Мөхәммәт.
— Ә син мине таныйсыңмы соң? — дип җикергән аңа падишаһ.
|
Шулай берзаман падишаһ үз биләмәсендәге барча тегүчеләрне чакырган да буена туры килерлек затлы юрган тегәргә кушкан. Ләкин бер тегүче дә аның теләген үти алмаган: юрганнар йә бераз озын, йә кыскарак булып чыга икән. Падишаһ ул тегүчеләрнең башларын кисәргә әмер бирә, ди.
Көннәрдән бер көнне патша сараена тагын бер тегүче килгән.
— И падишаһым,— дигән ул,— минем сиңа тап-таман юрган сырып бирәсем килә. Риза булсаң, бүген үк эшкә тотыныр идем.
— Ярый, син дә тырышып кара. Әмма белеп тор: әгәр юрган аз гына озынрак яисә кыскарак булса, башыңны кисәргә боерырмын!
— Мин риза,— дигән тегүче.
Тегүче берничә көндә юрганны сырып та өлгерткән. Ул аны махсус бераз кыскарак итеп теккән. Билбавына камчысын кыстырган да, юрганны күтәреп, патша сараена юл тоткан бу.
|
Борын-борын заманда яшәгән, ди, төксе патша. Бар халык аннан куркып, дер калтырап торган. Тора-бара патшаның эче поша башлаган.
Көннәрдән бер көнне ул илдәге бөтен көйчеләрне, җырчыларны сараена җыярга кушкан. Көйчеләр аңа төрле-төрле көйләр уйнаганнар, җырчылар дәртле җырлар җырлаганнар. Тик патша болар дан бик тиз туйган.
Менә ул үз янына иң куәтле көрәшчеләрне чакырткан. Болар көрәшкәндә, сарай халкы аһ итеп торган. Ә патшага һаман күңелсез икән.
|
Ике мәче сыр урлаганнар. Берсе аны бүлмәкче булган, ләкин икенчесе аңа ышанмаган.
— Юк, судья итеп Маймылны чакырыйк, ул бүлсен,— дигән ул.
Маймыл риза булган. Ул үлчәү белән пычак китерткән һәм сырны, бер кисәген зуррак итеп, икегә бүлгән. Аларны үлчәп карагач, тигез бүленмәгән икән дип, зур кисәктән бер кабым тешләп алган.
— Нишлисең син?! — дип кымырҗыганнар мәчеләр.
— Икегезгә дә тигез булсын өчен, зуррагыннан бераз өзеп каптым әле,— дигән Маймыл.
|
Бер бай, аена ике йөз реал түлим дип, хезмәтче яллый икән. Ай тулгач, аңа:
— Калага барып, миңа ике әйбер алып кайт, шуннан соң акчаңны бирермен,— дип, дөньяда булмаган әйберне табарга куша икән. Шулай итеп, бу бай бик күп негрларны алдаган, ди.
Бервакыт аңа шул ук ике йөз реалга бер малай килеп ялланган. Ай азагы җиткәч, бай әйткән бу малайга:
— Калага бар да базардан миңа «ха-а» белән «хи-и» алып кайтып бир,— дигән.
|
Яшәгән, ди, әкият ярата торган бер король. Сараендагы яраннары дөньядагы бөтен әкиятне дә сөйләп бетергәч, король шундый фәрман чыгарган: « Кем дә кем беркайчан да тәмамланмый торган әкият сөйли, шуңа кызымны кияүгә бирәм!»
Икенче көнне үк король янына бер яшь, чибәр егет килеп кергән.
— Мин сезгә беркайчан да бетми торган очсыз-кырыйсыз әкият сөйлим,— дип сүз башлаган егет.
— Әгәр ул бик озын әкият кенә булса, мин сине җәзага тартачакмын бит,— дигән король.
|
Американы сез яхшы беләсез бит, әйеме... Америка халкының җирле телдә «янки» дип аталганнарын да, күпчелегенең заманында Англиядән күчеп килгәнен дә ишеткәнегез бардыр.
Менә шулай Англиянең Йоркшир графлыгыннан бер кеше Аме¬рикага килеп яши башлаган, ди. Ә Йоркшир кешеләренең һәммәсе дә сәүдәгә бик маһир, үзләре, җитмәсә, гаҗәеп хәйләкәр икән. Әмма сәүдә иткәндә кулга-кул сугып килешенсә, Йоркшир сәүдәгәре инде беркайчан да үз сүзеннән кире кайтмый торган булган.
Шулай беркөнне Йоркшир кешесе, ат җигеп, басу сукаларга киткән. Әйбәт кенә сукалап ятканда, моның аты хәлсезләнеп буразнага егылган. Әлеге кеше, атын буразнада калдырып, тизрәк күршесе янына йөгергән.
Биек баскычтан менеп ишек шакуга, күршесе, чыгып, моны өенә чакырган. Болар башта озаклап хәл-әхвәл сорашып утырганнар. Чыгып китәргә җыенгач кына, Йоркшир кешесе күршесенә болай дигән:
— Минем ак бияне күргәнең бармы синең?
|
Бер табибның Җек исемле йомышчы малае булган. Көндезге ашка табибка тавык кыздырганнар. Җекнең тамагы бик нык ачкан икән, түзә алмаган, тавыкның бер ботын тиз генә ашап куйган бу. Аннары, табиб сизмәсен дип, аяксыз ягын аска әйләндереп куйган. Табибка бу көнне кунаклар килгән булган икән. Барысы да ашарга утырганнар.
Табиб ит турый башлауга күрә: тавыкның бер аягы юк.
— Тавыкның бер аягы кая киткән? — дип сорый ул малайдан.
— Сыңар аяклы тавык булгандыр ул, сэр,— дигән аңа Җек.— Кичә ишегалдында бер аяклы тавык күргән идем мин...
|
Шулай бер кичне Чикерткә ашарга эзләп йөри икән. Кинәт каршысына Кәлтә шуышып чыккан да моны эләктереп алган.
— Зинһар өчен, җибәр мине! Җибәрсәң, бүтән беркайчан да монда килмәс идем,— дип ялварган Чикерткә.
— Юк инде, җибәрмим. Өйдә балаларым ач утыра. Мин аларга кичке ашка симез чикерткә алып кайтырга вәгъдә иттем,— дигән Кәлтә.
Шулчак яфраклар астыннан Бака сикереп чыккан да Кәлтәне эләктереп алган.
|
Беркөнне Тычкан баласы, батыраеп, сәяхәткә чыгып киткән. Әби тычкан, көлчәләр пешереп, аны озатып калган. Иртән чыгып киткән Тычкан баласы кичен кире әйләнеп кайткан. «Их, әбекәй! — дип кычкырган ул керә-керешкә.— Тундрада миннән дә көчлерәк, миннән дә батыррак җанвар юк икән бит!»
«Каян белдең аны?» — дип сораган Әби тычкан. Тычкан баласы ашыга-ашыга сөйләргә тотынган: «Оядан чыктым да барам, барам, барам... Бара торгач, диңгезгә килеп җиттем. Диңгез шу-ундый зур, дулкыннары тау кадәр! Тик мин куркып тормадым, суга сикердем дә диңгезне йөзеп чыктым».
|
Ярканат хәзер төннәрен генә оча. Ә кайчандыр ул көндезләрен дә оча торган булган.
Шулай беркөнне Ярканатның каршысына Карчыга очраган да:
— Хәерле көн, дускаем! Мин сине инде өч ел буе эзлим. Менә, ниһаять, үзең килеп чыктың,— дип сүз башлаган.
— Нигә мине эзлисең? — дигән аңа Ярканат.
— Бөтен кош-кортлар үзләренең улларын кошлар гаскәренә хезмәткә җибәрәләр. Бары синекеләр генә җылы канат астында качып ята...
|
Борын-борын заманда Алтайда бер бай хан яшәгән. Мал-туары тайгадагы җиләктән дә күбрәк икән моның. Явыз ханнан кешеләр генә түгел, хәтта җәнлек-җанварлар да, кош-кортлар да дер калтырап торган.
Көннәрдән бер көнне хан үзенең мал-туарын яңа көтүлеккә күчер- мәкче булган.
— Өч көн үтеп, күктәге ай барабан кебек түгәрәк хәлгә килүгә, бөтен кош-корт бирегә җыелсын, көтү куарга булышсын! Тау җиленнән дә җитезрәк очыгыз! — дип, ике карчыгага әмер биргән ул.
Карчыгалар, шундук күккә күтәрелеп, күздән юк булганнар.
|
Көннәрдән бер көнне Аю белән Бүре, урманда аяк язып йөргәндә, куаклар арасыннан бер кош тавышы ишетелгән. Өздереп- өздереп сайрый икән ул.
— Нинди кош бу? — дип сораган Аю Бүредән.
— Сайрар кошлар патшасы Сандугач,— дигән Бүре.
Болар, куаклар янына килеп, кошны эзли башлаганнар. Куанып, теге яктан да, бу яктан да карыйлар икән.
Шулвакыт Сандугач пырхылдап күккә күтәрелгән, ә балалары ояда утырып калган.
|
Шулай беркөнне Насретдин йөзем җыя торган олы кәрзин төбенә өч инҗир җимеше салган да, үгез җигеп, вәзир янына юл тоткан.
Насретдиннең, бик зур кәрзин тотып, сарай капкасы төбендә торуын ишеткәч, вәзир аптырап калган. Ул, эшнең нидә икәнен белү өчен, тизрәк ишегалдына чыккан. Насретдин, вәзирне олылап сәламләгәч, аңа болай дигән:
— Хөрмәтле вә гыйззәтле әфәндем! Фәкыйрьлегем чиктән ашу сәбәпле, шушы көнгә кадәр минем сезгә бер бүләк тә бирә алганым булмады. Менә бүген иртән торуга инҗир агачында өч изрәп пешкән җимеш күрдем дә шуларны, өзеп, сезгә бүләк итәргә булдым.
|
Кайчандыр, белмим, кайдадыр бер авылда яшәгән дә, яшәмәгән дә, ди, Сәмәд, Мәмәд, Вәлид һәм Әхмәд исемле дүрт аучы. Аларның һәркайсының берәр мылтыгы булган. Тик берсенең мылтыгы түтәсез, икенчесенеке көпшәсез, өченчесенеке тәтесез, ә дүртенчесенеке бөтенләй бернисез икән.
Бервакыт ауга чыгып киткәннәр болар. Тау һәм үзәннәр буйлап кыш һәм җәй, яз һәм көз буе бик озак йөргәннәр һәм, ниһаять, туган авылларының ындыр артына килеп җиткәннәр.
|
Шулай, гадәттәгечә, авыл картлары, намаздан чыккач, җыелышып әңгәмә корып утыралар икән.
— Авыл читендәге әнә теге манараны мондарак күчереп куярга иде,— дип әйтеп куйган арадан берсе.
Шулчак болар яныннан авыру кыяфәтле ябык кына бер егет үтеп бара икән. Бу сүзләрне ишеткәч, ул:
— Мин аны күчерә алам. Ләкин башта, көч җыю өчен, өч ай буе ашатып-эчертеп торуыгыз кирәк.
|
Хуҗа Шардын атлы бик мәзәк бер кеше үзенең күршесе белән елга яры буйлап бара икән. Бара торгач, боларның каршысына кача-поса килүче җайдак очраган. Җайдак алдыннан мәһабәт гәүдәле үгез бара, ди. Шардын моның урланган үгез икәнен шунда ук сизгән. Ул бер чүәген салган да юл уртасында ташлап калдырган, ә үзе куаклар артына кереп поскан. Җайдак чүәкне ерактан ук күреп килгән һәм, чүәк турысына җиткәч, атыннан сикереп төшеп, аны кулына алган. Ә үгезне агачка бәйләп куйган. Аннары, атына атланып, чүәкнең икенче сыңарын эзләргә киткән.
|
|
|
|
|