Вторник, 29.07.2025, 08:20:50   Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Разделы дневника
Русские народные сказки [490]
Сказки русских писателей [205]
Татар халык әкиятләре [54]
Татарские народные сказки о животных [39]
Татарские народные волшебные сказки [40]
Татарские народные бытовые сказки [148]
Сказки народов мира [1070]
Литературные сказки зарубежных писателей [343]
Дөнья халыклары әкиятляре [241]
Разное [3]
Юмор [14]
Шигырьләр [32]
Стихи [16]
Хикәяләр [79]
Рассказы [31]
Книга о воспитании [11]
Каюм Насыри
Татар халык легендалары [37]
Татар халык мифлары [28]
Мәкальләр һәм әйтемнәр [193]
Татар халык иҗаты
Риваятьләр [258]
Татар халык иҗаты
Татар халык табышмаклары [29]
Татарские народные загадки [36]
Халык афоризмнары [33]
Татар халык мәзәкләре [19]
Татар халык дастаннары [32]
Татар халкының бәетләре һәм мөнәҗәтләре [25]
Тамашалы уеннар [40]
Җырлы-биюле уеннар [44]
Зиһен сынаш уеннары [36]
Хәрәкәтле уеннар [75]
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 6532
Посетители
Онлайн всего: 7
Гостей: 7
Пользователей: 0
 Дневник
Главная » Дөнья халыклары әкиятляре
« 1 2 ... 4 5 6 7 8 ... 12 13 »
Юл буйлап ике шәкерт бара икән. Шулчак боларның каршысына ишәк җитәкләгән сәүдәгәр килеп чыккан. Агай боларның яннарыннан узып киткәч, шәкертләрнең берсе, йөгереп барып, ишәкнең йөгәнен салдырган да тиз генә үзенең башына кидереп куйган, ә икенче шәкерт зәйтүн мае төягән ишәкне шыпырт кына агачлар арасына алып кереп киткән. Бераздан сәүдәгәр артка борылып караса, ишәге урынын¬да чып-чын кеше басып тора икән. Башына йөгән кигән шәкерт, шулчак телгә килеп, болай дигән:

— И синьор, мин сезгә ничекләр рәхмәт әйтергә дә белмим инде! Таяк белән колак артыма сыптырып, сез мине явыз сихердән коткардыгыз! Югыйсә гомерем буена ишәк булып каласы идем!
Категория: Дөнья халыклары әкиятляре | Просмотров: 26 | Добавил: ilbyak-school | Дата: 09.12.2024 | Рейтинг: 0.0/0 | Комментарии (0)

Яшәгән, ди, абыйлы-энеле ике ярлы егет. Эшләп-эшләп тә мантый алмагач, кеше алдап гомер итәргә булганнар болар.

— Әйдә, авылдан авылга йөрибез. Мин халыкка ялган сүз сөйлим, ә син арттан җөпләп барырсың,— дигән абыйсы энесенә.

Болар җыенып, юлга чыкканнар. Абый кеше урамга килеп керүгә үк:

— Күрше авылда могҗиза булды! Беләсегез килсә, акча бирегез! — дип кычкыра башлаган.— Күрше авылда җиде куллы бала туды!
Категория: Дөнья халыклары әкиятляре | Просмотров: 28 | Добавил: ilbyak-school | Дата: 09.12.2024 | Рейтинг: 0.0/0 | Комментарии (0)

Бер ярлы кеше бай янына барган да, түбәнчелек белән башын иеп, аңардан җир сөрергә үгезләр сораган. Бай каршы килмәгән. Шуннан соң ярлы үгезләрне арбага җиккән дә, кичкә кадәр әйләнеп кайтмакчы булып, ашыга-ашыга басуга киткән.

Үз җиренә барып җиткәндә, кояш инде шактый күтәрелгән икән.

«Тизрәк эшкә керешергә кирәк!» — дип уйлаган ярлы һәм чикмәнен салган да, учларына төкергәләп, сукасына тотынган.
Категория: Дөнья халыклары әкиятляре | Просмотров: 25 | Добавил: ilbyak-school | Дата: 09.12.2024 | Рейтинг: 0.0/0 | Комментарии (0)

Бер агай, күрше хуторга дустына кунакка баргач, бик каты сыйланып, сәрхуш булган, ди. Ә урамда салкын кыш ае икән. Үз өенә кайтырга чыккач, юлда егылып, кар өстендә йоклап калган бу. Иртән табып алганда, агай инде бөтенләй туңып-өшеп беткән булган. Аны, тиз генә күтәреп, җылы өйгә алып кергәннәр, ләкин үлемнән алып кала алмаганнар. Бераздан ул җан тәслим кылган.

Бу хәбәр бик тиз тирә-якка таралган. Костёлга гыйбадәткә җыелгач, Ксендз халыкка болай дип әйткән:

— Җәмәгать, өшегән кешене җылыга керткәнче, башта суыкта кар белән уарга кирәк. Шулай итсәң генә исән кала ул.
Категория: Дөнья халыклары әкиятляре | Просмотров: 30 | Добавил: ilbyak-school | Дата: 09.12.2024 | Рейтинг: 0.0/0 | Комментарии (0)

Шулай берзаман чегәнне үлемгә хөкем иткәннәр. Моны дар агачы янына алып килгәннәр. Җәллад баудан элмәк ясагач, чегән ялварырга тотынган. «Зинһар өчен, үлем алдыннан соңгы мәртәбә туйганчы биергә рөхсәт итегез!» — дигән ул.

Казый рөхсәт биргәч, чегәннең кулларын чишкәннәр. Чегән очына- очына биеп киткән. Үзе бии, үзе такмаклап җырлый икән бу. Җыелган халык көлешә башлаган, чегән очынып биегән саен, түгәрәк зурая барган. Ул шулай канатланып биегән-биегән дә, түгәрәк эченнән сикереп чыгып, кинәт кенә юк та булган. Артыннан күпме генә кусалар да, тота алмаганнар моны.
Категория: Дөнья халыклары әкиятляре | Просмотров: 30 | Добавил: ilbyak-school | Дата: 09.12.2024 | Рейтинг: 0.0/0 | Комментарии (0)

Кайчандыр Бүре җәнлек-җанварлар арасында иң көчлесе булган, ди. Шуңа да ул урмандагы бөтен җан иясен кырып бетерә язган. Куркуга калган җанварлар, бу хәлгә түзә алмыйча, Ходай Тәгаләгә ялвара башлаганнар. Ходай Бүренең билен сыгылмаслык итеп катырып куйган. Ләкин комсыз Бүре барыбер җаен таба икән.

Аптыраган урман җанварлары, Арыслан җитәкчелегендә җыен җыеп, Бүрегә хөкем карары чыгарырга булганнар. Аюлар, төлкеләр генә түгел, хәтта тавыклар, казлар, үрдәкләр дә, бер-бер артлы сүз алып, Бүредән күргән бәла-казалары хакында сөйләгәннәр.

— Һәммәгез дә Бүрене үлем җәзасына хөкем итәргә разыймы? — дип оран салган Арыслан.— Кемнәр каршы?

— Ми-ин,— дип аваз салган шулчак бер Сарык.— Бик рәхимсез карар бу...
Категория: Дөнья халыклары әкиятляре | Просмотров: 30 | Добавил: ilbyak-school | Дата: 09.12.2024 | Рейтинг: 0.0/0 | Комментарии (0)

Борын-борын заманда яшәгән, ди, бер ярлы агай. Яшисен яшәп, картаеп, якты дөнья белән саубуллашканда, аннан мирас булып дүрт улына бер кәҗә бәтие генә калган. Әмма ул кәҗә бәтиенең дә әле бер арткы аягы аксак икән.

Әтиләрен соңгы юлга озатып кайткач, дүрт угыл мирасны бүлешергә утырганнар. Кәҗәнең арткы сәламәт аягын олы малайга, ике алгы аякны уртанчы малайларга бирмәкче булганнар. Аксак аяк исә төпчек малайга калган. Бүлешеп бетергәч, кәҗә бәтиенең үскәнен көтә башлаганнар. Аңа тәмле печән ашатканнар, әйрән эчергәннәр, кичен, өйгә алып кереп, учак янына җылы урынга яткырганнар. Аны кадерләп торганнар.
Категория: Дөнья халыклары әкиятляре | Просмотров: 26 | Добавил: ilbyak-school | Дата: 09.12.2024 | Рейтинг: 0.0/0 | Комментарии (0)

Бер карт урманга утынга киткән. Елга аркылы салынган басмага керүгә, аның балтасы суга төшеп киткән. Карт елап җибәргән.

Шулчак елгада Су анасы күренгән:

— Ник елыйсың? — дип сораган ул.

— Бердәнбер балтамны суга төшердем,— дигән карт.

Су анасы елга төбеннән алтын балта алган да картка сузган:

— Синең балтамы?

— Юк,— дигән карт.
Категория: Дөнья халыклары әкиятляре | Просмотров: 35 | Добавил: ilbyak-school | Дата: 09.12.2024 | Рейтинг: 0.0/0 | Комментарии (0)

Бер ананың эреле-ваклы җиде баласы булган. Ана кеше, камыр басып, кабартма пешерергә куйган. Өйгә хуш ис таралган. Җиде бала, җиде яктан килеп, әниләреннән кабартма сорарга тотынганнар. «Сабыр итегез, оланнарым,— дигән ана,— бераз өсте генә килсен, сезнең җидегезгә дә, бабагызга да өлеш чыгарырмын». Моны ишеткәч, Кабартманың коты алынган, һәм ул табадан сикереп, тәгәрәп киткән.
Категория: Дөнья халыклары әкиятляре | Просмотров: 45 | Добавил: ilbyak-school | Дата: 09.12.2024 | Рейтинг: 0.0/0 | Комментарии (0)

Яшәгән, ди, бер алпавыт. Үзенең хезмәтчеләрен, ачлы-туклы тотып, көн-төн эшләтә икән бу. Шуңа күрә аның артыннан һәрчак: «Шайтан алгыры! Тәмугка кергере!» — дип кала торган булганнар. Шайтан бу сүзләрне ишеткән дә бер көнне алпавыт янына килгән.

— Әйдә киттек, алпавыт! Бөтен кеше артыңнан «Шайтан алгыры!» дип кала. Менә шуңа мин сине үзем белән алып китәргә булдым.

Алпавыт аптырап калмаган, болай дип җавап биргән:

— Бездә бөтен кешегә шулай дип әйтәләр. Ышанмасаң, әйдә күрсәтәм.
Категория: Дөнья халыклары әкиятляре | Просмотров: 25 | Добавил: ilbyak-school | Дата: 09.12.2024 | Рейтинг: 0.0/0 | Комментарии (0)

Тундра буйлап барганда, Төлке бер башы җирдән чыгып торган корыган агач ботагы күргән. Теше белән тарта торгач, агачны җирдән суырып чыгарган бу. Агачта ап-ачык булып теш эзләре калган. Төлке шушы агач ботагын тоткан да, теш эзенә күрсәтә-күрсәтә, тундрадагы барлык җәнлек-җанварларга сөрән салган: «Күрәсезме, урыс патшасыннан хат килде. Ул миңа кемнең тавышы көчсез, юньләп ишетелми, шуны тотып ашарга фәрман биргән».
Категория: Дөнья халыклары әкиятляре | Просмотров: 25 | Добавил: ilbyak-school | Дата: 09.12.2024 | Рейтинг: 0.0/0 | Комментарии (0)

Шулай берзаман бүреләр ачлыктан ялманып утыралар икән. Сүзне Карт бүре башлаган:

— Ачуы чыкса, боланнар бар дөньясын оныта. Әйдәгез, аларны үзара талаштырабыз,— дигән ул.

Бүреләргә бу киңәш бик ошаган.

— Ә ничек? — дип ырылдашканнар алар.

— Болан — хәйләкәр, көчле җәнлек, ләкин ул бик тә йомшак күңелле,— дигән Карт бүре.— Аны алдау авыр түгел. Сез монда качып торыгыз, ә мин боланнар янына киттем. Чакырганны ишетүгә, атылып килерсез.
Категория: Дөнья халыклары әкиятляре | Просмотров: 31 | Добавил: ilbyak-school | Дата: 09.12.2024 | Рейтинг: 0.0/0 | Комментарии (0)

Яшәгән, ди, басу түрендә бер соры Тычкан. Тычканның бик тә, бик тә шул урманга барып, җиләк ашыйсы, күләгәдә хозурланып ятасы килгән.

Шулай беркөнне Тычкан, бөтен кыюлыгын җыеп, урманга таба юл тоткан. Агачлар арасына килеп керүгә, моның башына шап итеп нарат күркәсе килеп төшкән. Куркудан коты чыккан Тычкан чабып киткән. Чаба торгач, моның каршысына Күсе очраган.

— Кая болай ашыгасың, сеңелкәш? — дип сүз каткан аңа Күсе.

— Әллә син ишетмәдеңме: урман читендә күк убылып төшә башлады бит. Бер кисәге минем башка төште инде,— дигән аңа Тычкан.
Категория: Дөнья халыклары әкиятляре | Просмотров: 31 | Добавил: ilbyak-school | Дата: 09.12.2024 | Рейтинг: 0.0/0 | Комментарии (0)

Бер бай нойонның бик күндәм хезмәтчесе булган. Явыз нойон иртән дә, кичен дә кыйный икән моны. Шулай бервакыт икәүләп юлга чыкканнар болар. Нойон үзе яхшы атка атланган, ә хезмәтчесе ябык алашада арттан сөйрәлә, ди.

Бара торгач, күк йөзен кара-кучкыл болытлар каплаган. Ә нойон бик куркак икән. Күк күкрәвен ишеткәч, моның бөтенләй коты очкан.

— Арттан калма! Минем яннан бар! — дип кычкырган ул хезмәтчесенә.

— Атның хәле юк, көчкә-көчкә генә атлый,— дигән хезмәтче.
Категория: Дөнья халыклары әкиятляре | Просмотров: 27 | Добавил: ilbyak-school | Дата: 09.12.2024 | Рейтинг: 0.0/0 | Комментарии (0)

Борын-борын заманда кошлар ханының үз урынына калдырырга варисы булмаган, ди. Уйлаган-уйлаган да Ябалак баласын уллыкка алырга карар кылган бу. Күзләре төнлә дә утлы күмердәй янып тора, менә дигән хан чыгар моннан, дигән ул.

Ябалак баласы, хан варисы булуга, бөтенләй ялкауланган: бар белгәне тәмле ашау да йоклау икән.
Категория: Дөнья халыклары әкиятляре | Просмотров: 38 | Добавил: ilbyak-school | Дата: 09.12.2024 | Рейтинг: 0.0/0 | Комментарии (0)

Шулай беркөнне Бадай атлы ярлы егет өйләнергә ният иткән, ди. Өйләнүен өйләнгән, ә торырга юрталары да юк икән боларның. Көннәр буе уйга чумып утыра торгач, Бадайның башына бер фикер килгән. «Далага чыгам да куак ботакларына эләгеп калган сарык йонын җыям. Ул йоннан киез басам. Киезне сатып, бия алам. Бия колынлагач, аның колыны бик шәп юртак булып үсеп җитәр. Шул юртакны сатып, базардан юрта алып кайтам...»
Категория: Дөнья халыклары әкиятляре | Просмотров: 28 | Добавил: ilbyak-school | Дата: 09.12.2024 | Рейтинг: 0.0/0 | Комментарии (0)

Яшәгән, ди, карт белән карчык. Булган, ди, боларның бер чуар сыеры. Үткән төнне генә шул соңгы сыерларын да Юлбарыс харап иткән, ди.

— Кичә Юлбарыс Чуаркаебызны буып китте. Бүген дә безгә килми калмас,— дип кайгыга төшкән карчык.

— Бүген килүен килмәс, әле тамагы ачмагандыр. Шулай да аннан лапас түбәсен япмый котылып булмас. Юлбарыс түгел, әнә шул тишек борчый мине,— дип сукранган карт.
Категория: Дөнья халыклары әкиятляре | Просмотров: 36 | Добавил: ilbyak-school | Дата: 09.12.2024 | Рейтинг: 0.0/0 | Комментарии (0)

Борын-борын заманда яшәгән, ди, Төлке, Болан һәм Карга. Алар һәр көнне иртән ризык эзләргә чыгып китәләр, ә кичен, җые¬лып, ни күргәннәрен сөйләшәләр икән. Беркөнне Төлке бернәрсә дә тапмыйча кайткан. Ә Боланның тамагы тук, чөнки урманда үләннең чиге-кырые юк икән. Шунда ач Төлкенең башына мәкерле уй килгән.

— Болан дус, ә-әнә теге урман читендә мин бик яхшы көтүлек беләм. Андагы үлән — ашап туйгысыз! — дип сүз башлаган ул.
Категория: Дөнья халыклары әкиятляре | Просмотров: 27 | Добавил: ilbyak-school | Дата: 09.12.2024 | Рейтинг: 0.0/0 | Комментарии (0)

Бүре белән Төлке, юл буйлап барганда, ит кисәге тапканнар.

«Әйдә, ашыйбыз!» — дигән Бүре. «Сабыр ит бераз,— дип, койрыгын болгаган Төлке.— Әнә каршыга кешеләр килә. Күрсәләр — беттек!» «Алайса нишлик соң? Бу итне калдырып китеп булмый бит инде...» — дигән Бүре. Төлке аның колагына иелгән дә: «Тау башына менәбез дә кеше күзеннән качып ашыйбыз»,— дип пышылдаган.
Категория: Дөнья халыклары әкиятляре | Просмотров: 27 | Добавил: ilbyak-school | Дата: 09.12.2024 | Рейтинг: 0.0/0 | Комментарии (0)

Борын-борын заманда Әтәчнең койрыгы аллы-гөлле, яшелле-кызыллы, кыскасы, гаҗәеп матур һәм купшы булган, ди. Кешеләр Әтәч яныннан узып киткәндә, махсус туктап, сокланып карап торганнар. Тавис кошының гына моңа бик эче пошкан. Көнләшүеннән төннәр буе йоклый алмый ята икән бу. Көннәрдән бер көнне ул Әтәч каршына килеп баш орган.

— Әй, дустым, бер төнгә генә койрыгыңны биреп торчы миңа! Туйга бара идем. Бәйрәмгә киенеп-ясанып баралар бит инде. Иртән иртүк койрыгыңны китереп бирермен,— дигән Тавис кош Әтәчкә.
Категория: Дөнья халыклары әкиятляре | Просмотров: 31 | Добавил: ilbyak-school | Дата: 09.12.2024 | Рейтинг: 0.0/0 | Комментарии (0)

Календарь
«  Июль 2025  »
Пн Вт Ср Чт Пт Сб Вс
 123456
78910111213
14151617181920
21222324252627
28293031
Форма входа
Поиск
Ссылки
Статистика
Copyright © 2006—2025 МСОШ с. Ильбяково.
При полном или частичном использовании материалов сайта ссылка на ilbyak-school.ucoz.ru обязательна.
Сайт управляется системой uCoz